ҮЗӘК САЙЛАУ РӘИСЕ ЧУРОВКА АЧЫК ХАТ

Алдагы сайлауларны гражданнарга 4 партия тәкъдим итәчәк. Үтә җитди сәяси сәбәп аркасында мин бу партияләрнең берсенә дә тавыш бирә алмыйм. Бу партияләр РФ Конституциясенә һәм халыкара хокук нормаларына каршы килә, гомум кешелек әхлагына төкерә торган 309 ФЗ законны бердәм рәвештә кабул иттеләр. Бу закон нигезендә дәүләт рус балаларын үз ана телләрендә (урыс телендә) укытуга акча бирә, ә урыс булмаган балаларны үз ана телләрендә (татар балаларын татар телендә) укыту өчен акча бирү тыела.

РФ Конституциясенең 19, 26 матдәләрендә «Русия гражданнары милләтләре нинди булуга карамастан тигез хокуклы, үз ана телләрендә ирекле аралашу хокукына ия» диелгән. Ә 309нчы канун бу маддәләргә каршы килә.

Конституциянең 17 маддәсендә Русиядә Халыкара хокук нормалары нигезендәге хокуклар таныла. Ә менә БМО уставының 1нче матдәсендә болай диелә: «Һәр милләт вәкиле цивилизация казанышлары, башка рухи кыйммәтләр белән үз туган телендә таныша ала».

Күрәбез, 309 ФЗ халыкара хокукның бу нормасына да каршы килә.

Бу җинаятьчел закон Президент указы белән кичекмәстән кире алынырга тиеш.

Ә үзәк сайлау комиссиясеннән мин бюллетеньнәргә «Барысына да каршы» дигән пункт кертүне сорыйм. Шулай булмаганда күп кешеләр сайлау хокукыннан читтә калачак.

РФ гражданы, сугыш һәм хезмәт ветераны Мәхмүт ХАФИЗ. Әлмәт каласы.

ҮЗӘК САЙЛАУ РӘИСЕ ЧУРОВКА АЧЫК ХАТ , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии