«ШАХМАТЧЫЛАР»

Шахмат уенында король белән ладьяның урыннарын алыштырып күчерү рокировка дип атала. хакимнәре белән бик оста шахматчылар булып чыктылар. Моннан 4 ел элек Путин Медведевны президент итеп куйды. 2012 елда исә Путинны президент итеп куячак. Куйды дисәң дә ялгыш булмас. Бу беркемгә дә сер түгел инде. Алар моны яшереп тә тормыйлар. Бу күптән хәл ителгән инде. Монда «шахмат» уены белән рәттән «демократик сайлаулар» спектаклен дә уйнап алырга кирәк икән бит әле. Бу шахмат уены, рокировкалар кайчанга кадәр дәвам итүен беркем дә белми. Бик үк карт түгел бит әле Русия хөкемдарлары. «Шахматчылар» бер-берсен алыштырып байтак газапларга ниятлиләр бугай Русия халкын.

«Трагикомедия»нең бик тә кызык яклары да бар, җәмәгать. РФ Конституциясе буенча президент партиясез булырга тиеш. Үткән сайлауларда Путин партиясез килеш «Бердәм Русия» фиркасенең рәисе булды да куйды. Адәм көлкесе, ничек инде партиясез килеш фирканең рәисе була ала икән ул? Элек КПСС вакытында турыдан-туры партиягә алмый иделәр. Медведев белән дә шул ук хәл. Ул да «Бердәм Русия»не җитәкләп, фирканең блогын «»га китерәчәк. «Сайлаулар»да «җиңгәннән» соң, яңа-иске президент Путин Медведевка яңа-иске премьер министр портфелен тапшырачак. Сарыклар да исән, бүреләр дә тук булачак.

Математикада «Кушылучыларның урыннарын алыштырудан аларның суммасы үзгәрми» дигән кагыйдә бар. Бу шахмат уеннарыннан соң Русия халкының мескен хәле шул килеш калачак. Халыкка «җәннәт» вәгъдә итүче башка партияләргә дә бернинди ышаныч та юк. Алтын таулар вәгъдә итеп, телевидение, радионы агитация чүп-чары, ишек төпләрен кәгазь өемнәре белән тутыралар. Бер-берсен фаш итеп, пычракка батырып талашырга тотыналар. Мескен халык кемне тыңларга, кемгә ышанырга белми.

Коммунистларны алыйк. Аларның төп аргументлары – национализацияләү. Ягъни, 1917 елдагы октябрь күтәрелешендәге сыман, «экспроприаторларны экспроприацияләү», гадирәк әйткәндә, талаучыны талау программасын тормышка ашыру. Илне талап, 90 елларда «приватизация» ясап үзләштергән «яңа урыс», «яңа татар» байлары, банкирларның, эре дәүләт чиновникларының байлыкларын «национальләштерү» юлы белән «халыкка бирергә». Соң, бала-чагаларның да авызыннан кәнфит, прәннекне тартып ала башласаң, каршы торып, елап, тарткалашып бирмәскә тырышачакларын белмиләрме әллә коммунист әфәнделәр?! Ә монда завод-фабрикалар, шахталар, эре-эре концерннар, берләшмәләр, кыскасы, бөтен нәрсә диярлек «кыргый» капитализм вәкилләре, шәхси милек хуҗаларында. Ай-һай, җиңел генә, бернинди каршылыкларсыз «национальләштерергә» риза булырлармы икән «яңа урыс», «яңа татарларыбыз»?! Коммунистлар гамәленнән коточкыч фаҗига, кан-яшь, хаос, башбаштаклык, җимерелгән язмышлар, гражданнар сугышы, миллионлаган корбаннар, репрессияләр, төрмә, ГУЛАГларның исе килә. Алар тарихның шул ук канлы үткәненә кире өстерәп кертмәкче Русия халкын.

ЛДПРга килгәндә, хакимият партиясе «Бердәм Русия»не сүгеп, тәнкыйтьләп, «фаш итеп» болгатып килә дә, соңгы чиктә ялагай эт сыман койрыгын болгап, «Бердәм Русия»нең эшләрен, гамәлләрен хуплап, яклап чыга. Думада фракциясе депутатлары төкерекләрен чәчә-чәчә, каршы булган сыман, кычкырышалар да, иң җаваплы мизгелдә генә бертавыштан кул күтәреп, «Бердәм Русия» керткән тәкъдимнәрне, законнарны хуплап, тавышларын бирәләр. «Татарларны монголиягә сөрәм!» дип янаган, соңгы вакытта «Мин ул сүзләрне әйтмәдем, журналистлар уйлап чыгарган нәрсә ул. Алар гаепле», – дип акланучы ялганчыга ничек ышанып була? Бер шик тә юк, хакимияткә килсә, сөрә ул 8 миллион татар халкын монголиягә. Әнә ничек буыла-буыла кычкыра Жириновский әфәнде: «Русия урыслар өчен! Я за русских!» – дип. Үзләре әйтмешли: «Ярый шовинист икәнен яшереп тә тормый юрист улы».

«Справедливая Русия»гә килгәндә, ул буш вәгъдәләрне иң күп бирүче. Шәхсән, мин аны «Тәкъдимнәр һәм киңәшләр фиркасе» дип үзгәртергә кирәктер дип уйлыйм. Шул буш тәкъдим, тормышка ашмас утопик киңәшләрдән генә тора аларның программасы. Бернинди конкрет эшләр, чаралар эшләрлек хәлдә түгел бу фирка. Төрле «демократларга», , «Правое дело», «Патриоты России» һ.б. ларга килгәндә, алар үзара ызгыш-талаштан башка халыкка берни күрсәтә алмады. Гомумән, авторитар-тоталитар система фиркалары аларны таптап-сытып изеп китте. Русия демократиягә бик ерак әле, аның кайчан булса да килүенә ышаныч бик аз. Шәхсән, минем үземә килгәндә, быелгы «сайлаулар» уенына бармыйм. Узган сайлауларда катнашып килдем. Сайлау бюллетеньнәрендә «барысына да каршы» дигән графа бар иде. Шул графага тамгамны салыр өчен генә баргаладым. Мин яшәгән Чаллы шәһәрендә «барысына да каршылар» рәсми рәвештә 14-15%ка җитә иде. Ә дөреслектә ул күпкә артык, 19-20%ка кадәр җитте, диләр. Бик мәкерле, оста эшлиләр «сайлаулар» үткәрүче «Бердәм Русия» карамагында булган сайлау комиссияләре, үзәк сайлау комиссияләре җитәкчеләре, башлыклары. Бюллетеньнәрдә «барысына да каршы» графасы юк икән, димәк каршылар да юк. Ансат кына бит, графаны алып аттың – проблема да юк. Паспортлардан милләт графасын алып аттың – Русиядә милләтара проблемалар да «юкка чыкты». Бу очракта да шулай. Иң мөһиме – алып ату. Шулай иткәндә, төрле проблемалар, мәшәкатьләр борчылулар, хәл итмәгән әйберләр үзеннән-үзе чишелеп юкка чыга, җәмәгать.

Юк инде, алар, киресенчә, чуала, катлаулана гына бара шул. Тик безне «рәхәт тормышта яшәтүче, шулай булырга тиеш дип уйлаучы хакимнәребез генә бу алай түгел, дигән хакыйкатьне аңларлык, аңлап та үзгәртерлек хәлдә түгелләрдер. Әлегә оста «шахматчылар» мескен Русия халкына «мат»ны куя торалар, халык әлегә гел оттырып килә.

Рәис ЯКУПОВ.

Яр Чаллы шәһәре.

Комментарии