Русия кемнәр өчен?

Русия кемнәр өчен?

империясендә халыкка, бигрәк тә урыс булмаган халыкка яшәү җиңел булмаган. Нинди генә сугышлар, илнең астын өскә әйләндереп ясалган революцияләр, көчләп чукындырулар, фаҗигале хәлләр, төрле реформалар булса да, уңай нәтиҗәләр генә булмаган.

Әле моңарчы ил буенча рус булмаган халыкка, бигрәк тә мөселман кешеләренә карата булган әшәкелекләр тиешле җәзасын алмыйча гына узып китә торды. Инде хәзер рәсми рәвештә дәүләт җитәкчесе булган президент Медведевның, бер генә халыкның мәнфәгатьләрен яклап әйтелгән сүзләреннән соң, Русиядә яшәве тагын да куркынычракка әйләнде.

4 ноябрь – халык бердәмлеге һәм татулыгы көне, дип аталган бәйрәм көнендә, киресенчә, милләтара ызгыш чыксын дигән кебек, Русиянең күп кенә шәһәрләрендә рус маршлары шовинистик төстә «Русия руслар өчен» дигән шигарь белән үткәрелде. Милли республикалар үз халкын гына яклап маршлар үткәрсәләр, моның ахыры ничек бетәсе һәркемгә билгеле. Империя колы икәнеңне бик тиз исеңә төшерерләр иде.

Хәзерге вакытта Русия Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрүгә багышланган тапшырулар, агитация эшләре алып барыла. Һәр партия үзенең программасы белән таныштыра. Аларны тыңлагач, рәхәттә яшисе көннәребез бар икән әле, дип уйлап куярсың.

партиясе җитәкчесе ниләр генә вәгъдә итми. Инде 20 елдан бирле президент булам дип хыялланып, рус халкын яклаган булып ниләр генә кыланмый. Шундый адәм затын тыю турында җитәкчеләр уйлап та карамый. Димәк, аларга шундый кеше кирәк булып чыга. Иң гаҗәбе – бу партиядә татар кешеләренең булуы.

2011 елның 18 ноябрендә «Телевизион дебат» тапшыруында Жириновский илдә барган җитешсезлекләр турында ярсып-ярсып сөйләде. Патша заманыннан калган иске төрмәләр өчен кайгыруын да әйтеп үтте. Уңайлыклары булган төрмәләр кирәклеген дә искәртте.

«Аргументы и факты» газетасында аның «Сез әле Русиянең президенты кем буласын белмисез. Сюрприз булачак: 5 март көнне иртән сәгать 10да дистә меңләгән кешене кулга алулар башланачак. Исемлек төзелгән, мин кул куйдым», дигән сүзләрен укып, чәчләрем үрә торды. Тапшыруны алып баручы да, аның әйткән сүзләренә игътибар итеп, бу турыда бер сорау да бирмәде. Жириновский илдәге караклар, тәртипсезлекләр турында сәгать буе сөйләде. 20 елдан бирле депутат булып, бу гаделсезлекләрне бетерү юлында үзе нәрсәләр эшләде икән, дигән сорау туа.

4 декабрьдә Русия Дәүләт Думасына сайлаулар булачак. Телевизорда күргән партияләр җитәкчеләреннән башка, депутатлыкка кандидат булган бер кешене дә күргәнем юк минем. Шулай булгач, үзебезгә ошаганрак партияне сайларга тиеш булабыз. Миңа калса, ул демократик партиясе.

Менә, формаль рәвештә генә уза торган президент сайлауларына да якынлашабыз. Русиядә гадәткә кергән тәртип буенча, президентны бер генә кеше билгеләп куя бездә. Мисал өчен, Путинны Ельцин, Медведевны , Путинны президент итеп билгеләгән булса, Премьер министр итеп Медведевны билгеләп куйды бит инде.

Күп акчалар сарыф итеп, президент сайлауларын үткәреп тә тормасак булыр иде, чөнки бездәге сайлауларның формаль рәвештә үткәнен бөтен халык белә бит инде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Русия кемнәр өчен? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии