Яңа ел карлы булыр кебек

Кышның беренче аена кердек, әмма әле елак көз ак карлы Кыш бабайга юл бирмәскә тырыша. Ләкин бу атна ахырына салкынайта. Синоптиклар фикеренчә, 15-20 декабрьләргә территориясендә чын кыш урнашачак. Бәлкем, Яңа елга инде күптән көтелгән карлы да булырбыз.

Хәер, карсыз Яңа еллар да булгалады. Хәтерләсәгез, 2007 елда чын кар бары тик 16 гыйнварга гына төште. Быел андый хәл булмас, Яңа елга кар ятар, дип өметләндерә синоптиклар. Ә бу ноябрь үзенең елак һәм җылы көннәре белән метеорологлар өчен тарихка кереп калыр.

Озын-озак бәйрәм

Яңа ел башында бәйрәм һәм ял көннәрен күчерү сәбәпле, бөтен ил 10 көнлек каникулга туктаячак. РИА Новости хәбәренә караганда, беренче эш көне 11 гыйнварда гына.

Аннан соң чираттагы озын яллар февральгә туры килә. 20-23 февральдә 4 көн ял итәчәкбез.

СПИД йокламый

Казанда ВИЧка тест үткәрү акциясе башланды. Ул Казаннан тыш, Мәскәүдә, Сочида һәм Чиләбедә дә үтә. 5 декабрьгә кадәр ВИЧка тест үтү, профилактика буенча күптөрле чаралар оештырыла. Акциянең максаты – СПИДка каршы тикшеренүнең бик кирәкле һәм гадәти гамәл булуына төшендерү.

РИА Новости хәбәренә караганда, Русиядәге халыкның 1%тан артыграгы ВИЧ вирусын йөртә. Ә 100 гомосексуалистның 6сы бу йогышлы авыру белән зарарланган. Дөньяда һәр 6 секунд саен бер кешедә вирус ачыклана. СПИДтан ел саен 3 миллион кеше үлә.

Татарстанда ВИЧ-инфекция ачыкланганнар саны быел гына да меңгә җитә. Хәзер алар 8 меңнән арткан. Вирус иң күп таралган урыннар – , Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Кама Тамагы районы.

Республикада СПИДтан 208 кеше үлде инде. Мондый мәгълүматлар 1 декабрьдә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан игълан ителде.

“Бабайлар”дан телефон коткара

Русия армиясендә үрнәге таратыла. Хәзерге вакытта Саклану министрлыгында “бабайлык”ка каршы көрәш чарасы буларак, хәрби частьларда кесә телефонын файдалану тәртибе турында күрсәтмә әзерләнә.

– 2007 ел башында ук якташыбыз Раил Бикмөхәммәтов белән Сахалинда булган фаҗигадән соң безнең оешма Татарстан Президентына һәм хәрби комиссарына һәр солдатны кесә телефоны белән тәэмин итү кирәклеге тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Татарстан җитәкчелеге әлеге инициативаны яклап, Саклану министрлыгы белән килешеп, үз егетләрен армиягә телефон белән озата башлады. Ләкин бу инициатива хәрби частьларда командирлар тарафыннан яклау тапмады. Аерым очраклар буенча тикшерергә, җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Без әлеге яңалыкка бик шат. Һәм ул армиядә устав бозу очракларын киметер дип өметләнәбез, – ди Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.

Бала сәламәтме?

Киләсе уку елында Русия мәктәпләрендә балаларның сәламәтлек паспортын булдыру күздә тотыла, дип белдерә Мәгариф министрлыгы вәкиле Валентина Березина. Әлеге паспортта баланың бөтен физик, психик-эмоциональ һәм рухи-әхлакый үсеше теркәлеп барылачак. Күршеләребез татарны киметергә тырыша

Русиядә киләсе елның 14-25 октябрь аралыгында үтәчәк. Аның монысын да башкорт санын арттыру өчен файдаланып калмакчылар. Башкортстан телевидениесе “агарту” эшләрен инде башлаган да. Анда районнары буенча тапшырулар оештырыла. Район вәкилләре авызыннан үзләренең башкорт булулары, ялгышлык белән генә татарлашуларын әйттерәләр, дип хәбәр итә “Азатлык” радиосы.

Мондый “агарту”лардан хәтта татарлары да читтә калмый. Тик алардан башкорт ясау түгел, ә татардан аерып, аерым итү сәясәте үткәрелә. Мәсәлән, Башкортстан телевидениесенең 25 ноябрьдә узган “Яңалыклар” тапшыруында керәшен татарлары күпләп яшәгән Бакалы районы турында сюжет булды. Анда район вәкилләре үзләренең татар булмаулары, ә керәшен милләте вәкилләре икәнлекләрен сөйләде. Халыкны шулай язылырга чакырдылар.

арта

1 декабрьдән Русиядә пенсияләр тагын артты. Бу быел 4нче арттыру. Ел ахырына пенсияләрнең уртача күләме – 6280 сум, ә социаль пенсия 4268 сум булачак. Пенсияләр 2010 елның 1 гыйнварыннан тагын артачак һәм ул Совет чорындагы стажны исәпкә алып түләнәчәк. Аннан соңгы арттыру 1 апрельгә билгеләнгән. Ирек Мортазин футболкаларда

Татарстан Президентының элекке сүзчесе, яла ягуда һәм социаль нәфрәт уятуда гаепләнеп, 21 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән Ирек Мортазин тарафдарлары аның сурәте төшерелгән һәм «Иреккә-Ирек» дип язылган футболкалар чыгарачак. Интернеттагы “Живой Журнал”да тупланган тарафдарлар шулай итеп үз блогындагы хәбәр өчен хөкем ителгән Мортазинга теләктәшлек белдерәчәк.

Русия блогчылар берлеге дә Мортазинны яклап чыкты. Берлекнең мөрәҗәгатендә: “Кешенең шәхси көндәлеген киңкүләм мәгълүмат чарасы дип санау Блогчылар берлеген борчуга салды. Блогта әйтелгән өчен иректән мәхрүм итүнең рәхимсез җәза булуы ачык күренә. Без Ирек Мортазинны кичекмәстән иреккә чыгаруны һәм аның эшен судта яңадан карауны таләп итәбез”, – диелә.

Каптылар

Казанның Киров районында 17 яшьлек Н. Һәм 15 яшьлек А. кыңгыр юл белән акча эшләү ысулына күптән өйрәнеп беткән була инде. Тимерчыбык кисү өчен махсус кискечләр, перчаткалар юнәтергә өлгергәннәр. Әмма чираттагы эштә, Юдиноның Богатырская урамындагы телефон коесына “акча эшләргә” төшкәч, ялгыш сигнализациясенә тоташкан кабельне кисеп җибәргәннәр. Ике-өч минут узгач, бераз “куышлы уйнап” алганнан соң, боларны милициянең сакчыллык бүлеге экипажы тоткарлап, кизү бүлегенә озатты.

Комментарии