- 01.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Архив
Елның шушы вакытында бар матбугат чарасы “Татар җыры” дип шаулый башлый. Нинди мөгез чыгарырга җыеналар, кемнәр катнаша, зур бюджеты тагын да артканмы, кимегәнме…
Быел фестивальнең төп символы – унлы саны икән. Чөнки әлеге масштаблы проект инде унынчы мәртәбә уздырыла. Шуңа бәйле рәвештә, 19 декабрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә татар эстрадасының 10 йолдызы һәм 10 мегайолдызы чыгыш ясаячак. Яшьләр арасында Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев, Гүзәл Уразова, “Зө-Ләй-Лә” триосы, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Сәйфиев, Асылъяр, Илвина булачак. Ә күпьеллык тәҗрибә һәм югары профессионализм ияләре – Зөлфәт Хәким, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Идрис Газиев, Венера Ганиева, Резидә Шәрәфиева, Рәсим Низамов. Шулай итеп, фестивальнең 10 еллыгы ике буын җырчылары арасындагы варислыкны ассызыклый. Алып баручыларга килгәндә, Гөлназ Сәфәрова үз урынында калган, ә Искәндәр Хәйруллинны Фәрит Таишев алыштыра.
“Татар җыры-2009”ның тагын үзенчәлекләре – номинантлар һәм номинацияләр булмау, фонограммадан тулысынча баш тарту. Матбугат конференциясендә бигрәк тә соңгы яңалык кызыксыну уятты. “Ни өчен тере тавышка Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркәне җырлатмыйсыз?” – дигән сорауга «Барс-Медиа» компанияләр группасының генераль директоры Марат Гәрәев:
– Без хезмәттәшлек итүче барлык җырчылар да тере тавышка җырлый ала. Ләкин эш ничек җырлауда, сыйфат дәрәҗәсендә бит. Аерма шунда гына. Кызганычка, күп хитлар эләкмичә калды.
–
Быел фестиваль бер генә көн үтә, “Йолдызлар фабрикасы” программада юк. Кризис җилләре сезгә дә кагылдымы әллә?
– Юк, кризис белән бәйле түгел. Без кредиттан башка, үзебезнең акча исәбенә яшибез. Эшебез алга бара, альбомнар сатыла тора. “Татар җыры” тагын да тәмлерәк булып тоелсын өчен, бер генә көн уздырабыз.
–
Авторларга игътибар булачакмы?
– Аларны беркайчан да читтә калдырган юк. Ел саен авторларга ике миллион сумнан артык гонорар түлибез, концертка чакырабыз. Быел биш композитор һәм биш шагыйрьгә махсус бүләк тапшырылачак.
–
“Татар җыры”на билет бәясе 2,5-5 мең сум, дидегез. Мондый акча түләп, әлеге концертка гади эш кешесе килә алмый. Бәяләрне билгеләгәндә, нинди тамашачыны күз алдында тотасыз?
– Фестивальне оештыру бик зур матди чыгымнар таләп итә. Аны билетлар сатып кына каплау мөмкин түгел. Бәяләр “Пирамида” залының кечкенә, нибары 1000 кешегә исәпләнүенә дә бәйле. Зуррак залда, әлбәттә, билет та арзанаер иде.
Конференциядә катнашучы Айдар Галимов та “Татар җыры”ның никадәр әһәмиятле, бөтен татар дөньясында резонанс тудыручы фестиваль булуы хакында сөйләде. Журналистлар: “Яшьләр узып китәр дип курыкмыйсызмы?” дигәч, җырчы:
– Инде 9 ел рәттән «Татар җыры» фестивале лауреаты булдым. Үземне 9 тапкыр чемпион калган кешедәй хис итәм. Быел 10нчысын да бирсәләр әле менә… Димәк, яшьләрне миңа узарга, ким дигәндә, 10 ел вакыт кирәк, курыкмыйм, – дип шаярды.
–
Фестивальне башка төбәкләрдә дә үткәрүгә ничек карыйсыз?
– Минемчә, аның Казанда гына, ләкин бер дигән итеп узуы хәерлерәк. “Золотой граммофон”ны төрле шәһәрләрдә үткәреп йөрмиләр бит. Гомумән, “Татар җыры” ул – эшләргә стимул, иҗатка зур бәя. Елның шундый нәтиҗәсе булып тору – үзе үк двигатель, – диде Айдар Галимов.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Татар – шундый халыкмы?
Демократия җилләрен һәр кеше үзенчә кабул итте. Берәүләр электән калган гадәт буенча булганны нигезенә кадәр җимереп, яңаны кора башлады, икенчеләре, намус дигән нәрсәне онытып, булдыра алган кадәр урларга кереште, өченчеләре нәрсә теләсә шуны язып китап итеп бастыра, дүртенчеләре телеэкраннардан ата-анасыз кыланмышларны чәчәргә кереште. Кыскасы, сай эчтәлекле, бер көнлек күңел ачуга корылган тамаша, тәрбияви яктан зәвыксыз мәдәният канат җәйде. Барлыкка килгән “Көлкеханә” сатира-юмор тапшыруын күздә тотып әйтүем. Татар – уен-көлкегә, тапкыр сүзгә бай халык. Аның үз юморы, үз фикер агышы бар. Бүгенге “Көлкеханә” көлкегә “ханә” кебегрәк килеп чыга. Төрле тапталып беткән мәгънәсез анекдотларны әвәләп, анысын да затсыз мимикаларга гына кайтарып калдыру көлке урынына җирәнү уята. Үзәк телевидение программаларыннан барган “Городок”тагы Олейников белән Стояновның сөйләмендә логик фикер йөртү, юмор катнаш сатира ята. Алардан калькалаштырып алынган “татарча бренд” алама күлмәккә тишек ямау кебегрәк килеп чыга, чөнки аларның үз йөзе юк. Татарча юмор бит ул башка. Русларга иярү белән монда борчак пешереп булмый. Хәер, “Яңа гасыр” телевидениесенең кайсы гына тапшыруын алма, ул үзәк телеканалларның күчермәсе. Шуңа да алар төссез һәм игътибарны җәлеп итүдән ерак. Бер классик язучыбыз М.Галиев әлеге тапшыру турында сүз чыккач, үз фикерен белдереп, “пычрак” дигән иде. Мин дә экранда “Көлкеханә” театры тапшыруы күренү белән, икенче каналга күчәм. Көләсе килү түгел, кыенсынудан җаныма урын таба алмыйм. Шуның белән үзебезнең татарча башка тапшырулар да кала. Әле үзем генә шулай эшлим дип уйлый идем, баксаң, күп танышларым да шулай итә икән. Шәхсән үзем, аз булса да татар сәнгатен, татар театры режиссурасын аңлаган кеше буларак (белемем буенча режиссер), шуны әйтә алам: сөйләгән сүз дә, әйтелгән фикер дә, йөздәге мимика да тормышчан һәм ул акланган булырга тиеш. Йөзне кыйшайта алган кадәр кыйшайтып, авызны ашказаны күренгәнче ачып, аякларны кәкрәйтеп, ава-түнә йөрү белән халыкны көлдереп булмый. Дөресрәге, бу юмор була алмый. Һәрхәлдә, үз халкына хөрмәт белән караган, үзендә яхшы юмор хисе булган кеше моны кабул итми, кызык табып көлеп утырмый. Моның белән без күпчелек милли җанлы, ватанпәрвәр кешеләрне телевизор экраннарыннан ераклаштырсак, икенче башка милләткә, шулай ук чит илдә безнең тапшыруларны караучыларга “менә бит татарлар нинди халык…” дип уйларга яхшы җирлек туа.
Халыкта, авторитетны югалту гына җиңел, кире яулау өчен бер пот тоз ашарга кирәк, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Без бүген радио-телевидениедән үз тамашачыбызны саклап калырдай тапшырулар әзерләп халыкны җәлеп итә алмыйбыз икән, берничә дистә елдан татар тапшыруларын караучы табып булыр микән? Бүген дә бит күпчелек татарча тапшыруларны өлкән булган абый-апалар карый. Безнең балалар, оныклар да тозсыз әзерләнгән тапшыруларны карарга ашкынып тормый. Алар юморны бик яхшы аңлый. Шулай булгач, “Көлкеханә”нең файдага караганда зыяны күбрәк бу хәлдә. Тукай әйтмешли, татар зур ул, шагыйрь ул, галим ул… Мондый сай эчтәлекле тапшырулардан тәм таба торган халык түгел.
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре.
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ КАЙЧАН АЧЫЛЫР?
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инде 3 елдан артык үз бинасында тамашачысын кабул итә алмый. Шулай да театр тик тормый, төрле төбәкләргә гастрольләргә йөри.
2006 елның октябрендә башланган төзекләндерү эше һаман тәмамланмаган. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 182 млн сум бирелгән булган. Директор Фәнис Мөсәгыйтев сүзләренчә, аның 164 миллионы төзекләндерүгә тотылган, ә калганы проект эшләү хисабында. Якын киләчәктә театр тамашачыларга үз ишеген ачсын өчен, өстәмә 72 миллион акча кирәк икән.
Дәүләт Советының 20 ноябрьдә үткән сессиясендә Тинчурин театрындагы төзекләндерү эшләрен тикшерү өчен махсус төркем төзелгән иде. Аны Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев җитәкли.
Дөрес, бинаны элегрәк бу суммага да төзекләндереп булыр иде, дип уйланылган. Ләкин эш барышында шунысы ачыкланган: бинага капиталь реставрация һәм реконструкция таләп ителә. Тинчурин театры директоры үзе дә бу бинаны бер ел эчендә дә төзекләндерергә мөмкин, әмма ул янә җимерелеп төшәр иде, ди.
Театр танымаслык булып үзгәрәчәк, дип ышандыра җитәкчелек. Мондый бина Татарстанда бердәнбер булыр, дип көтелә. Әгәр финанслау вакытында хәл ителсә, 2010 елның мартына Тинчурин театры бинасын ачарга мөмкин булачак.
Әлегә Тинчуринлылар гастрольләрдә йөреп мәш килә. 23 ноябрьдә генә артистлар Мәскәү шәһәренең «Зуев» исемендәге Мәдәният йортында милләттәшләребезгә Н.Гаетбаевның «Ничек кияүгә чыгарга?» комедиясен тәкъдим итеп кайтты. Озакламый чират Себер якларына да җитәчәк.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии