Русиядә коррупция – яшәү рәвеше

Президенты коррупциягә каршы көрәшне Президентлыгының төп мәсьәләсе итте. Әмма русиялеләр аның уңышка ирешәсенә ышанмый, чөнки коррупция икътисадта да, сәясәттә дә эш йөртү рәвеше булып тора.

Майламасаң – бармый. Русиядә бу әйтемне һәр шофер белә. Юлда туктатса, зур штрафтан котылу йә йөртү хокукыннан колак какмас өчен, алар төртү ягын карый. Гадәттә, ул 500 сум чамасы.

– Бу әле вак мәсьәлә, – ди Мәскәүдән Владимир Мальцев. Ул Мәскәүдә бер кечкенә ширкәт хуҗасы. Күптән түгел салым полициясе, ширкәтнең бер мөһим документы тутырылмаган дигән сылтау белән, ширкәтенең банк хисабын туңдырган.

Мальцев вакытында тутырган, мөһер сугылган документны күрсәтү өчен идарәгә киткән. Анда аны берничә сәгать чират көттереп тә ишекне ачмаганнар. Шулай өч атна йөргәннән соң, кемдер ришвәт бирергә киңәш иткән. “Шуннан соң барысы да җайланды”, – ди ул.

Ришвәт – Русиядә яшәү рәвеше: студентлар укытучыларга яхшы билгеләр өчен түли, авырулар табибларга дәвалану өчен (гәрчә ул түләүсез дип аталса да), ата-аналар улларын хәрби хезмәттән алып калу өчен…

Күптән түгел үткәрелгән фикер белешүдә 60% русияле үз гомерендә бер тапкыр булса да ришвәт биргәнен таныган. Президент Медведев үзе дә Русиядәге коррупция ил иминлегенә янау дәрәҗәсенә җитте дип саный.

Узган ел үз вазифасына керешкәндә ул коррупциягә каршы зур кампания башларга вәгъдә иткән иде. Медведев үзе һәм башка югары рәсмиләр беренче тапкыр үз керемнәрен игълан итте.

Ләкин күпләр моны күз буяу дип кабул итте. Кайбер түрәләр кеше ышанмаслык сүзләр сөйләде. Әйтик, мәрмәргә төрелгән купшы сарайда яшәүче чечен Президенты Рамзан Кадыйров кечкенә генә фатирым һәм “Лада” машинам бар, дип язган.

Мальцев фикеренчә, моңа кадәр игълан ителгән башка кампанияләр шикелле үк, Медведевнеке дә коры сүз булып калачак. “Русиядә коррупция һәрвакыт булачак. Чөнки ул дәүләтнең аерылгысыз өлеше”, – ди ул.

ДАИМИ КӨРӘШ

Медведев Русиянең коррупциягә каршы көрәш игълан иткән беренче җитәкчесе түгел. Аның элгәре Владимир хакимияткә “канун диктатурасын” урнаштыру, коррупция тамырын корыту вәгъдәсе белән килгән иде.

Шул вакыттан бирле коррупция тагын да ныграк үсте: дистә ел буе нефть сатуга нигезләнгән икътисадый үсеш чорында, финанс кризисы булуга карамастан, бюрократлар тагын да зуррак ришвәтләр таләп итә башлады. Бүген “Transparency International” оешмасы, Русияне дөньяда иң коррупцияле илләрнең берсе дип атап, 180 ил арасында 148нче урынга куйды.

Хәтта хөкүмәтнең үз мәгълүматына караганда да, ришвәтнең уртача хакы узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга артып, 32000 долларга җиткән. Русиянең “коррупция базары” елына 300 миллиард доллар дип исәпләнә. Шушы “күләгә икътисад” аркасында һәрнәрсәгә арта.

Элекке вице-премьер, хәзер оппозиция җитәкчесе Борис Немцов сүзләренчә, Мәскәүдә бер чакрым яңа юл төзү 570 миллион долларга төшә. Нәтиҗәдә, Мәскәү юллары Швейцариядәге мәшһүр Британия белән Франция арасындагы туннельдән дә кыйммәтрәк.

2009 елда Мәскәү дөньяның өченче иң кыйммәт шәһәре дип аталды. Токио һәм Осакадан соң. Немцов фикеренчә, бу кыйммәтлек сәяси системаның ябык булуыннан килә. Бу системада мэр Юрий Лужковка якын булган төзү ширкәтләре генә чәчәк ата ала.

Күптән түгел Немцов Лужковның төзү контрактларын хатынына, Русиянең иң бай ханымы Елена Батурина җитәкләгән ширкәтләргә бирүе турында хисап бәян итте. “Дөньяның башка берәр илендә моның нәтиҗәсендә җинаять эше ачылыр иде, ләкин Русиядә түгел”, – ди ул.

Немцов сүзләренчә, Лужков белән Батурина очрагы шулкадәр оятсыз ки, аларга каршы адым бар илдәге сәясмәннәргә һәм хокук саклау оешмаларына сигнал булыр иде. Ләкин әлегә Немцов бары тик үзенә гаепләү алуга ирешкән. Мэр аның үзен яла ягуда гаепләп, судка биргән.

“СӘЯСИ ТАМАША”

Лужков, Батурина йә башка берәр югары түрәнең коррупция өчен җавапка тартыла алуына русиялеләрнең бик азы ышана. Узган ел Коррупциягә каршы комитет дип аталган төркем ил буйлап “кайнар телефоннар” булдырган иде. Төркем җитәкчесе Евгений Архипов сүзләренчә, аларга шалтыраткан меңләгән кеше фикеренә караганда, күбесе коррупцияне җиңеп булачагына ышанмый.

Архипов һәм төркемнең башка әгъзалары коррупция торышы турында хисап әзерләгәндә янаулар алганнан соң, илдән китеп, хисапны Украинада бәян итәргә мәҗбүр булган.

Архипов сүзләренчә, мондый өркетүләрдән соң, русиялеләр коррупция турында ачык сөйләргә дә курка. Русиядә цивиль җәмгыять сөннәтләнде, сүз иреклеге шулкадәр кысылды ки, хәзер русиялеләр үз хокукларын ничек якларга да белми, ди ул. Күбесе түрәләр белән низагка кергәнче, ришвәт түләүне кулайрак күрә.

Бу вәзгыятьтә кайберәүләр дәүләттән өметне өзеп, коррупциягә каршы үз куллары белән көрәшә башлый. Илья Хандриков шуларның берсе. Аның Мәскәүдәге кечкенә генә ширкәте кием тегә. Илья сүзләренчә, аның ширкәтенә бертуктаусыз тикшерүчеләр, янгын инспекторлары, салым рәсмиләре килә башлаган. Уйдырма тәртип бозуларга күз йомган өчен ришвәт таләп итәләр икән. Нәтиҗәдә, Илья коррупциягә каршы мәшһүр көрәшчегә әйләнгән. Үзе кебек эшкуарларга ярдәм итү өчен оешма төзегән, башкалар белән дә хезмәттәшлек итә.

Илья сүзләренчә, Русиядә соңгы дистә елда бюрократлар саны бер миллионнан икегә арткан. Аның каравы, җитештерү тармагы җимерелә. Урта һәм вак эшмәкәрлек бастырыла. Салымнар, монополия, сәяси кланнар тарафыннан изелгән ширкәтләрдән нинди заманчалаштыру таләп итеп булсын, ди ул. Аларның бар көче яшәп калуга китә.

Халык фикерен өйрәнүче белгеч Лев Гудков тагын “сәяси ришвәт” дигән әйбер дә бар, ди. Эре компанияләр рәсмиләргә сәяси тугрылык күрсәтмәсә, гомумән, яши алмый.

Гудков Медведевның коррупциягә каршы кампаниясен “сәяси тамаша” дип атый. Эш русиялеләрнең әхлаксызлыгында түгел, Русиядәге социаль һәм сәяси система төзелешендә. Кем инде үз икмәгеннән баш тартсын? Бу мөмкин түгел, ди белгеч.

УРТАГА тугэрэеккэ КУЯСЫ:

Русиядә коррупция мае шикелле, ансыз мотор эшләми.

Али ГЫЙЛЬМИ

Мөселман тоткыннары: кем хаклы?

Пенза өлкәсе Сердобск шәһәренең төзәтү колониясе мөселманнары сүзләренчә, аларга намаз укырга рөхсәт ителми. Өлкәнең җәзаларны үтәү федераль хезмәте моны кире кага һәм әлеге хәбәрне тараткан имамны җәнҗал тудыруда гаепли.

Пензаның Каменка шәһәре имамы Ринат Әхтәмов ислам сәхифәләрнең берсендә Сердобск колониясендәге мөселман тоткыннары мөрәҗәгатен бастырды.

Алар әйтүенчә, төрмә хезмәткәрләре ислам тарафдарларыннан мөселман әдәбиятын, намазлыкны тартып ала һәм “төрмәдә гыйбадәт кылырга ярамый” дип, намаз укырга рөхсәт итми. – Дин тоткан өчен изоляторга озату очраклары да булды, – ди тоткыннарның берсе. Шул ук вакытта “төрмәдә дин тоту ярамый” диелсә дә, мөселманнар православие руханиларының колониягә килүен әйтә.

Пенза өлкәсенең җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе мөселманнарны кысрыклау турындагы хәбәрне кире кага. Идарә башлыгы вазифаларын башкаручы Михаил Сарафанников сүзләренчә, алар колониядә тикшерү уздырган һәм мөселманнар китаплары тартып алынмавын, дин тотуда бернинди проблемалар булмавын әйткән.

– Һәркемгә дин тотарга ирек бирелә, әмма ул төрмә тәртипләрен бозмаска тиеш, – дигән Сарафанников “Интерфакс”ка. Аның фикеренчә, караклык өчен үзе дә 4 тапкыр хөкемгә тартылган Әхтәмов колония хезмәткәрләре һәм тоткыннар арасында җәнҗал тудырырга тырыша.

Ландыш ХАРРСОВА

“Азатлык” ихтыяҗ тудыра

Чаллыда яшәүче 67 яшьлек Әнүрбәк Гобәйдуллин “Азатлык” радиосын хәзер интернет аша тыңлый, укый.

Совет чорында “Океан”, “ВЭФ” кебек радиоалгычлар аша ишеткән. ГТРК, аннан соң “Яңа гасыр”дан да тыңлап торган. “Яңа гасыр”да тапшырулар бетерелгәч, Әнүрбәк Гобәйдуллин кыска дулкынлы заманча радиоалгычлар сатып ала. Аларга гына риза булмыйча, “Азатлык”ны интернет аша тыңлый һәм укый башлый. 67 яшьлек бабайның компьютерны иярли алуына күпләр гаҗәпләнә икән. Гобәйдуллин үзе бу эшнең катлаулыгы юк, дип саный.

– Азаплана торгач, быел май аенда компьютерны “иярләдем”. Үземә кирәк төймәгә басып, кирәкле тапшыруларны тыңлыйм. Моңа ихтыяҗны “Азатлык” радиосы тудырды. Кибеттәге компьютерлар кыйбат, 3-4 мең сумга кулланылышта булганны алдым. Тик кайвакыт көйсезләнә. Андый вакытта кыска дулкынлы, SW диапазонлы радиоалгычны җибәрәм. Алар миндә өчәү, – ди Әнүрбәк Гобәйдуллин.

Интернетны “иярләгән” Гобәйдуллин хәзер газета-журналлары хезмәткәрләре белән дә элемтә булдырган.

Гафиулла ГАЗИЗ

Игрунов: “Русиядә
куркыныч

Президентының элекке матбугат вәкиле тирәсендәге хәлләр, нигездә, интернет эчендә генә яктыртыла дияргә була. Рәсми медиа бу темага бик кагылмый, кагылганының да симпатиясе Мортазин ягында түгел. Аны яклаган һәм Казандагы судны кискен тәнкыйтьләгән бер белдерү элекке совет чоры диссидентыннан килде.

Пәнҗешәмбедә суд утырышында ук сак астына алынган Ирек Мортазин рәсми рәвештә Мәскәүдәге Гуманитар-сәяси тикшеренүләр институты хезмәткәре санала иде. Аның мөдире Вячеслав Игрунов Мортазинны 21 айга саклы яшәүлеккә хөкем итү уңаеннан белдерү ясады. Анда Татарстандагы соңгы хәлләр шактый кискен бәяләнә.

Гуманитар-сәяси тикшеренүләр институты җитәкчесе Мортазинны язмалары өчен совет чорында диссидентларны эзәрлекләүгә тиңли. Бер үк вакытта ул Татарстандагы судның җәмәгатьчелеккә ачык булуын һәм анда шактый югары дәрәҗәле түрәләр катнашуын билгеләп үтә.

Әмма бар вәзгыятьне, гомумән, бәяләп, Игрунов: “Хакимияткә каршы чыгарга җөрьәт иткән журналистны “хакимият” дигән социаль төркемгә нәфрәт уятуда гаепләп, Татарстанда оят бер тамаша тәкъдим ителде”, – ди.

Бар Русиядә журналистика куркыныч бер һөнәр булып кала бирә, дип исәпли гуманитар-сәяси тикшеренүләр институты директоры. “Эштән куулар, төрлечә мыскыллау, кыйнаулар, хәтта үтереп китү – болар барысы да хәзер гадәти бер нәрсә”, – ди Вячеслав Игрунов.

– Хакимият кәнәфиләренә менеп утырган түрәләр үзләрен бәлкем аерым бер корпорация, гомерлеккә һәм үз варисларын калдырырлык урын хуҗасы итеп тоядыр, – дип белдерә элекке совет диссиденты һәм моны урта гасырлар фикерләвенә тиңли. Совет хакимияте аны юләрләр йортына да ябып карады, аннан ул академик Сахаров һәм башка диссидентлар булышлыгы белән генә чыга алды. Үзгәртеп кору башлангач, Игрунов “Мемориал” җәмгыятен төзүчеләрнең берсе булды, күп еллар “Яблоко” фиркасеннән Дума депутаты булып эшләде.

Интернет блогларында Мортазинны яклап төрле мөрәҗәгатьләр әзерләнә, бу хакта Русия Президентына хатлар языла. Игътибарны боларның барысының да русча серверларда баруы һәм килеп туган вәзгыятне еш кына Татарстанга, татар дәүләтчелегенә каршы куллану омтылышлары җәлеп итә.

Бер үк вакытта Русия һәм Татарстан халкының сәяси сүлпәнлегенә һәм битарафлыгына ишарә итеп: “Җәмәгатьчелек шулай берничә көн шаулар да тынычланыр”, – дигән фикер дә әйтә Игрунов.

Кәрим КАМАЛ

Комментарии