Олы йөрәкле әнием

Җәннәт әниләр аяк астында

Октябрь аенда әниемнең туган көне булды. Бүләкнең ниндие дә аз кебек. Аңа булган олы хөрмәт, ихтирамымны газета аша җиткерәм.

Мин – укытучы. Әниемнең уртанчы кызы. Балаларга ана теленнән белем бирә башлаганга да 20 ел вакыт узып бара. Дәресләремдә укучыларны әти-әниләренә мәрхәмәтле булырга өйрәтәм. Әниләр турында сөйләгәндә, һәрвакыт үз әниемне күз алдымда тотам. Ул иң яраткан, иң якын кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Минем өчен иң матур, иң ягымлы, иң яхшы әни.

Әнием Ркыя районы Өбрә авылында туып үскән. Шунда корып, гомере буе биредә эшләп, хәзер 65 яшен тутырган гади бер авыл хатыны.

Яшьлек еллары сугыштан соңгы чорга туры килә аның. Әтиләре өч баланы ятим калдырып, үлеп китә. Әниләре балаларын аякка бастыру өчен күп тырыша. Тормыш авыр бара. Дәү әнигә ярдәм итү нияте белән әнием 7 сыйныфта укуын ташлап, фермага эшкә керә. Олы апа булу хисе, әле берсеннән-берсе кечкенә сеңлесе Сөембикә һәм энесе Фәритне аякка бастырырга булышу теләге белән бара ул бу адымга. Ә эш хәтта өлкән кешеләр өчен дә авыр. Яп-яшь кызчыкка үгезләр карауны тапшыралар. Ул елларда ятимнәрне кызганучы да, яклаучы да булмый, ә колхозга эшче куллар кирәк. Ничек кенә авыр булса да түзә ул.

Зур фаҗига көткән икән үзләрен. Үсеп җитеп, эшкә ярый башлагач кына, сеңлесе Сөембикә янып үлә. Тәбәнәк өй түшәменә эленеп торган керосин лампасына ялгышлык белән башы тиеп китә кызның.

Тормыш дәвам итә, бу ачы кайгыны да бергәләшеп күтәрәләр. Әнием алдынгы сыер савучыга әйләнә. Үз авылы егетенә кияүгә чыга. Бер-бер артлы өч бала туа: әти белән икәүләп ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер һәрберебезнең үз гаиләсе, үз тормышы. Әниебез биш оныгының һәрберсен тигез күреп ярата. Оныклары да дәү әниләре өчен үлеп тора.

Күптән пенсиядә булса да, өйдә эшсез утыра алмый әниебез. Ул пенсиягә чыгып, бер көн дә ял итмәде. Хәзер инде сыер саумый, бозаулар карый, хуҗалыкның алдынгы терлекчесе санала.

Моннан берничә ел элек колхозга дөяләр кайтардылар. Бу беркемгә дә таныш булмаган малкайларны да әнигә йөкләделәр. Дөяләр янына чит кешеләр әле дә булса барырга курка. Ә әни алар арасында иркенләп йөри, кочаклый, сыйпый, ярата. Хайваннар да аны үз итә: көтүләре белән артыннан ияреп йөри. Җәй көннәрендә унлап дөяне болынга алып чыга, аларны иркендә йөртеп кайта. Аның батырлыгына күпләр соклана, без дә әниебез белән чиксез горурланабыз.

Фермада эшләвенә 51 ел дисәң, күпләр ышанмас. Ләкин бу шулай. “Ник эшлисең инде, ял ит азрак, үзең өчен яшә!” – дибез. Әни көлә генә. “Эшсез тора алмыйм, эшләмәсәм авыруга сабышам шул”, – ди.

Ул гына түгел. Эштән кайтуга аны янә хезмәт көтә. Алар әти белән бергә колхоз умарталарында да эшлиләр. Үз умарталары да җитәрлек. Алар өчен бу таныш хезмәт, чөнки гомер буе умарта тоттылар. Табыннан беркайчан да бал өзелмәде.

Бу әле сарайдагы терлекләрне санамаганда. Ә анда сыер да, тана да, үгезләр дә җитәрлек. Безне дә ел дәвамында ит, сөт, май белән тәэмин итеп тора алар. Яшелчәсен, җиләк-җимешен дә мулдан үстерә. Кайнатмалар кыш буена табыннан өзелми.

Эштән бушаган арада өй тутырып гөлләр дә үстерә әле әниебез. Чәчәк-гөлләр яраткан кешенең күңеле саф була, диләр.

Озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез сиңа, кадерлебез! Безне, оныкларыңны шатландырып, озак яшә. Барыбыз да сине бик яратабыз!

Әлфия ВӘЛИУЛЛОВА.

Биектау районы, Шуман авылы.

Изгелек онытылмый

Әти-әнинең безне дөньяга китереп, үстереп кеше итәргә тырышуы берәүнең дә исеннән чыкмас.

Әтиебез Идиятулла элекке Спас өязе Кузнечиха волостена кергән Татар Төгәлбае авылында яшәүче Шакир бабайның һәм Минҗамал әбинең җиде баласының бишенчесе булып 1895 елда дөньяга килә. Җидесе дә исән-сау булып озак гомер кичерә. Ә әниебез Тәҗелниса – 1896 елда патша армиясендә унтер-офицер булып хезмәт итеп, Георгий орденына лаек булган Җиһанша бабай белән Бәдриҗиһан әбинең иң кадерле икенче кызы. Беренче балалары – Дәүләтша исемле уллары. Әти белән әни 1922 елда кавыша. Алар аулак өйләрдә йөргәндә вәгъдә итешкән була.

Әтиебез 1916 елда патша армиясенә алынып, 6 ел хезмәт итә. Әнине сорап, күп яучы килә. Ул ризалыгын бирми: “Вәгъдәләшкән Идиятуллам бар. Аны көтәм”, – ди ул. Әти-әнисе дә каршы килми. Патша төшерелгәч, әти 17нче елгы революциядә, 18нче елгы Гражданнар сугышында катнашып, Урта Азия, Кавказ якларында булып, 1921 елны гына, шактый гына азык-төлек туплап, туган авылына кайта. Ул еллар – Русиядә ачлык хөкем сөргән чак. Шуннан алар кавыша. Озак гомер яшәп, дөньяга 7 бала китерәләр. Бишесе исән-имин үсеп җитә, икесе балачакта ук кызамыктан үлә. Шулай матур гына яшәп, балалар үстереп ятканда, 1930 елда колхозлашу башлангач, күпләр аңа керергә теләми. Көчләү, куркыту, талаулар… Безнең дә мал-туарны, йорт әйберләрен алып чыгалар. Кысрыклауларга түзә алмагач, колхозга керергә булалар.

Әти 1940 елда фин сугышыннан кайтуга, 1941 елгы Ватан сугышына китә. Әни берүзе биш бала белән кала. Олыбыз Шәрифулла абыйга – 14, кечебез Зәйнәпкә 1 яшь була. Әни төшенкелеккә бирелми. Бик тырыш, уңган иде ул. Колхоз эшеннән бер көн калмый эшләде. Безне ач-ялангач итмәскә тырышты. Киндер эрләп, тукыма ясап, безгә күлмәк-ыштан тегә иде.

Бер җәйдә берничә көн рәттән урак белән 40ар сутый арыш урып, беренчелекне ала. Аны моның өчен 4 метр күлмәклек ситсы белән бүләклиләр. Авылның иң оста тегүчесе Нәбирә әби аңа матур гына бала итәкле күлмәк тегеп бирә. Кайбер хатыннар: “Тәҗелнисаны уздырабыз”, – дип ашыгып, урак белән кулларын да кискәләде. Ә 1945 елда әнигә “Ана даны”, “Германияне җиңгән өчен” һәм “Данлы хезмәт өчен” медальләре, әле шуңа кушып, бер пот арыш оны, 1 кг (ул чакта популяр, бик тәмле) “мендәрчек” конфет белән кәшимир яулык та бирәләр. Ул чакта бу безнең гаиләгә бик зур ярдәм булды. Моның өчен әнинең шатланганын әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Әни кечерәк кенә буйлы, бик таза иде. Гомергә авырганы, больницага йөргәне булмады. Әти белән 51 ел яшәп, татулык белән 93 яшькә җитеп бакыйга күчте. Әти үлгән 1973 елны 77 яшендә генә бер теше төште. 90 яшькә кадәр күзлексез китап укый иде. Үзе галим. Бөтен авыл халкына ислам дине йолаларын карусыз башкарды. Миләш, урман алмасыннан как коеп куя. Төрле дару үләннәре җыярга, әче борыч үстерергә һәвәс иде. Кыш көннәрендә йөккә узган яшь хатыннар әче теләп: “Тәҗелниса апа, миләш кагың юкмы”, – дип керәләр иде. Ул берсүзсез кагын да, авыруларга дару үләнен дә – барысын да биреп чыгара иде.

Без, биш бала, алардан канәгать булып яшәдек. Ярдәм итәргә тырыштык. Бөтен йоланы үтәп, икесен дә соңгы юлга озаттык. Коръән укып, гел искә алып торабыз. Рухлары тыныч булсын. Хәзер матбугатта еш кына баласын калдырган, ата-анасын ташлаган балалар турында язмалар күренә. Татарстанда гына да 20дән артык йорты исәпләнә. Анда бит барысы да баласыз ата-аналар түгел. Без үскән заманда андый гамәлләр юк иде диярлек. Халкыбыз уйланып, иманга килсен иде. Картлык һәркемгә килә бит югыйсә.

Сөләйман ШАКИРОВ.

шәһәре.

Гафу ит, әнкәй!

Әнине беркем дә сайлап ала алмый. Һәркем әнисенең кояш кебек озын гомерле, һәрвакыт көләч һәм шат булуын, сау-сәламәт яшәвен тели. Ә бу теләкләр Ана йөрәгендә тагын да көчлерәк була. Газиз баласы өчен хәтта утка керергә дә әзер бит алар. Менә шундый әниләребезне үпкәләткән, аларга авыр сүз әйткән вакытларыбыз да була шул. Үземнең бала чакта булган вакыйгаларны сөйлим әле. Бу хәл 1974 елның 10 февралендә булды. Әтиебезнең ул вакытларда Минзәлә совхоз-техникумында укып йөргән чагы. Бу көнне ул сессиягә киткән булганлыктан, яныбызда юк иде. Мин иң олы бала. Иртә баштан ук нишләптер әнинең бер дә кәефе юк. Әледән-әле урынга барып ята, тирән итеп сулап та куя, вакыт-вакыт хәйран гына матур итеп тә эндәшә. Мин 12 яшьлек бала, эшнең нәрсәдә икәнен әлегә төшенерлек түгел. Ул мине чакыра да: “Кызым бар шуны гына эшлә әле, бар моны шунда куй әле”, – дип, әледән-әле эш кушып тора. Баштарак күндәм генә йөрсәм дә, тора-бара болар мине туйдырып җибәргәндер инде, әнигә берничә тапкыр каршы да әйттем, соңыннан сүзен тыңламыйча, өйдән үк чыгып киттем. Шактый вакыт урамда уйнап кире өйгә әйләнеп керсәм, әнием елап урын өстендә ята. Дөньяда бернинди гаме дә юк. Ишарә белән генә ул мине үз янына чакырып китерде дә эшнең нәрсәдә икәнен төшендерде. “Балам, мин бәби алып кайтырга авыртам. Бар Фатыйма апаңнарга барып әйт, тиз генә килсен әле”, – дип авылның югары очында яшәүче әбиләргә җибәрде. Аннан инде мине башта фельдшер апага, соңыннан ат җигәргә әтинең энесе Мулланур абыйга йөгерттеләр. Шулай итеп, иртә баштан авырта башлаган әнине кичке сигезенче яртыларда ат чанасына салып, больницага алып киттеләр. Безнең яныбызга әбиебез килеп калды. Төнге унберләр тирәсендә безнең өчен шатлыклы хәбәр алып кайттылар: яңа больницаның (хәзер инде искесе була) беренче сабые булып энебез Илсур туган иде. Әниемнең шул вакыттагы хәлен үзем әни булып балалар алып кайткан саен исемә төшердем. Аның бит ул вакытта күңеленең иң нечкә кыллары да тартылган, әз генә ялгыш сүздән дә хәтере кала торган вакытлары булган. Җаннан-җан аерылган вакытта һәркемдә дә шулай була торгандыр ул. Моны үзең бала табып карагач кына беләсең икән шул. Шуңа да борынгылар: ана булмый ана кадерен белмәссең, дип әйтмәгәннәрдер. Югыйсә шул вакытта яныннан бер дә китмичә, кечкенә кулларым белән битләреннән сыпырып, Ходайдан аның өчен исәнлек сорап кына торасы булган. Аның үзе өйдән чыгып киткәнче миңа, ягъни олы балага, эшләрне өйрәтеп калдыруы булган икән бит. Барысын ук эшли алмасам да, аның йөрәгенә рәхәт булсын өчен генә дә “ярар, Әнием” диеп кенә торасы булган. Бүгенге акылым булса… Инде хәзер ул да нык картайды, үзем дә аның шушы халәтләрен күп кичердем.

Буй җитеп, акыл керә башлагач булган бер хәлне дә сөйлим. Клубтан соң бөтен авыл яшьләре җыелдык та ат чанасы белән тау шуарга киттек. Уенга бирелеп сәгатьнең ничә икәнен дә онытканбыз. Әле шуа торган чанабыз авып китеп шактый иптәшләр кайсы кулын, кайсы аягын авырттырмаса, күпме шуган булыр идек. Сәгать төнге ике булган. Әниебез өйдә минем өчен борчылып, төн йокысын калдырган. Ишектән кайтып керүемә, ул почмак якның утын кабызды да сәгатьне сорады. Мин аны ялганлап беренче ярты дидем. Ә ул дөрес сәгатьне көндез үк туктаган булган икән бит дия-дия төзәтеп тә куйды. Өстемне дә чишенеп тормыйча, юрган астына кереп чумдым. Әкрен генә яныма килеп, башта аягымны тотып карады, аннан кулларымны эзләп тапты. Төне буе йөреп туңмады микән дип каравы булгандыр, күрәсең. Әрләмәде дә, сүкмәде дә. Ә мин аның шундый мәрхәмәтле йөрәген борчуга салып, аны алдаган килеш ятып йокладым. Яшьлек юләрлеге белән иртәгесен ни буласын уйламаганмын да. Әти – эшкә, мәктәптә укучы сеңлеләрем дәрескә соңга калган. Дөрес үзем сменалы эштә булганлыктан, зыян күрмәдем. Боларның барысы өчен дә әнием борчылган бит. Шунда шуарга киткәнче әниемнән кайтып рөхсәт сорасам, кайткач та аны алдамыйча булган хәлне сөйләп бирсәм, бүген күңелем тыныч булыр иде. Дөрес, әниебез бу хәлләрнең барысын да кичерде, гафу итте. Ана йөрәге төн уртасында да, көннәр, айлар, еллар дәвамында да бала өчен борчылып, алар сәламәтлеген кайгыртып яши инде ул.

Аның бүген дә исән-сау булуы, хәл белешә баргач та җибәрмичә кулларыбыздан озак итеп тотып торуы безгә көч бирә. Үзебезнең балалык, яшьлек хаталарын төзәтергә булыша.

… Шул вакытлардагы хаталарым өчен гафу ит, кичер, әнием!

Гүзәлия ГАНИЕВА, Байлар Сабасы.

Комментарии