ЕВРОПА ТАТАР ФУТБОЛЧЫЛАРЫН ҮЗ ИТӘ

Футбол. «Эвертон» клубында чыгыш ясаучы милләттәшебез Динияр Билалетдинов октябрь аенда команданың иң яхшы уенчысы буларак билгеләнде. Пәнҗешәмбедә «Гудисон парк»ы стадионында команда җанатарлары Диниярга истәлекле бүләк тапшырды, төшке ашны да алар милләттәшебез белән бергә уздырды. Исегезгә төшерәбез: октябрь аенда Билалетдинов «Вулверхэмптон» (1:1) һәм «Астон Вилла» (1:1) капкаларына мөһим туплар кертеп, команданы җиңелүдән саклап калды.

– Бу минем өчен зур дәрәҗә, — дип уртаклашкан Динияр «Ирисок» рәсми сайтына. — Җанатарлар белән бер өстәл артында төшке аш ашау һәм алардан бүләк кабул итү аеруча сөендерә. Әйе, узган айда ике мөһим туп кертү – шатлыклы хәл, ләкин шул ук вакытта бу уеннарда күпме очко югалтуыбыз кәефне төшерә. Үземә тәнкыйди яктан карыйм. Тренерның, әтинең, дусларның киңәшләренә һәрчак колак салам, әмма иң яхшы тәнкыйтьче ул –үзем. Үз фикерем һәрчак алга таба атларга һәм уеннарны яхшыртырга ярдәм итә.

Гомумән, футболчыларының Европа командаларында үзенә урын таба алганнары сирәк очрый. Русиялеләр Көнбатышка ашкынса да, Европа аларны үз итеп бетерми. Ләкин соңгы вакытта мөһим уеннарда Билалетдинов яки Аршавин кебек футболчыларның чыгыш ясавы искәрмә булуы хакында сөйли. Сүз уңаеннан, Португалия чемпионатының «Спортинг» клубында чыгыш ясаучы милләттәшебез Марат Измайлов командада үзенә урын әзерләде. Ул инде анда 2007 елдан бирле чыгыш ясый. Әлбәттә, Португалия чемпионатын Англиянеке белән чагыштыру дөрес үк булмаса да, Марат җәрәхәттән дәваланган вакытта футбол кырында гел “тозлы” һөҗүмнәре белән үзен белгертеп тора.

: ҺӘМ ТҮБӘН КАМА

Хоккей. Татарстанның бертуган «Ак Барс» белән «Нефтехимик» командалары арасындагы көч сынашу һәрчак киеренке рухта бара. Сер түгел, кайвакыт бу очрашулар сәяси төсмер белән дә тәмамлана. Теге яисә бу командага, ягъни әлеге очракта туганыңа ярдәм итү табигый күренеш. Бигайбә. Әмма хәзергә бу урынсыз. Бүген Татарстанның ике командасы да КХЛның турнир таблицасында бер үк 47 очко туплауга иреште. Шуңа да бер-береңә ирек бирү түгел, ә чын көрәшне тәкъдим итү – иң кулае.

Тәнәфестән соң «акылына» килгән «Ак Барс» сезонны яхшы уеннар белән дәвам итте. Фаворитларны ота башласа да, 22 ноябрьдә «Нефтехимик»ка каршы тора алмады. Исәп — 5:3. Бер атна узуга ике тугандаш команда янә бер бозда очрашты. Бу юлы Казан бозында. Исәп янә шул ук — 5:3. Тик исәп Казан файдасына. Шушы уеннан соң казанлылар Кама аръягы туганын куып җитә алды. Хәзер Татарстан командалары бер дәрәҗәдә.

Әлбәттә, «Ак Барс» моның белән генә тынычланмаячак. Ул Татарстанның төп командасы һәм лигада да төп фаворитлардан санала. Ләкин «Нефтехимик»сыз республика хоккее тулы түгел. Ике команданың очрашу тарихы барыбер казанлылар файдасына. Барлыгы 42 уенда очрашкан ике татарлы командада «Ак Барс» 28 тапкыр җиңүгә ирешкән, тагын 10 оттыру, 4 “ничья”. Аңа карамастан, «Ак Барс» белән «Нефтехимик» арасындагы сәяси тугандаш мөгамәлә дәвам итә. Казан үз уенчыларын Түбән Камага озата, кайвакыт киресенчә дә була. Хәзер менә 2007 ел сезонында «Нефтехимик» өчен чыгыш ясаган фин капкачысы Веханен «Ак Барс»та уйный. Аны «Лукко Раума»дан (Финляндия) безнең капканы уңышлы саклый алмаган Телквистка алыштырып алдылар. Түбән Камага да каршы Казан капкасын ул саклады. Тугандаш командаларда ике як өчен дә таныш фамилияләрнең булуы – гадәти хәл.

«Ак Барс»ның чираттагы уены бүгенгә исәпләнгән. Ул Казан бозында Тольяттиның «Лада» командасын кабул итә.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии