Эшкә – велосипедта!

Велосипедны мин Кытай һәм Вьетнамда гына популяр транспорт төре дип уйлый идем. Районыбызның Алан авылында да бик теләп йөриләр икән бу “самый экономичный” транспортта. Аеруча аны Алан товарлыклы-сөтчелек комплексында хезмәт куючы, төгәлрәк әйтсәк, бозау караучы хатын-кызлар үз итә икән.

– Бездә бозауларны тугыз карый. Шуның бишесе эшкә велосипедта йөри. Савымчылар да кимен куймый, берише велосипедта килеп җитә. Йөрмәслек тә түгел, узган ел юл төзүчеләр авылыбыз уртасына бер дигән асфальт юл салып куйды. Бу уңайдан без юл төзүчеләргә һәм эшнең башында торган хуҗалык җитәкчебез Хәбир Нуретдин улы Фәсхетдиновка рәхмәтле, – диде алар бертавыштан.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: ханымнарның икесе дә – тырыш, булдыклы һәм тәҗрибәле терлекче. Фирдәүс апа терлекчелектә инде 33нче елын хезмәт куйса, Раушаниянеке 10 елдан артып киткән.

– Беренчедән, велосипедта йөрү сәламәтлеккә файдалы булса, икенчедән, вакытны янга калдыра, өченчедән, бернинди чыгымы һәм табигатькә зыяны юк, – ди алар велосипедта йөрүнең өстенлекләрен санап.

Менә шулай, җәмәгать, авыл хатыннары велосипедта җилдерә. Ә без бала-чага йөрергә тиеш дип кенә уйларга гадәтләнгән.

Онытып торам икән, Түбән Саурыш, Олы Мишә авылларында да хатын-кызларның велосипедта йөри торган гадәте бар иде. Бигрәк тә конторда эшләүчеләр үз итте аны. Хәзер бик йөрмиләр бугай. Соңгы елларда элеккедәй күмәк булып велосипедта йөргәннәрен очраткан юк. Ә зрә… Әнә Алан авылы ханымнары, кызлары велосипедта йөрү рәхәтен татыган инде. Кытай һәм вьетнамлылар бер якта торсын!

– Инде бер ел асфальт юлдан велосипедта җилдереп рәхәт чигәбез, – ди алар.

Бирсен Ходай! Чиккән рәхәтләре, асфальт түшәлгән, көзгедәй ялтырап яткан шома юллары озын гомерле булсын.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

.

P.S.: университетта укыган чакта тулай торактагы ут күршеләребез – Вьетнам студентлары елның-елында балконны алюмин савыт-саба һәм велосипед белән тутырып, ахырдан аларны дәү-дәү контейнерларга төяп, үз илләренә җибәрәләр иде. Велосипедны ни өчен күпләп җыеп озатканнары безгә мәгълүм. Ул анда иң киң таралган транспорт төре. Ә менә алюмин савыт-саба җыюлары безне, совет студентларын, аптырашта калдырды. Соңыннан сорашып белүебезчә, савыт-сабаны металл өчен җыеп озатканнар икән.

– күңел ачу урыны түгел

Минем белән күңелсез вакыйга булды. Эштән кайтып туктагач, дуслар белән машинада утырдык. Мондый гадәтебез инде күптәннән бара. Казанда үз өем белән яшим. Ә капка төбенә җыелышып кәеф-сафа кору – гадәти хәл. Нәкъ авылдагыча яшибез. Машина да капка төбендә кала, гаражга кертеп торасы килми кайчак. Тик бер кич бик күңелсез тәмамланды. Каяндыр инспекторы килеп чыкты. Правамны алды. Туктап торсак та, исбатлый алмадык. Соңыннан белдек, ул хаклы булмаган. Ләкин инде соң. Нечкәлекләрен белмәгәч, исбатлап булмый. Хәзер ел ярымга правасыз калдым. “БГ”да машина йөртүчеләр өчен аерым бит булдырып, шоферларның хокуклары турында язмалар күренә башлагач сөендек. Минем очракка да аңлатма бирсәгез иде.

Данил. .

Автомобильчеләргә үз хокукларын ничек якларга кирәклеген өйрәткән китап авторы Юрий Панченко белән газетаның 16 сентябрь санында таныштырып, аның кайбер киңәшләрен биргән идек. Бүген дә укучыбызга җавап итеп шул китапка мөрәҗәгать иттек.

Чынлап та, спиртлы эчемлекләр белән сыйланып утыручыларны абайлау кыен түгел. Бу автомобильнең, гадәттә, тәрәзәләре парлана. Шул вакытта килеп чыккан инспектор документларыгызны сораячак һәм алдагы сценарий: медицина тикшерүе үтәргә тәкъдим, суд, “права”сыз калу.

НИШЛӘРГӘ?

1.1.
Шофер икәнегезне онытыгыз! Чөнки “Юл хәрәкәте иминлеге турындагы” законда “Юл хәрәкәтендә катнашучы – транспорт чарасын йөртүче, җәяүле, пассажир сыйфатында юл хәрәкәтендә турыдан-туры катнашучы” диелгән (2нче маддә). Димәк, сүз хәрәкәт итүче турында гына, ягъни юлдан читтә басып торучы автомобильдә утырган кеше, хәтта двигатель эшләп торса да – шофер түгел.

1.2. Иң гади юл – документлар өйдә, хәзер аны алып киләм, дию. Борылыгыз һәм бөтенләйгә таегыз.

1.3. Әгәр эш беркетмәгә кадәр барып җиткән икән, пүнәтәйләр эзләгез. Алар игътибарын двигательнең салкын булуына, я булмаса, аның кар белән күмелүенә юнәлтегез. Бу фактларны беркетмәгә кертүне сорагыз. Автомобильнең үзен фотога төшерегез. Бер очтан кадрга формадагы иптәшләр дә керсен.

1.4. Тагын бер вариант – инспектордан сорашыгыз: аның маршрутында хезмәт вазифалары кенәгәсендә һәм карточкасында ниләр язылган? Әгәр инспекторның сезнең ишек алдында пәйда булуы җитәкчеләре тарафыннан приказ белән беркетелмәгән икән, аның гамәлләре законсыз. Онытмагыз: “Янәшәдән үтеп барышыбыз”, – дип аклану кабул ителми. Ишек аллары аша хәрәкәт итү юл йөрү кагыйдәләре буенча тыелган.

1.5. Төп киңәш: эчкәнсез икән, автомобиль янына якын килмәгез.

Гомерлеккә правасыз

Салмыш килеш рульгә утыручыларны гомерлеккә правасыз калдырырга мөмкиннәр. Озакламый шундый закон кабул ителүе ихтимал. Русиянең ЮХИДИ департаменты директоры Виктор Кирьянов сүзләренчә, соңгы вакытта салмыш килеш рульгә утыручыларга җаваплылыкны катгыйландыру уңай нәтиҗә бирде.

– Сәрхуш шоферлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре 40%ка кимеде. Димәк, законның файдасы бар. Исереклек һәм наркотиклар куллануны юкка чыгарырга кирәк. Шуңа да, уйлавымча, аракыдан һәм наркотиктан котыла алмаганнарга рульгә утыру хокукын бөтенләй алу турында закон проектын депутатлар тикшерә башларга мөмкин, – диде ул.

Гаебен таныган шоферлар

Русия Дәүләт Думасы ризалашса, якын киләчәктә гаебен танып үкенгән автомобильчеләр төркеме барлыкка киләчәк. Закон проекты Дума карамагында инде. Ул андыйларга юл-хәрәкәт кагыйдәләрен бозганы өчен, минималь җәза бирелергә мөмкинлек тудырасы. Әлеге инициативаның авторы, яшьләр эшләре буенча комитет башлыгы Павел Тараканов сүзләренчә, хәзер ЮХИДИ инспекторлары вакыйганы җентекләп тикшерми торып, маддәдә күрсәтелгән максималь җәзаны чәпәп куя. Депутат фикеренчә, административ хокук бозулар кодексына шушы үзгәрешне кертү “ГАИ”да вазифадан файдалануларны киметәчәк, гражданнарда милициягә ышаныч артачак.

Педаль – келәмгә комачау

“Тойота” ширкәте автомобильләрен моңарчы күрелмәгән масштабта кире җыя башлады. 4 миллионнан артык машина яраксыз. Сәбәбе дә елмаерга мәҗбүр итә. Ләкин белгечләр мәсьәләгә җитди карарга куша. Шуңа да техник хезмәт күрсәтү станцияләрен читләтеп узмаска өндиләр. Баксаң, сәбәп бик гади. Япон машиналарының кайбер модельләрендә газ педале артык озын икән һәм ул келәмгә буталу аркасында, автомобиль идарәне югалтырга мөмкин.

Пүчтәк проблема дип каралса да, АКШта шул сәбәптән генә дә килеп чыккан аварияләр саны 2 меңнән арткан. Бу фаҗигаләрдә 16 кеше үлгән, 243 кеше яраланган. Әлеге җитешсезлекне төзәтү бик җиңел. Бары тик газ педален алыштырып кына куясы.

Шофер – нигә псих?

Юлда ниләр генә булмый. “Борыныңны” да кисәләр, юл бирмиләр, тәрәзәләре аша җиде кат бабаңны искә төшереп узалар, әле кабинада үз эченнән сүгенгән шоферларны телгә алсаң… Кыскасы, шоферлар нервысын юлларыбыз, коллегалары бик нык какшата. Тукта, үзара культура җитмәү төп сәбәп түгел, ди белгечләр. Баксаң, шоферлар арасындагы агрессивлыкка… бензин гаепле икән. Эш аның сыйфатында да, хәтта бәясендә дә түгел.

Каир университеты хезмәткәре Амәл Кинави кызыклы эксперимент үткәргән: бер төркем күсене бензин пары белән агулаган. Шул ук вакытта икенче төркемдәге кимерүчеләр чиста саф һава белән ләззәтләнгән. Нәтиҗәдә, саф һавадагы күселәр юаш, тыныч булып калган. Ә бензин парын сулаганнар агрессивка әйләнгән. Әлбәттә, моны фәлсәфи яктан да бәяләп булыр иде. Янәсе, күселәр дөньяның гаделсезлегенә канәгатьсезлек белдергән. Ләкин галим моны бензин парының баш миенә йогынтысы белән бәйләп аңлата. Ягулык пары баш миендәге нәкъ менә агрессия өчен җаваплы өлешкә йогынты ясый икән. Шоферлардагы артык агрессивлык, кызулык шуның белән аңлатыла. Әлбәттә, галим белән бәхәсләшергә мөмкин. Чөнки саф чиста һава сулаган күсе бөкедә сәгатьләр буе алдагы машинаның бамперына карап утырмаган. Бәлкем анда агрессивлык бензин белән агуланган “коллегаларын” арттырып та җибәрер иде.

ЮХИДИ реформаланасы

Русия Федерация Советы спикеры Сергей Миронов ЮХИДИнең үзенә җитди реформалар үткәрергә тәкъдим итә. Аңа бүгенге структураның төбәкләрдә җирле җитәкчеләргә буйсынуы ошамый. Ул әлеге фикерен коррупция белән бәйләмәкче, ягъни урындагы хакимият региондагы инспекция белән ни тели, шуны эшли, ди. ЮХИДИ инспекторы үзенә түләүче җирле түрәне ничек җавапка тартсын?! Чөнки ЮХИДИ шушы түрәгә тулысынча бәйле. Хәтта бинасы, автомобиле, кием-салымы өчен дә ул аңа рәхмәтле булырга тиеш.

Реформа, башлыча, финанслау тәртибенә кагылса да, әлегә аның ни рәвешле оештырылачагы хәбәр ителми.

Алар кирәк түгел

1 ноябрьдән юл-транспорт һәлакәтләрен ЮХИДИ инспекторларыннан башка да рәсмиләштерергә мөмкин. Дөрес, ул инде 1 марттан ук гамәлдә иде. Ләкин мондый хокукка полисларын 1 марттан соң сатып алучылар гына ия булды. Инде менә хәзер аннан бар шофер да файдалана ала. Хәзер шофер китерелгән зыянны гаепле як иминият компаниясеннән түгел, үз полисы ширкәтеннән кайтара ала. Билгеле, ЮХИДИ инспекторыннан башка һәлакәтне рәсмиләштергәндә, анда зыян күрүче кешеләр булырга тиеш түгел, аннан авариягә эләккәннәрнең үзара килешүе мөһим. Һәм зыян күргән автомобильгә китерелгән зыян 25 мең сумнан артмаска тиеш. Ягъни бәясе артык булса, иминият компаниясе ЮХИДИ белешмәсеннән башка аның 25 меңен генә түли.

Комментарии