Әйткән сүз – аткан ук

Әйткән сүз – аткан ук

Игорь ШУВАЛОВ, Русия Премьер-министрының беренче урынбасары:

– Дмитрий Медведев Президент булган чакта – аңа минем шулай дип әйткәнемне җиткерсәләр, үпкәләмәсен, – ул коррупция темасын артык күпертеп җибәрде, аңа чамадан тыш игътибар юнәлүенә сәбәпче булды.

«Бизнес-Онлайн»

Изображение удалено.Елена МИЗУЛИНА, сенатор:

– Алкоголизм ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен сәбәп булырга тиеш түгел! Чөнки әлеге чирдән интегүче һәр кешенең дәвалануына өмет бар. Русиядә гаилә – кечкенә бер өй чиркәве кебек, изге ул. Аны дәүләтчелек нигезе буларак сакларга кирәк.

«Интерфакс»

Изображение удалено.Павел ЧИКОВ, Халыкара «Агора» хокук саклау төркеме җитәкчесе:

– Чынлыкта, Русия төрмәләреннән ГУЛАГ ерак китмәгән әле. Кайбер урыннарда тоткыннарны кыйныйлар, плацта йөгертәләр, спецназ алар ярдәмендә үз күнекмәләрен ныгыта. Анда суык, табиплар юк, салкын һәм кайнар сусыз интектерәләр. Ә зона хуҗаларының транспорт чаралары яхшыра гына бара.

«РосБалт»

Комментарии