ҮЗЕНЕКЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ

ҮЗЕНЕКЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ

Коррупция белән көрәшүче полиция идарәсе полковнигы Дмитрий Захарченкода табылган миллиардлар, чынлап та, үзе белдергәнчә, аныкы булмаска да мөмкин. Әлеге эшне тикшерүче ФСБ вәкилләре шундый нәтиҗәгә килгән. Тонналап сакланган акча, кыйммәтле фатирлар Захарченко белән эшләгән «погонлы өрәкләр»нең соры кассасы булган, дип фаразлана. Ул ришвәт бирүгә, адвокатлар яллауга, тоткарланган офицерларның гаиләләренә ярдәм итүгә һәм башка шундый чыгымнарга тотылырга тиеш булган.

«Лайф»

ДУМАГА БҮЛӘК

Русия Президенты Владимир Путин яңа сайланган Дәүләт Думасына үзенчәлекле бүләк ясаган: аның паркында махсус сигнал белән йөрү хокукы булган машиналар саны 8дән 12гә кадәр арттырылды. Әлеге транспорт чараларыннан парламент рәисенең барлык урынбасарлары, фракция җитәкчеләре һәм Дума Аппараты җитәкчесе файдаланачак.

РИА «Новости»

ФӘКЫЙРЬЛӘРГӘ ЯРДӘМ

Халыкны социаль яклау максатыннан Русиядә фәкыйрьләргә айлык пособие кертергә уйлыйлар. Бу хакта финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко белдерде. Ярдәмгә мохтаҗларны аларның уртача айлык керемнәреннән чыгып билгеләргә ниятләнә. Сүз уңаеннан, бүген Татарстанда хәерчелек чиге артында 293 мең кеше исәпләнә. Бу узган елгы күрсәткечтән 8,3 процентка күбрәк.

«Российская газета»

Изображение удалено.БАЙ БУЛСАҢ…

Украина олигархы Эдуард Шифринга һәм аның 16 яшьлек кызына бу көннәрдә Русия гражданлыгы бирелде. Бөтендөнья яһүд конгрессы вице-президенты Шифрин – металл кою һәм күчемсез милек белән шөгыльләнә торган «Мидланд Групп» ширкәте хуҗасы. Аның байлыгы 1 миллиард долларга бәяләнә.

«Вести-Финанс»

ҖИҢЕЛҮЧЕЛӘРГӘ – ПРЕМИЯ

Быелгы Европа беренчелегендә үз төркемнәреннән чыга алмаган Русия футболчылары саллы гына премияләр алган. Аның гомуми суммасы 550 миллион сумга якынлаша һәм спортчыларның ничә уенда катнашуыннан чыгып билгеләнә. Әйтик, затлы шампан шәраблары эчеп, Монакода бәйрәм иткән Александр Кокоринга – 20 миллион, ә Павел Мамаевка 11 миллион сум бирелде.

«Газета.Ру»

Комментарии