Татарстанда ялган бал сатучылар арта

Татарстанда ялган бал сатучылар арта

Көзен һәркем ел буена җитәрлек бал алып калырга тырыша. Икътисад кризисы сәбәпле кесәләр такырайганга, юньрәген эзләүчеләр дә юк түгел. Әнә шулай итеп күпләр алдана. Казан базарларында балның бер килосы 200 сумнан 1000 сумга кадәр.

Татарстанда ялган бал сатучылар артуга таба бара. Чит республикалардан һәм өлкәләрдән китерүчеләр дә моңа үз өлешен кертә, дип белдерде Мамадыш районы умартачысы Əлмир Сафин. Ул үзе читтән килеп сатучылардан бал алып, аны тикшертеп тә караган. Һәм белгечләр аны ялган бал дип тапкан.

«КАЙВАКЫТ КҮЗГӘ БӘРЕЛЕП ТОРА»

Соңгы тапкыр Әлмир Сафин контрафакт белән Казанның Химиклар мәдәният йортында очраша. Биредә читтән килүчеләр төрле бал белән сәүдә итә. Ул берәүдән сәер тома балавыз (прополис) белән кушылган бал сатып алган.

«Карагыз, нинди яшел. Беренчедән, тома балавыз яшел төстә булмый. Ул коңгырт була. Чын балга прополис кушканнан соң, ул берничек тә яшел балга әйләнә алмый. Аның чын төсе саргылт-коңгырт була. Аермасы күзгә күренеп тора», – дип ике төрле балны күрсәтә Әлмир Сафин. Ул шикләнеп кенә калмаган, әлеге кушылманы белгечләргә дә күрсәткән.

«Без бу балны Казанның агро-сәнәгать паркында эшләүче ветеринария лабораториясендә тикшерттек. Баш белгеч өйрәнгәннән соң, бу – бал түгел, дигән нәтиҗәгә килде. Ялган бал диде», – ди умартачы.

Әлмир Сафин бал җитештерү белән дистә еллар шөгыльләнә. «Ялган баллар яшел, кызыл, зәңгәр, кар кебек ап-ак төстә була. Аларның чын булу-булмавын лабораториядә тикшертергә дә кирәкми. Ялган балларга эрбет, нарат, ак чыршы агачыннан, дип язып куярга мөмкиннәр. Мондый матур сүзләр язылса, шикләнергә кирәк», – ди умартачы.

Сафин сүзләренчә, чиста баллар гомер-гомергә билгеле исемдә. Юкә, карабодай, чәчәк, көнбагыш, кыр балы, ди ул.

«РӨХСӘТ КӘГАЗЕН СОРАГЫЗ»

Сафин сәүдә урыннарында сатылган балны белгечләр тикшерүе булганда гына сатып алырга кирәк, ди. Базарларда, агро-сәнәгать паркында махсус лабораторияләр эшли һәм товарларын даими тикшереп торалар. «Əгәр ярминкәләрдә лабораторияләр юк икән, димәк, бу урыннан балны сатып алмавың хәерле», – ди ул. Бал сатып алганда, беренче чиратта, рөхсәт кәгазен сорарга киңәш итә умартачы.

«Иң элек умарталык паспортын күрсәтүне сорарга кирәк. Аннан ветеринар таныклыгын тикшерегез. Шулай ук аларда бал сатуга махсус рөхсәт кәгазьләре булырга тиеш», – ди ул.

Ялган бал сатуга дәүләт күз йома, ди Әлмир Сафин. «Мин Татарстан бал сәнәгате идарәсенең ялган бал сатуга бәйле бер эш башкарганын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Бер таныш умартачым идарәдән ни өчен читтән бал сатучыларны китертәсез, дип сораган. Аңа: «Сез аренда бәясен күтәрә алмыйсыз», – дип әйткәннәр», – дип сөйләде Сафин.

Умартачы читтән килеп бал сатучыларның зур көндәшлек тудырып, эшләргә комачаулавын әйтә. Халык шуларга ышана, ә безгә зыян китерә, ди ул. «Безнең Татарстанда умартачылар җитәрлек. Без үзебез дә бөтен республиканы тәэмин итә алабыз», –ди Сафин.

Шәех МӘРДАН

Гыйльметдинов гаепне мәгариф системасына аудара

Түрәләр купшы сүзләр сөйләргә ярата, аннары шул хакта сорау килеп туганда, төрле сәбәпләр таба башлый. Татарстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов та «Азатлык»ның БДИны татарча бирү мөмкинлеге, моның өчен канун әзерләү-әзерләмәүгә багышланган соравын төрлечә боргалады.

Думага сайлау алдыннан Гыйльметдинов БДИны татарча да бирү мөмкинлеге бирә торган закон проекты әзерләнүен белдергән иде. Аның сүзләренчә, баксаң инде хәзер, БДИны татарча да бирүгә мәгариф системасы әзер түгел икән. Теләге булган очракта гына укучы аерым фәннәрне татарча бирә ала торган канун проектын ул үзе әзерләп куйган, әмма Думага кертергә җөрьәт итми, чөнки аны кабул итү өчен «имтихан ала торган механизмнар эшләнмәгән».

– Сайлау алды кампаниясе вакытында сез вәгъдә иткән Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы документ кайчан тәкъдим ителәчәк, кайчан Думага кертеләчәк?

– Сайлау алды вакытында БДИны татарча бирергә кирәк, дигән фикерне әйтмәдем. Мин әйттем: һәрбер балага ниндидер фәнне үз туган телендә, татар телендә бирергә мөмкинчелек бирергә кирәк, дидем. Аның андый хокукы булырга тиеш һәм ул дөрес. Андый канун миндә әзер. Ләкин ул хокукны тормышка ашыру өчен мәктәп һәм безнең бөтен мәгариф системасы әзер булырга тиеш. Аны үтәү шартлары, имтихан ала торган механизмнар бар. Ә алар безнең юк. Иртәгә үк бу канунны кабул итә алабыз, әмма тормышка ашыра алмыйбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, безгә мәгариф системасын әзерләргә кирәк. Ул канун башка халыкларга да кагылачак.

– Якын арада бу мәсьәлә хәл ителәчәкме? Академик, элекке Педагогия институты ректоры Рүзәл Юсупов яңа сайланган Думадагы Татарстан депутатлары БДИны татарча бирдерүче канун кабул итүне тизләтергә тиеш, дигән иде.

– Бишме, ун елмы, утызмы, бәлки бер ел эчендә эшләп чыга алырбыз, бәлки тиз генә эшли алмабыз. Бу хокукны кертү миннән генә тормый. Канун әзер, бүген үк кертә алабыз, әмма мәгариф системасы әзер түгел. Без болай гына кабул итсәк, мәгариф системасын мәхкәмәгә кертәчәкбез. Мәктәп: «Мин әзер түгел синең хокукыңны тормышка ашырырга», – ди, бала ягы аны мәхкәмәгә бирә. Без әзер булсак та, башкалар әзер түгел, бу канун бер татар теленә генә кагылмый.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Төрмәдә утыручы Илмир Имаев: «Мөселманнарга көн юк»

Көч структураларын һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен «экстремизм» матдәсе нигезендә гаепләнеп, өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән 65 яшьлек Илмир Имаев Алтай өлкәсенең Рубцовск төрмәсеннән «Азатлык»ка хат юллады. Ул үзенең язмасында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен, аларның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыл-җәберләүләргә дучар булуларын ачып сала.

ХОКУК БОЗУЛАР ЧИСТАЙДАН УК БАШЛАНДЫ

Имаев Русия төрмәләрендә мөселманнарга көн булмауны тикшерү барганда ябып тору урынына (изолятор) китерелгәч үк татый башлый. «2015нче елның маенда мине Чистайның ябып тору изоляторына китергәч тә, Русия Конституциясенең дин тоту һәм аны таратуга хокук бирүен әйтеп каршылык белдерүгә карамастан, сорау алганда ук ислам китапларын, шул исәптән, Коръәннең урысчага мәгънәви тәрҗемәсен һәм намазлыгымны тартып алдылар», – дип яза Имаев.

Шуннан соң ул, бу хәл белән ризалашмыйча, Чистайның әлеге 5нче изоляторы җитәкчесе Нестеровка мөрәҗәгать итә. Коръәнне һәм намазлыкны гына булса да кире кайтаруны сорый. «Бу хатка, укучым, ышанмассың, ул: «Хәзер сез санаганнар Чистайдагы ФСБ бүлегендә һәм алар «экстремизм» юкмы икәнлеккә тикшерелә», – дип җавап бирде. Мин «Намазлык та мыни», – дип гаҗәпләндем. Бик җитди итеп ул: «Әйе», – диде», – дип яза Имаев.

Хөкем карары чыгарылгач, җәза үтәтү урынына – Алтай өлкәсенә җибәрер алдыннан гына аңа китапларын һәм намазлыкларын кире кайтаралар.

Әмма, шулай да, Илмир ага китапларыннан колак кага. Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәренә килеп төшкәч, утырасы төрмәсенә җибәргәнче үк, ислам белән бәйле бөтен китапларын тартып алалар. Бары тик Коръән тәрҗемәсен генә кире кайтаралар.

Имаевка ПФРСИда (җәза үтәтү урынына килеп төшкәч төрмәләргә, бүлекләргә билгеләгәнче тикшерү урыны) намаз укуны тыялар. Имаев ислам кагыйдәләрен үтәргә тырышканы, намаз укудан баш тартмаганы өчен Ринат Иделбаев исемле мөселманның менә инде 3 ел «Мичкә» («Бочка») дигән урында ябылып торуын ишетеп ала.

«Күпләр ПФРСИда намазны сиздермичә утырып укый», – ди Имаев. «Мичкә»дән ачык һавага көненә бер сәгатькә генә алып чыгулары һәм анда шартларның үтә дә кырыс булуы турында яза ул.

НАРКОМАНИЯДӘН ДӘВАЛАРГА ҖЫЕНДЫЛАР

2016нчы елның 12нче апрелендә Алтай краеның Калманский район суды яңа карар чыгара. Аны төрмә таләпләрен үтәмәүдә гаеплиләр һәм колония-утырмадан гадәти төрмәгә күчерәләр. Көтмәгәндә ике көн эчендә дәвалау-төзәтү урынына (ЛИУ – лечебно-исправительное учреждение) җибәрәләр.

«Монда наркоманнар һәм ВИЧлы тоткыннар ябылган. Алар арасында «үтә-каты шартларда» тотылганнар да бар. Билгеле булганча, биредә төрле медицина ысуллары кулланып хәтта «блатной»ларның да «рухларын сындыралар». Туганнарым мине югалтып, шау-шу күтәргәнгә һәм мине басым астында наркоманиядән дәваларга җыенулары турында белдереп төрле оешмаларга шикаять язганга гына кире ИК-5кә кайтардылар», – дип яза Имаев.

ТОТКЫННАР БАШ КҮТӘРМӘСӘ, МӘЧЕТ ТӘ ТӨЗЕЛМӘС ИДЕ

Хәзер утыра торган төрмәдә Имаев мөселманнарга намаз укырга рөхсәт ителгәнлеген һәм мәчет төзелә башлаганлыгын да яза. Тоткыннар 2015нче елның 9нчы маенда баш күтәрмәсә һәм өелешеп сугышуда күпләгән мөселман катнашмаса, болар мөмкин хәл булмас иде, дип белдерә Илмир ага. Бу ризасызлык гамәлендә катнашкан күпләгән мөселманнарны Алтай өлкәсенең башка төрмәләренә таратканнар һәм шулай ук кайберләрен кырыс шартлы «Мичкә»гә дә җибәргәннәр.

«Төрмәләр системасы Русия гражданнарының хокуклары ничек бозылганны белә алмаслык ябык итеп эшләнгән. Төрмәдән язарга да куркалар – чөнки бу куркыныч, мөгаен», – дип тәмамлый үзенең хатын Имаев.

Наил АЛАН

«Төркия-Татарстан хезмәттәшлеге өчен вакыт югалту елы булды»

28нче октябрьдә Казанда Төркия республикасының 93 еллыгына багышланган аш мәҗлесе үтте. Кунаклар Русия-Төркия арасындагы хәрби очкыч кризисына карата үз фикерләрен белдереп, аны авыр кичерүләрен җиткерде.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач үз чыгышын, гадәттәгечә, татар телендә ясады. Дилмач, 29нчы октябрьнең төрек дипломатиясе өчен яңа ел булып саналуын әйтте.

«Бу көнне без узган елга исәп-хисап ясап, киләчәккә планнар корабыз. Әлеге яктан караганда, узган ел Төркия-Русия мөнәсәбәтләрендә һәм бу кысаларда Төркия-Татарстан хезмәттәшлеге өчен вакыт югалту елы булды. Ике ил арасындагы багланышларның хәзер яңара башлавы безне юата һәм киләчәккә өмет бирә. Бу кризис вакытында Төркия белән Татарстан арасындагы туганлык җепләре зыян күрмәде һәм хезмәттәшлегебезнең нигезе сакланып калды. Без киләсе елларда барлык өлкәдә элемтәләребезне үстерергә телибез», – дип белдерде баш консул.

Төркия-Русия арасындагы хәрби очкыч кризисы татарларга ничек тәэсир иткән, алар бу кризис хакында ни уйлый? «Азатлык» әлеге сораулар белән кичәгә килгән кунакларга мөрәҗәгать итте.

Фатих СИБАГАТУЛЛИН, Дәүләт Думасы депутаты:

– Мин ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең кабат үз җаена кайтачагына ышандым. Чикне чыккач алар ул очкычны бәреп төшергәннәр икән, монда Төркияне генә гаепләп тә булмый. Димәк, аларга шулай кушылган. Бу вакыйганы юкка зурдан әйләндереп алдылар. Мин моны Владимир Владимировичка (Путин) дөрес итеп аңлатып җиткермәгәннәр, дип саныйм.

Дамир ИСХАКОВ, тарихчы-галим:

Билгеле, бу кризис татарлар тарафыннан һәм минем тарафымнан бик авыр кичерелде. Чөнки без элек-электән төрекләр белән дус яшәгән халык. Соңгы вакытта мөнәсәбәтләр бигрәк тә яхшырган иде. Бу кризис килеп чыккач, татар халкы Мәскәү алып барган сәясәтне бер дә күтәреп алмады. Минем уйлавымча, алга таба Төркия-Русия мөнәсәбәтләре тагын да яхшырырга тиеш. Чөнки аның өчен җирлек бар. Мин Татарстан белән төрек җәмгыятенең якынаюына бигрәк тә өмет итәм. Чөнки без иң авыр вакытта да төрекләр белән элемтәләрне өзмәдек. Вәзгыять тагын да яхшыра башлагач, безгә моны күтәреп алырга гына кирәк, дип уйлыйм мин.

Райнур ШАКИР

Мөхәммәтшин: «Яңа шартнамәгә Мәскәүдән күбрәк вәкаләтләр сорарга исәп бар»

1нче ноябрь көнне «Ватаным Татарстан» редакциясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән укучылар арасында турыдан-туры элемтә узды. Әңгәмә вакытында федераль үзәк белән төзеләчәк яңа шартнамәгә кагылышлы сораулар да бирелде.

«2017нче елда Татарстан белән Русия хакимиятләре арасында вәкаләтләр бүлешү хакында шартнамәнең вакыты чыга. Республика өчен бу – бик мөһим документ. Шартнамә озайтылачакмы, әллә яңасы имзаланачакмы? Татарстан берникадәр үзенә күбрәк вәкаләтләр ала аламы? Әйтик, яңа шартнамә нигезендә Татарстанга мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләрне федераль үзәктән тыш хәл итү мөмкинлекләре караламы?» – дигән сорау яңгырады.

Фәрит Мөхәмәмтшин шартнамәне саклап калырга исәп бар, 2017нче елда аны кабул итү юнәлешендә бергәләп эшли башлыйбыз, дип җавап бирде:

«Тик ничек булыр, билгесез. Аны яңадан ун елга яңартуны теләүчеләр күп түгел. Без шартнамәнең кирәклеген һәм безгә ярдәм итүен әйтеп киләбез. Ни өчен дигәндә, узган 25 ел эчендә республикада халык та тынычланды, федераль үзәк белән дә канун нигезендә килешеп эшләдек», – диде ул.

Яңа вәкаләтләр алуга килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин моңа да исәп бар, дип белдерде. «Милли мәгариф мәсьәләсен дә күтәрергә, яңа вәкаләтләр алу турында да уйлыйбыз. Республикада ике дәүләт теле, шуңа күрә дәресләр дә, уку-укыту мәсьәләләре дә ике телдә алып барылырга тиеш, дигән фикердә торабыз. Халык та моны хуплый. Мәскәү белән уртак тел табарбыз», – дип ышандыра парламент рәисе.

Комментарии