Чаллыда татарлыкны яклап җыен узды

Чаллыда татарлыкны яклап җыен узды

«Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Чаллы ТИҮ әгъзалары катнашында татар телен һәм милли хәрәкәт башында торучыларны яклап урам җыены оештырылды. Җыен Чаллыда урыс милли-мәдәни мохтариятен төзүгә юнәлгән җыелышка санаулы көннәр калганда үтте.

Урам җыенын уздыруга берничә сәбәп этәргеч биргәндер. Беренчедән, Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповка, БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллинга карата җинаять эше ачылган. Алар быелның 30 апрелендә татар телен яклап, Чаллыда узган урам җыенында катнашуда, хокук бозуда гаепләнә.

Икенчедән, 4 ноябрьдә Чаллыда урыс милли-мәдәни мохтарияте төзүгә юнәлгән зур җыен уздыру күздә тотыла. Өченчедән, татар теленә куркыныч яный, дигән сүзләр торган саен ешрак ишетелә. Җыенда күтәрелгән шигарьләр дә шушы вазгыять белән бәйле. Пикетта Чаллыда урыс мохтарияте төзүгә каршы булган фикерләр зур урын алмады. Шулай да, «4 ноябрьдә урыс фашизмына юл куелмас», – дигән шигарь күтәрелә. Әмма җыенда катнашкан Зиннур Әһлиуллин урыс мохтариятен кирәкле, файдалы гамәл булыр иде, дип кабул итә.

«Мохтарият төзү турындагы кәгазь-документларны әле күрмәдем. Күргәннән соң бәя бирергә була. Әгәр урыслар нормаль мохтарият төзи икән, бу матур күренеш. Без урыс белән бергә булсак, йотылып бетәбез. Алар аерылса, татарга ниндидер мөмкинлек калачак.

​​Әлеге урам җыенында хокук саклаучылар да байтак була. Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов әйтүенчә, соңгы чарага карата әлегә бернинди дәгъва белдерелмәгән.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Кавказ тотрыксызлыгының җеп очы – Мәскәүдә

Төньяк Кавказда иминрәк саналган Ингушетиядә дә кешеләр югала, куәт структуралары тыныч халыкка карата рәхимсез кылана. Егетләрнең кулларына корал алуында Ингушетия башлыгы Евкуров ата-аналарны гаепләсә, хокук яклаучылар исә, хәрбиләрнең миһербансызлыгы аларны шул юлга этәрә, ди.

Ингушетия башкаласы Назрань үзәге базар һәм автостанция тирәсе белән чагыштырганда, күпкә ыгы-зыгылы, хаос та күбрәк. Мака Пошева май аенда нәкъ шунда үзенең улы Русланны соңгы мәртәбә күрә. Улы аны машинасыннан эше янында төшереп калдырган. Биткаплагычлар кигән, кулларына автоматлар тоткан кешеләр аннан соң Русланның машинасын туктата. Бу хәлне күрүчеләр Пошевага улын микроавтобуска мәҗбүри төртеп кертеп, утыртып алып китүләрен сөйләгән. «Мин менә дүрт ай инде аны тоткарларга бернинди сәбәп юклыгы турында уйлап утырам. Кечкенәдән бик тәртипле малай иде. Беркайчан да алдамады һәм урламады. Кешеләргә аның бер ягы гына ошамаска мөмкин, ул бик диндар иде», – ди Пошева.

Русланның ике кечкенә баласы бар һәм ул суд приставы булып эшләгән. Пошева сүзләренчә, әгәр ул җинаять кылган булса, аны хөкем итәр өчен кануннар бар. «Әгәр чыннан да гаепле икән, аны җәзага тартсыннар, әмма аның кайда булуын, исәнме-юкмы икәнен әйтсеннәр. Минем бары тик шуны гына беләсем килә», – ди ул.

Мондый хәлләр Ингушетиянең көндәлек тормышы өчен гадәти күренеш булса да, бу төбәк Төньяк Кавказдагы башка республикалардан аерылып тора. Кремль Юнысбәк Евкуровны монда башлык итеп билгеләгәч, көч куллану соңгы өч елда кими төште. Аңа кадәр булган башлыклар вакытында ришвәтчелек үскәнгә һәм хакимият халык өчен кыл кыймылдатырга теләмәгәнгә күп кеше катнашкан протест чараларына да китергән иде. Русиянең элекке хәрби офицеры Евкуров 1999 елда Косовода Приштина һава аланын штурмлауда катнашкан кеше. Ул, хәзер минем максатым – түрәләргә «барысы да халык өчен эшләнгәнлеген» аңлату, ди. «Хәзер барсын да эшләп бетереп булмаганны халык аңласын иде. Без проблемалар күпкә кимрәк булсын өчен тырышабыз», ди Евкуров.

Евкуров ришвәткә баткан, иминлек көчләре басып алган төбәктә үзгә бер шәхес булып тора. Ул аларның террорга каршы операцияләрен киметергә тырыша, мәктәпләр төзелешен алга сөрә, хокук яклаучылар һәм гади кешеләр белән дә аралаша.

​​Евкуров солдатларның гадәттәгечә вәкаләтләре кысаларыннан чыгуларын таный. Шул ук вакытта ата-аналарны да гаепли. Ул, кораллы сугышчыларга каршы операцияләр вакытында егетләр тоткарлана икән, алар өчен ата-аналар җаваплы, ди. «Һәр булган очракка ата-аналар «без белмәдек, без күрмәдек» ди. Менә монда сәгать 11гә киләчәкләр, мин алардан сезнең балаларыгыз – 30-40 кеше урман кырыена җыелганны белдегезме, дип сорасам, алар «юк белмәдек» диячәк», ди Евкуров.

«Мемориал» хокук яклау үзәге вәкиле Әбүбәкер Цечаев сүзләренчә, Пошеваның улы Руслан кебек күпләр, кораллы сугышчылар турында нәрсә дә булса белә, дип шикләнүгә үк юкка чыга. «Кешедән шикләнсәләр, икенче көнне үк аны юк итәргә, йортын яндырырга мөмкиннәр. Әгәр аларның дәлилләре булса, аны суд аша хәл итәр иделәр», ди Цечаев.

Евкуров террорга каршы һәр операцияне хуплый. Цечаев исә тентүләр һәм кулга алулар кимүгә карамастан, бу гамәлләрнең элеккечә үк көч кулланып һәм миһербансыз рәвештә башкарылуын әйтә.

«Мемориал»ның икенче бер вәкиле Әхмәт Бараһоев, Евкуров көчсез булганга әлеге проблемалар туа, дип белдерә. «Кавказдагы хәлләргә Евкуров һәм республика җитәкчелеге дә йогынты ясый алмый. Күп гамәлләрне Евкуровка һәм башка берәүләргә дә буйсынмаган куәт структуралары кыла», ди Бараһоев.

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, төбәктәге тотрыксызлык Мәскәү Кремле файдасына, чөнки Кремль бу төбәктә сәясәт алып барганда иминлек хезмәтләренә таяна, ә алар нәрсә тели – шуны эшли. Тәнкыйтьчеләрнең кайберләре исә, аларның кыланмышлары яшьләрне үз-үзләрен саклау һәм үч алу өчен кулларына корал тотарга мәҗбүр итте, ди.

Чыннан да, урамнарда вазгыять киеренке. Әмма бу хәлгә анда яшәүчеләр күнеккән инде. Марина, булачак табиб, әлегә югары уку йортында белем ала. Аның сүзләренчә, атышларга да, шартлауларга да кешеләр тора бара ияләшә.

Назраньнан көнбатышка таба Малгобек дип аталган шәһәр бар. Ул төбәктәге иминрәк калаларның берсе дип санала. Шулай булуга карамастан, әле күптән түгел генә иминлек көчләре, «һөҗүмгә әзерләнгән кораллы сугышчылар иде» дип, анда алты ир-атны кулга алды. Евкуров бу террорга каршы дип аталган операциядә корбаннар булмаганга, аны югары бәяләде. Әмма күрше авылдагы исемен белдерергә теләмәгән бер хатын-кыз ул көнне битлектәге хәрби кием кигән 100гә якын кешенең аларга бәреп керүен әйтә. «Алар ишекләрне җимереп бәреп керде, безгә янады. Сез җинаятьчене качырып ятасыз, дип әйттеләр. Безне мыскылладылар, без бик курыктык», ди ул.

Бу хәлләрне үз күзләре белән күргән өлкән яшьтәге ханым солдатларга бу гамәлләре өче шикаять итәбез дип белдергәч, араларыннан берәү: «Авызыңны яп картлач, без монда ни телибез – шуны эшлибез!» дип әйткән.

Наил АЛАН.

7 миллиардка җиттек

Җиде миллиардынчы бала Петр Николаев әнисе белән

31 октябрьдә унике тулып ике минутта Русиянең Калининград шәһәрендә Җирдә җиде миллиардынчы бала дөньяга аваз салды. Бу турыда Берләшкән милләтләр оешмасында белдерделәр. Баланың исеме – Петр Николаев, буе 50 см, авырлыгы – 3 кг 600 гр.

Әлеге вакытта Русия халык саны ягыннан дөнья күләмендә 9нчы урында тора.

Берләшкән Милләтләр оешмасы юбилей баласын «сәяси кулайлык» күзлегеннән чыгып билгели. Әйтик, 6 миллиардынчы бала 1999 елның 12 октябрендә туган иде. БМОның ул чактагы генераль секретаре Кофи Аннан бу вакыйга өчен иң кулай урын дип Сараевоны сайлады. Янәсе, дистә елга якын сугыштан соң, бу вакыйга Балканда төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында татулык булдырырга ярдәм итәчәк. Шулай итеп, Аднан Мевич дөньяның 6 миллиардынчы кешесе дип аталды. Бүген аңа инде 12 яшь, ул Босния башкаласы Сараево янындагы Високо шәһәрендә яши.

Тырыш, юмарт күңелле гади генә бер малай. Башка балалар шикелле үк, мәктәптә алган билгеләре өчен борчыла, шактый яхшы укыса да, тагын да яхшырак укырга тели. «Мәктәптә гел бишлегә укыйм. Инглиз теленнән генә дүртлем бар. Иң яраткан дәресләрем – физкультура, тарих һәм география. Шулай да, мин тагын да яхшырак укырга тиешмен», – ди Аднан.

Аднан 1999 елның 12 октябрендә төн уртасыннан соң ике минут узгач туды. Оешманың ул чактагы генераль секретаре Кофи Аннан, Сараево хастаханәсенә махсус барып, яңа туган баланы кулына алып рәсемгә төште.

Аднанның әнисе Фатима ханым баласын шактый авыр тапса да, ул көнен «бик бәхетле» көн дип искә ала.

«Aның тууына мин бик шатландым. Ә инде ул дөньяда 6 миллиардынчы бала дип килеп әйткәч, тагын да ныграк куандым», ди ул. Ләкин шуннан соң гаиләгә авырлыклар килә. Кайчандыр тукыма ширкәтендә эшләгән Фатима ханым 1992-95 еллардагы Босния сугышыннан соң эшен югалта һәм икътисады туктап калган Високо төбәгендә башка эш таба алмый. Аның ире, Ясминко, яман шеш белән авырый һәм үзенең оператор эшен дәвам итә алмый. Сараевоның шәһәр идарәсе, Аднанның 6 миллиардынчы бала булуын искә алып, бу гаиләгә аена 140 доллар стипендия түли. Ләкин бу акча тулысынча диярлек көндәлек тормыш итүгә һәм Аднанның әтисенең даруларына китеп бара.

​​Аднан һәм аның әти-әнисе Високодагы кечкенә генә фатирда бер бүлмәдә йоклыйлар. Аднанга футбол мәктәбенә йөрерлек акча да юнәтә алмыйлар. Улының туган көнендә төшкән фотоларны һәм дөнья күргән мәкаләләрне актарып, Фатима ханым Босния хөкүмәте һәм халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан онытылган итеп хис итүен сөйли. Фатиманың иң курыкканы – улы каты авырып китсә, аңа ярдәм итәрлек хәлдә булмавы. Бу турыда сөйләгәндә, аның күзләреннән яшьләр чыга. «Өч ел элек Сараевода педиатрия үзәге ачылганда, улымны анда хөрмәтле кунак итеп чакырдылар. Ләкин ул үзәктә дәвалану безнең хәлдән килә торган эш түгел. Ярый әле ул әлегә сау-сәламәт, Аллага шөкер. Бердәнбер проблема – табиблар аның йөрәгендә бер кечкенә генә тишек таптылар», ди Фатима.

Аднан һәм аның гаиләсенең хәле дөньядагы халыкның арта баруы уңаеннан туган борчуларны да чагылдыра. БМО хәерче һәм үсеп килүче илләрдә «демографик шартлау» куркынычы турында кисәтүне дә максат итеп куйган иде. Дөньяда һәр секунд саен якынча өч сабый туып тора. 12 ел эчендә дөньядагы халык саны тагын бер миллиардка арткан. 2050 елга бу сан 9.3 миллиардка җитәр дип көтелә, үсешнең 97%ы хәерче илләргә туры киләчәк. Дөньяда халык саны һәм гомер озынлыгы арта барган мәлдә, демография белгечләре халыкка азык-төлек вә торак җиткерүдә зур авырлыклар туачагы турында кисәтә.

Ләкин бу глобаль мәсьәләләр Аднанны әлегә борчымый, аның үз борчулары бар. Аның хыялы – әтисе белән балыкка бару. «Моның өчен безнең гаиләгә әз генә ярдәм итсеннәр иде», ди ул. «Башта минем әтиемә дәваланырга ярдәм итсеннәр иде, аннары миңа. Теләгем шул гына», ди дөньяның 6 миллиардынчы кешесе Аднан Мевич.

Али ГЫЙЛЬМИ.

Чаллыда татарлыкны яклап җыен узды , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии