«Чын язучы ул һәрвакыт оппозициядә»

«Чын язучы ул һәрвакыт оппозициядә»

27нче сентябрьдә Татарстан язучылар берлеге 85 еллык юбилеен билгеләде. Чарада 400ләп кунак катнашты.

Рәсми затлардан тантанага Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде, рәсми бүләкләр, берлек коллективына Татарстан Президентының рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук мәдәният министры Ирада Әюпова, «Яңа гасыр» телеканалы җитәкчесе Илшат Әминов күренде.

Мөхәммәтшин үзенең чыгышында язучыларга гонорарны арттыру мәсьәләсен дә күтәрде. Аның бу фикеренә залдан алкышлар яңгырады:

– Фәүзия Бәйрәмова, Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнулллин, Ренат Харис, Разил Вәлиев парламентаризм үсешенә зур өлеш керттеләр. Халкыбыз өчен мөһим документлар, кануннар, карарлар кабул ителгәндә актив катнаштылар. Хәзерге депутат Ркаил Зәйдулла аларның эшен дәвам итәр дип ышанам, өметем зур. Депутат тамгасын бүген такмаган, аның белән бу мәсьәләдә Дәүләт шурасында аңлашырбыз. Шуны әйтергә кирәк, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен әсәрләр аша халыкка җиткерүдә зур эшләр башкарыла. Үзебезнең әдәби мирасыбыз башка телләргә дә тәрҗемә ителеп халкыбызны дөнья күләмендә таныту юнәлешендәге эшне көчәйтәсе иде. Республика күләмендә гонорар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Язучыларның ул төп кереме.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгышында Тургеневның «Муму» әсәрен телгә алды. Телне югалтсак, без дә шул хәлдә калабыз дип кисәтте:

– Теле булмаган халык Мумуга әйләнә. Мумуга әйләнгән халык эт батыра. Без әле эт батырырга җыенмыйбыз. Без телебезне коткару, телебезне яшәтү өлкәсендә һәрвакыт эшләргә тиешбез. Соңгы сулышыбызны алган чагында да, безнең баш очыбызда үзебезнең бабаларыбыз телендә ясин чыгучы булырга тиеш. Без киләчәк буынны шундый итеп тәрбияләргә тиешбез.

Чыгыш ясаган һәрбер кунак авыр заманда бердәмлеккә чакырды. Язучылар арасында берлек эшеннән канәгать булучылар да, күбрәк юбилейлар үткәрү, кабер ташлары кую белән шөгыльләнгән оешмадан сәяси активлык көтүчеләр дә бар.

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов язучылар, гомумән, сәясәттән читтә, дип саный:

– Аны яшереп торасы юк, безнең язучылар сәясәттән читтә. Мәсәлән, яңа гына фаҗига булды: удмурд галиме Альберт Разин үзен яндырып үтерде. Ул бит удмурт өчен генә түгел, татар өчен дә, башкорт өчен дә, телсез калган барлык милләтләр өчен үзен корбан итте. Аңа, әлбәттә, Язучылар берлеге берәр сүз әйтергә тиеш иде. Без дәшми генә үткәрдек. Үз фикерең бар икән, син оппозициядә, сине яратмыйлар. Үзеңне яратсыннар, орден-медальләр бирсеннәр өчен йөрисең икән, әлбәттә, дәшмисең. Аннары кыю әсәрләр юк. Ул булыр-булмас мәхәббәт, бер-берсен табыша алмый торган суган әкияте белән әдәбият булды, бай яши, дип сөйлиләр инде. Шуның ише җырлар белән тулды әдәбият. Сайлаулар үтте. Ул сайлауларның дөрес түгел икәнлеген иң надан кеше дә аңлады. Ләкин аңа дәшүче кеше юк. Берәү дә дәшми. Без ялганга күнегеп беттек. Язучы күнегергә тиеш түгел. Язучы җитәкченең кубызына биергә тиеш түгел. Чын язучы ул һәрвакыт оппозициядәге кеше.

Милләтне яклаган, милләт өчен янган, көйгән әсәрләр юк. Урысча яза торган кешеләрне күтәрә башладылар. Берсе дә, болар үзенең туган телен, әти-әнисен саткан кешеләр дип язып чыкмый. Берсе дә дәшми. Рәхәт, дус яшибез. Шулай дус яши-яши милләт буларак юкка чыгып барабыз. Матбугатта язмасалар да, катнаш никахларның күләме 47 процентка җитте. Кычкырмыйлар, яшерәләр, ЗАГС җитәкчесен алмаштыруга хәтле барып җиттеләр. Ә без дус яшәп, Иван белән кочаклашып үлеп барабыз, диде Вахит Имамов.

Гәрәй Рәхим, берлек әгъзаларының бер өлеше сәясәттән беркайчан да ерак булмады һәм бүгенге иң авыр вазгыятьтә алар бик актив эш алып бара дигән фикердә:

– Язучылар радио-телевидениедә, матбугатта чыгыш ясыйлар, милләтебез, телебез язмышын кайгырталар һәм тәкъдимнәр белән чыгалар. Әлбәттә, алар моны үз белдеге белән эшли. Берлек аларга аны эшлә, моны эшлә дип күрсәтмә бирә алмый. Совет заманында исә җыелышларда андый тәкъдимнәр яңгырый иде. Заман үзгәрде, берлек андый вәкаләтләрен югалтты. Әйе, юбилейлар даими үтә. Чөнки язучылар күп. Юбилейларга багышланган чараларда татар әдәбияты, матбугаты, проблемалы мәсьәләләр гел күтәрелә, – ди ул.

Рабит Батулла, берлекнең сәяси хәлләргә мөнәсәбәтен белдермәүгә гаҗәпләнми. Аның әйтүенчә, татар, гомумән, таркау халык:

– Ул таркатылган, таратылган. 500 ел буена үз иркеңдә яши алмагансың икән инде, рухта, холыкта үзгәреш барлыкка килә, шуңа күп кеше битараф. Аналарның мәктәпләрне урысчага күчерергә тырышуыннан ук милләтнең бетүгә таба барганы күренеп тора. Аны ничек туктатырга, мин юлларын әйтә алмыйм. Ләкин бер-бер нәрсә килеп чыкса, өстә үзгәрешләр булса гына өмет булырга мөмкин. Без татарлар гына түгел, бөтен төрки халыклар, Кавказ халыклары мөшкел хәлдә. Татарларның Русиядә урыстан кала иң зур милләт булуын искә алсак, без бик пассив. Маңкортлыкка китереп җиткерелгән димәк. Аннары татар үзе шулай тели, диләр. Гәрчә, шушы хәлгә җиткерелгән булсак та. Илдә милли сәясәт дөрес бармый.

Берлекнең элеккеге рәисләренең берсе, галим Фоат Галимуллин әйтүенчә, күп мәсьәләләр хәл ителә, әмма эшлисе эшләр дә күп:

– Берлекнең эше – ул җанлы хәрәкәт. Мәсәлән, моннан 10-15 ел элек берлек җитәкчесе булып эшләгән чактагы бурычларның күбесе хәл ителде. Ул вакытта иң зур гауга – берлек кирәкме, юкмы дигән сорау тирәсендә иде. Хәзер инде моның кирәклеге расланды. Безгә оешмада бергә булырга, бердәм булырга кирәк. Әгәр ялгыз булсак, безгә бик кыен булачак. Ярый әле берлегебез бар. Шунда киләбез, сөйләшәбез, бурычларны тикшерәбез һәм югары органнар алдында үзебезнең сорауларны куя алабыз. Русиянең башка төбәкләрендә, Башкортстаннан кала, китап чыгару мәсьәләсе бик мөшкел хәлдә. Без бу яктан һич кенә дә зарлана алмыйбыз. Ел саен Татарстан китап нәшрияты безнең әсәрләребездән план төзи һәм шул планны үтәп бара һәм күпмедер гонорар да түләнә. Бу эшне алга таба камилләштерергә кирәктер, бу турыда уйлыйбыз. Икенче борчыган проблема: гәҗит-журналларның тиражлары бик кечкенә. Безнең язучыларның сүзе вакытлы матбугат аркылы бик тә тар даирәгә барып җитә. Бу мәсьәләне ничектер хәл итәсебез бар. Язучы сүзе алдан барырга тиеш һәм ул шулай да. Безгә бердәм булырга, мин монда үзара гына түгел, башка республикалар язучылары белән дә элемтәләр ныгытуны күз уңында тотам. Бүген иң борчыганы – телебез. Ул булмаса, язуыбыз нигә кирәк? Күптән түгел тел өчен көрәшеп тә файда булмагач, каһарман Альберт Разин үз-үзен һәлак итте. Бу шулкадәр сискәндерде. Ә Мәскәүдәге профессор, милли мәсьәләләр буенча төп белгеч Валерий Тишков бу фаҗигага карата җавап мәкаләсендә, халыкның теле бетеп кенә, ул милләт булудан туктамый, диде. Менә күрәсез, нинди карашта торучылар бар.

Тел галиме Хатыйп Миңнегуловтан сораштык.

– Татар әдәбиятының шушы 85 елда ниндидер уңышлары бар икән, телибезме, теләмибезме берлекнең уңышын танырга тиеш булабыз. Безнең берлекнең җитәкчеләре үзебезгә генә түгел башка халыкларга да мәгълүм. Бик кыен вакытта яшибез. Ул тел мәсьәләсе дә, милли мәгариф, мәдәният тә. Хәзер безгә бердәм булып, милли мәнфәгатьләрне кайгырту, аның өчен көрәшче булу кирәк. Принципиаль позициядә торып үз сүзебезне җиткерү кирәк. Үзебез генә түгел, безнең халыкны шуңа әзерләү, ата-аналарны әзерләүгә керешергә кирәк. Аллага тапшырдык дип яшәсәк, уңайсыз хәлдә калырбыз. Бу мәсьәләдә үзебезгә генә авыр, башка милли республикалар һәм төрки дөнья белән бәйләнешләрне ныгыту мөһим. Бәйрәмгә Мәскәү кунаклары да килгән. Урыс язучылары да бит безгә таяныч була ала. Тоткарланган татар егетләре мәсьәләсенә килгәндә, гаепсезләр икән, без әлбәттә үз мөнәсәбәтебезне белгертергә тиеш. Аларны якларга кирәк, мин шулай уйлыйм, – диде ул.

Икътисадчы Гуриев: якын киләчәктә Русиядә үзгәрешләр булмый калмаячак

Чит илдә яшәүче Русия икътисадчысы, Русия икътисад мәктәбенең элекке ректоры, Европаның реконструкция һәм үсеш банкының элекке баш икътисадчысы Сергей Гуриев якын унъеллыкта Русиядә үзгәрешләрдән качып булмаячак, дип саный. Бу хакта ул журналист Юрий Дудька биргән интервьюда әйтте.

Икътисадчы сүзләренчә, Русия икътисады торгынлыкта, ә кешеләрнең реаль керемнәре кими.

Гуриев фикеренчә, системалы икътисад кризисы, халыкның хакимияткә ышаныч дәрәҗәсе кимү һәм нефть бәясенең төшү ихтималы сәяси кризиска китерергә мөмкин. «Демократик булмаган лидерлар хакимияттә озаграк калган саен, бу аларның үзләренә дә куркынычрак була бара», ди Гуриев Президент Владимир Путин турында.

Сергей Гуриев 2013нче елда үзенең Русиядән китү сәбәпләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Путин даирәсендәге кешеләр аны кулга алу турында кисәткән. Икенче көнне үк ул Парижга китә. Гуриев сүзләренчә, хакимиятләрнең аның «ЮКОС» эшенә карата фикере, Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондына ярдәм итүе һәм хакимиятләрнең сәясәтен тәнкыйтьләп ясаган чыгышларыннан канәгать булмаган.

Русия Президенты Владимир Путин элегрәк Гуриевка Русиянең дәгъвалары юк, икътисадчы илгә кайтса, ул шат булачак, дип белдергән иде.

Европаның реконструкция һәм үсеш банкындагы вазифасыннан киткәч тә, Гуриев әлегә Русиягә кайтырга җыенмавын, чөнки анда үзен тыныч хис итә алмаячагы турында да сөйли. Ул хәзер Парижда яши һәм эшли. Аның сүзләренчә, ул «Русияне чәчәк атучы тыныч демократик илгә әйләндерергә теләүчеләргә» ярдәм итәчәк. Андый сәясәтчеләрнең исемнәрен ул атамый. Элек ул Алексей Навальныйның сәяси программасын төзүдә катнашкан иде.

«Агора»: хакимиятне мыскыл итү турында эшләрнең күпчелеге Путинны тәнкыйтьләү белән бәйле

Русиядә хакимият символларын хөрмәт итмәү турында канунның ярты ел эшләү дәверендә 45 эш ачылган. Аларның 60лап проценты президент Владимир Путинга каршы сүзләргә бәйле.

Башка эшләр полиция һәм махсус хезмәтләргә, түрәләргә, хөкемдарларга, «Бердәм Русия» фиркасенә карата әйтелгән сүзләргә кагыла. Бу хакта «Агора» халыкара хокук яклау оешмасы хисабында белдерелә.

Канун эшләү дәверендә җәмгысе 845 мең сумлык 28 штраф салынган. Штрафларның 78 проценты Путин турында сүзләр белән бәйле. 11 очракта канунны бозуда шикләнелүчеләр үз гаепләрен таныган, 17 эш туктатылган. Хокук яклаучылар Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә тугыз шикаять җибәргән.

Архангельск өлкәсе, Кузбасс һәм Красноярск крайларыннан җавапка тартылучылар күбрәк булган.

29нчы мартта «фейк» яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында кануннар гамәлгә керде.

Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнәчәк. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.

«Абзый, шигырьне укый алмыйбыз, анда сәясәт бар»

Чаллының «Күңел» радиосы Альберт Разин турындагы «Удмурт яна» шигырен яңгыратудан баш тарткан.

Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәте активисты Анурбәк Гобәйдуллин оныгы Ләйсән ярдәме белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Альберт Разинга багышлап язган «Удмурт яна…» шигырен Чаллыдагы «Күңел» радиосында яңгыратуларын сорап мөрәҗәгать итә. Акчасын да җибәрәләр. Әмма «Күңел» радиосы хезмәткәрләре шигырьне эфирга чыгарудан баш тарталар.

«Картлык көнемдә җырларга исем китми башлады. Күбесе тозсыз. Ә менә нигәдер чын шигырьләргә мөкиббән китә башладым. Авторлары күп. Менә соңгы вакытта Роберт Миңнуллинның Альберт Разин турындагы көн кадагына суккан «Удмурт яна…» шигырен укып тетрәндем. Күзләр начар күрә, шуңа көчкә укып чыктым. Мәгънәле шигырь, шушы фаҗига хакындагы шигырьне тагын бер тапкыр иркенләп радиодан тыңлыйм әле дип, оныгым Ләйсән белән СМС аша хат юлладык, акча күчердек. Шушы шигырьне башкалар да тыңлап гыйбрәт алсын, дигән уйлар да бар иде», – ди Гобәйдуллин.

Ләкин якынча иртәнге сигезләрдә яңгырарга тиешле шигырь эфирга чыкмый. Радио алып баручысы «Сәгать уннардан соң тыңлагыз», – дигән хәбәр сала.

«Инде сәгать уннан соң «Күңел» радиосы алып баручысы Алмаз: «Абзый, шигырьне укый алмыйбыз, анда сәясәт бар», – дип телефонга язып җибәрде. Алып баручыда цензура булганмы, кемнәрдер белән киңәшкәнме, әмма бу шигырьне чыгармадылар. Шундый заманнар килде, Татарстанда татар халкы дияргә ярамый башлады. Безне Татарстан халкына әйләндерделәр. Мин инде зиратка чиратка баскан кеше. Әмма шушындый күренешләргә, татарның упкынга баруына бөтен җаным, бөтен тәнем әрни, борчылам», – ди Гобәйдуллин.

Анурбәк Гобәйдуллин бик начар күрә. Ул Роберт Миңнуллин шигырен өстән-өстән генә укып чыга алган. Шуңа ул радиоларда түләүле хезмәтләрдән файдаланып җырлар һәм шигырьләр тыңлый.

Ул шулай ук моннан берничә ел элек бертуган Нәфис һәм Рәфис Кашаповларның туган көннәрендә «Күңел» радиосыннан җыр тапшыру өчен акча түләгән һәм Габделфәт Сафин башкаруында җыр бирүне сораган.

«Гариза һәм акча кабул итүче шушы сүзләрдән соң кемдер янына кереп чыкты да, абый, бу җырда мөстәкыйльлек турында да сүзләр бар икән, бирә алмыйбыз», – дип белдерде. Матбугаты куркак булган халыкта алгарышка бернинди дә өмет юк», – ди Анурбәк Гобәйдуллин.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии