«Безнең гәҗит»сез калмыйк!

«Безнең гәҗит»сез калмыйк!

«Безнең гәҗит»не яздырып, яратып укучы хөрмәтле дусларым! Матбугатка язылу бара. Бүгенге 12 меңнән артык укучыбызның газетага алдан ук язылып куюларына иманым камил. Шулай булмый мөмкин дә түгел, бары тик «Безнең гәҗит» кенә әбүнәчеләре фикерен алга куя – газета тулысы белән диярлек укучыларның язмаларыннан тора. Татар халкының үсеш стратегиясе, Татар гаме, аның уй-фикерләре, теләкләре, мәгариф, милли тәрбия, телебез язмышы, түрәләр белән гадиләр арасындагы тигезсезлек, төссез сабантуйлар, аянычлы ачы язмышлар баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов һәм редакция хезмәткәрләренең күз уңында. Әйдәгез, хөрмәтле 12 мең әбүнәчебез, һәрберебез янә бер милләттәшебезне – туганыбызны, дустыбызны, күршебезне, хезмәттәшебезне алдагы яртыеллыкка «Безнең гәҗит»кә язылырга өндик, милләтпәрвәрләребезнең санын бермә-бер арттырыйк, милли матбугатыбызны инкыйраздан саклауга үз өлешебезне кертик! Ихлас ихтирам хисләре юллап, якты өметләр белән,

Рамазан КӘБИРОВ,

Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге әдәби премия иясе

Редакциядән: укучыбызның безнең өчен борчылуы, безне хөрмәтләве, күңелләребезгә «сары май» булып ягылды. Алга таба да үз сүзебезне, дөреслекне бәян итәргә курыкмыйча, кыю һәм туры сүзле басма булып калырбыз, ышанычыгызны акларбыз, дип өметләнәм. Без күп булсак, көчле дә булачакбыз, безнең белән хисаплашачаклар, безне ишетәчәкләр, димәк, дөреслекне табу да җиңеләячәк.

Шул ук вакытта ГАЗЕТАЛАРЫБЫЗГА ЯЗЫЛУ АРЗАНАЯЧАГЫН ДА ХӘБӘР ИТӘБЕЗ. 3нче октябрьдән бары тик 13енә кадәр генә абунәче ункөнлеге була. Бары шул көннәрдә генә газеталарыбызга 2020нче елның беренче яртысына АРЗАНЛЫ ХАКТАН ЯЗЫЛЫП КАЛЫРГА МӨМКИН.

Ташламалар саллы: «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»кә 2020нче елның беренче яртысына ЯЗЫЛУ ХАКЫ 87 СУМГА АРЗАНРАК – 642 СУМ (башка вакытта 6 айга язылу хакы 729 сум), «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» БЕЛӘН «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»нә 6 АЙГА – 249 сум урынына 220 СУМ 80 ТИЕН. Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез. Искәртәбез, БУ БАРЫ ТИК 13нче ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР ГЕНӘ. Башка вакытта бары тик тулы бәясенә генә язылырга мөмкин булачак.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии