Сатып алган телефоның ватык булып чыкса…

– Улыбызның туган көненә кесә телефоны алып биргән идек. Тик аның белән озак йөри алмады – телефоны эшләми башлады. Кибеткә бардык, телефонның ватык булуын аңлаттык. Сатучы: «Башта товарның сыйфатын тикшерергә, кирәк була калса, экспертиза үткәрергә туры киләчәк», – диде. Ул тикшерү белән экспертиза дигәннәре бер үк түгелмени соң?

Рашат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы

Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

– Русия Федерациясенең 1992нче елның 7нче февралендә гамәлгә кергән «Кулланучы хокукларын яклау турында»гы 2300-1 номерлы Законы нигезендә, сатып алынган товарда җитешсезлек табыла калса, аның сыйфатын тикшертергә һәм экспертиза үткәрергә мөмкин. Болар икесе ике нәрсә. Шушы ук Законның 18нче маддәсендә әйтелгәнчә, әгәр сатып алучы «товарда җитешсезлек табылды» дип мөрәҗәгать итә икән, сатучы үзе генә дә аның сыйфатын тикшерә ала. Сыйфатны тикшерү барышында товардагы җитешсезлек һәм аның барлыкка килү сәбәпләре (җитештерүче тарафыннан җибәрелгән төгәлсезлекме, әллә дөрес кулланмау аркасында барлыкка килгәнме) ачыклана. Әгәр сатучы бу тикшерүне үзе башкара алмаса яки әлеге кибеттә андый эш белән шөгыльләнүче кеше булмаса, белгечне читтән җәлеп итәләр. Мәсәлән, сервис үзәгеннән. Кайбер очракта сатучылар: «Сыйфат тикшерүен бары тик шушы товарны җитештерүче белән килешү төзегән сервис үзәге генә башкара ала», – дип җаваплый. Бу дөрес түгел. Теге яки бу марканы җитештерүче белән килешү төзегән, ягъни «авторизованный» сервис үзәге әлеге товарны ремонтлау белән генә шөгыльләнә, ә сыйфатны тикшерүне теләсә кайсы сервис үзәге башкара ала – товарның маркасына карамый.

Әгәр инде сыйфат тикшерүе үткәрелеп тә, кулланучы аның нәтиҗәләре белән килешмәсә, ул экспертиза үткәрүне таләп итә ала. Анысы тагын да җентекләбрәк тикшерү дигәнне аңлата. Әгәр сыйфат тикшерүе барышында ачыкланган нәтиҗә белән сатучы да, сатып алучы да килешә икән, экспертиза үткәреп торуның кирәге калмый.

Комментарии