Өлкәннәре белән күркәм авыл

Өлкәннәре белән күркәм авыл

Кемдер бу дөньяга ник килгәненә үкенеп, «баткак»лыкта гомер кичерә, ә кемдер исә бәхеттә, шатлыкта уздыра. Ә бәхет ул – аек, сәламәт акыл, иманлы йорт, матур хезмәт, ныклы гаилә. Кайбер кешенең бөтен гомере, иртәнге кояш нурларын көтеп алган тәрәз гөле кебек, үзенең бәхетен көтеп уза. Ә бәхетне көтәргә һич ярамый. Ул яшәү тәмен, ямен, аның кадерен белгән кешегә үзе килә дә керә.

Тау итәгенә, ямьле иске Идел буена утырган матур табигатьле, челтерәп аккан чишмәләре белән сокландырган Ирмәш авылының үз бәхетләрен туып-үскән якларында, туган туфракларында тапкан, һәркемгә үрнәк булырдай итеп яши белгән өлкәннәре сокландыра мине.

Ирмәшлеләрнең дә балалык, яшьлек еллары сугыш, сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Тормышның ачысын-төчесен күреп, мең газаплар кичереп, гомере буе туган җирләрендә хезмәт итеп, гадел тормыш алып барган бу өлкәннәр бүгенге дөньяның тыныч-матур тормышына канәгать булып яшиләр. Шуңа күрә анда һәрбер йорттан иман нуры бөркелә. Яшерен-батырын түгел, нарасыйлары турында онытып, ирле-хатынлы хәмер белән мавыгучы гаиләләр, айлар буе айнымыйча эчкән әбиләр, урам чатында сыра шешәсе тотып гомер иткән, тәртипсез тормыш алып барган яшь егет һәм кызлар очраштыргалап торган бу заманда ирмәшлеләр кебек аек акыллы тормыш итүчеләр барлыгына сөенеп туймыйсың. Бу авылда хәмер кулланып ямьсез тормыш алып барган бер гаилә дә юк. Шуңа күрә йортларында бәрәкәт, иман нуры балкый. Дуслары, туганнары, күрше-күләннәре белән дус, аралашып яши белә алар. Һәрвакыт якты йөз белән каршы ала, матур итеп озата белә ирмәшлеләр. Өстәл тулы сый-нигъмәт, ачык йөз. Акыллы фикер, кешелекле һәм кечелекле булу хас аларга. Сәхия, Мәрьямә, Фагыйлә Шакирова, Фагыйлә Мәүлетова, Лилия, Лена, Әнисә, Нәзифә, Бания, Язилә, Флүдә, Наилә, Фәнҗия, Дифинә, Рәзилә, Кәнҗимә, Зифа, Сирина, Энҗе апалар – авылның күрке, яме. Ә яшьләр алардан үрнәк алып, тагын да матуррак яшәргә тырыша. Сөенечләре дә, көенечләре дә уртак аларның. Һәрберсенең үз юлы, үз сукмагы, үз тормышы бар кебек, ләкин бергә берләштергән сыйфат – тормышны яратып яшәүләрендә. Чишмә суы гына эчеп яшәгәнгәдер, күңелләре дә чиста аларның.

Яши белеп яшәгән кеше белән кайда да җанга дәва, күңелгә рәхәтлек табасың. Яшьлекләре сәхнәдә узган ак яулыклы бу әбиләр төрле чаралардан да читтә калмыйлар. Клубта уздырылган бәйрәмнәргә берсе дә буш кул белән килми, кемнеңдер акча биреп табын әзерләгәнен көтеп тормыйлар, үзләре пешергән ризыклардан өстәл сыгылып тора. Җырга-моңга гашыйк ирмәшлеләрнең моңлы тавышыннан, яшьлекләрен искә төшереп идән тузаннарын чыгарып, һәркемне сокландырып биюләреннән салкын, иске клубларга ямь керә, җылылык бөркелә. Рәхәтләнеп ял итәсең алар булган җирдә. Йортларында чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә бу өлкәннәрнең. Ишегалларында чәчәк, өйгә узсаң – гөлләр. Кемнеңдер әйткәнен дә көтеп тормыйча бакча артын да, ихата тирәсен дә ялт иттереп торалар. Авыл уртасыннан үткәндә, шундый иманлы, матур авылларның барлыгына сөенеп куясың, иркен сулыш аласың, күңел ниндидер эчке рәхәтлек кичерә. Шушы авылда гомер кичерүче Наилә апа белән Азат абый Хәбибуллиннар гаиләсе аеруча мөхтәрәм, үрнәк гаиләләрнең берсе. Тыйнак, ипле, үзләренә генә хас үзенчәлекле гаиләдә үзара җылы мөнәсәбәт яши. Акыллы киңәшләре, төпле фикерләре белән һәрвакыт үрнәк алар. 4 бала үстерәләр. Дүртесе дә гаиләле, тормышта үз юлын табалар. Ләкин нишлисең бит, тормыш гел син дигәнчә генә бармый. Уллары Айдар бик яшьли якты дөньядан китә. Ул кайгыларны Хәбибуллиннар сынмыйча, сыгылмыйча, сабырлык белән уздыралар. Наилә апа белән Азат абыйның уллары күңел түреннән китми. Аның матур истәлекләре – рәсемнәре ул хатирәләрне яңартып тора. Шөкер, балалары, оныклары ташламый аларны. Аларның бәхетенә сөенеп, шулар тәрбиясендә яшиләр. Балалары кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак, олы таяныч булып торалар. Пар канатларын сындырмыйча, бер-берсен кайгыртып гомер кичерәләр. Тормыш дигән гүзәл кыяның иң очына менеп, шул биеклектән фани дөньяның матурлыгын ирмәшлеләргә хас тыныч кына күзәтә алар. Бу дөньяның матурлыгы – алар өчен авылдашларының дус-тату булуында, авылның уртасыннан челтерәп аккан чишмә суыдай балаларның шат көлүендә, гаиләләрнең тыныч булуында. «Ирмәшлеләрнең мондый тормышлары бу урында тукталмасын, буыннан буынга күчсен иде, дип, дога кылып яшибез», – ди алар.

Фәндия ГАЙНАНОВА,

Актаныш районы

Комментарии