Сүзләрне дөрес бәйлибезме?

Сүзләрне дөрес бәйлибезме?

Тел дип аталган могҗизалы нәрсә шулай барлыкка китерелгән: без аның ярдәмендә үзара аңлашканда, фикерләребезне, хисләребезне белдергәндә, кыйммәтле мәгълүматлар алганда һәм хәбәр иткәндә, сүзләрне җөмләләр эчендә берсенә берсен билгеле бер грамматик чаралар тарафыннан бәйләп кулланабыз. Андый бәйләү чаралары вазифаларын төрле кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе һәм сүзләрнең янәшә торуы башкара. Бу чаралардан файдалануның катгый тәртибе, кагыйдәләре бар. Туган телебезне кулланучы һәркемнән бу кагыйдә-нормаларны саклау, даими рәвештә исәпкә алу таләп ителә. Югыйсә телнең табигый төзелеше, үзенә генә хас үзенчәлекләре тупас бозыла.

Хәзерге каләм ияләренә материалларның күбесен русчадан тәрҗемә итеп алырга туры килә. Һәм шушы эшне эшләгәндә алар еш кына рус телендәге сүзләр бәйләнеше өлгеләрен татар теленә ялгыш күчереп куялар. Мисалларга күз салыйк.

«Мирза әфәнде… көнчыгыш илләр турында сөйли». Бу җөмләдәге көнчыгыш илләр – рус телендәге восточные страны әйтелмәсенең калькасы (механик тәрҗемәсе). Татарча көнчыгыш илләре булырга тиеш. «Хәзер агачларны Татар төбәгара ветеринар лабораториядә тикшерәләр» («…Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясендә тикшерәләр» кирәк); «Төркиягә 7 кешелек кенә фольклор коллектив белән барып, концерт яздырып кайттык». Дөресе – «…фольклор коллективы белән барып…»; «Казан белем бирү йортларында…» «Казанның уку йортларында» булырга тиеш. «Казан «Оргсинтез» генераль директоры билгеләп үткәнчә…» – «Казан «Оргсинтезы»ның генераль директоры…», «Татарстан Фәннәр академиясенең «Гаилә һәм демография милли тикшеренү үзәге» «Татарстан Фәннәр академиясе карамагындагы «Гаилә һәм демографияне тикшерүнең милли үзәге» һ.б.

Телебездә күптәннән бирле сүзләр бәйләнеше чарасын дөрес кулланмау аркасында барлыкка килгән бер тупас ялгыш хөкем сөрә: «Яр Чаллы» түгел, «Яр Чаллысы».

«Балаларга гаилә кыйммәтләре, шул ук исем кушуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын кечкенәдән сеңдереп үстерергә кирәк». Бу җөмләдә, балаларга сүзендә төшем килеше кушымчасы –ны урынына ялгыш юнәлеш килеше кушымчасы –га куелу аркасында, кемне үстерергә кирәклеге билгесез булып кала. Шуның өстенә, монда рус телендәге ценности сүзен ялгыш калькалаштырып ясалган кыйммәтләр (бу татарча дөрес сүз түгел) аңлашылмый һәм шул ук сүзе дә урынсыз кулланылган. Җөмләне «Балаларны гаилә тәртипләренең (яки йолаларының), шул исәптән исем кушуның, ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аларга кечкенәдән үк сеңдереп үстерергә (яки тәрбияләргә) кирәк» рәвешендә төзергә кирәк.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне дөрес кулланмау хәлләре күп.

Телебездәге сүзләр бәйләнеше кагыйдәләре (нормалары) буенча, кызыксыну сөйләмдә үзенә ияреп килгән сүзгә белән бәйлеге ярдәмендә бәйләнә: «Мин музыка белән кызыксынам»; «Ул спорт белән кызыксына» һ.б. Ләкин хәзерге каләм ияләре нигәдер бу элементар кагыйдәне санга сукмыйлар. Мисаллар: «…банк һәм финанс хезмәткәрләренә карата кызыксыну арта»; «Татар теленә кызыксынуыгыз ничек уянды?»; «Яшьләр арасында Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуны арттыру». Чын татарча: «банк һәм финанс хезмәткәрләре белән кызыксыну арта»; «Татар теле белән кызыксынуыгыз ничек уянды?»; «Яшьләр арасында Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру».

Рус телендә эшнең коралын белдерә торган творительный падеждагы исемнәргә кайбер очракларда татар телендә белән бәйлеге ярдәмендәге исемнәр туры килә: копать лопатой – көрәк белән казу, писать ручкой – каләм белән язу һ.б. Ләкин бу тәңгәллек ике тел нисбәтенә караган һәр очракта да кулланыла алмый. Безнең ике тел белән эш итүчеләребез еш кына бу турыда онытып җибәрәләр яки бөтенләй белмиләр һәм русча тексттагы творительный падежлы исемнәрне һәрчак белән бәйлеге ярдәмендәге исемнәр белән тәрҗемә итәләр. Нәтиҗәдә тупас ялгышлар килеп чыга. Бу бигрәк тә уртаклашу, алмашу кебек сүзләр белән килгән исемле фигыль сүзтезмәләрдә була.

Күп урында шатлык (шатлыклар) белән, тәҗрибә белән, фикер (фикерләр) белән, истәлек (истәлекләр) белән уртаклашу, вәкилләр белән алмашу дип язалар һәм сөйлиләр. Дөресе – шатлык, тәҗрибә, фикер, истәлек уртаклашу, вәкиллекләр алмашу.

Русчадан творительный падеждагы исемнәрне ялгыш белән бәйлеге ярдәмендә тәрҗемә итүнең башка төрле очраклары да бар. Мәсәлән, «Һава белән сулаганда 60 метрга кадәр төшеп эшләп була» («…һава сулаганда…» дияргә кирәк, әлбәттә).

Рус телендәге әйтелмәләрне тәшкил иткән сүзләрне бәйләүче под предлогын ялгыш аст бәйлек сүзе белән тәрҗемә итеп ясалган күп сүзтезмәләр дә телебезне тупас бозалар: «Сталинград астындагы сугышлар» («Бои под Сталинградом»ның механик тәрҗемәсе – калькасы) (дөресе – Сталинград янындагы сугышлар); «контроль астында тоту» (чын татарча – контрольдә тоту); «Җирле каналлар куркыныч астында» («…каналларга куркыныч яный»); «лампа астында китап уку» («лампа яндырып, лампа яктысында, лампа белән һ.б. китап уку»); «күзәтү астына алу» («күзәтү», «күзәтә башлау»); «куркыныч астына кую» («куркыныч хәлгә кую»); «музыка астында бию» («музыкага бию» – «гармунга бию» диләр); «йогынтысы астына эләгү» («йогынтысына эләгү»); һ.б.

За предлогын арт бәйлек сүзе белән тәрҗемә итү аркасында күп очракта телебездәге сүзләрнең табигый бәйләнеш чаралары бозыла. Мәсәлән: «Аннары аларның бик сирәге генә станок артына баса» (чын татарчасы – «…станокка баса» яки «станокта эшли башлый»); «компьтер артына утыру» («компьютер алдына утыру»); «чишмә суы артыннан» («чишмә суына дип» яки «чишмә суы алырга дип»); «…аның артыннан башкалар да иярәләр» (дөресе – «аңа… иярәләр»); «янәшә өстәл артында утыра» («…өстәл янында утыра»); «руль артында 12 ел йөрим» («12 ел машина йөртәм»); «руль артында Илнар Хөсәенов булган» («рульдә Илнар Хөсәенов булган»); «…томаннар артында калган балачак елларым» (…томаннар эчендә калган балачак елларым») һ.б.

Хәзер инде матбугатта гына түгел, халык телендә дә гармун, пианино, скрипка һ.б. уйнау дип сөйләүчеләр ишетелми, күренми диярлек. Чын татар кешесе – үз телен яхшы белгән кеше алай сөйләмәс, гармунда уйнау, скрипкада һ.б. уйнау дип сөйләр.

Күп кешенең (радио-телевидение хезмәткәрләренең дә) «үз йортында яши» дип әйтәсе урында «үз йорты белән яши» («живет со своим домом»нан калька) дип сөйләвенә тап буласың.

«Эше белән канәгать», «нәтиҗәләре белән канәгать» рәвешендә язучы һәм сөйләүчеләр күбәйде. Бу – «быть довольным чем-то»ның ялгыш калькасы. Дөресе – «эшеннән канәгать», «нәтиҗәләреннән канәгать» һ.б.

«Депутатларда дәүләт торагы белән куллану хокукы шул килеш калган» дип яза бер республика газетасы. Бу җөмләнең авторы куллану белән файдалану сүзләренең мәгънә аермаларын белеп бетерми һәм куллануның сөйләмдә үзенә ияреп килгән сүзгә –ны-не кушымчалы төшем килеше формасы ярдәмендә бәйләнгәнлеген дә белми, күрәсең: торагы белән куллану дип әйтелми, торагыннан файдалану кирәк.

Соңгы вакытларда телебездә сүзләр бәйләнеше чаралары өлкәсендәге киң таралган ялгышларның берсе – өстендә дигән бәйлек сүзе ярдәмендә ясалган әйтелмәләр. Алар да рус телендәге над предлогын өст сүзе белән хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү аркасында барлыкка киләләр. «Китап өстендә эшләү» диләр, дөресе – «китап язу»; «диссертация өстендә эшләү» – «диссертация язу»; «Илшат Әминев … шушы проблема өстендә эшли» – «…шушы проблема белән шөгыльләнә» кирәк; «үз өстендә эшли» («работает над собой» калькасы – татарча мәгънәсез әйтелмә, «белемен, осталыгын арттыра», «һөнәрен камилләштерә» кирәк.

Русчадан татарчага тәрҗемә итү эшендә зур бәла-казаларга китергән нәрсә ул – бер телдән икенче телгә сүзне сүзгә күчереп бару күренеше. Оригиналдагы бер сүзне тәрҗемәдә дә бер сүз белән генә бирергә кирәк дип уйлыйлар, уйлап кына калмыйлар, шулай эшлиләр дә. Рус телендә русскоязычный (ая, ое, ые) дигән кушма сүз бар. Шуны безнең ике тел ияләре һәр урында да рус телле (урыс телле) дип язалар һәм сөйлиләр. «Урыс телле каналларда һаман бер балык башы»; «рус телле балаларга – татар теле һәм әдәбияты»; «рус телле балалар, укучылар, мәктәпләр һ.б.» Татар телле, төркителле һ.б.ш. рәвешле әйтелмәләр дә кулланыла. Телле кеше, телсез кеше дип әйтеп була, ләкин фәлән телле формасы дөрес түгел. Татар теле кагыйдәсе буенча тел, үзенең иясен белдерә торган сүз белән бергә килеп, ачыклаулы мөнәсәбәтле әйтелмә тәшкил иткәндә тартым кушымчасы ала: татар теле, рус теле һ.б. Әмма татар тел, татар телле, рус тел, рус телле дип әйтелми. Русскоязычный сүзен, калькалаштырмыйча, иҗади тәрҗемә итәргә кирәк: урыс телле каналлар – рус телендәге каналлар, рус телле балалар – рус телендә сөйләшүче балалар яки, урынына карап, рус балалары, рус телле мәктәп – рус телендә укытыла торган мәктәп яки рус мәктәбе һ.б.

Телебездәге бүгенге темага караган күптән инде нык тамыр җәйгән бер ямьсез күренеш ул – чыгып сүзе белән ясалган әйтелмәләрнең күп һәм ялгыш кулланылуы. Ул безнең телгә рус телендәге исходя дигән ярдәмлек сүзне механик рәвештә тәрҗемә итүдән килеп кергән. Һәм аның мәгънәсен төрле сүзләр белән саф татарча белдерергә мөмкин. Мисаллар: «…уртак максаттан чыгып эшлибез» («уртак максат белән (максатта, максат куеп) эшлибез» кирәк); «үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам» («тәҗрибәмә таянып әйтә алам»); «бу карарлардан чыгып…» («шушы карарларга нигезләнеп яки таянып…»); «…мәдәни үсеш күзлегеннән чыгып караганда…»; «республикабыз мәнфәгатьләреннән чыгып…» («…мәнфәгатьләрен исәпкә алып…») һ.б.

Укучылар, шәт, төшенгәндер инде: тел ялгышлары буларак күрсәтелгән мисалларның җәяләр эчендәгеләре – мәкалә авторы тарафыннан төзәтелгән вариантлары.

Транспорт белән файдалану (транспорттан файдалану); чибәрлеге белән соклана (чибәрлегенә соклана); күмер белән ягу (күмер ягу); шахматта уйный (шахмат уйный); ачык һава астындагы музей (ачык һавадагы музей); яшьләр турында таныштыру (яшьләр белән таныштыру); тәнкыйть күзлеге аша карау (тәнкыйть күзлегеннән карау); …телләрен үстерү буенча бүлеге (… телләрен үстерү бүлеге); Пушкин иҗаты белән хәбәрдар (Пушкин иҗатыннан хәбәрдар); кычытса, ул урынны меновазин белән сөртегез (…ул урынга меновазин сөртегез); куркыныч белән янау (куркыныч янау); аның нәтиҗәсе белән без шат (аның нәтиҗәсенә без шат); авыруга дәва эзли (авырудан дәва эзли); актуаль мәсьәләләр буенча комитет (актуаль мәсьәләләр комитеты); «Майский» яшелчәләрен … авыз итә (…яшелчәләреннән авыз итә); чаңгыда шуу (чаңгы шуу); телефоннардан даими куллану (телефоннарны даими куллану); ул минем белән хурлана (ул миннән хурлана); Тукайга бару (Тукай янына бару); сәламәт тормыш белән яшәү (сәламәт яшәү); бокс буенча ярышлар (бокс ярышлары); социаль әһәмияттәге проектлар (социаль әһәмиятле проектлар); университетны укып бетергәч (университетта укып бетергәч яки университетны тәмамлагач); көнчыгыш телләрне өйрәнү институты (көнчыгыш телләрен өйрәнү институты) һ.б.

Кызганыч, язма материалларда һәм сөйләмебездә туган телебез шактый нык бозыла. Моның сәбәбе: каләм ияләренең күбесе телебезгә бик җитди нәрсә итеп карап, аның дөреслеген, матурлыгын, табигый үзенчәлекләрен саклап эш итмиләр, аңа битараф карыйлар, кайберәүләре исә аны начар белә, шуның өстенә, дөрес тәрҗемә итү ысулларыннан да хәбәрдар түгел.

Туган телебез белән эш итүче һөнәр ияләренең изге бурычы – аның сафлыгын, табигыйлыгын саклау өчен зур җаваплылык тоеп эшләү. Телне бозып сөйләү һәм язу – культурасызлык, тәрбиясезлек билгесе.

Рүзәл ЮСУПОВ,

академик

Комментарии