«Татар, уян!» хуҗасына акча җәзасы бирелде

«Татар, уян!» хуҗасына акча җәзасы бирелде

Бөре шәһәре һәм районы мәхкәмәсе 26нчы сентябрь көнне «Татар, уян!» интернет сәхифәсе эше буенча утырыш уздырды. Ул сәхифәне АКШта яшәүче галим һәм милләтпәрвәр Вил Мирзаяновның «Татар милли идеясе һәм идеологиясе» исемле мәкаләсен урнаштыруы өчен хөкем итте. Мәхкәмә сәхифәне оештыручы Радик Нуретдинны экстремист эчтәлекле язма урнаштыруы өчен 80 мең сум штрафка хөкем итте.

Радик Нуретдин болар хакында шуларны хәбәр итте:

– Узган елны «Татар, уян!» интернет сәхифәсенең шул исемдәге басма гәҗитен «Башкорт халкына ода» дигән язма өчен япкан иделәр. Аннан соң интернет сәхифәдә көн күргән «Татар милли идеясе һәм идеологиясе» мәкаләсен экстремист эчтәлекле дип таптылар һәм аны бер ай эчендә алырга карар чыгардылар. Мин алдым.

Быел 30нчы май йортыма кереп тентү үткәреп компьютерларымны алдылар, үземне берничә сәгать тоткарлап чыгардылар. Интернет сәхифәне дә яптылар. Моны сәхифәдә көн күргән берничә комментлар белән аңлаттылар. Шул ук көнне Уфада да ике кешедә шундый тентүләр үтүе ачыкланды. Аларны да комментлар язуда тикшергәннәр.

Инде килеп миңа бүген мәхкәмә булды. Анда комментлар телгә алынмады. Төп гаеп дип экстремист эчтәлекле булуы турында карар чыгарганнан соң сәхифәдән ул язманы алмау аталды. Мин бит ул язманы вакытында алган идем. Бу карар һич кенә дә дөрес түгел, мин аның белән килешмим, якын көннәрдә Башкортстанның югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкмен, – ди ул.

Бөредә узган мәхкәмә утырышына Радик Нуретдинга Уфадан теләктәшлек белдерүче төркем дә барды. Шуларның берсе – Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов болай диде:

– Уфадан Бөрегә барган ул төркемдә 30нчы майда йортларында тентү үткәреп, компьютерлары кулга алынучылар да бар иде. Аларга әлегә мәхкәмә булмаган. Мин аларны гаепсез дип беләм. Радик Нуретдин да гаепсезгә хөкем ителде. Чөнки ул экстремист дип табылган мәкаләне вакытында алган булган. Без бер гаепсез кешегә хөкем карары чыгарып, зур күләм штрафка тарттыруга күз йомып калырга җыенмыйбыз.

Мөнир ВАФИН.

Казан мәчетләрендә фикер каршылыгы туды

Җомга көнне Казанның Мәрҗәни, «Нурулла», «Гаилә», «Казан нуры» һәм башка кайбер мәчетләрдә мөселманнар җомга намазыннан соң басып кардәшләренең эзәрлекләнүе, Коръән тәрҗемәсенең тыелуы, мәктәптә кызлардан хиҗапларны салдырулары турында сүз әйтергә теләүчеләргә ирек бирелмәгән. Аларны имамнар тиз арада туктатып мәчеттән куып, кайберләрен хәтта кыйнап чыгарган. Шундый мөрәҗәгатьне Мәрҗәни мәчетендә ясарга теләүчеләрнең берсе Айрат Шакиров бу Русия күләм чара булуын әйтә.

– Интернетта zapretu-islama.net дигән сәхифәдә мөселманнарга барган басымнарга битараф булмаучыларга мәчетләрдә аларны яклап сүз әйтергә тиешлеге белдерелгән иде. Кайбер мөселманнар моңа кушылды. Соңгы вакытта мөселманнарга каршы эзәрлекләүләр, басымнар артты. Мөселманнарга каршы төрле кануннар кабул ителде, Элмир Кулиевның Коръән тәрҗемәсе тыелды, Дагыстанда хокук яклаучы вәкиле мөселман кардәшебез Абдулла Гаппаев үтерелде. Әлеге хәлләр инде соңгы дәрәҗә иде. Гаделсезлек булганда мөселманнарга дәшми тору ярамый. Шуңа җомга без исламны яклау юлына бастык.

Мин дә Казанның Мәрҗәни мәчетендә хөтбә тәмамланып, имам дога кылгач, торып басып өммәткә мөрәҗәгать итә башладым. Шунда минем янга ике имам йөгереп килде. Аның берсенең исеме – Гомәр, икенчесенекен белмим. Шуннан алар мине мәчеттән куарга тотынды. «Имамнан башта рөхсәт сорарга кирәк», – диде алар. Мин аларга бу хакта Коръәннән аять яки хәдисне китерегез, дидем. Алардан төгәл җавап ишетмәдем. Мине яклап 10-12 мөселман «сөйләсен» дип кычкырды. Әмма миңа сөйләргә бирмәделәр һәм безне куып чыгардылар.

Мәчеттән чыккач инде безне хокук саклаучылар көтеп тора иде. Баксаң, мәчет эчендә экстремизмга каршы үзәк вәкиле утырган икән. Алар һәр җомгага килә булып чыкты. Шуннан мине һәм мине яклаучыларны, моңа хокуклары булмаса да, видеога төшерә башладылар. Аннары безнең документларны тикшерү һәм алар белән полиция бүлегенә бару өчен төрле сәбәпләр эзләргә тотындылар. Минем үзем белән «Полиция турында»гы канун бар иде һәм аны күрсәткәч, алар безне җибәрергә мәҗбүр булды.

Ә менә «Нурулла» мәчетендә мулла мөрәҗәгать кәгазен тараткан мөселманны таяк белән кыйнаган, – диде ул.

«Казан нуры» мәчетендә дә шундый хәл күзәтелгән. Җомга намазы азагында халык арасында фикер каршылыгы туды. Радик Зарипов исемле егет фарыз намазыннан соң торып басып, илдәге кыерсытылган мөселманнарны якларга чакыра башлады. Имам һәм мәчетнең бер төркем карты аңа бу сүзләрне урамда сөйләргә әйтеп, аны мәчеттән чыгарды. Җомгага килүчеләр арасында егетнең сүзен ишетергә теләүчеләр дә бар иде.

Юрист Ирек Биккинин мөселманнарның үзләрен мәчеттә тоту этикасы барлыгын әйтә.

– Мәчеттә имам үзе һәм ул кушкан кеше генә сөйли ала. Бөтен халык алдында сөйләргә теләгән кеше башта имамга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул рөхсәт бирсә – сөйли, бирмәсә – юк. Мәчеттән чык та шунда кешеләргә мөрәҗәгать ит. Башта имам белән килештерү электән килгән тәртип, – ди ул.

Шакиров әйтүенчә, алар элекке мөфти Илдус Фәизовка һөҗүмнән соң, мөселманнарның күпләп тоткарлануына каршы Мәрҗәни мәчетендә мөселманнарга мөрәҗәгать итәргә имамнан рөхсәт сораган булганнар, әмма үтенечләре кире кагылган.

– Шуңа алардан сорап торудан мәгънә юк. Имамнар мөфтияткә, мөфтият Татарстан хакимиятенә, ә Татарстан хакимияте Русия хөкүмәтенә буйсына. Ә Русия бүгенге көндә мөселманнарны эзәрлекли. Димәк имам хакимият кулындагы курчак булып чыга. Хәзерге кануннар нигезендә имамны бит мәхәллә сайламый, ә мөфтият билгеләп куя. Мөселманнар имамга ышыкланырга, ә бөтен гамәлләребез Коръәнгә һәм сөннәткә туры килергә тиеш, имамның рөхсәт бирү-бирмәве зарур түгел. Имам үзе бу мөселманнарны яклау хәрәкәтен башлап йөрергә тиеш, – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Татар милләтчеләре үзләренә яңа бина таләп итә

27нче сентябрьдә ТИҮ һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистлары үзләренә яңа бина бирелүен таләп итеп пикет оештырды.

Татарстан министрлар кабинеты бинасы алдында узган пикетта «Китмибез», «Президент Миңнеханов! Татарларны йортларыннан куалар», «Илсур Метшинга 2013нче елның Шаһ Гали бүләген бирергә!» дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетта катнашкан ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов әлегә кадәр Татарстан арбитраж мәхкәмәсенең үз биналарының сатылуына кагылышлы карары булмавын әйтте.

– Бүгенге көндә Карл Маркс урамы 41/13 йортның аукционда сатылуы канунимы-түгелме икәнен белмибез. Шуңа күрә арбитраж мәхкәмәсенең карары булмыйча без беркая да китәргә җыенмыйбыз. Кызганыч, бинаны сатып алган хуҗа белән элемтәгә керү мөмкин булмады. Мин үземчә бәлки бу кеше [Илдус Гыймадов – ред.] әлеге бинаны үз исеменнән алмагандыр да дип уйлыйм. Бәлки аның исеменнән берәр оешма алгандыр бу йортны. Әгәр ул кеше бу йортны сатып алу өчен үз акчасын түләгән икән, ул ничек тә безнең белән очрашмый калмас иде. Күпме вакыт үтсә дә, аңардан ул-бу ишетелгәне юк, – дип белдерде Рәүф Ибраһимов.

«Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бинаны саклап калу өчен 14нче сентябрьдә башланган ачлыкны, хәзерге көндә кайбер шартлар үзгәргәнгә күрә туктатулары турында җиткерде.

– Ничек кенә моңсу булса да, бина чынбарлыкта сатылды. Бина хәзер яңа хуҗалы булды. Безгә яңа бина тәкъдим итәләр икән, без шул яңа бинага китәргә әзербез. Әгәр безгә яңа бина бирү гарантияләнми икән, без бу бинадан китәргә җыенмыйбыз. Һәм андый гарантия бирелми икән, ачлыкны яңадан башлаячакбыз, – ди Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, яңа урын тәкъдим итү әлегә сүздә генә булган. Ул моның рәсми рәвештә ачыклауларын сорый.

– Казан башкарма комитеты кешеләре белән безнең арада бер сөйләшү булды. Безгә Казан милли мәдәният үзәгеннән бер бүлмә тәкъдим итәләр. Әмма безнең моңа карата бер шигебез бар. Милли хәрәкәтне бу үзәктә урын вәгъдә итеп, Маркс урамындагы йорттан урамга куып чыгарырга җыенмыйлармы икән дип уйлыйбыз, – дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Казанның Карл Маркс урамындагы ТИҮ урнашкан бина узган җомга көнне аукционда сатылды. Биредә 1996нчы елдан бирле тагын берничә милли иҗтимагый оешма эшләп килде. Шәһәр башкарма комитеты бинаны сату карарын чыгарып аны аукционга куйды. Сатуга журналистлар кертелмәде. Казанның Карл Маркс урамы 41нче йортны 49 яшьлек эшмәкәр Илдус Гыймадовның сатып алганы белдерелде.

Райнур ШАКИР.

Татар теленә яңадан һөҗүм башланды

Яңа кертелгән мәгариф стандартларында татар теле математика кебек мәҗбүри укытыла торган фәннәр исемлегенә кертелмәгән. Туган телне өйрәнү вариатив, ягъни үзгәртелергә мөмкин фәннәр арасына кергән һәм аларны мәктәпкә, ата-аналар белән бергә сайларга мөмкинлек бирелгән.

Шуңа да инде ата-аналар, хәлләрнең үзгәрүенә, ягъни татар теленең кимүенә өметләнгән. Әмма чынбарлыкта, уку планнары төзелгәч, балалар укый башлагач, бернәрсәнең дә үзгәрмәве ачыкланган.

Татар теле элекке күләмдә укытыла. Алай гына да түгел, рус теленә бирелгән сәгатьләр саны кимегән. Чөнки уку стандартларның мәҗбүри өлешендә, рус теленә атнасына өч кенә сәгать каралган икән.

Соңгы елларда татар телен көчләп укыталар, рус теленә сәгатьләр аз бирелә дип бөтен Русия күләмендә кампания алып барган активистлар яңадан эшкә кереште.

Бу көннәрдә Казанда бушлай таратыла торган «Ва-банкъ» исемле җирле реклама газетасында бер ананың хаты басылды. Анда: «минем өченче сыйныфка укырга кергән баламның уку планына татар теле атнасына биш дәрес куелган, ә рус теле өч кенә», дип зарланган ул.x

Исемен, мәктәп номерын әйтергә теләмәгән бу ана, татар теленә каршы чыгучы бик күп активистлар кебек, татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен бергә кушып саный, ә рус теленә килгәндә, әдәбиятын аерып карый ахрысы. Чөнки элек тә, каршы чыгучылар шушы «биш сәгать» аргументын киң кулланды.

Ананың зарын бастырган реклама газетасы мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп, аңлатмалар сораган. Аннан килгән җавапка караганда, министр мәктәп номерын хәбәр итәргә һәм комиссия җибәреп тикшертергә вәгъдә иткән. Шул ук вакытта ул мәктәпнең хәзер үзенең сайлау хокукы булуын әйтә һәм бәлкем өстәмә дәресләр телне тирәнтен өйрәнер өчен кирәк булуын фаразлый.

Шушы арада «Татарстанда рус теле» дигән ата-аналар берләшмәсе җитәкчесе Екатерина Беляева провокатив язмалар белән танылган «Регнум» агентлыгы аша рәнҗүен белдерде.

Екатерина Беляевага аның улы укыган Казанның Вахитов районындагы 41нче мәктәптә ата-аналар тырышлыгы белән кертелгән өстәмә дүртенче рус теле дәресенең бетерелүен, өч дәрес кенә калуын әйткәннәр.

Моңа каршылык белдерергә теләп Беляева мәктәп җитәкчесенә йөгергән, аңлатмалар таләп иткән. Уку йорты башлыгы, вариатив планда мәктәпкә бирелгән өстәмә бер сәгатьне рус теленә түгел, диннәр тарихына бирәчәген белдергән.

Беляеваның әйтүенә караганда, озак бәхәсләшкәннән соң, яклар ата-аналардан имзалар җыеп, югарырак мәгариф оешмалары алдында өстәмә бер сәгатьне фәкать рус теленә генә бирү мәсьәләсен бирергә килешкән. Әмма төрле сәбәпләр аркасында, Беляева ата-аналардан тиешле күләмдә имзалар җыя алмаган. Шуннан соң ул мәктәп җитәкчесен уку планын үзгәртә дип буш вәгъдәләр бирүдә, гомум алганда федераль канунны үтәмәүдә гаепли. Аның белән генә чикләнмичә ул, «яңадан урам җыеннарына чыгаргамы әллә» дигән сорау куя, Русия президентына бару белән яный.

Бикә ТИМЕРОВА.

Комментарии