- 01.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Архив
Ул көнне зарыгып көттек. Ришатны бар мәктәп каршы алды. Ул район, Татарстан, хәтта Русия беренчелегендә генә түгел, чит илдә, Польша кадәр Польшада үткән дөнья чемпионатында катнашып, чираттагы җиңүен алып кайтты. Бу аның беренче уңышы гына түгел. Берничә тапкыр дөнья чемпионы булырга өлгергән егет белән ничек горурланмыйсың?! Теләче районындагы Олы Тиләҗе авылында яши, безнең мәктәбебездә, мин җитәкләгән сыйныфта, белем ала ул.
Ә чемпион булып җитешкәнче күпне күрергә туры килде Ришатка. Ул үтә гыйбрәтле язмыш иясе, әмма сынмаган, сыгылмаган кеше. Әлеге шәхес турында сөйләү, төшенкелеккә бирелүчән кешеләргә сабак бирер, дип уйлыйм.
…Өлкәннәр әйтүенчә, кеше тугач, күктә аның язмышын билгеләүче йолдыз кабына икән. Шул ук вакытта, кеше үз язмышын үзе билгели дип тә сөйлиләр. Кайсы гыйбарә дөрестер, белмим, әмма әле тормыш юлын башлап кына килүче егет Ришат Зәйнетдинов үз язмышын үзе яза, авырлыкларны җиңеп, тырышып-тырмашып, без өлкәннәргә дә үрнәк булырлык итеп юл яра. Ул Олы Тиләҗе авылыннан килеп Теләче районы Иске Җөри мәктәбенең 11нче сыйныфында белем ала. Ришат исемле егетләр дә, 11нче сыйныфта укучылар да күптер, ләкин безнең Ришат бер генә. Ни өчен икәнлеген хәзер аңлатам. Ришат – үзе бик гади, гадәти авыл егете, әмма тормыш аны зур сынауларга дучар иткән. Балачагы да башка балалардан аерылмый кебек. Күңелле һәм гамьсез балачак кай арада узган да киткән. «Аяклар арганчы, куллар «чебиләгәнче» урамда уйнаулар әле дә хәтердә. Күңелдә матур хыяллар, изге уйлар. Ләкин тормыш син дигәнчә генә бармый икән шул. Ул синең алга төрле сынаулар куя. Аякларымның кинәт авырта башлавы әти-әниемә көтелмәгән мәшәкатьләр тудырды. Мине нинди генә табибка, кайсы гына хастаханәгә, тернәкләндерү үзәкләренә алып бармадылар, ләкин бер җирдә дә җанны җылытырлык сүз әйтмәделәр. Табиблар миңа «Штрюмпель авыруы» («Пара-парез нижних конечностей») дигән диагноз куя. Бу – нәселдән килә торган, хәрәкәтләнү сәләтенә зыян китерү белән бәйле хроник авыру. Яшьтәшләрем йөгереп качышлы уйнаганда; шау-гөр килеп, хоккей уйнаганда; тирләп-пешеп, туп типкәндә, миңа аларны карап торуы бик авыр булды. Минем дә алар кебек уйныйсы, шаярасы, чирәмдә ауныйсы бик килә иде. Минем моңсу күзләремне күреп, әби белән бабаем башымнан сөеп юаталар, миңа күрсәтмәскә тырышып, үзләре дә күз яшьләрен сөртәләр. Әнием гел мине өметләндереп торды: «Менә күрерсең, барысы да әйбәт булыр. Әле син барысын да узып китәрсең, югары үрләр яуларсың», – дия иде. Әниләрнең йөрәге сизгер шул. Аның әйткән сүзләре Аллаһы Тәгаләнең: «Амин!» – дигән сәгатенә туры килгәндер. Әти миңа: «Җебегән булсаң, тормыш итүе авыр була, нык бул, көчле бул. Көчлеләр генә барлык авырлыкларны җиңә», – дип киңәш бирде. Үзе бакчага тирес түгәргә кушты. Мин тырыша-тырыша эшләдем. Әти-әниләр гел эштә булганга күрә, апам Энҗе белән өй эшләрен гел бергәләп башкардык. «Көч чыкмаса, көч керми», – дип әйткән иде әбием, нәкъ шулай булды. Көн саен эшләгәч, үземне көчлерәк хис итә башладым», – дип елмая-елмая сөйли Ришат.
Авылдагы башлангыч мәктәпкә авырлык белән булса да, үз аяклары белән бара. Беренче укытучысы Марсилә апасы Ришатны башкалардан аермый, иптәшләреннән нәрсә таләп итсә, аңа да шул. Монысы да Ришат файдасына була, кимсенү хисләре әкренләп чигенә башлый. Күрше Иске Җөри мәктәбенә йөреп уку авыр булырмы икән дип куркыбрак торганда, мәктәпкә, балаларны йөртү өчен, автобус бирәләр. Бу да Ришат өчен уңай була. Сыйныфташлары ярата Ришатны. Укуы да яхшы, гел шаян сүзләр әйтеп, иптәшләренең дә күңелен ача. Әти-әнисенең уң кулы ул: өйдәге эшләр дә, абзардагы мал-туар да аны көтеп кенә тора. Кимчелекләргә каршы көрәшергә өйрәнгән яшүсмер үзендә ихтыяр көче булдыра, уңай сыйфатлар тәрбияли. Компьютер артында утырырга да, фотога төшерергә дә, шахмат уйнарга да вакыт таба ул. Сыйныфташлары белән бергә волонтер да ул. Спорт белән дә кызыксына. «Ак барс»ның һәр уенын карап бара. Спортның армспорт дигән төрен аеруча үз итә. Мәктәпнең коридорында кул көрәштерү өчен куелган өстәлдә иптәшләре белән көч сынашулар, өйдә авыр герләр күтәрү, кулында көч туплау эзсез югалмый. Мәктәптә үткәрелгән ярышларда гел беренче урыннарны ала. Районда уздырылган ярышларда катнаша. Сәләтле яшүсмерне райондагы балаларны сәламәтләндерү үзәге педагогы Айрат Әхмәт улы Кыямов күреп ала, үз төркемендә шөгыльләнергә чакыра. Дәресләрдән соң Теләчегә тренировкага Ришат бик теләп йөри. Авыр вакытлар, төшенкелекләргә бирелүләр дә була. Таләпчән тренер Ришатны армспортның серләренә ныклап өйрәтә. Шөгыльләнүләр бушка китми, ул, әкренләп, зур спорт дөньясына кереп китә, зур җиңүләргә ирешә.
Иң истәлекле, иң дулкынландыргыч җиңү – район беренчелегенә үткәрелгән кул көрәше ярышында 65 кг авырлыктагылар арасында беренче урынны алу булгандыр. Үзенә ышаныч, тагы алга таба омтылыш шул вакытта тугандыр. Кечкенә инеш, зур елгага килеп кушылгач, дулкыннар бер-берсе белән куышып барган кебек, Ришатның да армспорт буенча җиңүләре бер-бер артлы килә. Республика күләмендә үзенең сәләтен күрсәткәч, Русия буенча уздырылган ярышларда катнашырга мөмкинлек туа. Спортның шушы төре буенча Брянск шәһәрендә Русия беренчелегенә үткәрелгән ярышта 80кг авырлыктагылар арасында уң кул һәм сул кул буенча да беренче урынны ала. Ришатны өйдә түземсезлек белән көтәләр. Әнисенең битләре буйлап шатлык яшьләре тәгәри, әтисе ирләрчә кулын кыса, янында апасы бөтерелеп йөри. Исән-сау йөреп кайтсын дип, догада торган әбиләре, бабасы шатлана, туган-тумача куана. «Ярый әле, миннән булмый дип, барысына кул селтәмәдем. Тырышсаң, барысы да була икән бит. Дөрес юл күрсәткән, сабыр булганыгыз өчен рәхмәт. Мин дә якыннарыма борчу гына түгел, шатлык та китерә алам икән бит», – ди аларга егет. 2012нче елда Русиядә инвалид-спортчылар арасында үткәрелгән ярышта уң кул буенча да, сул кул буенча да тагын беренче урын Ришатка бирелә. Польшадагы Гданьск шәһәрендә уздырылган ХХII Европа чемпионатындагы инвалид-спортчылар арасындагы армспорт ярышында икенче урынны Ришат яулый. Аңа 2012 елның 9-12 сентябрендә Бразилиядәге Сан-Паулу шәһәрендә булачак Дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирелә. «Шундый зур самолетка беренче утыруым иде. Атлантик океан өстеннән очкан вакыттагы кичерешләрне аңлатып та булмый. 8 сәгать күктә булу үзе бер онытылмаслык вакыйга булды. Ә шәһәрнең матурлыгы, чисталыгы таң калдырды. Әле алай гына түгел, мине анда зур җиңүләр дә көтеп торган икән. Уң кул белән көч сынашканда өченче урын, сул кул көрәшендә беренче урын булды. Дөресен генә әйткәндә, дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар арасында мондый җиңүне көтмәгән дә идем. Тренерым Айрат абый белән бик шатландык», – дип искә ала Ришат. 2013нче елда Литвада үткәрелгән Русия чемпионатында да Ришат Зәйнетдинов пьедесталның беренче баскычында.
Шушы елның сентябрендә Польшаның Гдыня шәһәрендә үткәрелгән Дөнья чемпионатында Ришат тагын җиңүләр белән кайтты. Сул кулдан беренче урын һәм уң кулдан икенче урыннар.
Билгеле, ярышларга бару өчен акча да кирәк. Ярдәмнәре өчен, район җитәкчеләренә, бигрәктә, район башлыгы Зарипов Илдус Фатих улына чиксез рәхмәтле Ришат. Алар ярышларга баруны, анда туклану өчен киткән акча чыгымнарын тулысынча үз өсләренә алды. Җиңүләрдә аларның да өлешләре зур.
Кайда гына йөрмәсен, нинди генә шәһәрләр күрмәсен, үзенең авылы Олы Тиләҗене, әти-әнисен, якыннарын, дусларын сагынып кайта Ришат. Менә бу юлы да, һәрвакыттагыча шат күңелле, мөлаем егетне, мәктәпкә килеп керүгә, дуслары каршы алды, җиңүләре белән котладылар, кызлар да серле елмая… Укытучылары мактый. Үзе генә түгел, йөзе генә түгел, күңеле дә шат Ришатның. Гади бер авыл баласы, татар егете шундый уңышларга ирешкән икән, ничек куанмыйсың да, ничек горурланмыйсың?! Алга таба да яңа үрләр яуларга язсын сиңа, Ришат!
P.S. Әлеге язманы газета өчен әзерләүдә ярдәмнәре өчен Илһамия Шәйдулла кызы Фәрхуллинага һәм Венера Шәфикъ кызы Сәхәповага рәхмәт. Венера апа мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытып, балаларда телебезгә мәхәббәт, милләтебезгә хөрмәт уяткан кеше. Мәктәбебезнең уңышлары, казанышлары өчен горурланып, әле дә мәктәп тормышы белән кызыксынып яши. Аның эшен хәзер Илһамия Шәйдулла кызы дәвам итә. Бу педагоглар яшь укытучыларга да остаз булып тора.
Зиннур ХӨСӘИНОВ.
Теләче районы Иске Җөри мәктәбе укытучысы, 11нче сыйныф җитәкчесе.
Сынаулар аша җиңүләр,

Комментарии