- 01.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Архив
Күчемсез мөлкәт сату-алу базарында, акчадан гайре кеше мәнфәгате белән дә кызыксынучылар бармы икән? Шуңа да «Пассаж» күчемсез мөлкәт сату-алу оешмасы җитәкчесе Рушания Габделәхәт кызы Билгильдеева әйткән сүзләр мине бераз аптырашка калдырды.
– Без җир яки күчемсез мөлкәт сатып алырга теләүче һәр кеше белән аерым эшлибез, безнең өчен аларның ышанычы ниндидер сатып-алу килешүеннән дә өстенрәк, – диде ул.
– Җир кишәрлекләре сатып алучылар өчен, Казан шәһәрендә беренчеләрдән булып яңа проект оештырып, «Пассаж»ның яңача хезмәт күрсәтә башлавы хакында әйтегез әле. Буш җирдә торак төзи башлаганда, су, ут, газ кергән булуы зур өстенлек бит.
– Әйе, безнең сатып алучыларыбыз өчен, чынлап та, бу уникаль проектның уңышлы булуына шатланып эшлибез. Бүген 38 гектар җирдәге 270 кишәрлекле «Державино проектын» тәмамладык. Без ике ел эчендә җир сату белән генә шөгыльләнмәдек, ә сатыласы җирләребездә уңайлыклары тудырылган җир кишәрлекләре дә әзерләдек. Су һәм ут, газ кертү өчен күпме вакыт сарыф ителәсен төзелеш белән шөгыльләнүчеләр белә, без бу эшләрне үз өстебезгә алдык һәм оттык, дип уйлыйм, клиентларыбыз безгә рәхмәтле. Державинога охшаш, Көнчыгыш Державино, Тетеево–2, Нарманка проектлары өстендә эшлибез. «Пассаждан» 500дән артык гаилә үзенә җир алып, безнең дусларыбызга әйләнде инде. Киләсе ел азагына бу саннар күбрәк булачактыр, дип уйлыйм, чөнки безнең агентлык 7 проект белән сатып алучыларга үзенең хезмәтен күрсәтергә җыена, аларның 5е җирләрне сатып алучы өчен уңай бәядәге җирләрне үз эченә алган.
– Сезне, җитәкче кешене, һәр сатып алучы белән аралаша, дип әйтүләренә никтер ышанасы килми…
– Әле шуңа өстәп, һәр атнаның шимбәсендә, безнең сатып алучыларга тантаналы рәвештә җир яки мөлкәт хуҗасы булуы хакында таныклык тапшыру оештырыла. Әлеге чарага гаиләләре белән килгән клиентларыбызга истәлеккә йолдыз статуэткасы бүләк итәм. Якыннан танышкач, фотога төшәбез һәм ул сурәтләр безнең «Пассаж картасында» урын ала.
– Кызыклы хәл. Димәк сезнең эш көнегезнең кайчан башланып, кайчан тәмамлануын белү авыр…
– Алай дип әйтә алмыйм, безнең эш көнебез вакытында башлана, вакытында тәмамлана. Әмма безнең өчен агентлыкның дәрәҗәсен югалтмау, һәр теләге булган кешенең мәнфәгатен кайгыртып, күңелләрендә матур хисләр калдыру кадерле.
Сүз уңаеннан, экологик яктан чиста, йорт төзү өчен уңайлыклары булган җир кишәрлекләре алырга теләкләре булган сатып алучылар Казан шәһәрендә Бутлеров урамының 21нче йортының 34нче офисында урнашкан «Пассаж» агентлыгына мөрәҗәгать итеп, күчемсез мөлкәт алуның нечкәлеген юристлар һәм хезмәткәрләр белән киңәшләшеп, җайлы вариантлар таба алалар. «Пассажлыларга» уңышлар юлдаш булсын.
Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 236-35-34, 239-03-53.
Эш режимы: дүш.-җом. 09:00-20:00, шим.-якш. 10:00-16:00
Язма реклама хокукында бирелә!
ИНН 1655237620

Комментарии