- 01.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №34 (28 август)
- Рубрика: Архив
Безнең урамдагы кияүгә чыкмый калган олырак яшьләрдәге Җәмниха апай күрше Бүчирмә авылында яшәүче, хатыны үлгән Сабирҗан атлы ир уртасына кичүгә чыкты.
Ул елларда бар булган траснпорт ат, кышын чана, җәен арба иде.
Вакыйга кышның февраленә туры килә. Күршеләрендәге атчы Рәхимулла атлы малайны кияү яшәгән Бүчирмә авылына барырга күндерәләр.
Бару максаты – бу парга никах укыту. Юлга өйләдән соң чыгып, эңгер-меңгерләрдә барып җитәләр. Кышкы карлы юлда хәйран гына вакыт уза, атның алдына ашау салып, сарайга урнаштыралар.
Кияү буласы йортның әгъзалары, туганнары өйләнәсе парны җылы каршылый, гадәттәгечә капканы төбенә кадәр ачып куялар.
Хәл-әхвәл белешкәннән соң җылы өйгә керәләр, сый-нигъмәтле өстәл тирәли утырышалар. Кияү белән кәләшне уртага утырталар, янәшәдә мулла абзый, як-якта уллары, кызлары, туганнар, күршеләре.
Атчы малай Рәхимулланы да өйгә дәшеп, мәҗлескә дәшәләр, ишек катындарак утырталар.
Бу елларда иң зур нигъмәт «паштет», анысы да чамалы гына, икмәге дә телемләп кенә.
Никах укыла, бер-берсенә ризалык белдерәләр, бу минуттан тулы хокуклы ир-хатын булалар.
Беренче сый – табынга арыш чумарыннан пешерелгән борчак ашы утыртыла, янәшәдә тәлинкәдә телемләп туралган кара икмәк. Чәйгә әзерләнгән паштет та ипи янәшәсенә куела.
Кучер малай Рәхимуллага да аш китерелә. Барысы да бисмилласын әйтеп аш ашый. Рәхимулла кучербыз, ашны ипи белән ашыйсы урында, паштет белән сыпыра. Бу хәлне күреп торган йорт хуҗасы: «Энем, кара икмәк белән аша», – ди. Егет: «Паштет белән дә бара», – дип җавап кайтара.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.
Комментарии