Беренче атом сынавына – 60 ел

1949 елның 29 августында Казахстанның Семи хәрби полигонында беренче тапкыр атом коралын сыный. Бу һәм аннан соң булган шартлауларның тәэсире хәзергәчә дәвам итә.

29 августта Семи хәрби базасында булган беренче сынауга 60 ел тулды. Шушы көн уңаеннан Казахстанда нурланыштан үлгән кешеләр истәлегенә багышланган чара үтте. Семипалатта һәлак булган кешеләргә багышлап куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салынды. Бу чарада шулай ук 1945 елда атом бомбасы шартлавын кичергән Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләреннән дә вәкилләр катнашты. Шартлау Казахстанда, Семи янындагы базада 1949 елның 29 августында иртәнге сәгать 7дә була. Бу СССРның АКШка җавабы.

АКШ 1945 елда, II Бөтендөнья сугышының соңгы көннәрендә Хиросима һәм Нагасакига бомбалар атып, үз куәтен күрсәткән иде. Семи янындагы шушы база НКВД җитәкчесе Лаврентий Берия тарафыннан сайлана. Анда ачылганнан алып, 1989 елда ябылганга кадәр 456 җир өсте һәм җир асты атом сынавы үткәрелә.

Бу шартлаулардан зыян күргән кешеләр саны бер миллионнан артык, дип санала. Әмма белгечләр үлүчеләр санын төгәл әйтеп булмый, ди. Семи хәрби базасы янындагы калаларда яшәгән меңләгән кеше төрле генетик авырулар белән туган, күп кеше рак һәм нерв авыруларыннан интегә. Семи базасы ябылуына 20 ел тулса да, Семи төбәгенең үзәге булган Курчатов шәһәрендә хәлләр авыр булып кала.

Сынаулар вакытында Советлар Берлеге хакимиятләре кешеләрне яшәгән урыннардан күчермәгән, рәсми төстә шартлаулар кеше яшәмәгән җирләрдә үткәрелә, дип әйтелсә дә.

Бикә ТИМЕРОВА

Казанда яшәү күпме тора?

Республиканың авыл һәм шәһәрләреннән Казанга “бәхет эзләп” килүче студентлар күп. Чит төбәкләрдән килгән студентлар алдында, беренче чиратта, яшәү урыны табу проблемасы туа.

Югары уку йортларының һәр студентны тулай торакка урнаштырырга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә студентлар вакытлыча фатирда акча түләп торырга мәҗбүр. Чит төбәкләрдән килеп, зур шәһәрдә олы хыяллар белән яшәргә теләүчеләргә, яшәү урыны өчен күп акча да чыгарырга туры килә.

Юрганыңа карап, аягыңны сузасың. Матди яклары яхшы булган әти-әни баласына шәһәрдән фатир сатып ала. Бу очракта аның күңел кошы 5 ел буе үз фатирында үз көенә яши алачак. Беркем аннан берни таләп итмәячәк, берәү белән нидер бүлешеп, нерв системасын какшатмаячак. Кризис булуга карамастан, август-сентябрь айларында фатир сатып алырга теләүчеләр арткан.

Тик шунысы, студент елларында тулай торакта тору күңелле, күп акча да таләп итми. Ләкин һәр әйбернең яхшы ягы булган кебек, начар ягы да була. Биредә бер бүлмәдә 4-5 кеше яши. Билгеле, монда әйбер бүлү, канәгатьсезлек нигезендә төрле тавыш-гауга да килеп чыгарга мөмкин. Гигиена ягы да мөшкелрәк. Шуңа да әти-әниләр үз балаларын тулай торак проблемаларыннан саклар өчен, фатирда түләп тота.

ТҮБӘ ТАБУ

Газетадагы белдерүләр буенча фатир табучылар еш кына алдана. студенты Гүзәл Мәхмүтованың башыннан үткән инде ул. “Быел беренче курска кердем, әмма миңа әлегә тулай торак бирмиләр. Түләп торырга фатир эзлим. Иң беренче чиратта, газетага мөрәҗәгать итәсең, бәяләре кулай кебек тоела. Анда язылган телефонга шылтыратасың һәм фатирларда түләп тоту белән шөгыльләнгән оешмага килеп эләгәсең. Алар башка вариантлар тәкъдим итә башлый. Әмма кыйммәтрәк. Газетадагы кешене кызыксындыру өчен генә куела”, – ди ул.

Фатирларны арендага алыр өчен эзләргә ярдәм итүче махсус оешмалар шәһәрдә җитәрлек. Аларга 800 сум түләргә туры килә. Яңа фатир барлыкка килү белән, ул оешмалар, сиңа шылтыратып, фатир хуҗасының телефон номерын бирә. Әмма хәбәр иткән фатирларның күбесе инде арендага бирелгән була. Ошаганны табар өчен, үзеңә фатирлар карап, чагыштырып йөрергә туры киләчәк. Казанның урамында урнашкан фатирлар табып бирү оешмасында эшләүче Регина Халикова әйтүенчә, август аенда фатир эзләүчеләр саны 2-3 мәртәбә арткан. “Яз һәм җәй башында фатир бирүчеләр күп, аның каравы, түләп торырга теләүчеләр бик аз иде. Моны мин студентларның үз шәһәрләренә китүе, шулай ук кризис белән бәйләр идем. Ул вакытларда фатирны арендага алырга теләүчеләр, хуҗа белән сөйләшеп, бәясен төшертә дә ала иде. Ә август аеннан фатир эзләүчеләр күпкә артты”, – ди Халикова.

Кирәк урында, кирәк бәядән һәм теләгән шартлар белән булган фатирны тиз арада риэлторлар табып бирә ала. Моның өчен аларга фатирның бер айлык түләү бәясен бирергә туры киләчәк. Кешеләр, оешмаларга артык акча бирмим дип, еш кына намуссыз арадашчыларга мөрәҗәгать итеп алдана.

ФАТИР ӨЧЕН КҮПМЕ ТҮЛӘРГӘ?

Фатирны да кесә калынлыгына карап сайлыйлар. Билгеле, шәһәр үзәгендә урнашкан, телефонлы, җиһазлары, яхшы ремонты булган тимер ишекле, домофонлы фатирда вакытлыча түләп тору бәяләре югары. Мондый бер бүлмәле фатир өчен аена 13-20 мең сум, ике бүлмәле яхшы фатир өчен 15-25 мең сум түләргә туры киләчәк. Әлбәттә, бәяләр фатирның кайда урнашуыннан һәм телевизор, ремонт, суыткыч, йорт җиһазлары булу-булмавына карый. Фатир эзләүче оешмалар мәгълүматына караганда, иң очсызы Авиатөзелеш районында. Чөнки фатирлар шәһәр читендә урнашкан. Монда аларны 6-8 мең сумга да табып була. КДУга якынрак урнашкан бер бүлмәле фатирлар 13 меңнән дә ким түгел. Хрущев заманында төзелгән биш катлы йорттагы бер бүлмәле фатир үзәктә, кимендә, 10 мең сум булачак. Аның каравы, студент юлга йөрү бәясен янга калдырачак. Үзәктән 4-5 тукталыштагы Вишневский урамында биш катлы йорттагы уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир, коммуналь түләүләрне санамыйча, 11 мең сум тора. Дәрвишләр бистәсендәге бер бүлмәле фатирга түләү бәясе түбәнрәк – 5-6 мең сум тәшкил итә. Яңа Савин районында уңайлыклары булган фатирны 8 мең сумга табып була. Чөнки бөке вакытында бу районнарга кайтып җитү вакыты бер сәгатьтән артык вакыт ала. Өч бүлмәле “элиталы” фатирга бер айга түләү бәясе хәтта 30 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

БҮЛМӘ ЯЛЛАП ТОРУ

Акчаны янга калдырырга теләүчеләр бүлмәдә яши. Әмма монда да бәяләр бик үк түбән түгел. Мәсәлән, 2 яки 3 бүлмәле фатирның бер бүлмәсен 4-5 мең сумга бирәләр. Бу бүлмәдә бер яки ике кеше яши алачак. 4 бүлмәнең һәрберсендә 2 шәр кеше яшәсә, монда яшәү шартларының тулай торактан да күпкә уңайсызрак булуын күз алдына китерергә мөмкин.

Ялгыз яшәүче әбиләр дә тәртипле авыл кызларын фатирга кертергә әзер. Алар бер бүлмәне 2-5 меңгә бирә. Белемгә, якты киләчәккә омтылган чит җирләрдән килгән студентлар өчен тормышы кыйммәткә төшә. Әмма барысы да шушы юлны сайлый һәм аны үтәргә омтыла.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

Фаҗига: Дискотекадан Идел дулкынына

Соңгы вакытта Казанда кичләрен көймәләргә утырып, Идел буенча йөрүләр популярлашты. Теплоходларда ширкәт бәйрәмнәре, туйлар, туган көннәр ешрак үткәрелә башлады. Әмма яшьләрен иң кызыктырганы – көймәдә узучы дискотекалары. Соңгы атнада бу дискотекаларга игътибар тагын да артты. Кызганыч, тискәре якка. Чөнки шундый чараларның берсенә күңел ачарга дип килгән яшь кыз көймәдән суга төшеп үлә.

20 августта әлеге вакыйга булган көймәдә гап-гади яшьләр яратып йөри торган татар дискотекасы булган. Батып үлүче кыз – 28 яшьлек Гөлназ Бакирова. Тумышы белән районыннан. Дискотеканың оештыручысы – моңа кадәр “Яңа гасыр” радиосында эшләп киткән Әлфия Хәбибуллина. Билгеле, мондый хәлләрдән соң ул мәгълүмат чаралары белән сөйләшергә теләми. Кызыксындырган сорауларны прокуратура тикшерүчеләренә юлларга киңәш итә. Алай да Әлфия Хәбибуллина “Азатлык”ка бу кичтә көймәдә ни булганын аңлатты. “Яшьләр яхшы гына күңел ачты, биеде, җырлады. Бернинди тәртип бозу, сугышу булмады. Ул вакытта бер егет, әллә шаярып кына, әллә билгеле ният беләнме, бер кызны кулына алды да әйләнә башлады. Әмма аягында басып кала алмыйча, суга егылдылар. Суга төшкәндә кыз көймә кырыена бәрелгән. Шуңа күрә йөзеп чыга алмады”, – ди ул. Әлеге фаҗига ярдан 800 метр ераклыкта булган. Биредә елга тирәнлеге 10-12 метр. Батучыны шул ук кичтә эзли башласалар да, 5 көн узганнан соң гына Казаннан ерак булмаган Маркиз утравында таптылар.

хезмәткәрләре сүзләренчә, мондый хәлләргә юл куймас өчен, көймәләрдә тәртип саклаучылар булырга тиеш. Әлегә алар юк. Көймәдә бары тик өч кеше – капитан, моторчы һәм матрос кына эшли. Тәртип бозу очраклары булганда, ярдан көймәсен чакыртырга туры килә. Бу исә озак вакыт таләп итә.

Дискотеканы оештыручы әлеге чараларның тыныч кына узуын әйтсә дә, биредә даими катнашучы яшьләр сүзләренчә, биюләр һәрвакыт тыныч кына үтми. Чөнки көймәгә керүчеләр бернинди тикшерү аша үтми һәм үзе белән ни тели, шуны алып керә ала. Гадәттә, бу спиртлы эчемлекләр була.

Казан елга пассажир агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин исә көймәгә кергәнче, пассажирлар билгеле бер кагыйдәләр белән таныша һәм бу мәгълүматны алдык дип кул куя, ди. Мондый инструктаж үткәрелмәгән очракта, бу мәгълүматны теплоходның үзендә дә белергә була.

Гөлназ Бакирова исә чәршәмбе Арча районында җирләнде. Аның белән суга төшеп киткән егеттән сорау алынды, әмма ул кулга алынмаган. Бу очрак буенча җинаять эше дә кузгатылмаган.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

www.azatliq.org

Михнәтле ай, хикмәтле көннәр

Республиканың мөстәкыйльлек турында декларация кабул иткән көнне – 30 август алдыннан бик күпләр якын һәм ерак тарихка күз сала.

Русиядә август аенда төрле маҗаралар еш була. «Курск» көймәсе бату, ГКЧП, дефолт… Быел атаклы хәрби очкычлар җиргә мәтәлеп төшеп, Мәскәү янындагы язлыкта яшәүче кешеләр һәм аларның йортлары зыян күрде. Енисей елгасына салынган электр станциясе җимерелеп, ярты Себернең энергетик мөмкинлекләре хәлсезләнде. Әле ярый узган елдагы кебек кораллы көчләр катнашкан кайнар сугыш чыкмады быел. Әмма шулай да Төньяк Кавказда шартлаулар, үтерүләр ешая башлады. Киләчәк тарихчылары 2009 елның августын да хәвефле чор дип искә алачак.

БӘЙРӘМГӘ – ХЕЗМӘТ БҮЛӘГЕ

Әмма теләсә нинди кризис чорында да тормыш дәвам итә. Татарстанда быел өйләнү һәм бала табу очраклары арткан. Корылык, иген кырлары көю аркасында ашлык уңмады. Бигрәк тә Оренбург, Башкортстанның көньягы афәткә дучар булды. Көнчыгыш Татарстан да бәлале төбәкләр арасында. Шуңа карамастан Татарстан, элекке традицияләрне дәвам итеп, быелгы Республика көне алдыннан басуларда 4 миллион тонна бөртек җыеп алды. Бу инде узган елгы рекорд – 6 миллион тоннадан кимрәк. Ләкин барыбер хәйран гына иген үскән. Гектардан уртача 30 центнер ашлык җыю турында Русиянең бик күп төбәкләре хыяллана. Бәйрәм алдыннан Буада – яңа лицей, Зәй шәһәрендә республикада 30нчы Боз сарае ачылды.

ҖИР АСТЫ МАЕН МӘСКӘҮДӘН СУЫРАЛАР

Ләкин Аллага шөкер дип әйтергә туры килми. Әнә нефтьтән кергән акчадан тагын да күбрәк салым каеру турында карар чыккан. Болай да сөннәтләнгән бюджеттан быел гына да 2 миллиард сум кисеп алынып, федераль казнага озатылачак. Чөнки анда мәшәкатьләр һаман кимеми. Җимерелгән гидростанция дисеңме, Кавказдагы яңа гына килеп кушылучы яшь республикалар дисеңме – барысына да акча кирәк. Өстәвенә, кризис һаман “китми”. Менә шул вакытта рухи һәм иҗтимагый көчләрнең тупланып, афәт-казаларга каршы тору мәслихәт тә бит. Ләкин барыбер милләтләрнең үзенчәлегеннән, тарихыннан куркыныч эзләү, дәүләтне ныгыту өчен бары бер генә дингә таяну – август аеның төп билгесе шулдыр.

ҺӘР МИЗГЕЛ ТАРИХКА КЕРӘ

Тарих – гади нәрсә түгел. Анда эчке каршылык та бар. Муса Җәлилнең патриотик тамга булып китүе, аның Германия хәрби көчләрендә хезмәт итүе яңадан кызу бәхәс уятып җибәрде.(7нче биттән укы).

Бүгенге тормыш бик каршылыклы шул, аның иртәгәге хәле билгесез. Якын һәм ерак тарихның мәгънәсе, эчтәлеге бигрәк тә четерекле. Мәскәү дәүләте һәм рус гаскәрләре, православие чиркәве Казанны басарга, кешеләрне үтерергә өндәгән, дип язарга да җайсыз. Киресенчә, берни булмады, гел кочаклашып яшәдек, барысы да ал да гөл, дип тә булмый. Катлаулы хәлләр турында әйтсәң дә, интернетка язсаң да, җавап бирергә туры килә. Аз гына ялгышсаң, хәтта ялгышмасаң да якадан алып, төрмәгә алып китәргә, үзеңнең һәм компьютерның баш миендә ниләр язылганлыгын тикшерә башларга мөмкиннәр.

30НЧЫ АВГУСТТА ТАРИХ ЧАГЫЛАМЫ?

30 августта, 19 ел элек мөстәкыйльлек декларациясе кабул итү уңаеннан оештырылучы бәйрәмнең сәяси эчтәлегеннән игътибарны торган саен сәнгать һәм спорт чаралары күбрәк җәлеп итә.

Хәтта сәясәт мәсьәләләреннән ерак торучы татарстанлылар да, аннан читтәгеләр дә бу бәйрәмне белә. Чөнки һәр елда иң зур тантаналар шушы көнне үтә. Быелгы бәйрәм дә, гадәттәгечә, Камал театры каршында “Уйнагыз, гармуннар!” дип аталган халык иҗаты бәйгесе белән ачылды.

Шунда ук вәкилләре рус һәм татар телләрендә республика мөстәкыйльлеген яклаган шигарьләр күтәреп, 1990 елда кабул ителгән декларациянең эчтәлеге белән мәйданга килгән кешеләрне таныштырды. Бу пикетны хуплаучылар да, битараф калучылар да булды. Әмма каршы чыгучылар күренмәде. Шулай да соңыннан популяр Мәскәү радио каналы “Татар милләтен үстерүне һәм Татарстан бәйсезлеген ныгытуны таләп иткән пикетчыларга урам сәрхушләре генә кушылды”, – дип, сәер “мәгълүмат” таратты. Сәясәт сулышы бу бәйрәмдә артык сизелмәсә дә, ул, һичшиксез, сәгать саен, минут саен Казанда барган вакыйгаларга тәэсир итеп тора.

Ә күңел ачу тамашалары Камал театры алдыннан бөтен Казанга таралды.

Римзил ВӘЛИ

Гарип балалар тумасын өчен

Башкортстанның Иглин районы халкы үзләрен һәм балаларын яклап, каршылык чараларын башлады.

Район халкы, бигрәк тә Кудеевка, Олы-Теләк, Красновосход авыл идарәләре биләмәләрендә яшәүчеләр, хакимиятләрнең биредә марганец катыш акбур чыгару ниятләренә ризасызлык белдерә. Әле алар урам җыены оештырып, Президенты, премьер-министры, шулай ук Башкортстан Президенты, премьер-министры, республика баш прокуроры исемнәренә ачык мөрәҗәгать юллады. Әлеге мөрәҗәгатькә 2 мең ярым чамасы кеше имзасын салган. Каршылык чарасын оештыручыларның берсе танылган татар эшкуары Хәсән Идиятуллин сүзләренчә, кеше сәламәтлеге өчен бик зарарлы булган марганец катыш акбур карьерын берничә ел элек үк “Башнефть” ширкәте үз карамагына алган булган. “Хәзер инде бу биләмәләрдә, Швециянең “Лассельберг” ширкәте белән берлектә руда чыгара башларга һәм шушындагы элекке бер ширкәт биналарында аны баету һәм эшкәртү күзаллана. Ләкин марганец яткылыклары авылларга терәлеп тора һәм аларны чыгару белән эшкәртә башлау халык сәламәтлегенә коточкыч зыян китерәчәк”, – ди Хәсән Идиятуллин.

Әлеге ширкәтне ачуга каршы булучылар иң башта җентекле экологик экспертиза үткәрүне һәм референдум аша халык фикерен белешүне таләп итә. “Балаларыбызның, киләчәк буынның саулыгын аерым кешеләрнең баюы хисабына корбан итә алмыйбыз”, – ди Иглин районында яшәүчеләр.

Табиблар әйтүенә караганда, марганец тузаны кеше сәламәтлеге өчен ифрат та зыянлы. Бу бик күп гарип һәм зәгыйфь акыллы балалар тууына сәбәпче була, ди алар.

Фәнис ФӘТХИ

Комментарии