Шәрә йөрү – кешене мыскыл итү

Шәрә йөрү – кешене мыскыл итү

Малай вакыттагы әби-бабайларның очрашканда сөйләшкән сүзләре истә калган. Алар: «Фәлән китапта менә болай язылган, – дип сөйләшергә яраталар иде. – Заман ахыры җиткәч, ата – улны, ана кызны белмәс, әдәп-әхлак бетәр, тәрбиялелек бик түбән дәрәҗәдә булыр». Ул вакытта мин әле әдәпнең дә, әхлакның да ни икәнен белми идем. Аларны чын кеше булып җитешкәч кенә беләсең икән ул.

Үзем дә олыгайгач, әби-бабайларның теге сүзләрен еш хәтергә төшерәм. Әйләнә-тирәдәге тәртипсезлекне, әхлаксызлыкны күргәч, әллә инде чынлап та замана ахыры җитте микән, дип уйлап куясың. Шәһәр урамы буйлап хатын-кызлар су коенганда гына кияргә яраклы киемнән йөри. Болай йөрү башкаларны хөрмәт итмәү бит инде ул. Шәрә йөрүне көн кызуына сылтарга маташалар. Белмим, белмим, Сочида да ял иткәнем булды заманында. Ашханәдә берәр хатын-кыз шушындый кыяфәттә күренсә, аңа әдәпле генә итеп: «Идите, переоденьтесь, пожалуйста», – дип кисәтү ясыйлар иде. Бездәгедән күпкә эссе булса да, Урта Азиядә булып кайткан кешеләр шәрә йөрүчене күрмәдек, диләр иде. Кеше үз-үзенә аз гына бәя бирә белергә тиеш. Син кем, тормышыңда нәрсәгә ирештең, нәрсәгә өйрәндең?

Тәрбиялелек, мәдәниятлелек турында уйланам да, без үскәндәге хәлләр белән чагыштырып ятам. Нинди зур аерма, хәтта чагыштыра торган да түгел. Ул вакытта тормыш итү ничек кенә авыр булмасын, тамаклары ач булса да, кияргә киемнәре булмаса да, халык бүгенге кебек чишенеп, су коену костюмыннан урамда йөрмәде. Чөнки тәнеңне күрсәтеп йөрү кешеләрне хөрмәт итмәү булып санала иде. Иске булса да, һәркемнең киеме чиста, тишек-тошыгы ямалган була иде. Хәтерлим әле, авылыбызда бер абзый урамга күлмәксез, чалбардан гына чыккан иде, шунда бер бабай аны оялтып, бар, күлмәгеңне киеп чык, кешеләрне мыскыл итеп йөрмә, дип куып кертеп җибәрде. Мин үскәндә кешеләр хезмәт сөючән, миһербанлы, ярдәмчел иделәр. Кая югалды соң бу сыйфатлар хәзер?

Сугыш чорында безнең якта бүреләр күбәйгән иде. Күрәсең, алар, куркып, сугыш барган җирләрдән дә бу якларгарак күченгәннәрдер. Араларында яллы бүреләр дә бар, алары тагын да усалрак, дип сөйлиләр иде. Хәзер кешеләр арасында да шундый «яллы бүреләр» очрый. Нечкә муеннарын «яллары» белән каплап, ярымшәрә көенчә, кайсылары кибет тирәсендә йә аракы, йә сыра чөмереп, эшсезлектән әрәмтамакланып, исереп йөри. Шул хәлләрендә кибет артына чыгып, безнең өй стенасына йомышларын йомышлыйлар. Кайсылары исереп, безнең подъездга кереп авалар да, асларына җиппәреп яталар. Күрсәм, сүгәм, оялткан булам. Ә алар, без гаепле түгел, ник кибет артында бәдрәф юк, дип, әрепләшкән булалар әле. Бер шалапае, мин сүккәч, монда сез – коммунистлар гаепле, безне сез шулай итеп тәрбияләдегез, дигән була. Беренчедән, минем бернинди дә партиядә торганым булмады. Икенчедән, ул адәм актыгы үзен әти-әнисе тәрбияләргә тиеш икәнен дә белми. Болар бит кеше түгел, һәм булмыйлар да. Шуңа аптырыйм, беркайда да эшләмәгәч, ни хисабына эчәләр икән?

Безнең буынга тәрбия яхшы булды шул. Хәтерлим әле, йокыдан әти-әни: «Бисмиллагызны әйтеп торыгыз, уң аягыгызга басыгыз», – дип уята, ятканда, уң ягыгызга ятыгыз, дип яткызалар иде. Бусагадан да бисмилла әйтеп кенә чыгасы. Урамда кем генә очраса да, исәнләшеп, хәлен белеп узасы. Әгәр дә ярдәм кирәксә, ягъни кулында әйберсе булса, күтәрешеп, өенә илтеп куярга кушалар иде. Өендә без эшләрдәй эш булса, булышуны безнең бурыч дип өйрәттеләр. Ә хәзерге яшьләрнең күбесе исәнләшә дә белми бит. Тәмәке пыскыткан килеш, синең белән йөзгә йөз куеп сөйләшәләр.

Гаиләдә тәрбия булмаса, син аны хет теләсә нишләт, булмаган тәрбияне кертә алмыйсың. Аның башта әти-әнисен тәрбияләргә кирәк әле.

Илгизәр ГАЛИЕВ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии