«Әгәр бу империя икән, уку бер генә телдә булырга тиеш»

 «Әгәр бу империя икән, уку бер генә телдә булырга тиеш»

Русия Федерация Шурасы шимбә көнне узган утырышында туган телләрне өйрәнү турында канун өлгесен раслады. Канунны кабул итүне яклап, 146 кеше тавыш бирде, нибары ике сенатор гына каршы чыкты, тагын өчесе тавыш бирүдән тыелып калды.

Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенко сенаторларны канунны кабул итәргә өндәп чыгыш ясады. Ә Камчатка вәкиле Борис Невзоров Русиядә тел бер генә, урыс теле генә булырга тиеш, диде. «Владимир Ильич Ленин безнең дәүләтебезне, 99 процент дәүләттә кабул ителгәнчә территорияләргә карап түгел, ә тел, милли билгеләргә карап бүлгәндә, акрынлап шартлауга таба бара торган вазгыять тудырган, бу соңыннан бөек Совет берлеге җимерелүгә китерде. Сталинның телләр һәм халыкларның кушылуы турындагы хезмәтенә мөрәҗәгать итсәк, ул анда, килер бер көн, бөтен дөнья бер телдә сөйләшер, дигән иде. Ләкин дәүләт эчендәге дәүләтләр бер телне белергә тиеш. Укыту, әгәр бу держава икән, әгәр бу империя икән – моны ничек дип атасаң да була, дәүләттә уку бер генә телдә булырга тиеш. Төп фәннәр бер телдә укытылырга тиеш», – дип сөйләде ул.

Липецк өлкәсе сенаторы Максим Кваджарадзе канунны фикер алышып тормый гына расларга чакырды. «Илебезнең бербөтенлеген бозмас өчен, илдә тел бер генә булырга тиеш, ул – урыс теле. Урыс теле төп тел булырга тиеш. Әйдәгез, тавыш бирик!» – дип катгый итеп әйтте ул.

Канун өлгесенә каршы бары Иркутск өлкәсе сенаторы, милләте белән бурят булган Вячеслав Мархаев кына чыгыш ясады. «ЮНЕСКО мәгълүматына караганда, Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары телләре үлеп бара торган телләр булып санала. Бурят, якут, алтай һәм башка телләр куркыныч астында. Төньякның аз санлы төп халыкларына килгәндә, алар турында күптән чаң сугарга кирәк. Канун өлгесе авторлары туган телне ихтыяри укыту төбәкләрнең төп халыклары телләре өчен шартларның начараюына китермәячәк, димәкче була. Мин болай дию белән һич тә килешмим. Күп республикаларда баланы укыту туган телдә бара торган мәктәпкә яки сыйныфка урнаштыру шактый кыен. Теләүчеләрнең күпчелегенең туган телен өйрәнү мөмкинлеге болай да юк, ә туган телендә белем алу мөмкинлеге тагын да азрак. Балаларның күпчелеге урыс телендә белем бирә торган сыйныфларда укырга мәҗбүр, чөнки аларга альтернатива юк. Русиянең мәгариф турындагы кануны нигезендә алар уку телен белем бирү системасы бирә торган мөмкинлекләр кысаларында сайлый», – дип билгеләп үтте ул.

«Ә инде безгә вәгъдә ителгән Телләргә ярдәм итү фондына килсәк, ул килешмәүчеләрне тынычландыру өчен эткә ыргытылган сөякне хәтерләтә. Кызганыч, ул үз бурычын үтәр дип ышану бик кыен. Элек шулай пенсия фонды төзегәннәр иде, нәтиҗәсе нинди булды соң?» – дип сүзен дәвам итте Мархаев.

Бу сүзләрен әйткәндә Валентина Матвиенко сенаторның микрофонын сүндереп куйды, әйтеп бетерергә бирмәде һәм ярсып-ярсып, бармагын селтәп, Мархаевның сүзләрен кире какты. «Дөрес булмаган мәгълүмат таратмагыз. Совет берлеге һәм яңа Русия чорында аз санлы халыкларның берсенең генә дә теле юкка чыкмады! Илнең хакимияте бу телләр саклансын өчен бөтен шартларны тудыра, чөнки, чыннан да, бу безнең байлыгыбыз. Көчләп укытканда аның нәтиҗәсе булмаячак», – дип, Матвиенко канун өчен тавыш бирергә кыстады.

«Гафуровка акча гына кирәк». Ни өчен Татарстан милли институтны торгызуны КФУга тапшыра?

Татар җәмәгатьчелегенең милли университет булдыру хыялы кабат юкка чыгарга охшый. Узган ел Рөстәм Миңнеханов торгызырга вәгъдә биргән милли педагогика институтын КФУ карамагына тапшырмакчылар. Белгечләр моны «Гафуров акча эшләп калачак, институт шуның белән бетәчәк» дип бәяли.

ТАТАРСТАНЧА: ЯШЕРТЕН ҺӘМ КАЧЫП АКЧА ЭШЛӘҮ

1994нче елда Татарстан Югары Шурасы Милли университет булдыру турында карар кабул иткән иде. Бер елдан ул оешырга тиеш иде. Ләкин парламент карары бүгенгә кадәр үтәлмәде.

Милли университет булдыру фикере Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, ана һәм республика дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады. Узган ел Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде.

Ләкин бер елга якын вакыт үтте. Бүгенгә кадәр институт булдыруда сизелерлек адымнар күренми. 26нчы июньдә Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов 1нче сентябрьдә милли институт оешачак, дип белдергән иде. «Якын араларда яңа нигезләмә теркәләчәк (милли югары уку йорты нигезләмәсе – ред.). Аның ничек аталасы да шунда билгеле булачак. Анда журналистлар да, педагоглар да, мәдәният белгечләре дә әзерләнәчәк. Яңадан укырга мәҗбүр булган 1369 укытучының күбесе шунда кире кайтачак», – дип белдерде ул вакытта Борһанов.

Милли югары уку йортының концепциясе әзер, диләр. Ләкин ул җәмәгатьчелеккә чыгарылмады. Дәүләт Шурасына да уку йортының концепциясе әлегә кертелмәгән.

ТАТАРСТАННАН КФУга 125 БЕЛГЕЧЛЕККӘ ЗАКАЗ БИРЕЛГӘН

Иң кызыгы – милли уку йортының юридик статусы турында авыз ачып беркем әйтми. КФУ ректоры Илшат Гафуров кына: «КФУ кысаларында махсус оешма булдырылачак, заказ белән милли белгечләр әзерләячәкбез», дип ычкындырган иде. Мәгариф министрлыгындагы үз чыганакларыбыз да милли институт КФУ карамагына тапшырылачак, ди.

Шуңа дәлил буларак, Татарстанның КФУга татар телле белгечлекләр әзерләү өчен 125 урынга заказ биргәне ачыкланды. Бу хакта «Азатлык»ка КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдерде: «Татар телендә белгечлекләр әзерләү өчен республика 125 урынга заказ бирде. Математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, өстәмә белем бирү белән бергә музыка һәм балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар әзерләячәкбез. Бу – республика бюджетыннан. Узган ел мондый заказ булмады. Безнең федераль бюджеттан урыннар да былтыргы күләмдә калды, – диде Җамалетдинов. – Заказны Татарстан Мәгариф министрлыгы бирде. Алар районнардагы ихтыяҗны өйрәнеп эш иткәннәр дип уйлыйбыз. Бу очракта без – башкаручылар».

Димәк, Рөстәм Миңнехановның милли педагогика институтын торгызу турындагы фикере КФУның бер бүлекчәсен булдыруга гына кайтып калырга охшый дигән сүз.

«ГАФУРОВКА АКЧА ГЫНА КИРӘК»

Милли университет идеясен педагогика институтына алыштыру, ә анысын КФУ карамагына бирүне белгечләр «татарның югары уку йортын юк итү» дип бәяли.

«Бу республика акчасын сарыф итүгә китерәчәк. Чөнки пединститутны КФУга бирделәр бит инде. Ул вакытта, бөтен белгечлекләр, укытучылар әзерләү кала, дип вәгъдә ителгән иде. Буш сүз булып чыкты. Инде дүрт ел татар телендә белем бирә алучы укытучылар әзерләнми. Тарихтан да, география, математика, физика, химия, хәтта журналистикадан да туктатылган. Бу бернинди кысага да сыймый. Шуңа да мин КФУ, Гафуров республика акчасын да җыеп алырга тели, дип уйлыйм. Мөгаен, Гафуровларның хезмәт хаклары университетның зурлыгыннан торадыр», – диде Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре, милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин.

«МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТ БУЛЫРГА ТИЕШ»

Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов та шундый фикердә. «КФУга бирсәң, Милли институтны бетерәчәкләр. Анда Гафуров, Рамилгә (Рамил Хәйретдинов – КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры – ред.) бу кирәк түгел, алар фәкать акча гына ди. Акча булса, аны каерып ала да, бетте шуның белән», – дип сөйләде Хәкимов.

«Милли уку йорты үзебезнеке булырга тиеш. Ул ачылса, без факультет оештыра алабыз. Безнең тарихчылар болай да укыту белән шөгыльләнә. КФУда татар тарихын белүчеләрдән бер Индус Таһиров калды. Шуның белән бетте. Безнең әсбаплар да әзер. Аннан ИЯЛИ (Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты – ред.) бар. Алар шулай ук тел юнәлешендә ярдәм итә ала», – ди Рафаил Хәкимов.

«МИЛЛИ ИНСТИТУТНЫ ӘЛЕ ТОРГЫЗЫРГА МӨМКИН»

1986-2002нче елларда Казан дәүләт педагогика институты ректоры булып эшләгән Рүзәл Йосыпов Татарстанның ихтыяры булган очракта, Рөстәм Миңнеханов әйткән милли педагогика институтын торгызырга мөмкин, ди.

«Белем бирерлек кадрлар җитәрлек. Аларның кайберләре пенсиядә яки икенче эшкә күчкән. Кадрлар юк дисәң, аны гомер буе сылтау итеп, институтны ачмаска мөмкин. Безнең тәҗрибә бар. Күпләп татар телле укытучылар әзерләдек. Ике ел бары татарча гына укыта идек. Бу тәртипне бетерделәр. Аны әле торгызырга мөмкин. Үзем баш киңәшче булып эшләргә әзер. Ләкин мондый эшләр эшләнәчәгенә бик шикләнәм», – диде Йосыпов.

Шул ук вакытта Рүзәл Йосыпов КФУга милли кадрлар әзерләүне тапшыруны зур хата дип саный.

«КФУның укытучылар әзерләргә теләге юк. Шактый вакыт узды, күрдек инде без аларны. Федераль университет болай да дистәләгән уку йортын кушты. Туймас нәрсә булды алар. Монда бары мөстәкыйль институт турында гына сүз булырга тиеш», – ди Йосыпов.

«ТАТАРСТАН БӨТЕН УКУ ЙОРТЛАРЫНДА ТАТАР ТЕЛЛЕ БЕЛГЕЧЛӘР ӘЗЕРЛӘРГӘ ТИЕШ»

Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) галиме Исмәгыйль Хөснетдинов, Татарстан бөтен югары уку йортлары белән эшләргә тиеш, ди.

«Без ачык университет тәкъдим итәбез. Ул барлык университетлар белән эшләргә тиеш. Безгә татар телендә табиблар, агрономнар, технолог, ветеринар, укытучылар, икътисадчыларны әзерләргә кирәк. Аларны бер университетка гына җыеп булмый. Ул мондый очракта зур университет булырга тиеш. Бүгенге шартларда моны эшләве кыен. Ә ачык университет үзәге оештырсак, бу эшне башлау җиңелрәк булачак», – ди Хөснетдинов.

«Русия вузларына татар телендә укучы студентларга, укытучыларга стипендия, тулай торак, методика белән ярдәм итәргә кирәк. Укытучыларга тел курслары оештырырга тиешләр. Менә миңа бүген татар телендә лекция укы дисәләр, миңа ярты ел телне үзләштереп, әзерләнергә кирәк. Минем бит гади татар теле генә. Югары уку йортларына татар телен кертер өчен бүген дәүләт акчасы кирәк», – ди ул.

Хөснетдинов ачык университет концепциясенең әзер булуын әйтте. Аның фикеренчә, бу эшне бер ел эчендә оештырырга мөмкин.

«Ачык университетның концепциясе инде әзер. Хәзер Татарстан кабул итсә, бу эшне бер елда башларга мөмкин. Хәзер эшкә тотынсак, инде киләсе елның 1нче сентябренә 100-200 кешене ике телдә укыта алабыз. Бер 25 елдан 15 мең кадр чыгарачакбыз, – ди Хөснетдинов. – Шулай эшләмәсәк, без татар телен КФУ эчендә генә калдырабыз. Алар моның белән җитешми. Анда филологлар, укытучылар, журналистларны укыталар. Шуның белән бетте. Физик, химикларны, табибларны укытырлармы – белмим. Аграрийлар, механикларны укыта алмыйлар».

«МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТ АЧУНЫ КӨТҮ – САМИМИЛЕК»

Сәясәт белгече Илшат Сәетов Татарстанның зур уку йорты ачылуга шикләнә. «Федераль университетың татарлыкны ничек бетергәненә бөтенебез шаһит. Сәяси ихтыяр һәм матди ярдәм кирәк. Хәзерге шартларда милли югары уку йорты барлыкка килүе мөмкин түгел дип уйлыйм. Татар телен хәтта мәктәптә дә саклый алмаган җөмһүрияттән Милли университет ачуны көтү – артык самимилек», – ди Илшат Сәетов.

Марат ГАРИПОВ

Комментарии