Казанда Хороводная урамындагы мәчет төзелеше тирәсендә киеренкелек арта

Казанда Хороводная урамындагы мәчет төзелеше тирәсендә киеренкелек арта

Казанның Хоровод урамы, 50нче йортта яшәүчеләр янәшәдә мәчет төзүгә каршы урам җыены уздырды. Мәхәллә вәкиле, мәчет төзелеше канунлы, дип белдерсә дә, йортта яшәүчеләрнең күпчелеге мәчет төзүгә каршы төрле сәбәпләр китереп, канәгатьсезлеген җиткерде.

Хоровод урамы, 50нче йорт ишегалдында узган чарада шул йортта яшәүче берничә дистә кеше һәм Казанның Калуга бистәсе мөселманнары вәкиле Мансур Кадыйров катнашты.

Йорт җыелышында катнашучыларның күпчелеге Кадыйровка мәчет төзелешенә ни өчен каршы булуларын төрле сәбәпләр күрсәтеп җиткерергә тырышты. Һәркем үз фикерен әйтеп калырга ашыкканга күрә, җыен башта умарта күчен хәтерләтте.

Мәчет төзелешенә каршы булучылар, иң беренче сәбәп итеп, төзеләчәк мәчет белән күп катлы йорт арасында тиешле ара булмавын һәм моның янгын сүндерү һәм ашыгыч ярдәм машиналарына комачаулык итәчәген әйтте.

Башкалары үз йортлары янында урамнарның тар булуы, мәчет төзелгәч, монда киләчәк кешеләрнең машиналары белән тагын да күбрәк уңайсызлыклар тудырачагы, мәчет бинасының йортны каплаячагы һәм кояш нурларының тәрәзәләренә төшмәячәгенә борчылды.

Җыелышта яңгыраган чыгышлардан күпләрне намаз укырга киләчәк кешеләр куркытуы билгеле булды. Безнең йортыбыз янында экстремистлар йөриячәк, без аларның монда килүен теләмибез, дип әйтүчеләр дә табылды.

«МӘЧЕТ ӨЧЕН ТИЕШЛЕ ДОКУМЕНТЛАРЫБЫЗ БАР»

Казанның Калуга бистәсе мөселманнары вәкиле, мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе булган Мансур Кадыйров һәр фикергә җавап бирергә тырышса да, вакыт-вакыт аның тавышын күпчелекнең тавышы басып китте.

«Без мәхәлләбездә мәчет төзелсен дип, ун елдан бирле җир эзлибез. Казан хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Әмма хакимият шул вакыттан бирле безгә бер урын да табып бирә алмады. Аптырагач, бер шәхси җир хуҗасы, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, безгә мәчет төзергә дип, үз җирен тапшырды. Мәчет төзү өчен барлык кирәкле документларны җыйдык, тиешле урыннардан тиешле рөхсәтләрне алдык. Хәзер сез безгә төрле сәбәпләр белән каршы чыгасыз. Рөхсәт алганда, мәчет манарасыннан азан яңгырамаячагын һәм күрше-тирәне борчымаячагын теркәттек. Төзеләчәк мәчет белән йорт арасында канунга ярашлы ара калган. Тиешле оешмаларның рөхсәтләре дә бар. Мәчеткә керү капкалары бөтенләй икенче яктан булачак. Ике арадагы зур таш диварларны алып атып, аның урынына матур гына киртә корачакбыз. Менә хәзер чыгып карасагыз шул арага, анда хәзер дә янгын сүндерү машинасы да, ашыгыч ярдәм машинасы да үтә алмый. Чөнки сезнең үз машиналарыгыз ул араны тутырган», – дип Кадыйров үз фикерләрен җиткерде.

«МИН МӘЧЕТКӘ КАРШЫ ТҮГЕЛ, Ә ЙОРТЫБЫЗ ЯНЫНДА ГЫЙБАДӘТХАНӘ ТӨЗЕЛЕШЕНӘ КАРШЫ»

«Азатлык» хәбәрчесе, җыелышта яңгыраган фикерләрне тыңлаганнан соң, һәр ике якның да фикерләрен кабат белеште. Хоровод урамы 50нче йортта яшәүче һәм мәчет төзелешенә каршы чыккан Светлана Друлис үзенең мәчет төзелешенә каршы булмавын, ә үз йортлары янында санитар нормаларны бозган гыйбадәтханә төзүгә каршы булуын җиткерде.

«Кайда гына булмасын, кануни нормалар үтәлергә, күпчелек тавышка колак салынырга тиеш. Безнең монда машиналар өчен махсус урыннар да, балалар өчен уен мәйданчыклары да, велосипед юллары да, инвалидлар өчен махсус йөрү урыннары да каралмаган. Дәүләт ни өчендер боларны булдырмый. Яңа биналар төзелгәндә барлык бу мәсьәләләр исәпкә алынырга тиеш. Без бу дөньяда тынычлыкта яшәргә, барлык диннәргә дә хөрмәт белән карарга тиеш», – диде ул.

«МӘЧЕТ ТӨЗЕЛЕШЕНӘ КАРШЫ ЧЫГУЧЫЛАР УЙДЫРМА СӘБӘПЛӘР КИТЕРӘ»

Шул ук йортта яшәүче, әмма мәчет төзелешенә каршы булмаган галим Искәндәр Гыйләҗев җыелышта мәчет төзелешенә каршы булучыларның төрле дәлилләр китерүен, ләкин боларның уйдырма сәбәпләр икәнен белдерде.

«Монда, имеш, мәчет янында сарык суячаклар, балалар мәйданчыгы янында төрле кешеләр йөрергә мөмкин икән. Хәтта террорчылар килергә мөмкин дип сөйләүчеләр дә булды. Ләкин болар уйдырма гына. Чөнки Татарстанда дини вазгыять шактый тыныч. Мин монда төзеләчәк кечкенә генә мәчет ниндидер зур проблемалар китереп чыгарыр дип уйламыйм. Аннан соң, тиешле рөхсәт документларын мәчет төзүчеләр сатып алган, дип тә әйтелде. Әгәр мондый сүзләр әйтәсең икән, моны исбатларга кирәк, мәхкәмәгә бирсеннәр.

Янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары үтә алмый, дип әйтәләр. Әмма алар, беренчедән, хәзер дә үтә алмый. Икенчедән, мәчеткә уза торган юл башка җирдән үтә, ул безнең юл түгел. Минемчә, мәчет безнең йортка берничек тә комачауламаячак», – диде Искәндәр Гыйләҗев.

Урам җыелышы барышында яклар берара уртак фикергә дә килделәр. Мәчет төзелешенә каршы чыгучылар мәхәллә вәкиленә мәчет төзелешен бер атнага туктатып торырга, хакимияткә мөрәҗәгать итеп, мәчет өчен башка урыннан җир кишәрлеге бүлеп бирүне сорарга һәм хакимият тиешле урынны күрсәткән очракта, мәчетне шунда төзергә тәкъдим иттеләр. Кадыйров бу тәкъдимне мәхәллә халкына җиткерәчәген, үзенең моңа уңай каравын әйтте.

«МӘЧЕТ ТӨЗЕЛСӘ, ФАТИР БӘЯЛӘРЕ ТӨШӘРГӘ МӨМКИН»

Җыелышта яңгырамаса да, кайберәүләрнең үз фатирларын саткан очракта торак бәясенең төшү ихтималы аркасында мәчет төзелешенә каршы булулары да ачыкланды.

«Йорт янында мәчет төзелеше булганга күрә безнең фатирлар хәзердән үк арзанайды. Мин шуңа күрә төзелешкә каршы чыгам. Диндар булмаган берәү яисә башка диндәге кеше фатирымны алырга теләсә, ул тәрәзә каршындагы мәчетне күргәч, сатып алу фикереннән ваз кичәчәк», – дип, берсе үз дәлилләрен җиткерергә тырышты, әмма исемен әйтергә теләмәде. Бары шушы йортта яшәгәнлеген генә әйтте.

Тик моның нәкъ капма-каршысы да булырга мөмкин, фатир алырга килгән берәр мөселман кешесе, тәрәзәдән мәчетне күргәч, фатирыгызны бик теләп алырга теләмәсме, дип сорагач, ул андый сатып алучыларның аз булуын әйтеп, үз фаразын исбатларга тырышты.

Җыелыш ике сәгатьтән артык дәвам итте. Төгәл генә бер карарга да киленмәде. Кемнәрдер мәчет төзелешен туктату өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтсә дә, күпләр мәхкәмәнең мәчет төзелеше өчен тиешле документларны биргән Казан хакимияте карарына каршы чыкмаячагын һәм моның мәгънәсез чара икәнен әйтте. Җыелыш барышында мәчет төзелешенә карата 50нче йорт кешеләре арасында имза җыю да оештырылды. Анда «каршы», «каршы түгел» һәм «битараф» дигән җаваплар тәкъдим ителде.

«ТИРӘ-ЯКНЫ БОРЧЫМАС ӨЧЕН, АЗАН ТАВЫШЫН УРАМГА ЯҢГЫРАТМАЯЧАКБЫЗ»

Җыелыштан соң, Мансур Кадыйров «Азатлык»ка мәчетнең мәхәллә мөселманнары акчасына төзелүен җиткерде. Мәчет төзелеп беткәч, намазга киләчәк кешеләрнең машиналарын кую өчен тиешле урын каралган. Мәчеттә урамга азан яңгырата торган рупорлар булмаячак. «Без беркемгә дә комачаулык тудырмаячакбыз. Мәчет тирәсен тагын да матурайтачакбыз. Бер катлы, утыз кеше сыйдырышлы мәчетебездә дини гыйбадәтләребезне җиренә җиткерергә телибез», – дип белдерде ул.

Мәчет төзелергә тиешле җирне уратып алган диварга эленгән язуга караганда, гыйбадәт йорты Хоровод урамы, 58 адресында, 191 квадрат метр мәйданда төзелә. ООО «ГК Канталь» төзелеш ширкәтенә мәчет төзү рөхсәте 2017нче елның 4нче маенда Казан башкарма комитеты тарафыннан бирелгән. Мәчет 2018нче елның 31нче октябренә төзелеп бетәргә тиеш.

Хәбәр ителгәнчә, Казанда яшәүче Татьяна Немировская 25нче июльдә Хоровод урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп, Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыккан иде.

Райнур ШАКИР

Чүти авылында элекке мәдрәсә бинасында аракы саталар

Татарстанның Кайбыч районында Чүти дип аталган бердәнбер мишәр авылы бар. Анда бер катлы, заманы өчен шактый зур булган мәдрәсәдә бүгенге көндә «Сандугач» дип аталган азык-төлек кибете эшли. Элмә тактага карасаң, шунда ук «Арыш мае» кибете дә урнашкан. Кибет киштәләрендә көнкүреш кирәк-яраклары белән беррәттән хәмер дә сатыла.

XX гасыр башында кызыл кирпечтән төзелгән мәдрәсә бинасы авыл уртасында ук урнашкан. Мәктәп-мәдрәсә бинасын, бүген Яшел Үзән районына караган Акъегет авылында туып үскән, танылган татар миллионеры, хәйрияче, Рәшит казый Ибраһимов белән бергә «Иттифакел-мөслимен» фиркасенә нигез салган Заһидулла Шәфигуллин (1840-1919) төзеткән.

Киң җәмәгатьчелеккә әлеге авыл данлыклы ат карагы Шәкүр карак исеме белән таныш. Бу авылда танылган татар язучысы, Тукай чордашы һәм аның әдәби оппоненты Зариф Бәшири туып-үскән.

Зариф Бәшири үзенең «Замандашларым белән очрашулар» дип аталган истәлекләрендә: «Шул җәйдә (1906нчы ел. – Ред.) безнең авылга таштан яңа тәртип белән укыту өчен зур гына бер мәктәп салынды. Мин шунда укытучы булып эшләргә тиеш идем. Бер ел булса да укытып, үземне мөгаллимлектә сынап карыйсым килә иде. Чүтидә мәктәп салырга кирәк, дип, Заһидулла байның колак итен ашаган кеше мин түгелме? Дәрт зур иде. Менә, ниһаять, кызыл кирпечтән мәктәп салынды. Ысулы җәдит өчен! Моңа шактый зур акча тоткан Заһидулла бай: «Үзең артыннан йөреп салдырдың, инде укуны да үзең башлап җибәр!» – дигәч, мин шатланып риза булган идем», – дип яза.

Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулланың нәсел тамырларының берсе шушы авылга барып тоташа. Чүтине кайбер тарихчылар Казан ханлыгы чоры белән бәйләсә, рәсми тарихта ул XVII гасыр урталарында барлыкка килгән дип санала.

Авылда бүгенге көндә 700дән артык кеше яши. Мәктәбе, янәшә басып торган ике мәчете бар.

Рәфис ҖӘМДИХАН

Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» исемле яңа китабы дөнья күрде

Бу көннәрдә Фәүзия Бәйрәмованың яңа китабы – «Һиҗрәт» романы басылып чыкты. 480 битлек китап өч өлештән тора: «Һиҗрәт кәрваны», «Һиҗрәт авылы» һәм «Татарның мәңгелек һиҗрәте».

Бу әсәр дәүләтен югалткан милләтнең, үзен саклап калу өчен, дөнья буйлап таралган һәм кылган мәңгелек һиҗрәте турында (сүзлектә «һиҗрәт» сүзе күчеп китү, эмиграция дип тәрҗемә ителә). Романда узган гасыр башларында Омск өлкәсенең Тара төбәгеннән берьюлы биш йөзгә якын татарның ислам дине хакына Төркиягә китәргә мәҗбүр булулары, сәфәр вакытында кичергән авырлыклары һәм югалтулары, Төркиядәге кичереш-хәлләре тарихи эзлеклелектә тасвирлана.

Себер татарлары өстеннән давыл булып үткән көчләп чукындыру газаплары, нәселләрен шушы фаҗигаләрдән саклап калу өчен, туган яклардан мәңгелеккә аерылу фаҗигасе әсәрдә тетрәндергеч тарихи вакыйгалар һәм милли образлар аша тасвирланган.

Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, ул татарлар яшәгән бөтен төбәкләрне диярлек йөреп чыккан. «Тын океаннан Каф тауларына кадәр, Алтайдан Кырымнарга кадәр сузылган тарихи татар җирләрендә булдым, бөтен Себерне, Котып һәм кыпчак тарафларын махсус барып өйрәндем. «Һиҗрәт» романына материалны ун ел буе тупладым, моның өчен күп тапкырлар Төркия һәм Себердә яшәүче татарлар белән очрашырга туры килде, аларның җан тетрәндергеч тарихлары белән таныштым. Алар романга керде», – диде язучы «Азатлык»ка.

Китапны матбугат өчен әзерләүче һәм нәшер итүче – Фәүзия ханымның ире Җәмил Сафиуллин. Тышлыкның рәссамы – Ратмир Ахияров. «Һиҗрәт» китабы мең данәдә басылып чыкты.

Бәйрәмова – иллегә якын китап авторы. Аның «Баһадиршаһ», «Кырык сырт», «Күчем хан», «Караболак» романнары, дистәләгән фәнни һәм әдәби китаплары – татар халкының үз азатлыгы өчен көрәш тарихы, милләтне искәртү һәм кисәтү дә булып тора.

Комментарии