«Газпром»ны җиңеп буламы?

«Газпром»ны җиңеп буламы?

Буп-буш җиргә газ кертеп буламы? Әйе-әйе, бернинди каралты-кура да булмаган ялан кырга? Кем әкиятен сөйлисең, диярсез. Әкият кенә булса икән! Безнең илдә моннан да сәеррәк кануннар бар. Гаҗәп тә, кызганыч та, тик бушлыкка газ кертү турындагы сүз дә хак.

Арчаның Фатих Әмирхан һәм Кави Нәҗми урамнарында яшәүче гаиләләрнең җелегенә үткән вакыйга беренче карашка, чыннан да, кәмит булып тоела. Тик мәсьәләнең төбенә тоз сибеп карагач, гаҗизлектән тел шартлатмый хәлең юк. «Газпром Трансгаз Казан» белән судлашып йөргән арчалыларның күбесе инде өметсезлеккә бирелгән, кайберәүләр, батып баручы сыман, соңгы саламга ябышкан. Шулай да «Газпром» кадәр «Газпром»ны судта отып булачагына ышанычын югалтмаучылар да бар.

СҮТӘР ӨЧЕН ДИП ТӨЗЕМӘГӘН

Буш урынга газ кертү турында язганчы, вакыйганы башыннан аңлата башлыйк әле. Редакциябезгә Арча шәһәренең Фатих Әмирхан урамы, 59нчы йорт адресы буенча яшәүче Ибатуллиннар мөрәҗәгать итте. Проблемаларын ике-өч җөмлә белән генә аңлатты алар: «Газпром Трансгаз Казан» аларны һәм тагын берничә гаиләне судка биргән. Газ торбаларына якын урнашкан, дип, суд, әлеге йортларны сүтәргә кирәк, дигән карар чыгарган. Тик Арчага барып, вакыйга белән якыннанрак танышкач, хәлнең күпкә катлаулырак икәнлеге аңлашылды. Өстәвенә, парадокс өстенә парадокс та өелгән әле.

Ибатуллиннарның ак кирпечтән салынган ике катлы йорты Арчаның Төньяк дип аталган өлешендә – тыныч Фатих Әмирхан урамында урнашкан. Өйне озаклап үзем төзедем, ди хуҗа Алмаз. Бөтен күңел җылысын биреп эшләнгәнлеге һәр каккан тактасыннан ук күренеп тора. Күчен дә рәхәтләнеп яши башла инде менә! Тик гаилә бүген анда күченә алмый, хуҗабикә Гөлназның туган нигезендә яшәп торырга мәҗбүр. Ник дигәндә, бу елның 22нче маенда Арча шәһәр суды йортны сүтәргә дип карар чыгарган.

Алмаз Ибатуллинга 1998нче елда шул урында 1000 кв. метр җир бирелә. Документка Арча районы башлыгының ул вакыттагы беренче урынбасары З. Г. Вәлиуллин кул куйган. Җир кишәрлегенә хокукны теркәү турындагы дәүләт таныклыгы 2008, ә йортка шундый ук документ 2009нчы елда алынган. Кыскасы, рәсми кәгазьләр белән бар да тәртиптә.

«Газпром Трансгаз Казан» Әмирхан урамындагы 4 һәм Нәҗми урамындагы бер гаиләне, йортлары рөхсәт ителгән минималь зона турындагы канунны боза дип, судка биргән. Алмаз Ибатуллинга чыгарылган суд карарыннан аңлашылганча, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 1985нче елда кабул ителгән «Магистраль торбалар» турындагы кагыйдәләр һәм кануннар җыентыгына (СНиП 2.05.06.-85, 3.16нчы пункт, 4нче таблица) сылтама биргән. Аның буенча диаметры 1200 мм булган газ торбасының үзәгеннән 300 метрда бернинди торак йорт та булмаска тиеш. Янәсе, газ торбасы шартлый-нитә калса, 300 метрдагы бөтен нәрсәгә зыян киләчәк, шуңа Әмирхан һәм Нәҗми урамында яшәүчеләрнең тормышын кайгырталар. Тик шунысы кызык: әлеге 3.16нчы пункт 2010нчы елның 21нче июнендә гамәлгә кергән 1047р номерлы «Милли стандартлар исемлеге һәм кагыйдәләр җыентыгы»на кертелмәгән. Шуңа күрә Ибатуллин һәм башкалар торбадан 25 метр араның тыелган зона булуы, аннан читтә урнашкан биналарның закон бозмавы турында сөйли. Адвокатлары апелляция шикаятендә дә шул ук сүзләрне язган. Ә Ибатуллиннарның урам як коймасыннан газ торбасының үзәгенә кадәр – 265 метр. Адвокаты кушкач, Алмаз йортның һәм җир кишәрлегенең документларын яңарткан. 2014нче елның 30нчы апреле датасы белән бирелгән өземтәдән күренгәнчә, бернинди хокук чикләү (обременение) дә теркәлмәгән.

Бу эш буенча беренче суд утырышы 2012нче елда була. Анда Ф. Әмирхан урамында яшәүчеләр өченче зат буларак катнаша. Ул вакытта вакыйганың төп каһарманнары «Газпром Трансгаз» һәм Арча хакимияте булган. Арча район суды, бөтен йортларны да үз урынында калдырырга, дип карар чыгарган. Менә 2014нче елның маенда гаиләләр дә төп геройлар исемлегенә кергән. Тик бу юлы район судының карары «Газпром Трансгаз» файдасына була.

«Бөтен инстанцияләрне йөреп чыгачакбыз. Тик безне Арча район судында ук, яхшыга өметләнмәгез инде, дип кисәтеп куйдылар. Судта, эшне озакка сузмагыз, хакимиятне судка бирегез, диләр. Имеш, алар бу җирне безгә биргән, димәк, йортларны җимергән очракта безгә тулы бәясен кайтарып бирергә тиешләр. Тик безнең маңгай тирен түгеп төзегән йортларны эх итеп сүтеп ташлыйсы килми. Сүтәр өчен дип төземәгән бит без аны», – ди Алмаз.

«КУСАЛАР ДА КИТМИМ!»

Алмаз Ибатуллин язмышын кабатлаучы башка гаиләләр белән дә күрештем. Әйтик, күршеләре Зыятдиновлар 7 кеше яши икән. Иң кечкенәләренә – өч ай. Аларга да суд йортны сүтәргә дип карар чыгарган. Ислам Зыятдиновның әйтүенчә, бүген өйләрен сүтсәләр, алар урамда калачак. Башка җирдә торак бирү турында сүз дә булмаган.

Инде теге буш урынга кертеләсе газ вакыйгасына әйләнеп кайтыйк. Әмирхан урамына параллель Кави Нәҗми урамы урнашкан. Анда нибары бер йорт бар. Берәү булса да, берәгәйле икән ул. Йорт башлыгы Толибжан Тоджудинов суд юлында йөри-йөри бөтен кануннарны ятлап бетергән, эшне биш бармагыдай белә башлаган инде.

Тоджудиновка суд 2013нче елда йортын үз хисабына сүтәргә дип карар чыгарган. Ул вакытта Әмирхан урамындагы йортларга кагылмыйлар әле. Шул ук 2013нче елда Толибжан Татарстан Югары судында «Газпром Трансгаз»ны ота. Бу җиңүне әле дә гаҗәпләнеп искә алалар. Оешма аңа газ кертергә тиеш була. Тик газ күренми. Ә 8 айдан соң «Газпром Трансгаз» Толибжанны Арча судына бирә һәм мәхкәмә, оешманың дәгъвасын канәгатьләндереп, Тоджудинов йортын үз хисабына сүтәргә тиеш, дип карар чыгара. Бүген Нәҗми урамы, 25нче йорт адресы буенча яшәүчеләрнең ике суд карары бар. Бер яктан, газ кертелергә тиеш, дигән Югары суд карары булса, икенче яктан, йортны җимерергә дигән карар көтеп тора. Хәер, аның беренчесе үз көчен югалткан шул инде. «Газпром» Арча судында откач, Югары суд газ кертелергә тиеш дигән карарны гамәлдән чыгара. Ни өчен башта рөхсәт бирелгән дә, сигез ай үткәч, нинди нигездә гаиләнең хокуклары кире тартып алынган – вәт сорау бу ичмасам.

Тоджудиновның «Газпром Трансгаз»ны җиңеп булуына өмете бар. Шулай да ул, оешманы калдырып торып, Арча районы хакимиятен судка биргән. Җир кишәрлеген һәм йортын үлчәп киткәннәр, 3 млн 200 мең сум дип исәпләп чыгарганнар. Тик Арча районы хакимияте ул акчаны түләргә атлыгып тормый, бездә акча юк, дип кенә җавап бирә икән. Толибжан Арча район судыннан йортны сүтүне ике елга кичектереп торуларын сораган. Бер елга гына ризалык биргәннәр, беренче августта аңа кабат судтан йортыгызны сүтегез дип язылган кәгазь киләчәк. «Аннары тагын озайтасың инде. Йорт бәясен бирсәләр, без сүтәргә әзер. Арыдык, тәмам туйдык инде без бу эштән», – ди Толибжан. Ә озатканда арттан кычкырып калды: «Нишләп булмасын, була «Газпром»ны да җиңеп…»

Толибжан Тоджудиновның әнисе Раушания апа «Хәтер китабы» күтәреп чыкты. Әтисе Бөек Ватан сугышында Смоленск җирендә һәлак булган икән. «15 ел яшибез инде, моңарчы берәүнең дә килгәне булмады. 15 ел утын ягып тордык без. Китәм ди мин моннан, китмәгәе! Кусалар да китмим!» – ди Раушания апа, күз яшьләрен сөртеп. Шунда ук өстәп тә куя: «Әй, мондагы 8 газ торбасы шартласа, без генә түгел, ярты Арча күккә очачак. Без генә бетәбез дә, алар кала, ди, көтеп торсыннар!»

Чираттагы парадокс – Расил Искәндәров йорты. Калган гаиләләрдән аермалы буларак, аның өенә газ кергән. 2001нче елда йортка күчеп яши башлаган булсалар, 2003тә газлы булганнар. Газы булгач, аны да судка бирерләр һәм йортын җимерергә кушып карар чыгарырлар, дип берәүнең дә башына килмәгән. Ә карар чыккан!

– Сез ничек газ кертеп калдыгыз соң? – дим.

– Мин райгазда эшли идем, шуңа керттеләр. Судта адвокат «Газпром» вәкиленә сорау бирде: «Ярамаслык булгач, ник газ керттегез?» – диде. Ык-мык килде теге кыз, керттек инде, дигәннән башка җавап әйтмәде. 300 метр, 300 метр, дип тик торды ул, башка бернәрсә дә әйтмәде.

– Сөйләшүегездән күренгәнчә, йортыгызны саклап калырга бер дә өметегез юк кебек…

– Үзем шул системада эшләгәч, «Газпром» белән судлашуның файдасыз икәнен беләм. Шулай да тиз генә бирешәсе килми әле. Шушы хәл аркасында хуҗалыкта бернәрсә төзегән дә юк. Алган пластик тәрәзәләргә кадәр куелмый тора.

Искәндәровларның газын да өзә алмыйлар икән, чөнки хокуклары юк. Ә йортны сүтәргә кирәк. Ничек телисең, шулай аңла да, шулай очына чык, мин сиңа әйтим!

ХАТЫМА ҖАВАП КИЛЕРМЕ ИКӘН?..

«Газпром Трансгаз Казан»ның генераль директоры Рәфкать Кантюков исеменә җибәрелгән рәсми сорауга җавапны бер атна көттем. Көттем дигәч тә, кул кушырып, көне буе мониторга текәлеп кенә түгел. «Алдыгызмы? Җавап кайчан була?» – дип, көненә берничә мәртәбә хәлләрен белешү гадәткә керде бугай инде. Сорауның оешманың хокукый идарә җитәкчесе Тәлгать Бадыгинга юллануын әйттеләр. Тик ул әфәнде атна буе телефонын алмады, гәрчә кабул итү бүлмәсендәге кызлар аны урынында дисәләр дә. Шулай атна буе баш күтәрми мин юллаган сорауларга җавап әзерләгәндер, дип ышанасы килә дә бит… Хуш, җавабын тагын дүрт көн көтеп карыйк, канун буенча ММЧ юллаган рәсми сорауга җавапны ике атна эчендә бирергә тиешләр.

Ә сорауларның, миңа калса, бик гадиләрен генә биргән идем кебек инде. Менә алар:

1. Документлар буенча А. Н. Ибатуллинга җир 1998нче елда бирелгән, йорт 2009нчы елда дәүләт теркәлүе узган. Ә Арча аша уза торган «Пермь-Горький-1» газ торбасы 1974нче елда кулланылышка кертелгән. Ник «Газпром Трансгаз Казан» судка 2012нче елда гына мөрәҗәгать иткән? Моңарчы Ибатуллин һәм башкалар тарафыннан магистраль газ торбалары турындагы канунны бозу булмаганмы?

2. Ни өчен Ибатуллин ныклы ышаныч белән 3.16 пунктының Кагыйдәләр һәм кануннар җыентыгында (СНиП) булмавы хакында белдерә, ә «Газпром Трансгаз» судта шул пунктны төп корал итеп куллана?

3. Ибатуллинга һәм башкаларга җир кишәрлеген Арча районы хакимияте биргән. Ул вакытта газ торбасы булган инде. Димәк, район җитәкчеләре анда йорт төзелсә, бернинди кагыйдә дә бозылмый, дип фикер йөрткән. Шулай булгач, ни өчен район хакимиятен судка бирмәдегез?

Боларга өстәп, мин тагын: «Толибжан Тоджудинов Татарстанның Югары судында откач, «Газпром Трансгаз» аның йортына газ кертергә тиеш булып чыга. Ни өчен оешма 8 ай дәвамында суд карарын үтәми?» – дигән сорауны да бирә алган булыр идем. Анысын икенче тапкырда бирермен, дип калдырган идем. Беренче юлланган сорауларга да җавап юк әле…

Бер атна сагаласам да, компенсация түләү мәсьәләсе белән шөгыльләнә торган Арча районы Башкарма комитет җитәкчесе белән элемтәгә керә алмадым. Менә судья Гөлназ Дамировна Вәлиева белән сөйләштем. Әмирхан урамында яшәүчеләрнең: «Судья безне тыңлап та тормады», – дигән зарын да җиткердем аңа. «Ничек тыңламасын?! Суд карарында барысы да тәфсилләп язылган, ике якны да тыңламыйча карар чыгара алмыйбыз бит инде без», – диде ул. Башка комментарий бирүдән баш тартты, мин майда чыгарылган суд карарын шәрехләп утыра алмыйм инде хәзер, дип аңлатты. Эшкә турыдан-туры катышы булмаган сорауларга да аңлатма бирергә алынмады, әле бер нәрсә дә хәл ителмәгән, гаиләләр шикаять бирә ала бит, дип сүзен тәмамлады.

Әмирхан урамында яшәүчеләр Татарстан Югары судына апелляция шикаяте юллаган инде. «Газпром»ны җиңеп булмый, дисәләр дә, бирешергә җыенмый әле алар. Ничә ел дәвамында салган, кемдер инде дистә елдан артык яшәгән дә йортын кемнең сүтеп ташлыйсы килсен ди?! Бу темага кабат әйләнеп кайтмый булдыра алмабыз әле. «Газпром Трансгаз»дан «сәлам хаты» алачагыма да өметемне өзмим.

P.S. Әлеге вакыйга Русиядәге бюрократик системаның трактор белән кеше башыннан йөрүенә бер мисал гына. Әлеге системага тапталган Арча кешеләре безнең Ватаныбызны бик нык яраталардыр инде.

Сөмбел СӘЙФИ.

Казан – Арча – Казан.

«Газпром»ны җиңеп буламы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии