Диләрә апага җитмеш төрле һөнәр дә аз

Диләрә апага җитмеш төрле һөнәр дә аз

Безнең иң зур байлыгыбыз – укучыларыбыз һәм даими авторларыбыз, дип әйткәнебез дә, язганыбыз да бар инде. Авторларыбыз рәте тагын бер кешегә баеды әле. Казаннан Диләрә апа Сәрвәретдинова-Ильясованың тәмле язмаларын көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Язмалары аша гына түгел, үзен дә күреп белик дип, авторыбыз белән танышып кайттык.

Диләрә апа фатирының зал ягындагы шкаф калын-калын папкалар, дисклар белән тулган. Папкаларда – Диләрә апаның иҗат җимешләре. Әле монда соңгы ун елда язганнарым гына, дип елмая үзе. Дискларда да Диләрә апа язган җырлар. Резедә Шәрәфиева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Асылъяр, Эльвира Хамматова һәм башка бик күпләр аның сүзләренә язылган җырларны башкара. «Көне-төне язам мин. Кайвакыт иртәнге 5ләргә хәтле язып утырам. Кызымның эшкә торыр вакыты җиткәч, «әле син һаман утырасыңмыни?», дип әйтер тагын дип, оялып кына кереп ятам аннары», – ди, көлеп, әңгәмәдәшем.

Аның яза башлавы, үзе әйтмешли, көнчелектән булган. «Мәктәпкә кергәнче үк күрше-тирәдәге бала-чага белән ишегалдында концертлар куярга ярата идем. Аларны түләүле итә башладык, бәясе – 5 тиен. Үз балаларына карыйсылары килә бит: әти-әниләр 15-20шәр тиен түләп керәләр. Аны «общак»ка җыябыз. Концерт саен бер үк җырны җырлап булмый бит инде, хәзер мин такмаклар уйлап чыгара башладым. Берсендә әти: «Кызым, теге көнне җырлаган җырыңны тагын җырла әле», – ди. «Кайсы икән ул, әти? Мин аларны исемдә тотмыйм, концерт саен яңаны уйлап чыгарам бит», – дим. «Кызым, син аларны язып бар!» – дип, әти миңа бер калын дәфтәр бирде, шулай язып бара башладым.

Дүртенче классны әтидә укыдым. Фәйзрахман исемле малай да шигырьләр яза икән. «Башкортстан пионеры» газетасында шигыре басылып чыккан саен әти янына йөгереп килә бу. Әти моны мактый. Хәзер мине көнчелек басты бит. Мин дә язам, нишләп мин газетага җибәрмим әле, дим. Урысча яза идем, шигыремне «Пионерская правда»га җибәрдем. Ул басылып чыккач, кош тоткандай, әти янына йөгереп бардым. Шулай күпмедер урысча язгач, әти татарча язарга киңәш итте», – дип сөйли Диләрә апа.

Шуннан соң язган да язган инде ул. Хәер, кияүгә чыккач, берникадәр вакыт язудан туктап торырга туры килгән – ире язуын яратмаган, көнләшкән. «Барыбер яздым. Язганнарымны күрше район, Башкортстан газеталарына җибәрә идем, алар басыла торды, ирем белмәде», – дип «сер»не чиште Диләрә апа.

Күптән түгел: «Безнең гәҗит»кә язып кара әле. Ул бит үзебезнең гәҗит!» – дип киңәш иткәннәр аңа. Шуннан бирле Диләрә апа «Безнең гәҗит»тән аерылмый инде.

Аның тормышы газетага мәкалә итеп кенә түгел, китап итеп язарлык! Диләрә апа язар да әле аларны. Үзбәкстанда туып, өч яшендә урлануы турында да; Илдар Юзиев белән язышып торулары, аннары Мәскәүдә күрешүләре; Әлфия Авзалова белән дуслыклары турында да, башка маҗаралары хакында да үзе язар әле ул безгә. Ул темаларны үзенә язарга калдырып, аның һөнәрләре турында гына язып үтәсе килә. Алары да санап бетергесез булып чыкты аның.

Бик матур язасыз, матур сөйлисез, укытучы яки артистмы әллә сез, дип сорыйм Диләрә ападан. Укытучы буласы килгән аның (әтисе дә укытучы бит!). Арча педагогия көллиятенә кергән дә булган. Тик әтисе җибәрмәгән. Кызының төзелеш буенча китүен, инженер булуын теләгән шул ул. Укытучы һөнәренең бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган була бит.

«Казандагы төзелеш техникумына кердем. Физкультура дәресе Горький урамында стадионда уза. Без барабыз, безнең белән параллель рәвештә пединститут студентлары килә. Тыңлап барам – аларның сөйләшкән темалары бөтенләй башка! Йөрәк җилкенеп-җилкенеп куя бит.

Берзаман минем күзгә арпа чыга башлады. Берсендә бетә, икенчесенә чыга – шулай итеп бер ай өйдә яттым мин. Бу миңа этәргеч бирде. Техникумны ташладым, киләсе елга барыбер укытучылыкка барам, дип ятам», – дип сөйли Диләрә апа.

Тик укытучылыкка барып җитә алмый: күрше кызына ияреп, ул укыган азык-төлек училищесына йөри башлый. Карарга гына дип барган җирдән, укырга да кереп кала. Бик яхшы билгеләргә тәмамлый да. Инде хәзер укытучылыкка барырмын, дисә, өч ел үз белгечлегең буенча эшләргә кирәк икән. Тырышып укыган кызны Мәскәүнең беренче токмач фабрикасына җибәрәләр. Бер айга гына дип киткән Диләрәнең тырышлыгын мастерлар тиз күреп ала («рәттән өчәр смена эшләгән чаклар булды, 17 яшь – көч тә, теләк тә ташып тора!» ди үзе), эшкә алып калалар. Ике ел шул фабрикада хезмәт куя ул. Бер бармагының башын да шунда Италиядән кайтартылган җайланмада өздереп кайта – анысы да шул яшьлек-юләрлек инде.

«Яшь чакта эштән тыш та вакыт күп кала бит. Кичке мәктәпкә укырга кердем, күршедәге «Бабаевский» фабрикасына – үзешчән сәнгать, аяк киеме фабрикасына нәфис сүз түгәрәгенә язылдым. Төрле милләт вәкилләреннән торган «Голоса России» дигән ансамбль оештырып, урыс, поляк, чуаш кызларына татарча җырлар да өйрәттем. Хәзер минем очучы буласым килә! Аэроклубка барган идем, инде укый башлаганнар икән. Төркем җыеп килә алсаң, парашют белән шөгыльләнерсең, диделәр. Кайттым да, парашюттан сикерүнең рәхәтлекләрен и сөйлим, и сөйлим. Үзем нәрсә икәнен күз алдына да китермим бит инде әле. Үзем белән бергә 30 кешелек төркем җыеп алып килдем мин, укый башладык», – дип сөйли Диләрә апа.

Кечкенә чагында партизан булырга хыялланган кыз куркып тормый – вышкадан да сикерә, әле теорияне укып бетермәгән булсалар да, җай булуга, самолеттан да сикерә. «Гәүдәм бик җиңел булганга, капрон оектан нечкә капчыклар тегеп, шуңа чуер ташлар тутырып, шуларны толымнарыма бәйли идем – медкомиссия үткәндә кило өстәлсен өчен. Беренче тапкыр сикергәндә «Сарман буйларын» җырлап сикердем. Җиргә төшкәч, парашютны тиз генә ычкындыра алмадым – эченә һава тулды да 30 метр тирәсе мине өстерәп барды. Иптәшләрем килеп җитеп ычкындырмаса, урманга өстерәп алып кереп китәсе иде», – дип истәлекләрен яңарта Диләрә апа. Барлыгы 18 тапкыр парашют белән сикерә ул.

Казанга кайткач, юллар оешмасына барып керә (Мәскәүдә итальян җиһазларында эшләп кайткан кызның Казан фабрикаларындагы иске җиһазлар белән эшлисе килми шул инде!). Казандагы бик күп юлларда, күперләрдә аның өлеше дә бар. Ә юл салу оешмасы үз клубын булдыргач, ун ел тирәсе шуны җитәкли, читтән торып мәдәният институтында да укый. Эшче оешма клублары гөрләп торган чаклар була бу. Раушан Шәрипов, Зөфәр Хәйретдинов, Марсель Ивановлар иҗат юлларын шул Диләрә апа җитәкләгән клубта түгәрәк алып барудан башлаган булганнар икән! Яңадан күперләр оешмасына эшкә кайткач та, биш ел бушлай эшли әле Диләрә апа бу клубта. Үзе әйтүенчә, яратып эшли. Юбилей кичәләре, унар смена Яңа ел тамашасы оештыра идем, ди.

Ире белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән алар. Бүген – җиде оныкка дәү әни. Кайчандыр Аллаһы Тәгаләгә: «Ходаем, язудан гына аерма», – дип үзе ялварган булса, бүген без дә шуны телибез: язудан туктамагыз, Диләрә апа! Сезнең каләмнән тамган әсәрләр безгә дә, укучыларыбызга да кирәк әле!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии