Мунча ачкычы

Безнең урамда берсеннән-берсе чибәр, чая Сәлимә, Регина, Рафика (исемнәре үзгәртелде) исемле өч кыз бар иде. Бик дус иде алар, мәктәпкә дә гел бергә йөрделәр, утынны да бергә кисеп, мунчаны да бергә керә торган иделәр.

Мунча дигәннән, ул заманда хәзерге кебек һәр йортта диярлек мунча юк иде. Бер урамда ике-өч кенә мунча булгандыр. Ул мунчалар, гадәттә, бакча башында, йорттан 70-80 метрераклыкта урнашкан була иде. Шул мунчаны ягуның мәшәкатьләрен белгән кеше, айлар буе да мунча кермәскә әзер булыр иде, мөгаен. Җәен яңгыр явып, мунчага бара торган сукмак сазлыкка әйләнмәсә ярый әле. Ә менә кышын… Мунчага кадәр юлны кардан арындырып, кочак-кочак утын илтәсең, аннан соң чиләкләп суын ташыйсың.

Шул «кара мунча»ны ягып җибәргәч тә, һәрдаим күз-колак булып, әледән-әле утлы күмерне бутап торырга кирәк. Мунча янып китү очраклары, мунчада ис тиеп үлеп китүчеләр хакында еш ишетергә туры килә иде ул вакытларда.

Шушы өч кыз мәктәпне уңышлы гына тәмамлый, икесе югары уку йортында укып, зур белгеч булып кайталар, ә Рәфика исемлесе, тормышлары җиңел булмаганлыктан, укуын дәвам итә алмый, тормышка чыга, бала үстерә.

Мартның соңгы көннәре. Регина белән Сәлимә очрашып озак кына серләшеп утыралар, икенче көнне иртән мунча керергә карар кылып, бер үсмер кызга Рәфиканы мунчага чакырырга йомыш кушалар. Көн уртасында Рәфика сабыен күтәреп, мунчага таба юл тота. Йозагын ачып, мунчага керсә, анда «җил-буран уйный». Шунда гына ул моның 1нче апрель шаяруы икәнен аңлап ала.

Сәлимә белән Регина көлешә-көлешә Рәфиканы каршы алалар.

– Ай-һай, мунчагыз эссе, әйбәт тә булды инде. Ишеген бикләмәдем, менә ачкычы, үзегез бикләрсез инде, балам да көйсезләнә, югыйсә, – дип, Рәфика кесәләреннән ачкычны эзли башлый. – И, Ходаем, харап булдым, ачкыч сукмакка төшеп калган. Мин барып тормыйм инде, балам елый, үзегез эзләгез, зинһар, – дип чыгу юлына таба атлый.

Бердәнбер мунча ачкычын югалтканга әти-әни рәхмәт әйтмәс, дип, Сәлимә белән Регина сукмакны энә күзеннән үткәргәндәй, җентекләп карап, ачкычны эзлиләр. Ә ачкыч юк та юк. Шулай мунчага барып җитәрәк, башларын күтәреп карасалар, ачкыч йозагында эленеп тора икән. Ах, Рәфика! Рәфиканы алдап, үзләре дә көлкегә калганнар бит.

Салих ХӨСӘЕНОВ,

Тәтеш районы, Олы Тархан авылы.

Комментарии