«Көнгә 18 тонна көнбагыш мае сыгабыз»

«Көнгә 18 тонна көнбагыш мае сыгабыз»

Эштә уңышсызлыкка очрагач, күпләр кулларын салындыра. Ә кемдер авыл буенча галуш сатып йөреп булса да уңышсызлыкны ерып чыга. Әлки районы, Түбән Әлки авылында яшәүче Дамир Шәйхетдинов та үткән бу юлны. Хәзер исә ул көн саен 43 тонна көнбагыштан 18 тонна май сыга.

«Эшмәкәр Шәйхетдинов кирәк», – дигәч, Түбән Әлки авылында: «Кайсысы?» – дип сорап куялар. Икәү алар монда чөнки – абыйлы-энеле Альберт белән Дамир. Икесенең дә җитештерү цехлары терәлеп үк тора. Дус яшиләр, бергәләп эшлиләр. Авырлыкларны да бергәләп җиңеп чыкканнар. Бу юлы без Дамир әфәнде белән күрешеп, аның әле биш ай элек кенә сафка баскан көнбагыш мае сыгу цехларын карап йөрдек.

Май сыгу цехы дип кенә әйтү дөрес булмас, чөнки көнбагыш саклау склады – аерым, май сыгу цехы – аерым, май сыкканнан калган түп (жмых) саклау бинасы – аерым. Җитештерү базасы буйлап атлаганда Дамир әфәнде бу эшкә ничек килеп керүен сөйли: «1995нче елда Мәскәүдә МММга килеп эләктем мин. Үземнең кулда булган бөтен акчаны да, әнинең запасларын да шунда керттем. Ә 4 айдан пирамида, аның белән бергә минем акчалар да күккә очты. Хәзер нишләргә, дип уйлый башладым. Авылга кайтуын кайтасы инде, тик анда да эш бетеп барган вакыт… Шулай уйлана торгач, Мәскәүдән кайтканда ук полиэтилен пакетлар төяп кайттым, аны башта базарда саттым, аннары авыллар буйлап йөри башладым. Авылларда йөргәндә шунысы билгеле булды: халыкка галуш кирәк икән бит. Чыгып киттек Чабаксарга – галуш алырга. Шуннан ташып сата башладык». Кыскасы, бер дә эшсез тормаган Дамир Шәйхетдинов. Кайда акча – шунда барып ябышырга тырышкан.

Сигез ел элек сөт җыю белән шөгыльләнә башлаган. Бүген күрше-тирәдәге 7 районнан җыялар. Бетон салу заводы да төзеп куйган. Ә хәзерге вакытта көнбагыш мае сыгу эшенә тотынган.

Складта тау-тау булып көнбагыш өелеп тора. Мин аны тау дип кенә күрәм, Дамир әфәнде исә төгәл белә – 3 мең тонна көнбагыш сыя бу складка. Аны төзү 15 миллион сумга төшкән. Ул гына җитми ди, шуңа күрә янәшәдә тагын шундый ук 15 миллионлык склад төзеп яталар.

Менә май сыгу цехы. Монда көн саен 43 тонна көнбагыштан 18 тонна май сыгалар икән. Монысына 100 миллион сум акча кереп киткән. Ишеткән саннарны башымда чутлап карарга тырышам – барып чыкмый. «Бу тотылган акчаны кайтару өчен күпме эшләргә кирәк була соң инде сезгә?» – дип кенә куям. «Күпме икәнен шайтан белсен инде. Иң мөһиме – эш булып торсын», – ди Дамир әфәнде.

Көнбагыштан өч төрле әйбер алалар: май, майны сыкканнан соң калган йомшагы, ягъни түбе һәм көнбагышның кабыгы. Һәм берсе дә әрәм ителми икән. Майны салкын ысул белән сыгалар, ягъни рафинацияләнмәгән, чистартылмаган май алалар. Мондый май иң яхшысы санала. «Рафинацияләгәндә, майны чистарту, кирәкмәгән матдәләрен эретү өчен, өч төрле химик порошок кушалар. Ә безнекенә бернинди химия дә кушылмый», – дип аңлата Дамир әфәнде. Бүген безнең кибетләрдәге майның 90 проценты – әнә шундый химия кушып чистартылган май. Андыен да җитештерә башлау турында уйлый Дамир Шәйхетдинов. Ник дигәндә, кыздыру өчен рафинацияләнгән май кулай, чистартылмаган май кайнар табага эләксә чәчри, пешереп булмый. Аның каравы анысы салатлар ясаганда тәмле.

Әлегә майны савытларга тутыру җайга салынмаган. Хәтта майның исеме, этикеткалары да юк әле. Тик Дамир әфәнде сер итеп кенә әйтте: үзе җитештерә торган көнбагыш маена кызы Зәринәнең исемен бирмәкче икән.

Көнбагышның маен сыкканнан соң калган йомшагын комбикормга кушалар. «Анда протеин күп, терлеккә менә шул җитми дә инде. Протеинлы азык бирсәң, сыерларның сөте күзгә күренеп арта», – ди Дамир әфәнде.

Ә инде көнбагышның кабыгын… кирпеч ясау өчен кулланалар. Кирпеч яхшырак берексен өчен үзәгенә шул кабык массасын салып калдыралар икән. Әле ул кабыкны пресслап, Европага озата башлау турында да уйлый эшмәкәр. «Менә дигән биоягулык бит ул. Агач чүбенә (опилка) караганда 4 тапкыр җылырак. Өстәвенә зарарсыз да – майлы булгач, бернәрсәсе калмый, тулаем янып бетә», – дип аңлата.

Бүген Дамир Шәйхетдиновның җитештерү базасында 100 кеше хезмәт куя. Барысы да үз авылы, районы кешеләре. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы – 20 мең сум.

Бу складны төзү фәлән миллионга, монысы төгән миллионга төште, дип санап күрсәткән иде бит әле – анда бер тиен дә субсидия акчасы юк икән. Барысы да Дамир Шәйхетдиновның сөт, бетон сатудан кергән үз акчасы һәм кредит. «Узган ел 11,5 процент белән кредит алдык. Европадагы кебек 6 процент түгел инде, әлбәттә. Шулай да түзәрлек», – ди Дамир әфәнде. Кризис безгә каты сукты, ди, шуның артыннан ук «түзәрлек» дип өстәп куя. Зарланып түгел, эшләп яшәргә өйрәнгән шул ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Әлки – Казан

Комментарии