Тынычлык тыкрыктан башлана

Тынычлык тыкрыктан башлана

Әйләнечтән юл туры, дисәләр дә, күп очракта кыскарак юлны сайларга тырышабыз. Ә яшең сигезенче дистәнең ишеген шакыганда, әйләнечтәге юлга борылып та карамыйсың инде. Азрак йөрергә булсын да, кирәк җиргә тизрәк барып җитәргә. Әнә районы Каратун авылында яшәүче 76 яшьлек Гомәр Яруллинның йорт янәшәсендәге тыкрыкны киңәйтүне даулап йөрүен аңлыйм мин. Ул тыкрык булса, бик әйбәт буласы да бит. Тик…

ҖИР КИРӘКМИ, ТЫКРЫК КИРӘК

Гомәр Яруллин районга баргалап йөри, Казанга да чыгып киткәли. Мәктәп урамындагы 35нче һәм 37нче йортлар (Гомәр Яруллин Мәктәп урамы, 33нче йортта яши – авт.) арасындагы тыкрыктан менеп китәсең дә, Магистраль урамына чыгып бассаң, автобусы да булмый калмый, машина да йөреп тора. Апаска яки Казанга барып җитү проблема тудырмый анысы, менә Мәктәп урамыннан Магистраль урамына чыгулары гына баш бәласе икән. «Элек бу тыкрыктан ат белән дә, машина белән дә йөреп була иде. Хәзер тыкрык башындагы 4 йортның комсыз хуҗалары андагы җирне бүлеп алып бетерделәр, ян белән йөрерлек кенә урын калдырдылар, аны да ябып куярга исәпләре. Шушы җирне тәртипкә салучылар булса, без дә кеше кебек алга карап йөрер идек», – дип зарлана Гомәр абый.

Изображение удалено.

Каратун авылына килгәч, Мәктәп урамына мин дә шул тыкрыктан төштем. Гомәр абый әйткәнчә, ян белән үк йөрерлек түгел үзе, тик иркенләп кулларны селтәп тә йөреп булмый инде. Тыкрык димәсәң, хәтере калыр. Ул әле турыга гына чыкмый, 37нче йортта яшәүче Шәвәлиевләрнең бакча башына кадәр төшә дә, кырт борылып уңга кереп китә, аннан яңадан сулга каерып, Мәктәп урамына килеп чыга. Кайчандыр моннан ат, машина белән йөргәннәрен күз алдына да китереп булмый.

«Менә, наным, шундый хәлгә калдык», – дип каршы алды мине Гомәр Яруллин. Тыкрык дигәннәренең кайчан шундый мескен хәлгә калуын гына исенә төшерә алмады. «Безнең һәрберебезгә дә беренчел бирелгән җир ­– 15 сутый. Калганы – «захват». Рәсмиләштереп куйган булулары да бик мөмкин, тик барыбер ул законсыз рәвештә басып алынган җир», – ди Гомәр абый.

Шәхси кулланылуга тапшырылган җир 15 сутыйдан да артмаска тиеш, дигән закон барлыгын ишеткәнем юк иде әле, шулай да әңгәмәне үз җаена куеп, мәсьәләгә ачыклык кертүне дәвам иттем.

– Сез әйткәнчә, тыкрыкны «басып алган» күршеләрегез белән сөйләшеп караганыгыз булдымы соң? – дим.

– Ничек сөйләшим инде, минем эш түгел бит ул, авыл советы эше. Бөтен кеше белән әрләшеп бетеп булмый бит инде.

– Авыл җирлегенә бардыгызмы соң?

– Бардым, башлыкка әйттем, мине тыңламыйлар, ди. Ничек тыңламыйлар инде авыл советын? Район җитәкчесенә дә хат язып, үз кулларым белән илтеп бирдем. Туктап тыңлап та тормады, малай-шалай кебек артыннан ияреп барсам да. Судка бир, ди. Ник судка бирим, минем җир түгел бит ул! Авыл җирлегенеке бит ул тыкрык.

Мәктәп урамыннан Магистраль урамына, авыл башыннан әйләнеп, яхшы асфальт юлдан да чыгып була анысы. Тик җәяүле кешегә әлеге дә баягы әйләнеч юлдан урап йөрүе бер дә җиңел түгел шул. Гомәр абыйга, үзе әйтүенчә, җир дә, күршеләренең штраф түләве дә кирәкми – тыкрык кирәк.

КЕМГӘ – «ЗАХВАТ», КЕМГӘ – ШӘХСИ МИЛЕК

Гомәр абый белән сөйләшкәннән соң, беренче эш итеп Мәктәп урамы, 37нче йортта яшәүче Шәвәлиевләргә юнәлдем. Йорт хуҗасы Ринат абый өйдә юк иде, хатыны Резидә ханым белән аралаштык. Минем нинди эш буенча йөрүемне ишеткәч, Резидә ханым беравык аптырап калды: тыкрыкны «басып алдыгыз», дип күршеләренең бервакытта да кырын караганы булмаган икән. Шәвәлиевләр шушы көнгә кадәр үзләренең «басып алучы» булуларын белми генә яшәп ятканнар.

Изображение удалено.

«Безнең йортның бакча башында ызба тора. Димәк, тыкрык була алмый бит инде ул. Без бу урында ызба салганда бакча урынын таптап йөриләр иде. Машина белән дә, ат белән дә йөрделәр – кем ничек мыскыл итә ала. Болай булмый, дидек тә, җирне койма белән әйләндереп алдык. Бакча башында кеше йөрерлек сукмак калдырдык та, шул калдырылган участогыбыз урынына кырыйдан җир алдык. Югыйсә, үз белдегебез белән түгел, җир үлчәүчеләр белән киңәшләшеп эшләдек инде», – дип сөйли-сөйли Резидә ханым каршыма документларын тезеп салды. 2003нче елда Ринат абый исеменә бирелгән таныклыкта Шәвәлиевләрнең 1824 кв.м җире бар дип язылган. «Бакча башыннан, калган хуҗалыклар кебек, койма тотып куярга намусыбыз кушмады, кеше йөрерлек булса да урын калсын, дидек. Тыкрык булса, безгә дә бик әйбәт буласы да бит, тик хуты юк шул аның», – дип озатып калды мине Резидә ханым.

Калган өч йортның хуҗаларын өйдә туры китереп булмады, шуңа күрә телефоннан гына аралаштык. Шунысын да әйтим әле: кем белән генә аралашсам да, «тыкрык» дигәнемне «бушлык, сукмак» дип үзгәртә бирделәр, Гомәр абый гына башкаларга иярмичә, авыз тутырып «тыкрык» дип сөйләде.

«Безнең ызба 1981нче елда салына башлады, 1983нче елда килеп утырдык. Монда тыкрык та, урам да бар иде, бушлык та күп иде. Проектын мин күрмәгән инде. Нәрсәгә кирәк соң ул тыкрык? Нәрсә, Гомәр абыеңа җир кирәкмени, ызба сала мәллә?» – 35нче йортта яшәүче Зөһрә Хәлилова белән менә шундыйрак рухта сөйләштек. Зөһрә ханым төгәл ничә сутый җирләре барлыгын әйтә алмады, моның белән ире шөгыльләнә икән. Ә Мәүлет Хәлилов белән язманы бастырырга тапшырганчы сөйләшә алмадык. Зөһрә ханымның: «Безнең бөтен җир дә законлы», – дигән сүзенә генә ышанырга туры килде.

Азат абый Гайнуллин Магистраль урамында яши. Тыкрык янына ул иң беренче килеп урнашкан. Документларыннан күренгәнчә, җире 13 сутый. «Ярты участогымны хәзер үк бүләк итеп бирә алам. Мин инде олы яшьтәге кеше, миңа ун тиен дә кирәге юк ул җирнең. Үлчәнгән җирдән артык бер метр да чыкмадым. Миңа карата бернинди дәгъва да булырга тиеш түгел», – ди бүген Каратунда мулла вазыйфасын башкаручы Азат абый.

Шулай ук Магистраль урамында яшәүче, ягъни тыкрыкның икенче ягындагы Җамалетдиновларның йорты ­– СМУ (төзелеш-монтаж идарәсе) өзеп биргән йорт. Гаилә башлыгы Камил абый белән сөйләштек.

– Тыкрык янына иң ахырдан кем урнашты?

– Миндер инде.

– Ничә сутый җирегез бар?

– 13 сутый.

– Тыкрык ягында читән белән әйләндереп алынган җирегез бар. Ул да шул 13 сутыйга керәме?

– Да. Ну бераз бардыр инде, бәлки, артыгы…

– Законсыз керелгәнмени?

– Законсыз дип… Белмим инде, шул 13 сутый җир инде минем…

Документларыннан карап, төгәл мәгълүматны әйтүен сорагач, Камил абый, документлар хатында, диде. «Хәзер хатынның номерын язып алам да, сезгә әйтермен», – дип калган Камил абыйга 10 минуттан тагын шалтыраттым. Кайда ул тормыш иптәшенең номерын әйтү: «Башымны катырмагыз әле!» – дип, трубканы ук ташлады.

ЭЧ ПОШЫРЫП ЙӨРМӘСӘГЕЗ…

Каратун халкы бер әйбергә күземне ачты бит әле. Бактың исә, мин, кем әйтмешли, кычытмаган җиремне кашып, юкны бушка аударып йөрүче икән! Шулай икәнлеген берәүләр карашлары белән сиздерде, икенчеләрнең: «Эчемне пошырмагыз әле!» – дип борылып китүләреннән монда артык кашык булуымны үзем чамаладым. Камил абый гына түгел, тагын берничә кешедән ишетергә туры килде бу сүзләрне. Авыл җирлеге башлыгы да: «Бездә аннан (тыкрыктан) кала да проблемалар җитәрлек, үз вакыты белән барысын да хәл итеп барабыз», – дигән сүзенә «нәрсә җитми инде тагын сиңа?» дигән төсмерне салырга тырышты кебек. Казан тикле Казаннан килеп, тыкрык даулап йөрмәгән дә булыр идем, әгәр авыл яки район дәрәҗәсендә мәсьәләгә ачыклык кертелеп, Гомәр абый Яруллинга тиешле җавап бирелгән булса. Минем дә вакытым янга калыр иде, Каратун халкын да «эшләре»ннән бүлеп, күп дигәндә биш минут вакытларын алырга туры килмәс иде.

Җавап дигәннән, Гомәр абый Яруллин тыкрык мәсьәләсе буенча авыл җирлегенә берничә тапкыр бардым дигән иде, ә башлык Радик Исмәгыйлев бабай бер генә тапкыр килде (анысы да мин килеп киткәннән соң – авт.), ди. «Ялган детекторы»м юк, шуңа күрә кемнең сүзенә ышанырга икәнен һәркем үзе хәл итсә генә инде.

Авыл җирлеге башлыгының сүзләренә караганда, Гомәр абый тыкрык даулап йөргән урында гомумән бернинди зур бушлык булмаска тиеш. «Элек-электән анда машина йөрерлек туп-туры тыкрык юк иде. Авылның генпланында да әлеге урында тыкрык сызылмаган, кеше йөрерлек буш ара гына калдырылган. Монда бернинди «басып алу» була алмый, дүрт хуҗалыкның да теркәлгән үз җирләре ул. Киңрәк иде ул буш ара, анысы, җирләрне теркәп, койма тотып куйгач, тарайган, күрәсең», – ди Радик Исмәгыйлев. Авыл җирлеге башлыгы Гомәр абыйга сүз биреп куйган: вакыты булгач, райондагы кадастр палатасына кереп, мәсьәләгә ачыклык кертергә җыена.

Җитәкчедән Гомәр абый әйткән теге 15 сутый турындагы закон хакында да сорадым. Мин генә белми торган нинди карар икән ул, дип тәмам гаҗәпләнгән идем. «Сүз дә юк, авыл советы беренчел җирне һәр хуҗалыкка 15әр сутый биргәндер. Тик участок бүлеп бирелгәннән соң күпмедер вакыт узгач, кеше яңа җирләрне теркәргә мөмкин. Аны килеп үлчиләр дә, рәсмиләштерәләр. Ул булырга мөмкин 16, 17 сутый, 17дән дә артмый инде ул. Рәсмиләштергәннән соң, җир турында таныклыкта күрсәтелгән участок законлы дип атала бит инде. Менә теркәгәннән соң тагын күпмедер җирне койма белән әйләндереп алып, үзләштергән булса, анысы «захват» була. Хәтерем ялгышмаса, 2007нче елда Казаннан кадастр инженерлары килеп, безнең җирләрне үлчәп йөрделәр, госплан ясадылар. Бернинди закон бозу да булмады анда. Тыкрык дигәнегез хәзер нинди хәлдә булса, ул вакытта ясалган картада да шулай күрсәтелгән иде», – дип ачыклык кертте Радик Исмәгыйлев. Мин дә Гомәр абыйга шулай дип аңлатып караган идем дә бит. Бәлки, җитәкче сүзе үтемлерәк булыр.

Апас районының милек һәм җир мәсьәләләре палатасы рәисе Ринат Гыйльфанов белән дә элемтәгә кердем. Җитәкче мине эшем булмаганнан, кызык өчен генә аралаша дип уйлады, ахры, башта бик матур гына сөйләште, биргән җавабының газетада басылачагын белгәч, сүзләремне бастырырга рөхсәт бирмим, дип әңгәмәне туктатты. Кызык, Апаста «нәрсә ул «захват», «Гомәр абый сезгә шикаять яза аламы» ише сораулар да дәүләт сере дәрәҗәсендә йөриме икәнни?..

Гомәр абыйның, тыкрык кирәк, дип районга язган хатына 7 кеше кул куйган булган. Тик аларның күбесе кайчандыр язылган шул сүзләрен расламады. Мин «эч пошырып йөрүче» булып калдым.

– Кирәкме сезгә тыкрык? – дип сорыйм Дания апа Габдрахмановадан.

– Кирәк дип, белмим дә инде…

– Шуннан йөрисезме соң?

– Төшәбез инде шуннан.

– Күршеләрегез белән сөйләшеп караганыгыз юкмы соң?

– Ничек сөйләшәсең инде?! Безнең җир түгел бит…

– Бәлки, алар аны законсыз рәвештә «басып алгандыр»?

– Законлымы-законсызмы, җир хуҗалары үзләре беләдер инде…

– Тыкрык кирәк, дип өздереп кенә әйтмисез әле сез…

– Әйтмим шул, ул тыкрык белән кая барам инде мин?.. Теләсә нишләсеннәр инде…

Дания Габдрахманова ул хатка үзе кул куймаган, ире Фәрит кенә имзасын салган булган. Бәлки, ул Гомәр абыйның сүзләренә теләктәшлек белдергән булыр иде, тик өйдә туры килмәде.

«Тыкрык булса…» дигән җөмләне дәвам итеп, шактый плюсларны санарга булыр иде. Тик авылның генпланында каралмагач, дүрт гаилә дә җирләрен законлы дип торгач, «кирәк иде» белән генә булмый шул. Тыкрык даулаудан туктарга җыенмаган Гомәр абый Яруллин күршеләренең җире законлымы-юкмы икәнлеген тикшертсә генә инде. Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев та: «Гомәр абый безгә гариза язса, районнан кешеләр чакыртып, тыкрык янындагы дүрт хуҗалыкның да участогын үлчәтә алабыз. Үзе чакыртса түләүле була, авыл җирлеге чакыртса – бушка», – дип тора. ТР буенча дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәт идарәсенең Апас бүлекчәсенә дә гариза язарга мөмкин. Тик аңа карап тыкрык барлыкка килүе генә икеле…

Сөмбел СӘЙФИ.

Казан – Апас – Казан.

 

Комментарии