- 01.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Архив
Русия Думасындагы «Бердәм Русия» фракциясе депутатлары яңа канун өлгесе тәкъдим итәргә җыена. Бу документ илдә ватанпәрварлыкны тагын да ныгыту өчен әзерләнгән, дип белдерә аны язучылар. Әгәр бу канун кабул ителсә, мәктәпләрдә Советлар берлеге заманнарындагы кебек, политинформация сәгатьләре үткәрелә башлаячак. Канун өлгесе авторы Олег Савченко: «Кимендә атнага бер тапкыр мәктәпләрдә политинформация дәресләре үткәрелергә тиеш. Бу үсеп килүче буынга вакыйгаларны дөрес бәяләргә, акны карадан аерырга ярдәм итәчәк», – ди.
Тарихчы, Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә укытучы Нурулла Гариф фикеренчә, политинформация сәгатьләрен кертү яшь чактан ук кешеләрнең акылларын томалау өчен эшләнә. «Бу канун өлгесе Русия конституциясен бозу булып тора. Конституция нигезендә, дәүләт үзенең идеологиясен мәктәпкә кертә алмый. Мисал өчен, сайлау һәм башка сәяси чаралар вакытында мәктәпләргә агитация материаллары куярга ярамый. Идеологияне мәктәпләргә кертү халыкара хокук нормаларын да боза. Политинформацияне укыту мәктәпләрне дә сәясәтләштерү булачак.
Бу политинформацияләрне Русия бер тапкыр узды инде. Әмма элекке политинформацияләрдә мәгълүмат алу белән хәзерге мәгълүмат алу нык аерыла. Элек газеталар да дәүләт идеологиясен генә яза иде. Хәзер исә, бәйсез газеталар да, интернет та бар. Әмма дәүләт карамагындагылар ялган һәм бер яклы гына мәгълүмат тарата, дәүләт сәясәтенә каршы килгән фикерләр берсе дә уздырылмый. Бу политинформацияләрне кертү дә балаларның фикерен үзгәртү, яшь чактан ук акылларын томалау, зомбиләштерү өчен эшләнә», – ди Н. Гариф.
Наил АЛАН.
Кырымның яңа конституциясе кырымтатар файдасына булмаска ошый
Русия җитәкчелеге кырымтатарларга вәгъдәләрен кызганмады. Ә чынлыкта бу вәгъдәләр сүздә генә калырга мөмкин. Кырымның яңа конституциясе әзерләнә һәм ул 10нчы апрельдә үк кабул ителергә тиеш. Бу документны халык тикшерүенә чыгармаячаклар, ә парламентта гына тавыш биреләчәк. Бу хакта Кырым хөкүмәтенең беренче вице-спикеры Григорий Иоффе белдерде. Ул ярымутрауның яңа конституциясен әзерләүче комиссиягә җитәкчелек итә.
Кырымның төп документында теге йә бу халыкка өстенлек бирелергә тиеш түгел. «Русия Конституциясендә бөтен милләтләр һәм халыклар да тигез диелгән. Русиядә сайлаулар тигезлек нигезендә үтә, нинди дә булса квоталар һәм өстенлек бирүләр бөтенләй каралмый. Сталин вакытларында Кырымнан җинаятьчел рәвештә сөрелгән, вакыты-вакыты белән хакимияттә квоталар турында сүз күтәрүче халыклар моны аңларга тиеш», – ди Иоффе.
Кырымтатар мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин, әгәр кырымтатарларның таләпләре һәм мәнфәгатьләре канәгатьләндерелмәсә, көрәшләрен дәвам итәчәкләрен белдерә. «Кырымтатарларның депортациядән соң беренче тапкыр гына үз хокукларын яклавы түгел. Без үз халкыбызның теләкләрен тормышка ашыру, милли хокукларыбызны булдыру өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Безнең бөтен таләпләр дә ачык һәм Кремль безнең карашларны да ишетер дип уйлыйбыз», – диде Хәмзин.
«Без төрле дәүләт оешмаларында 33% кырымтатарлар булырга тиеш дип белдерәбез. Икенчедән, без әлегә Путин җитәкчелегендәге Русия хакимиятеннән, илнең югары җитәкчелегеннән конкрет бернәрсә дә ишетмәдек. 18нче мартта Матвиенко (Русиянең федерация шурасы җитәкчесе), Русия Думасы рәисе Нарышкин кырымтатарларның милли автономияләрен кире кайтару мәсьәләсен дә карарга әзер икәнлекләрен белдерде. 11нче мартта Кырым хөкүмәте кырымтатарларның хокуклары турында карар кабул итте. Без бик озак еллар Украинадан Кырымтатар мәҗлесен халкыбызның югары органы буларак тануны, топонимиканы һәм телне үстерүне, хакимияттә вәкилләребез булуны таләп иткән идек. Кырым шурасының яңа карарында безгә 20% квота бирү турында төгәл әйтелгән иде.
Корылтайдагы тәкъдимнәребезгә килсәк, без аларны БМОга, Европа берлегенә, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына, башка халыкара оешмаларга, дәүләт җитәкчеләренә, шул исәптән Украинаныкына һәм Русиянекенә юлладык, һәм без анда үзебезнең милли автономиябезне торгызырга теләвебез турында белдердек. Киләчәктә Русиянең кырымтатар факторын ничек кабул иткәнлеге һәм аның белән элемтәләрне ничек булдырырга теләве билгеле булачак. Без аз гына түзәргә тиеш һәм Русиянең кырымтатар халкына мөнәсәбәтенең ихлас булу-булмавын күрәчәкбез. Кырымтатарлар Русиядәге башка халыклар белән илләреннән куылды һәм Русия ул халыкларны ватаннарына кайтарганда, аларның автономияләрен яңадан булдырды. Без дә нәкъ шундый ук хокукка ия. Без андый документны эшләдек һәм ул уңай хәл ителер дип уйлыйбыз», дип белдерде Хәмзин.
Наил АЛАН.
Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил мөселманнарны газаплау мәсьәләсен хәл итми
25нче мартта Чистайда чиркәүләр яндыру һәм Түбән Кама нефтехимия ширкәтенә ракета атуда шикләнелеп тоткарланган мөселманнарның хатыннары Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Иван Китов һәм кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты.
Әлеге очрашуга кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская белән бергә, башта, Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның киләчәге әйтелсә дә, чынлыкта анда аның урынбасары гына булган. Бу очрашуда Русиядә мөселманнарны яклау төбәкара комитеты идарәсе рәисе Әлмира Жукова да катнашкан. Аның белән әлеге очрашу турында сөйләштек.
–Мин очрашу белән канәгать түгел, – диде ул. – Чөнки ике-өч атна элек кенә Сабурская янында булган идем һәм аннан тоткарланучы мөселманнар янына адвокатларны кертмәү мәсьәләсен хәл итүне сорадым. Бүген барлык җинаять эшләре шул тикшерү комитеты билгеләгән дежур адвокатлар ярдәмендә генә алып барыла. Сабурская әйтүенчә, ул барлык гаепләнүчеләр янында булган һәм алар шул дежур адвокатлардан канәгать булуын әйткән. Әлбәттә, аларны анда зарланмасыннар өчен куркыталар, яныйлар. Шул ялланган адвокатларны кертеп, тоткарланучылар үзләре алардан баш тартуы турында әйтсен иде. Аларны анда төркем-төркем полиция кул богауларында чыгара, алар, әлбәттә, куркудан «баш тартабыз» дип әйтә. Иң кызганычы, Рафаил Зариповка һәм газаплаулар кулланылу ачыкланган тагын берничә мөселман өчен кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил тарафыннан бернәрсә дә эшләнмәгән.
Ярар, адвокатлар темасын калдырып торсак та, «Сез газаплаулар буенча нәрсәләр эшләдегез?» – дидем. Бернәрсә дә эшләнмәгән.
Ялланган адвокатлар эшләгән җирдән шикаятьләр бар, ә дежур адвокатлар булганында бернинди дә хәрәкәт юк. Тоткарланган мөселманнарның хатыннары әйтүенчә, аларның ирләре моңарчы бөтенләй белмәгән кешеләрне дә гаепле дип шикаять итә һәм тикшерүче биргән кәгазьләрне имзалый.
– Татарстан эчке эшләр министры урынбасары ни диде?
– Министр урынбасары барысын да тикшерү комитетына сылтады. Кыскасы, җитди сөйләшү барып чыкмады. Мин хәзер күптән түгел билгеләнгән Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиленә мөрәҗәгать итәргә җыенам.
– Мөселманнарның хатыннары теләгәннәрен җиткерә алдымы?
– Әйе, барысын да сөйләде. Сабурская күп очракта аларга ярдәм итә алмавын әйтте. Кыскасы, моның оператив-эзләү эшчәнлеге икәнен белдерде. Әлбәттә, кайбер мәсьәләдә, аның вәкаләтенә карамаучы әйберләр дә бар, әмма без бит нәкъ аңа карый торганны сорадык. Бу – адвокатлар мәсьәләсе, газаплаулар һәм шул газаплауларда гаеплеләрне җавапка тарту.
– Канун нигезендә, ялланган адвокатлар үзләрен тоткарланучылар янына кертүне таләп итә ала бит?
– Алар таләп итә дә инде. Канун буенча, алар тоткарланган кеше белән бер тапкыр полициясез, богауларсыз очрашырга хокуклы, ләкин бу хокукларның берсе дә үтәлми. Адвокатлар шикаять итеп судка да бирә, суд шикаятьне кире кага. Республика югары суды хәзер шикаятьне яңадан карауга җибәрде. Вакытны сузалар, чөнки анда хәзер ниндидер корал табу, кеше үтерү эшләрен дә бу мөселманнарга өстәмәкче булалар. Элек ачылмаган барлык җинаять эшләрен бу мөселманнарга такмачылар кебек. Алар арасында барысын да имзаларга риза булган рухи яктан көчсезләр дә бар бит.
– Сабурская ул мөселманнар янында булгач, аларны газаплаулар турында берәр сүз әйтмәдеме?
– Газаплауларны белә ул, чөнки анда барганда кемнеңдер хастаханәдә булуын әйтте. Менә нәкъ шул вакытта медицина документлары белән танышырга кирәк иде, чөнки мин Татарстан тикшерү комитеты башлыгы Павел Николаев янында булганда, ул Зариповның элек тә бөерләре авыртуы турында әйтте. Хәзер алар аны авыру булган дип чыгармакчылар. Җәмәгать күзәтү комитеты вәкилләре исә аның йөри алмавын, газаплаулар булуын раслады. Ул хәрәкәтләнә дә алмаган.
– Киләчәктә нишләргә уйлыйсыз?
– Мин хәзер кеше хокуклары шурасыннан күчмә утырыш оештыруларын сораячакмын. Алар барысын да белсен һәм мөселманнардан инвалид ясаган көч структуралары вәкилләренә карата тиешле чаралар күрелсен. «Дальний» аларга сабак бирмәде, күрәсең.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Сталинның ГТО программасын торгызу сугышка әзерлек түгелме?
Русиянең яңа пропаганда аппараты җитәкчесе Дмитрий Киселев Мәскәүнең АКШны нурланышлы көл өеменә әйләндерә алуы турында кисәтү ясаганнан соң, күп тә үтмәде, Русиянең үз ракеталарын Аргентинада урнаштырачагы хәбәр ителде. Аеруча куркынычлы мондый коралларны Путинның дөньядагы башка күп кенә урыннарга да куярга җыенуы турында белдерелде. Шулай итеп Кырымны аннексияләүдән соң, бу бары тик тарихи дөреслекне торгызу, кимсетелүче урысларны яклау гына дип тынычландырырга тырышучыларга, 1936нчы елгы Олимпия уеннарын уңышлы оештырган һәм анда иң күп медальләр яулаган Германиянең чит илдәге алманнар хокукларын якларга керешүе белән чагыштыруны урынсыз дип инкарь итүчеләргә, инде хәзер, Путинның ниятләре зуррак булуын кире кагу кыенлаша. Кырымтатарлар да, украиннар да, бар дөнья да аптырап карап торганда, Русия хәрбиләре бер-бер артлы Украинаның Кырымдагы хәрби бүлекләрен, хәрби корабларын басып ала.
Русиянең үз халкы да, эш урыннарыннан мәҗбүри-ихтыяри рәвештә җибәрелеп, элекке (коммунизм җимерелгәннән соң да хакимияттә калган) обком җитәкчеләре чыгыш ясый торган митингларда «ура» кычкыра-кычкыра сугыш хәленә кереп бара кебек. Инде тиздән халыкны атом бомбасы шартлаганнан соң кая качарга, кайсы якка таба йөгерергә кирәклегенә дә өйрәтә башларлар. Әле менә дүшәмбе көнне генә Путин Сталин чорында, 1931нче елда гамәлгә кертелгән ГТО («Готов к труду и обороне») программасын кире кайтарырга кушты. Спортны идеологик һәм патриотик тәрбия белән берләштерүче бу программа халыкның үзе теләгәнчә яшәү омтылышының корбаны буларак, 1991нче елда җан тәслим кылган иде.
2014нче елның сентябрь аеннан бар ил буйлап ГТО яңартыла. XXI гасыр ГТОсы нинди булачагын күрергә биш ай гына вакыт калып бара.
Элек ГТО программасы ел саен илкүләм бәйгегә әверелеп, җиңүчеләр медальләр ала һәм дәүләт телевидениесе йолдызларына әверелә, аларга дан җырлана иде. 1975нче елда СССРда бу ярышларда 37 миллионлап кеше катнашты.
Путин әлеге программаны торгызу карарында аны ни өчен кире кайтаруын белдерми. Бары тик ГТОның 11 төрле яшь категориясенә бүленүе һәм президентның ел саен әлеге программаның ничек үтәлүе турында хисаплар кабул итәчәге белдерелә.
Наиф АКМАЛ.
Русия мәктәпләрендә политинформация дәресләре кертмәкчеләр,

Комментарии