- 01.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Архив
Телебезгә зыян салучы чит һәм эчке сәбәпләрдән бүген мин «ертык җыр»ларны иң куркынычы дияр идем, чөнки алар көне-төне колагыбызда.
«Синең исемең биш хәреф», «без туганнар биш брат», «син мәңгелек причалым», «җилләр исеп исәләр», «ямьләре ямьлерәк», «бокал күтәреп Ходайдан сорыйм…» кебек заман «шагыйрьләре» кәлҗемәләре җитмәгән, классик, халык җырларын да боза башладылар…
«Атнакичкә ни булган – атнакичтә ай туган?» Безнең авылда «Атнакичкә ни булган – җомга көнне ай туган» диләр иде. Монда халкым атнакичкә ни булган дип, аны аерып алуга басым ясый.
«Талга чүпрәк бәйләнә» – халыкта ефәк – гади чүпрәк түгел, затлы, нәфис, кыйммәтле тукыма.
Талга да чыпчык, карга түгел, былбыл кунган!
«Керфегеңнән нурлар агалар».
Такташ шигырьләрендә нур тама гына, ә монда ага.
Кызганыч, болар «мәйле» мәҗлестә генә түгел, радиоэфирларда, миллионлаган CD, DVDларда тарала.
СССР вакытында радио, тавыш язу студияләрендә болар чыкмас иде. Хәзер кем коткарыр?
Тел, әдәбият институты әһелләре татар дөньясыннан Берлин дивары белән бүленгәнмени?
АНУРБИК Г.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии