Тормышың төрмә булса, ризыгың дустың булыр

Тормышың төрмә булса, ризыгың дустың булыр

Тимур кәҗә белән Амур юлбарыс илнең иң танылган затларына әйләнеп бетте бугай. Башта гаярь ерткыч юлбарысның кәҗәне ботарлап атмавына сокландылар, аннан соң аларның арасы суыну турында сөйләп, халык күңеленә шөбһә салдылар, хәзер бөтен ил белән кәҗәгә килен эзлиләр. Сөенеч өстенә сөенеч өстәп, киленне Татарстаннан – Сабадан таптылар. Калган кәҗәләргә: «Булмый инде булмагач, Сабаларда тумагач», – дип җырларга, ә, халыкның бу шашуыннан оста файдаланып, үз оешмаларына бушлай реклама ясау җаен тапкан «Лукоз-Саба» менеджерларын хупларга гына кала. Кәҗәнең һәр адымы турында телевидение күрсәтеп торачак һәм «килен»не Приморье краена илтү үзе бер шоуга әйләнәчәк бит. Менеджерлар булдыклы, сүз дә юк.

Болар барысы да кызык һәм күңелле булыр иде, әмма бу урында бит без утырып еларга тиеш. Үзенә азык итеп бирелгән кәҗәне ашамаган Амурга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Мәхбүсләр тормышы хакында кызыксынганнарның ишеткәне бардыр – тоткынлык психологик яктан зур басым. «Мөртәт» («Изгой»), фильмының каһарманы ялгыз утрауда калгач, футбол тубы белән «дуслаша». Ялгыз камераларда утыручылар хәтта үрмәкүчләр белән дә «дуслашалар» – бу аларга ялгызлыкларын азга гына булса да онытып торырга мөмкинлек бирә. Иркен урманда, үзе ияләнгән шартларда яшәсә, бу мәгърур ерткыч үз ризыгы булырга тиешле кәҗә белән дуслашыр идеме? Ниндидер бөек хисләр түгел, ә тоткынлык бу зур мәчене шундый шартларга – үзе ашыйсы ит калҗасы белән уйнар көнгә китереп җиткергән түгелме соң? Адәм баласы иркенлектә, кеше күзеннән читтә яши торган юлбарысны көндәлек күзәтү астындагы карцерга урнаштырган да, тоткынлыкта үз инстинктларыннан баш тарткан юлбарысның акылдан шашуын күреп, шуннан үзенә кызык табып утыра.

Нигә шулай халык бу вакыйганы күңеленә бик якын кабул итте, дип гаҗәпләнәсе юк – Тимуры да, Амуры да без үзебез бит. Эчке ирек хисе булмагач, дистә еллар буе кол карашлы булып яшәгәч, үзебезнең «юлбарыстан көчле без» булуыбызны да оныттык. Һәм сафари паркта кәҗә тәкәләре кушканны эшләп яшибез.

Сафари хуҗалары – түрәләр. Кәҗә тәкәләре – урындагы җитәкчеләр. Юлбарыс – халык. Хуҗалар өчен сафари-парк тамаша һәм акча эшләү чыганагы. Барысы да безнең тормыштагыча. Соң чиктә ачуын кайнаткач, юлбарыс та кәҗә тәкәсенең яңагына менеп төшәрлек көч тапты. Коллык гаҗизлеге үзәгенә үткән ерткыч үзенең бу адымыннан кәҗәгә караганда күбрәк курыкты бугай. Хәер, хәзер аны тәкәдән аерып та куйдылар, VIP-персона кәҗәгә тиеп кенә карасын!

Шулай инде, гади кеше никадәр генә көчле булса да, аңа карата бернинди хөрмәт юк. Сафари-парк мөдире Дәүләт Думасына кандидат итеп юлбарысны түгел, кәҗәне тәкъдим итәбез, ди. Андагы кәҗә тәкәләренә караганда Тимур иң зыянсызы булачак дип ышандыра – күп сөйләшмәячәк һәм урламаячак.

Гади халыкка бернигә өмет итеп булмасын күрсәтә торган тагын бер күренеш: киленне бер дә юлбарыс Амурга түгел, кәҗә Тимурга эзлиләр. Гади халыкка бер дә юк инде! Тешеңне күрсәтергә курыккач, башыңа утырып изүләре бер дә гаҗәп түгел, билгеле.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

Балтачта социаль челтәрдә үз сүзен әйтүчеләрне эзәрлекли башлаганнар

Балтачта район проблемалары, хакимиятләрнең, полициянең башбаштаклыгы турында үз фикерләрен белдергәннәрне эзәрлекли башлаганнар.

«Без монда башка төркемнәрдә кузгатылмаган проблемалар турында сөйләшә идек. Кешеләр үзләрендә булган хәлләр турында сөйли, без аларга ничектер ярдәм итәргә тырышабыз, мәгълүмат чараларына да мөрәҗәгать итәбез. Бу хәл хакимияттәгеләргә ошамаган, безне төрлечә кисәтә, куркыта башладылар», – дип белдерде «Вконтакте»да «Балтач халкы хәбәрләре» дип аталган төркемне оештыручыларның берсе Рафаэль Шакиров.

Рафаэль Казанда яши, нәсел-нәсәбе Балтачның Кариле авылыннан. 2013нче елда Балтачта «Масяна» дигән балалар кибете ачкан. «Балтач халкы хәбәрләре»ндә хакимияттәгеләргә карата турысын бәреп әйтә торган фикерләр языла башлагач, төрле юллар белән ым кагып, Рафаэльне дә кисәтә башлыйлар.

«Таныш булмаган кешеләр килеп: «Нигә сиңа бу төркемнең кирәге бар? Машинаңда бер-бер нәрсә, наркотиклар табылуын теләмәсәң, бу төркемеңне яп. Без сезгә районда эшләргә мөмкинлек бирәбез, ә сез монда гайбәт җыясыз, больницага, полициягә, хакимияткә пычрак атасыз, без сезнең бизнесны ябачакбыз», – дип, безнең төркемнең администраторын да кисәткәннәр. Аның да Балтачта үз бизнесы бар», – ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, бу төркемгә язылганнарны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров үз бүлмәсенә чакырып кисәтә башлаган. «Күпләр хакимият белән бәйләнгән, бюджет оешмаларында эшли. Шакиров аларны чакырып, «мин бу төркемгә ялгыш килеп кергәнмен, бүтән анда берни дә язмаячакмын һәм төркемнән чыгачакмын» дигән аңлатма язуларын таләп иткән. Очрашуга райондагы террорга каршы эшчәнлек өчен җаваплы кешене дә чакырганнар, «сезнең төркем террорчыларга карый» дип тә әйткәннәр, эштән куу белән дә кисәткәннәр», – ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, хакимияттәге түрәләр райондагы җирле үзидарә башлыкларына, мәгариф, мәдәният йортлары хезмәткәрләренә шалтыратып, авыллардан бу төркемгә кергәннәрне контрольгә алырга, аларны кисәтергә һәм төркемнән чыгарга кушарга күрсәтмә биргән.

«Азатлык» районның башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка «Сездә ирекле фикер белдерү мөмкинме?», «Социаль челтәрләрдәге тәнкыйть ничек тикшерелә һәм ничек чарасы күрелә?», «Балтач халкы хәбәрләре» дип аталган төркемгә кергәннәрне кисәтүләр хакмы?» дигән сораулар юллады. Җавап алсак, «Азатлык» укучыларын таныштырырбыз.

Наил АЛАН.

Татарстанда инвалидлар һаман да «Уңайлы мохит» булмауга зарлана

Бер төркем инвалид «Азатлык»ка дәүләтнең «Уңайлы мохит» программасының үтәлмәвен белдерде. Алар Татарстан районнарыннан 15-29нчы февраль көннәрендә башкаланың «Ярдәм» тернәкләнү үзәгендә үткән «Бер-беребезгә булышыйк» курсларына җыелган иде.

Әлеге курсларга йөри алмыйча өйдә генә утырган, церебраль параличлы, инвалид арбасы белән хәрәкәтләнүче 30лап кеше килгән. Аларның күбесе «Ярдәм» мәчетендә (тернәкләнү үзәге дә шул ук бинада урнашкан) «Уңайлы мохит»нең нәрсә икәнен беренче тапкыр күргән. Кайберләре «Азатлык» хәбәрчесенә моң-зарларын сөйләде. Чирмешән районыннан Илһам Кадырмәев юл һәлакәтендә умыртка сөяген сындырып, йөри алмаслык хәлгә кала, 24 ел инде арба белән генә хәрәкәтләнә. «Арбадагы кешеләргә җәмәгать урыннарында йөрү, биналарга кереп-чыгу авыр. «Уңайлы мохит» программасы тиешенчә үтәлми. Район үзәкләрендә, мәсәлән, үзебезнең Чирмешәндә, мин бары тик бер бинаның беренче катына гына керә алам, икенчесенә менә алмыйм – лифт юк. Больницага да яңа гына лифт куелды, шулай ук югары катларга менеп йөри алмый идем. Кибеткә барсам, берәрсен туктатып, бу яисә теге нәрсәне алып чыгыгыз әле, дип сорыйм. Хәтта бер юлы район мәчетенә гаеткә барып, керә алмау сәбәпле, кире борылып киткән вакыт булды», – ди Илһам әфәнде.

«Бер-беребезгә булышыйк» проектның кураторы Лилия Сәләхетдинова да «Уңайлы мохит» булмау аркасында Татарстан башкаласында авырлыкларга очравын әйтте. «Мин бер банкка керә алмаган идем. Баскычлар текә, пандуслар юк. Мине күтәреп алып менделәр», – ди Лилия.

«Уңайлы мохит» программасына пандуслар, баскычлар, лифтлардан тыш иркен, арба белән йөри алырлык җәяүлеләр юлы да керә. Лилия фикеренчә, күп очракта андый урыннарга машина калдырып китәләр. «Мондый машиналарны, күрешергә сөйләшеп тә, качып йөрүчеләрне без шунда ук фотога төшереп, социаль челтәрләргә куябыз. Интернет бүген көчле һәм үз функциясен әйбәт башкара», – ди Лилия.

«Бер-беребезгә булышыйк» курсларын оештыручылар белдергәнчә, бу проектка мөселманнар белән беррәттән христиан динендә булучылар да җәлеп ителә. Проектның максаты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең бер-беренә ияләшүе, бер-берсе белән аралашуы, дуслашуы. Киләчәктә алар арасында үзара гаилә корып җибәрүчеләр дә булырга мөмкин, ди тернәкләнү курсларын оештыручылар.

Байбулат ДӘҮЛӘТ.

Кирмән биналарын даулаган Феофан татарларның тарихи хәтерен санламый

ЮНЕСКО утырышында Казан Кирмәнендәге элек Урыс чиркәвенә караган биналарны үзләренә кайтару мәсьәләсен күтәргән Феофанга белгечләр әлеге мәсьәләгә кагылмаска киңәш итә һәм әлеге тарихи урыннарның татар халкы күңелендә сеңеп калганын һәм аны кузгату яхшыга илтмәячәген әйтә.

Татарстан митрополиты Феофан Парижда «Дини оешмалар белән ЮНЕСКО хезмәттәшлеге тәҗрибәсе» форумында чыгыш ясап, Казан Кирмәнендә кайчандыр патша заманында Урыс чиркәвенеке булган биналарны кире кайтарырга теләве турында әйтте.

«Казан Кирмәнендә Урыс православ чиркәвенә караган берничә корылма бар. Шуңа да Татарстан митрополиясе дини җәмгыятьләрнең Бөтендөнья мирас объектлары белән идарә итүдәге ролен арттыру турындагы халыкара дискуссияне зур кызыксыну белән күзәтеп бара. Аның нәтиҗәләре Казан Кирмәнендәге дини биналарны идарә итү тәртибен булдыруда мөһим булачак», – диде Феофан, Татарстан җитәкчеләренә ишарә ясап.

«Вечерняя Казань» язуынча, Феофан беренче чиратта Явыз Иван тарафыннан нигез салынган һәм инкыйлабка кадәр Казан епархиясенең Җәмигъ чиркәве булып торган Блaговещение чиркәвен истә тота икән. Ул 1994нче елдан бирле Казан Кирмәне музей-тыюлыгы карамагында.

Элегрәк Феофан, Әрхәрәй консисториясе булган бинаны да чиркәүгә кайтарыгыз, дип Татарстан җитәкчелегенә хат язган иде. Әрхәрәй консисториясе, ягъни митрополия идарәсе булган бинада хәзер президент идарәсе утыра. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты урнашкан бина да үз вакытында консисториягә караган булган. Казан яулангач, шушы мөселман җирендә ислам эзәрлекләнеп, анда православлар өстенлек иткәндә, 1555нче елдан алып 1917нче елга кадәр Казан епархиясе белән идарә иткән православ епископларының резиденцияләре Казан Кирмәнендә була.

Элек Татарстанның Дини эшләр шурасы рәисе булып торган галим Ринат Нәбиев Казан Кирмәнендәге мөлкәт мөнәсәбәтләрен үзгәртергә тырышу дәүләт белән дин арасындагы мөнәсәбәтләргә, республикадагы динара мөнәсәбәтләргә зур зыян сала алачагын әйтә. «Тарихи хәтер дигән нәрсә бар. Аның белән шаярырга кирәкми. Безнең халыкта Кирмән урыны, аның тарихы нык сеңеп калган. Әгәр аны яңа форматка күчерәбез икән, бу толерант мөнәсәбәтләргә зур зыян китерә ала һәм китерәчәк тә», – ди ул.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Айрат Хәтмулла да Феофан бу җирләрнең тарихи татар җирләре булуын исеннән чыгармаска тиеш дип саный. «Феофанның «кыюлыгы» аңлашыла – аның артында патриарх Кирилл тора. Аны куәтләүчеләр тагын да табылыр табылуын. Татар халкы коллыкка ияләнгән, шуңа без хәтта каршы сүз әйтүдән дә куркабыз. Хәзер инде урам җыеннарына рөхсәт алып булмый», – ди ул.

Хәтмулла әйтүенчә, «Казан Кирмәне» тыюлыгы ЮНЕСКОга карый һәм ул урыс чиркәве каршында аз гына чигенсә дә, бу, әлбәттә, чиркәүнең тагын да зуррак таләпләр белән чыгуына китерергә мөмкин. «Кирмән 2000нче елдан ЮНЕСКО карамагында. Шуңа бөтен дәүләт оешмалары аннан чыгарылды. Тыюлык булгач, ул шулай булып калачак. Кирмәнне сакларга һәм үстерергә кирәк. Хәзер күп туристлар аны күрергә килә. Әгәр анда урыс патшалары чорындагы кебек чиркәүләр генә басып калса, Татарстанның миллилеге дә, мөселманлыгы да югалачак. Казан хәзер Русиядә бер мөселман үзәге булып тора. Әгәр анда яңадан чиркәү чаңнары гына яңгырый башласа, бирегә туристлар килүдән туктаячак. Ул үзенең шәрык башкаласы дәрәҗәсен югалтачак», – ди ул.

Комментарии