ЮКСЫНАБЫЗ СИНЕ

ЮКСЫНАБЫЗ СИНЕ

2012 елның 8 март көнендә Арча районы Урта Сәрдә авылында яшәп гомер иткән кадерле кодабыз Шамил Фазыл улы Хәсәнов йөрәкләребезне өзеп арабыздан вакытсыз китеп барды. Бу бәет аның хатыны, кодагыем Әлфия исеменнән языла.

Бакчаларга чыгып карап торсам,

Тау башында зират күренә.

Туганнар һәм әниебез янында

Син ятасың зират түрендә.

8 март – нинди кояшлы көн,

Син котларсың, диеп уйладым.

Бәйрәм көнне Шамил вафат булдың,

Ай чуалып китте уйларым.

Үзәкләрең ничек өзелгәндер,

Йөри алмас булгач аягың.

Синнән башка ничекләр яшәрмен,

Син идең бит тормыш маягым.

Оныгыбыз нәни Нәргизәне,

Гөлгенәңне, Булат улыңны,

Син ничекләр итеп көтеп алдың

Ишекләргә сузып кулыңны.

Ләйлә кызың яннарыңда иде,

Авыр булды аңа бигрәк тә.

Соңгы көннәреңдә булды сиңа,

Таяныч та, ныклы терәк тә.

Хәлең авырайгач һәммәсенә

Хәбәр салды Ләйлә кызыбыз:

«Илшат кияү, кабыз машинаңны

Әти авыр хәлдә кайтыгыз!»

Барсы кайтып куллар кысышуга,

Мәңгелеккә йомдың күзеңне.

Урамнарны тутырып килде халык

Озатырга ул көн үзеңне.

Булат улың калды төсең булып,

Сагынганда аңа карыймын.

Һәр таң аткан саен синсез үткән,

Көннәр, минутларны саныймын.

Кызларыбыз Ләйлә һәм Гөлгенә

Ярдәмчеләр миңа һәр эштә.

– Нинди эш бар, әби? – диеп, сорый

Илшат кияү кайтып керешкә.

Кайткан саен оныгыбыз гына

– Бабай кайда? – диеп үзәкне өзә.

Зәңгәр төймәм, диеп эндәшкән

Бабаң юк шул инде, Нәргизә.

Үсә төшкәч кенә аңларсың син

Бабаеңның мәңге кайтмасын.

Инде Шамил җилләр булып та

Кайтам, диеп, тәрәз какмассың.

Инде нишлим, риза булыр идем,

Төшләремә генә керсәң дә.

Бик куаныр идем, төшкә кереп,

Берәр киңәшеңне бирсәң дә.

Киткәнеңә менә бер ел булды,

Без җыелдык искә алырга.

Урыннарың булсын җәннәттә дип,

Сиңа атап дога кылырга.

Синең арттан бик күп ирләр китте,

Бик вакытсыз китте бит алар.

Һәммәгезгә барып ирешсә иде,

Монда укыган безнең догалар.

Кодагый, нык бул! Шамил кода белән сокланырлык гомер иткәнсез. Киләсе көннәреңне аның рухы белән, балаларыңның игелеген күреп яшәвеңне теләп,

Түбән Оры авылында яшәүче кодагыең

Гадилә ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Комментарии