Азат Фазлыев: «Фонограммага җырламыйм!»

Азат Фазлыев: «Фонограммага җырламыйм!»

Кеше уңышының 99 проценты тырышлыктан һәм 1 проценты сәләттән тора, диләр. Яшь җырчы Азат Фазлыевка исә тырышлыкны да, сәләтне дә Ходай мулдан биргән. Ник дигәндә, укырга кергәндә ноталар да белмәгән, авылда үскән бу егет «Йолдызлык», «Ватан», Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальләрдә катнашып, лауреат исемнәрен, «Татар моңы» конкурсында 2нче урын алыр идеме икән?

– Азат, сине Әтнә ягыннан дип беләм. Казан артында бөтенесе дә җырлыймы әллә ул?

– Әйе, мин Әтнә районы Күшәр авылы егете. Унберенче сыйныфны шунда тәмамладым. Аннары Казанга укырга килдем. Элеккеге Педагогика университетының музыка факультетында белем алдым. Казан артында барысы да җырламыйдыр инде, әмма талантлы кешеләр бик күп.

– Авыл мәктәбен тәмамлаган малайга музыка факультетына укырга керү авыр булмадымы?

– Авылда, билгеле инде, безгә музыкаль белем бирмәделәр. Укырга кергәндә мин хәтта нота да белми идем. Башта имтиханга бардым, җырлап күрсәттем. Аннан мөстәкыйль рәвештә бер ай эчендә ноталарны өйрәнеп, баянда уйный башладым. Башка курсташларым музыка көллиятләреннән килгән иде. Ә мин шул юнәлештә башлангыч белемем дә булмаган килеш ул факультетка кердем. Уку җиңел булмады, әмма тырыштым.

– Гадәттә, гаиләдә берәрсе җырга һәвәс булса, ул кешенең балалары артист була. Сезнең гаиләдә җырлаучылар бармы?

– Безгә дә җырлау сәләте нәселдән килгән. Әтием бик матур итеп «хромка»да уйный, җырлый. Апа-абыйларда да җырлау сәләте бар, тик алар башка һөнәр сайлады. Ә мине әти-әнием кечкенәдән конкурсларда йөртеп, сәләтемне үстерергә ярдәм иттеләр. Бу да сәхнәне сайлавыма тәэсир иткәндер, дип уйлыйм.

– Азат, белүемчә, хатының Алсу да – җырчы (Азатның хатыны «Саф хисләр» төркеме солисткасы. – авт.). Аның белән ничек табыштыгыз?

– Безнең танышу бик кызык килеп чыкты. Университетта укыганда Алсуны ишетеп белә идем, ул миннән бер курска алда укыды. Әмма без аның белән таныш түгел идек. Безнең университетта музыка белән шөгыльләнә торган бер бүлмә бар иде. Берсендә шулай ул бүлмә яныннан узып барам, татарча көй уйнаган тавыш килә. Бүлмәгә кердем дә: «Кемнең җыры бу?» – дип сорадым. Исәнләшергә дә онытканмын хәтта! (Көлә.) Алсу: «Минеке», – диде. «Сат әле җырыңны», – дим. «Юк сатмыйм. Аның инде хуҗасы бар», – ди Алсу.

Берникадәр вакыт үтте. Бервакыт мин иртән авылдан килдем дә, иртәнге җиденче яртыда Алсуга: «Бирәсеңме миңа теге җырыңны?» – дип шалтыраттым. Алсу ул вакытта йоклаган булган, йокы аралаш кына: «Ярый», – диде. «Әйткән сүз – аткан ук», ди бит халык, бер ризалашкач, сүзен кире алмады инде. Менә шул танышу безне гаилә коруга кадәр китереп җиткерде.

– «Бер казанга ике тәкә башы сыймый», ди халык мәкале. Икегез дә сәхнә кешесе булгач, «сөзешмисезме»? Арагызда «мин аңардан яхшырак җырларга тиеш!» дигән көндәшлек хисе юкмы?

– Әлегә башларыбыз бер казанга сыя. (Көлә.) Танышларым арасында ире бертөрле, ә хатыны – икенче өлкәдә эшләүчеләр шактый. Мисал өчен, берсе артист булса, икенчесе – икътисадчы. Алар белән аралашканда күбесе гаиләдә аңлашылмаучанлык булуга зарлана. Ә бездә, Аллага шөкер, алай түгел. Икең дә бер эш белән янып йөрсәң, көндәшлек булмый инде ул. Көнләшүләр буладыр, бәлки, ни генә дисәң дә, кеше арасында эшлибез бит.

Алсу миңа бик зур терәк. Минем продюсерым да, иганәчеләрем дә юк. Хатыным белән икәүләп бар нәрсәгә дә ирешеп барабыз. Продюсеры булган җырчыга эшләве күпкә җиңелрәк, ул бары концертка гына әзерләнә. Ә без оештыру эшләрен дә үзебез алып барабыз, җырлар да сайлыйбыз, программа да төзибез, гастрольләр дә оештырабыз. Шулай булгач, көндәшлек безнең арада бөтенләй юк. Әмма икебез дә үз иҗатыбызны үстерергә тырышабыз. Кеше гел үсештә булырга тиеш.

– Гаиләдә четерекле мәсьәләләрне кем хәл итә? Кем баш, кем муен, дигәндәй…

– Мин «баш һәм муен» дигән әйберләрне бөтенләй яратмыйм. Әгәр дә мин башкарып чыга торган эш икән, аны, әлбәттә, үзем эшлим. Әгәр дә эш Алсуга якынрак икән, хатын-кызга эшләве җиңелрәк икән, аны инде хатыным башкара. Ә гастрольләргә чыгып киткән чакларда Алсу өйдә тулысынча хуҗабикә булып кала.

– Тиздән Казан тамашачысына концерт программаңны тәкъдим итәргә җыенасың икән. Хәзер бит Казанда җырчылар күп, барысы да тамаша оештыра. Концерт программаңның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Бу Казандагы икенче концертым була инде. Узган ел максатым – үзем белән таныштыру, үземне халыкка күрсәтү иде. Быел тагын да кызыклырак концерт программасы әзерләп ятабыз. Башка артистларның чыгышларыннан аерып торган иң беренче әйбер – минем программада «Казан нуры» инструменталь ансамбле катнашачак. Узган ел концертымда моңлы җырлар күп булды ахрысы, күп кенә тамашачы елап утырган иде. Быел исә, тыңлаучымның бераз күңелен күтәрергә, аны елмайтырга телим. Шуңа да концерт программабызны юмор белән үрелеп бара торган итеп эшләдек. Әлбәттә инде, хатыным Алсу белән яңа дуэтлар башкарачакбыз. Шулай ук «Казан кичләре» бию төркеме дә концертта чыгыш ясар, дип көтелә. Җырчылардан Фирзәр Мортазин, Рөстәм Закиров, Энҗе Шәйморзина җырлаячак. Тамашачыларымны тагын бер сюрприз көтә, ләкин анысын әлегә әйтмим, сер булып калсын!

– Концерт программаңның «фишка»сы дип, нәрсәне әйтер идең?

– Әлбәттә, минем ансамбльгә кушылып җырлавымны. Мин фонограммага җырламаячакмын. Гомумән, Казан тамашачысына концерт куйганда акча эшләүне максат итеп куймыйм. Иң мөһиме, хезмәтемне һәм иҗатымны бәяләсеннәр иде.

– Концертта фонограммага җырлаганым юк, дидең…

– Юк, фонограммага җырламыйм! Студент чакта фонограммалар бик популяр иде. Беренче, икенче курсларда фонограммага җырлый идем, яшермим. Мин җырларны студиядә яздырырга яратмыйм. Гадәттә, җырны бер тапкыр яздырам да, аннары аны концертларда башкарам. Тәмам җырны өйрәнеп беткәч кабат яздырып, чагыштырып карыйм. Зур концертлар, Сабан туйларында да фонограммага җырлаганым юк. Әгәр бер фонограммага өйрәнеп китсәң, үз тавышың белән эшләве авырлаша.

– Җырларыңны сатып аласыңмы, әллә авторлар бүләк итеп бирәме?

– Төрле вакыт була инде. Кайчак авторлар үзләре тәкъдим итә. Кайбер яшь авторлар бер-ике яза да, әллә ничәшәр мең акча сорый. Ә популяр җырлар авторлары, танылган шагыйрьләр, композиторлар үзең куйган бәягә дә риза. Мин чыгышларым өчен беркайчан да акча сорамыйм. Күп очракта, акчаны артыграк бирсәләр, кире кайтарам. Шундый бер начар гадәтем бар. (Көлә.)

– Хәзер татар эстрадасында җырлар якынча күпме тора?

– Төрлесе бар. Автор бәяне үзе куя: 6 меңнән алып 60 меңгә кадәр. Авторның талантына һәм популярлыгына бәйле бу.

– Нинди хыяллар белән яшисең?

– Хыял димме, теләк димме соң?.. Иң беренче, 25 мартта булачак шул концертымны әйбәт кенә куясы иде. Әти-әнием, гаиләм исән-сау булсын. Артык күп акча эшлисем килми, булганына шөкер итеп яшим. Акча кешене боза ул. (Көлә.)

– Үзеңне 30-40 елдан соң ничек күз алдыңа китерәсең?

– Мин 50 яшьлек бер абыйның юбилеенда булган идем. «Миңа хәзер 50 яшь! Балаларым үсеп җиткән, урнашкан. Оныкларымны сөеп, рәхәтләнеп яшибез!» – диде ул шунда. Менә миңа хәзер 25 яшь. Улым бар, тиздән икенче тапкыр әти булырга җыенам. Аллаһ боерса, 50 яшемдә мин дә шул абый кебек рәхәттә яшәрмен, дип хыялланам. Иртә өйләнү дә яхшы ул, 50 яшеңә бөтен эшең беткән була! (Көлә.)

– Иртә өйләнгәнеңә үкенмисең димәк?!

– Әлбәттә, юк!

– Уңышлар, Азат! Иҗатың гөрләп барсын!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии