Ана капиталы: суммасы артты, алу тәртибе җиңеләйде

Ана капиталы: суммасы артты, алу тәртибе җиңеләйде

1нче гыйнвардан ана капиталы программасына үзгәрешләр кертелде. Укучыларыбыз бу темага битараф түгел, сораулар да күп килә. Шуңа күрә, быел программага кертелгән үзгәрешләрне тулырак аңлатуларын сорап, Русия Пенсия фондының Казан шәһәре, Яңа Савин районы бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек.

1нче гыйнвардан ана капиталы 3,7 процентка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия булучыларның барысына да һәм барлык төр суммаларга да кагыла. Беренче балага ана капиталы 17 265 сумга артты һәм яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Ата-ана сертификатны рәсмиләштермәгән яки аннан файдаланмаган, икенче балалары 2020нче елга кадәр туган икән, ике балалы гаиләләр дә шул суммага ия була.

Икенче бала 2020нче елдан соң туса, индексацияләнгәннән соң сертификат 22 815 сумга арта һәм 639 432 сум тәшкил итәчәк. Беренче балага сертификат алып, аннары икенче бала тапкан яки уллыкка/кызлыкка алган ата-аналар өчен дә дәүләт ярдәме арттырыла. Быелдан ана капиталына бу төр өстәмә 155 550 сум тәшкил итә (5550 сумга артты). Сертификат акчасыннан тулысынча файдаланмаганнарның капиталлары да гыйнварда индексацияләнде.

Болардан тыш, сертификатны бирү һәм аннан файдалану вакытына да үзгәрешләр кертелде. Ана капиталына сертификат бирүгә хәзер элеккеге унбиш урынына биш эш көне, аннан файдалану гаризасын карауга элеккеге бер ай урынына ун эш көне каралган. Программа буенча, әлеге вакыт аралыгын аерым очракларда гына озайтырга мөмкин. Ведомстволар Пенсия фонды сораган мәгълүматларны вакытында бирә алмаса, сертификат унбиш эш көне эчендә рәсмиләштерелә. Ведомство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны яки мәгълүматны тапшыруны тоткарлаган очракта, капитал акчасыннан файдалану турында карар егерме эш көне эчендә чыгарыла.

Гаиләләр финанс ярдәмен тизрәк алсын һәм капиталны рәсмиләштерүгә вакыт сарыф итмәсен өчен, Пенсия фонды сертификатны проактив юл белән бирү эшен башлады. Бала туганнан соң, сертификат гаризасыз гына, ягъни автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәкле барлык эшне Пенсия фонды үзе башкара.

Узган елдан башлап, сертификаттан файдалану процедурасы да шактый гадиләштерелде. Мәсәлән, программаның иң киң кулланыла торган юнәлеше: сертификат акчаларын торак төзелеше яисә йорт сатып алуга күчерүне хәзер тулысынча кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук эшләргә мөмкин. Пенсия фонды белән килешү төзелгән банкларда мондый эчтәлектәге гаризалар кабул ителә. Шулай ук гаилә балаларның укуы өчен сертификат акчасыннан түләгән очракта, Пенсия фондына түләп укыганлык турында килешү күчермәсен китереп йөрергә кирәкми. Фонд бүлекчәләре әлеге мәгълүматларны уку йортларыннан үзләре соратып ала.

1нче гыйнвардан кайбер гаиләләргә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча да артты. Аның күләме төбәктә узган елның икенче кварталындагы яшәү минимумы күләменә тигез. Быел әлеге түләүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр ай саен 9713 сум акча алачак. Гаризаны узган елда язучыларга 9373 сум түләнә. Ана капиталыннан айлык түләү элеккечә – икенче балалары 2018нче елдан соң туган гаиләләргә балага өч яшь тулганчы түләнә. Моның өчен гаиләдә җан башына керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Гаиләнең 2021нче елда әлеге төр түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен, соңгы 12 айдагы тулаем керемне башта 12гә, ә килеп чыккан сумманы, яңа туган баланы да кертеп, гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк. 2020нче елдан башлап, Татарстанда хезмәткә яраклы кешенең ике яшәү минимумы 20 588 сум. Гаризаны балага өч яшь тулганчы теләсә кайсы вакытта язарга мөмкин. Пенсия фондына балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта, айлык түләү бала туган көннән башлап билгеләнә һәм түләнә. Гариза 6 айдан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана.

Илдәге катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, түләүләрне гадиләштерелгән вариантта рәсмиләштерү дәвам итә. Шунлыктан ана капиталы хисабыннан ай саен бирелә торган түләүләрнең срогы узган елның марты белән быелның марты аралыгында чыккан очракта, түләү автомат рәвештә озайтыла. Пенсия фонды сертификат хуҗасыннан гаилә әгъзаларының керем күләмен раслый торган белешмә таләп итми.

Комментарии