- 01.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №4 (1 февраль)
- Рубрика: Архив
Ел буе ыгы-зыгы килеп, шау-шу куптарып, массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидение, газета, радиоларда сайлау алды дебатларын, төрле фиркаләрнең үзара тарткалашып бәхәсләшүләрен, бер-берсе өстенә пычрак атып ызгышуларын күреп, гарык булды Русия халкы. Ниһаять, «Сайлаулар» трагикомедиясе узып та китте. Билгеле, хакимият даирәләрендә дә, халыкта да: «Бердәм Русия» җиңәчәк, дигән фикер өстенлек итте. Бу алдан ук билгеле булды. Моннан бернинди сер ясап тормадылар. Интриганың хикмәте шунда: әлеге спектакльне уйнап бетерергә кирәк иде. «Дәүләт Думасы депутатлары халыктан башка гына үзләрен яңадан депутат итеп куйдылар», – дип әйттермәс өчен, халыкның авызын томалар өчен эшләнде бу сайлаулар фарсы. Үз-үзләрен депутат итеп куйдылар, дисәң дә әллә ни ялгыш булмас.
«Җиңү»гә килгәндә, алай бик үк чиста сала алмады «Бердәм Русия» көндәшләрен. Мәкерле, тыелган алымнар кулланып кына, хәрәмләшеп, аяк чалып кына екты. «Җиңү» мичкәсенең балына бер кашык дегет кенә салынмады. Әйтергә кирәк, ул мичкәнең яртысы дегет белән тулмады микән әле? Дөрес, совет чорында ук куркып калган халык «бәхетле тормыш» вәгъдә итүчеләрне сайлап кайтты. «Җиңгәннән» соңгы чыгышларында «Бердәм Русия» башлыклары: «Барсы да яхшы, әйбәт, демократик рәвештә чиста үтте», – дип мактансалар да, дегетле балның тамакларын әчеттереп торуы сизелде. Халыкны тәмам миңгерәтеп, хайваннар дәрәҗәсенә җиткереп, битарафландырып, «сайлауларга» куып китерүгә карамастан, сайлаучыларның яртысы диярлек килмәде. Монда зур аналитик, сәясәтче булу да кирәк түгел. Гади арифметиканың 4 гамәлен белгән кеше дә аңларлык. Барлык сайлаучыларның саны 108 млн кеше, дип әйттеләр. Шуларның 60,2% ы сайлауларга килгән, ә 40% ка якыны килмәгән. 42 млн сайлаучы участокларга бөтенләй аяк басмаган, дигән сүз. Коточкыч зур сан бит бу. Килгән сайлаучыларның 50%ка якыны башка 4 фиркане «сайлаган». Бу якынча 66 млн кеше килеп чыга. 30%ы гына «Бердәм Русия»не сайлаган бит. Килгән 66 млн кешене генә түгел, ә менә 108 млн сайлаучыны кертеп тә санасыннар иде. Ә калган 42 млн сайлауга килмәгәннәрне кая куярга? Аларны Русия гражданнары исемлегеннән сызып ташлаганнармы әллә? Булыр, бик мөмкин. Б.Ельцин: «Русия 50-60 млн кешене генә туйдырырлык хәлдә», – дигән иде. Кырып-себереп җыйганда да, шул 30%тан артык тавыш җыймады «Бердәм Русия» фиркасе.
Ә бит хакимияттәгеләр халыкны нык «эшкәрттеләр». Беренчедән, аларның пропаганда машинасы радио, газета, телевидение аша эшләде, аннан эреле-ваклы җитәкчеләрне мэрияларга, башкарма комитетларга, «Бердәм Русия» штабларына җыеп эшкәрттеләр. Тегеләре, үз чиратында, кайтып, кул астындагыларга кемне сайларга икәнлеген аңлатып, күрсәтмә бирде. Яшерен-батырын түгел, турыдан-туры «Бердәм Русия»не сайларга куштылар.
Агитаторлар, пропагандистлар итеп, Русиядә һәрвакыт интеллигенцияне файдаландылар. Күп очракта, укытучыларны. 8-10 мең сумга эшләп йөрүче укытучылар, фатирлар буенча йөреп, «Бердәм Русия»не сайларга өндәде. Чөнки аларга шулай кушылган иде.
Бер генә эшче, бер генә авыл кешесе, гомумән, халыкның үзеннән беркем дә юк яңа Думада. Банкир, олигарх, эре завод җитәкчеләре, губернатор, мэр, эре шәхси эшмәкәрләр, фиркаләр лидерларыннан торган Дума депутатлары яклармы халыкны? Көн кебек ачык. Алар үзләрен генә кайгыртачак, законнарны да үзләренә файдалы итеп кенә ясаячак. Рәхәт бит, Мәскәүдә уңайлы зур фатирлар, льготалар, зур хезмәт хакы, гомумән, халык исәбенә балда, майда йөзү.
Ә халыкка килгәндә, әлегә хезмәт хакларын, стипендияләрне, пенсия, пособиеләрне, шулай ук 1 июльгә кадәр торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын, салымнарны да «туңдырдылар» туңдыруын. Тик монда да бу бер оста алым гына.
Мин сайлау участогына якынлашканда, чит ил музыкасы үкерә иде. Мәктәп ишек төбендә 3-4 полиция хезмәткәре әрле-бирле йөренә. Ашамлыклар тулы өстәл артында чират юк. Халыкның йөзендә – битарафлык. Барысы да үз эченә бикләнгән. Һәркемнең үз мәшәкате, үз проблемасы.
Кайтып җитеп, подъездга кергәндә, идәндә аунап ятучы агитплакатлар тау кадәр иде, дисәң дә ялгыш булмас. Лифт эчендә зур бер плакат эленеп тора. Аны ертырга, кубарып алырга маташканнар булса кирәк, тик шәп ябыштырылган, кубарып ала алмаганнар. Плакатта симез аю сурәте. Аркасындагы акча капчыгы «Бердәм Русия»нең буш вәгъдәләрен искә төшереп, җилфердәп тора. Ә ул плакатта: «Единая Россия – партия воров и җуликов!» дигән сүзләр ярылып ята…
Рәис ЯКУПОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии