«Татарстан бәйсез дә, Президентлы да булыр»

Милли хәрәкәт активистлары Татарстанны суверен, Президентлы республика итеп саклап калу ягында. Татар иҗтимагый үзәге Мәскәүнең Татарстанга карата алып барган сәясәтенә каршылык белдерә.


31 гыйнварда Марат Мөлеков исемен йөрткән татар иҗтимагый үзәге республикаларда Президентлыкны бетерүгә каршы хөкүмәте бинасы алдында, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янында пикет оештырды.

Узган елның 24 декабрендә Русиянең Федераль җыелышы 430281-5 санлы канунны, ягъни республикаларда “Президент” атамасын бетерү тәкъдимен хуплады. Иҗтимагый үзәк рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев фикеренчә, Президентлык мәсьәләсен Дәүләт Думасы түгел, республика парламенты карарга тиеш.

– Бу канун Русия Конституциясен боза. Аны халыктан, Татарстан парламентыннан сорамыйча кабул иттеләр. Аннан соң Татарстанны да бетереп булачак. Канунның менә шундый куркынычы бар, – ди Фәрит Зәкиев.

Дәүләт Думасының 430281-5нче канунны кабул итүе, Федераль җыелышның аны хуплавы уңаеннан татар иҗтимагый үзәге Русия Президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллаган. Анда язылганча, Президент халыкка, конституциягә каршы килгән бу канунга кул куймаска тиеш.

“Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә ханым Әдиятуллина сүзләренчә, “Домодедово” һава аланында булган шартлаудан соң, Русиядә Милләтләр министрлыгы оештырырга кирәк. Бу фикерне декабрь аенда Татарстан Дәүләт шурасы да Мәскәүгә тәкъдим иткән иде. Әмма моны кирәк санамады.

– Милләтләрне кайгырту булмаганга, Русия дөньяда бик түбән дәрәҗәдә. Русиягә инновацияләр кертергә, инвесторлар китерергә куркалар. Милләтләргә каршы эш эшләнә, Русия – православ ил, дигән шовинистик сәясәт алып барыла. Татарстан үз-үзен тәэмин итә ала. Татар халкы эшчән. Әгәр милләт күтәрелеп, Татарстанны яклый алабыз икән, бәйсез дә, Президентлы да булып яшәп калырбыз. Русия бар халыкларның дәүләте булырга тиеш, – ди ул.

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Әлмирә Әдиятуллина, кулыннан килсә, язучыларны, җырчыларны барысын да җыеп мәйданга алып чыгар иде. “Бергәләп Татарстанның үзен, Президентлыкны яклап, саклар идек”, – ди ул. Әмма язучылар пикетка чыкмый, пикетчылар яныннан узып кына йөри.

Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Юныс Камалетдинов: “Президентлыкны бетерү, агломерацияләр төзергә җыену Русияне патша чорына кайтару өчен эшләнә”, – дип фаразлый. Губерналаштыру фикерен Владимир Жириновский әйткән булса, аны Владимир тормышка ашырырга тели.

– Суверенлыкны бетерү, Татарстан белән Ульян һәм Киров өлкәләрен кушу татар халкын бутау өчен эшләнә. Аларның максатлары – милләтләрне, фикерен бетерү. Хәтта бу турыда сөйләшүне дә тыярга теләрләр әле, – ди Юныс Камалетдинов.

Татар иҗтимагый үзәгенең хәзерге рәисе Галишан Нуриәхмәт исә “Манеж мәйданы – Путин рейхстагы” дигән шигарь күтәреп торды.

– Экстремистлар каян чыга дип уйланалар. Ә террорчыларның кемлеген әйтмиләр. Ник әйтсеннәр. Путин: “Террорчылар белән сөйләшеп тә тормыйбыз”, – дип әйтте бит. Төрмә жаргоны белән сөйләшкән премьер хәзер беркем белән дә киңәшмичә сәясәт алып бара. Президент исемен бетерү астында милләтләрне бетерү уе ята, – ди рәисе Галишан Нуриәхмәт.

Пикетчылар “Дәүләт Думасы Русияне бетерү башында тора”, “Русия Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның фикерен ишетик”, “Медведев! “Президент” атамасын бетерү Русия һәм Татарстан конституцияләрен юк итә” дигән шигарьләр күтәреп торды. Пикетны күзәтүчеләр пикетчылардан күбрәк иде.

Саша ДОЛГОВ

Хилафлыклар ачыкланды

Башкортстан контроль-хисап палатасы мәдәният министрлыгы оешмаларын тикшерүне тәмамлап, аның йомгакларын бәян итте. Бу өлкәдә дә бихисап акча үзләштерүләр ачыкланган.

Палата утырышына кырын гамәлләре ачылган мәдәният учаклары җитәкчеләре үзләре дә чакырылган иде. Алар бу хилафлыклар турында сөйләгәндә, төрлечә акланып та торды.

2008-2010 еллар аралыгындагы эшчәнлекләре тикшерелгән оешмалар акча белән уйнауның төрле юлларын кулланган. Ул елларда мәдәният һәм милли сәясәт министры вазифасын биләгән Илдус Илишев үзе карамагындагы оешмаларда кылынган кырын эшләрне күрмәмешкә салышкан һәм кайберләрендә үзе дә юл куйган дип әйтелә.

Аеруча күп кимчелекләр Башкортстан дәүләт филармониясендә ачыкланды. Җитәкчесе Данир Гайнуллин эшеннән алынды. Хәзер андагы хәлләрне республика прокуратурасы тикшерү комитеты өйрәнә.

Туймазы татар дәүләт драма театрында да күп хилафлыклар ачыкланган. Театр җитәкчесе Фирзәт Габидуллин артистларга аз гына күләмдә хезмәт хакларын түләгән бер вакытта, үзенә һәм урынбасарларына, шулай ук бухгалтерия хезмәткәрләренә даими төстә премияләр язган. Ике ел ярым эчендә театрда 1,3 миллион сум акча әнә шундый премияләр сыйфатында түләнгән. Фирзәт Габидуллин үзе артистлардан ун тапкырга күбрәк хезмәт хакы алган.

Мәдәният министрлыгы ягыннан тиешле контроль булмау сәбәпле, мәдәният учакларында җитәкчелектә кирәгеннән артык вазыйфалар булдырганнар. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт филармониясендә җитәкченең җиде урынбасары, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында – алты, Уфадагы урта махсус музыка көллиятендә шулай ук алты урынбасар булган. Әлбәттә, аларның хезмәт хакы гади хезмәткәрләрнекеннән һәм артистларныкыннан берничә тапкырга күбрәк булган.

Хәзер Башкортстан контроль-хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча гаепле дип табылган җитәкчеләргә карата тиешле чаралар күреләчәк. Шул ук вакытта элекке мәдәният министры Илдус Илишевка карата әлегә турыдан-туры дәгъвалар белдерелми. Ул министр вазифасыннан алынгач, Уфада, Башкортстан дәүләт университетында мөгаллимлек эшенә кереште. Аны андагы Хокук институтында кафедра мөдире вазифасына алдылар.

Фәнис ФӘТХИ

Украин телен кимсеткән сержант эшеннән алынды

Одесса шәһәре, гыйнвар киче. Юл инспекторы бер машинаны туктата. Машина йөртүче аны украин телендә сөйләшергә үтенә. Үзен өлкән сержант Швец дип таныткан инспектор: “Мин бозау телен аңламыйм”, – дип үтенечне кире кага. “Сез нәрсә, дәүләт телен яратмыйсызмы?” – дигән сорауга сержант ачыктан-ачык: “Юк һәм яратырга җыенмыйм да”, – дип җавап кайтара.

Машинадагы украин егетләре шушы күренешне видеога төшереп алган һәм YouTube сәхифәсенә чыгарып элгән. Бу видео украин челтәрендә шау-шу тудырды. Өч көн эчендә аны 50 меңнән артык кеше карап өлгергән.

“Свобода” партиясенең Одесса бүлекчәсе “украин телен һәм бу телне үзенең ана теле дип санаган кешеләрне кимсеткән өчен” бу сержантка җинаять эше ачарга таләп итте. Моннан тыш, партия активистлары Юл хезмәте җитәкчелеген украин халкыннан гафу үтенергә һәм үз хезмәткәрләренең украин теле һәм тарихы белемнәрен тикшереп чыгарга таләп итте.

Эчке эшләр министрлыгы Юл хезмәте җитәкчелегенә бу хәлне тикшерергә күрсәтмә бирде. Икенче көнне украин телен кимсеткән юл инспекторының эшеннән алынуы турында хәбәр ителде. Шулай ук, аның җитәкчеләренә дә шелтә белдерүдән алып, эштән алынуга кадәр төрле чаралар күрелгән.

Украин теле дәүләт теле саналса да, илнең көньяк-көнчыгышында әле дә төп аралашу теле – рус теле.

Янукович Украинада рус теленең дәрәҗәсен күтәрү вәгъдәләре белән хакимияткә килгән иде. Украин һәм рус телләренең тигезлеген алга сөргән канун өлгесе Радага узган җәй кертелде. Ләкин бу эш әлегә авыр бара, парламент бу канунны тикшерү эшен инде өч тапкыр кичектерде.

Күптән түгел Президент идарәсе башлыгы урынбасары Анна Герман: “Украинада рус теле икенче дәүләт теле булсын өчен, моны депутатларның конституцион күпчелеге хупларга тиеш”, –дип белдерде. Әлегә Украина халкы бу карарны кабул итәрлек санда депутат сайлый алмаган. “Без халык теләгәнне генә эшли алабыз”, – дип өстәде Украина түрәсе.

Али ГЫЙЛЬМИ

Батырны эзлиләр

27 гыйнварда Казанның Нокса тыкрыгы янында билгесез ир-ат 10 яшьлек кызга бәйләнә, муенына пычак тери. Бәхеткә, бер егет кызны коткарып кала.

Кыз өенә кайтып, булган вакыйга турында сөйләгәч, Татарстанның эчке эшләр министрлыгы батырлыкны бүләкләү, җинаятьче турында мәгълүмат алу өчен, шушы билгесез егетне дә эзли башлады.

Саша ДОЛГОВ

Телефоннар арткан саен, элемтә сыйфаты начарая

Татарстанда мобиль телефон элемтәсе тармагында хезмәт күрсәтүдәге җитешсезлекләр халыкны борчыган төп мәсьәләләр арасында урын алган. Әмма мондый проблемалар Президентка да кагылган очракта, бу өлкәдә ниндидер чишелеш юллары эзләнә башлый.

Алдынгы технологияләр көннән-көн кеше тормышына ныграк үтеп керә. Әмма кайбер өлкәләрдә бу технологияләрне кулланучыларга тиешенчә хезмәт күрсәтелми. Бүген Татарстанда мобиль телефон кулланучылар саны республика халкыннан ике мәртәбә артып китте. Әмма шулай булуга карамастан, Татарстанда еш кына кесә телефоны аша өзеклекләр килеп чыккалый. Бу хәл телефонында да күзәтелә икән.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында Президент үзе Татарстандагы мобиль телефон элемтәсен тәнкыйтьләп чыкты. Гадәттәгечә, бу тәнкыйтьләүләрдән соң республикадагы телефон элемтәсе яхшырту өстендә дә “боз кузгалды” дип әйтергә була.

Бу көннәрдә узган бер җыелышта телефон элемтәсенең ни өчен сыйфатсыз булуның сәбәпләре ачыклана башлады. Татарстан Президентының элеккеге матбугат үзәге вәкиле, хәзер исә элемтә, мәгълүматлаштыру технологияләрен күзәтүнең федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов сүзләренчә, республикада кесә телефоннары операторлары бишәү: “МТС”, “Мегафон”, “ВымпелКом”, “НСС” һәм “Смартс”.

Республикада бу биш телефон ширкәтенең 3727 база станциясе урнашкан. Ләкин аларның 40%ы искергән, яңартуны көтә. Шулай ук элемтәнең сыйфатын, республикада күпсанлы яңа биналарының калкып чыгуы да начарайта.

Айрат Зарипов сүзләренә караганда, бу операторларның Татарстанда элемтә сыйфатын яхшыртуга юнәлгән инвестиция планнары да юк. Узган ел бу кимчелекләрне бетерү максатыннан, мобиль телефон операторларына ярты миллион сум штраф та салынган, әмма мондый штрафлар гына элемтә сыйфатын арттырмый, күрәсең.

Хәер, Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин сүзләренчә, элемтәнең сыйфатсыз булуына без үзебез дә гаепле икән. Айрат Хәйруллин бу хәлне күп кенә офисларга репитерлар, ягъни телефон сигналын көчәйтү җиһазлары урнаштырудан күрә. “Болар үз әбунәчеләренең сигналын арттырса да, икенчеләрнекен киметә. Әлеге җайланмалар канунсыз һәм алар өстеннән прокуратура тикшерү эше алып бара”, – ди ул.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәрләренә караганда, узган ел халыктан сыйфатсыз элемтә күрсәтүгә берничә дистә генә шикаять килгән. Ә инде элемтә сыйфаты буенча яңа төр шикаять белдерүгә сылтама Миңнехановның “Твиттер”дагы битендә урнаштырылганнан соң, бер көн эчендә килгән шикаятьләр саны бер елныкыннан артып киткән.

Ә 24 гыйнвардан башлап Татарстанда мобиль элемтә, кабельле тапшыру һәм интернет элемтәсенең сыйфатын яхшырту максатыннан айлык игълан ителде. Элемтә министрлыгының интернет сәхифәсендә хәзер кайда мобиль телефоны эшләми, шул хакта элемтәчеләрне хәбәрдар итәргә мөмкин.

Райнур ШАКИР

Казанда алыплар туа

Бу атнада Казанда сәяси, иҗтимагый, демографик яктан мөһим вакыйгалар булды. Татарстанның элекке һәм хәзерге Президентлары сәяси активлыкта, Казанда алыптай татар егетләре туа.

Казанлы Лилия Мортазова алты килога якын авырлыкта ир бала тапты. Малай гадәти бала киемнәренә сыймый, берүзенә ике урынлы арба кирәк. Кәрим яки Сәлим булачак Мортазов сау-сәламәт туган. Алай да табиблар шикәр авыруы килеп чыгу ихтималын яшерми. Әмма ана тиешле чаралар күрсә, бернинди авыру да килеп чыкмаска тиеш.

Мәскәүдәге шартлау куркытты

Бу атнада күпләр игътибарын җәлеп иткән, тетрәндергән, хәтта куркыткан вакыйга булып, Мәскәүнең “Домодедово” һава аланындагы шартлау истә калыр, мөгаен. 24 гыйнварда булган шартлауда 35 кеше һәлак булды, 100дән артык кеше яраланды.

Дөрес, әлегә шартлауны террорчылар оештырган дип фаразланса да, бу эштә мөселманнарны ачыктан-ачык гаепләмәделәр. Шулай да Русия пропагандасы астында яшәгән гади халык шартлауны террорчылар, ул да булса чеченнар, кыскасы, кавказлар оештырган дип уйлый.

“Домодедово” һава аланында булган шартлаудан соң, Казан вокзалында, һава аланында күзәтү, тикшерү чаралары бермә-бер көчәйтелде. Шулай да сак өчен җаваплы хезмәткәрләр өстәмә чараларны ачып бетерми. Алар фикеренчә, террорчылар кайбер әйберләрне белми торырга тиеш.

Татарстан Диния нәзарәте дә Мәскәүдә булган шартлауга тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Мөфтият мөрәҗәгатендә язылганча, шартлау Русиянең күпмилләтле җәмгыятен тотрыксызландыру өчен оештырылган.

Мөхтәсибләр алышына

Бу атнада Татарстан Диния нәзарәтендә барган үзгәрешләр дә җәмәгатьчелек игътибарында булды. Районнарда мөхтәсибләр алышыну, яңа кешеләр килү, мөфтинең кем булуы татар җәмәгатьчелеген уйландыра да, шомландыра да.

Ничек кенә булмасын, яңа Татарстан өчен зур җаваплылык. Чөнки ул Татарстан җитәкчеләренә дә, Мәскәү агайларына да ошарга тиеш.

Шулай инде, мөфтиләрне дәүләт куя, дәүләт ала да. Рус миссионеры Николай Ильминский алымнарын искә алсак, рус хакимиятенә якын торырга тиеш кеше инде. Шуңа аны сайлау, берәр шәхескә тукталу тиз генә хәл ителми.

Буа районына яңа мөхтәсиб билгеләнде. Бу урынга бертавыштан Буа шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин сайлаган. Рөстәм хәзрәт 1977 елда Буа районының Әлки авылында туа. 1994 елда Исәк авылының урта мәктәбен тәмамлый. 1994-98 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Ике ел дәвамында Мисырның «Әл-Әзһәр» университетында дини белемен арттыра.

Буаның икенче җәмигъ “Госман” исемендәге мәчеттә икенче имам вазифаларын башкара. 2000 елда Буа шәһәренең Габделмәлик исемендәге беренче җәмигъ мәчеттә имам-хатыйб итеп сайлана.

Мөфти урынбасары сүзләренчә, Рөстәм Хәйбуллин читтән торып, Буа ветеринария техникумын тәмамлый. Хәзер исә Казан дәүләт технология университетының экономика факультетында укый. Ул “Дөнья вә ахирәт хәзинәләре” исемле вәгазьләр җыентыгын нәшер итә.

– Мәкалә дә яза алмаган хәзрәтләр күп. Ә Рөстәм хәзрәт китабын да чыгарды, Буаның 60 имамы аны мөхтәсиб итеп сайлап һич тә ялгышмаган, – ди Вәлиулла Ягъкуб.

Бу атнада мөхтәсибен дә вәкаләтләреннән читләштерделәр дигән сүзләр таралды. Мөфтият моны кире кага. Вәлиулла Ягъкуб әйтүенчә, алар бу хәбәрне белми. Ә Буа мөхтәсибе үз теләге белән вәкаләтләрен тапшырды.

Өч ай эчендә Татарстан мөфтие сайланырга тиеш. Әмма әлегә пленум, корылтай үткәрү көннәре билгеле түгел.

Һади Атласи нигезенә кайтты

Тарихчы, дин эшлеклесе, педагог Һади Атласиның 135 еллыгы уңаеннан, аның туган ягы Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында искә алу чаралары узды.

Татар зыялылары Атласи нигезенә барып дога кылды, мәктәп диварына истәлек тактасы куйды.

Камал Мәскәүдән кайтты, Гафури Казанга килә

Камал театры Мәскәү сәфәреннән кайтып төште. Театр җитәкчелеге дә, Русия башкаласындагы татар җәмәгатьчелеге дә гастрольләрдән канәгать: алар уңышлы үткән. Шул ук вакытта Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры Казанга килергә җыена. Театр җитәкчесе Хөрмәтулла Үтәшев Казанга килеп, сөйләшүләр үткәрде.

Камал театры мөдире Шамил Закиров хәбәр итүенчә, башкорт театры гастрольләре 14-21 мартта Камал театрында узачак.

Октябрь аенда Камал театры да Уфага иҗади сәфәргә барды. Шамил Закиров соңгы елларда ике республика арасында булган сәяси каршылык бетеп килә дигән фикердә. Бу гастрольләр мәдәни багланышларны тагын да үстерәчәк.

Гафури театры Зәки Вәлиди турындагы яңа спектакльне дә алып килергә җыена.

Шәймиев Кирсан Илюмжиновның да киңәшчесе булды

Татарстанның дәүләт киңәшчесе, элеккеге Президент халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президенты Кирсан Илюмжиновның да киңәшчесе итеп билгеләнде.

Шәймиев, киңәшче буларак, 3-27 майда Казанда үтәчәк шахмат ярышлары өчен җаваплы. Үзе белдерүенчә, ул кулыннан килгәнне барысын да эшләргә әзер.

“Акыллы шахмат уены мине гомер буе озата килде”, – ди Шәймиев.

Миңнеханов Швейцариядә

Элекке Президент Минтимер Шәймиев Кирсан Илюмжинов киңәшчесе булып алганда, Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә икътисадка багышланган 41нче халыкара җыенда катнашып йөрде.

Татарстан ягыннан форумда Миңнеханов белән “КамАЗ” җитәкчесе Сергей Когогин, “Татнефть” директоры Шәфәгать Тәхәветдинов барды.

Татарстан Президенты икътисадый җыен кысаларында “Кока-Кола” компаниясе җитәкчелеге белән очрашу үткәрде. Рөстәм Миңнеханов “Кока-Кола”ны 2013 елда Казанда узачак Универсиада вакытында партнер итәргә тели.

Шулай ук Президент Һиндстанның “Кадила” фармацевтика ширкәте белән сөйләшү алып барган. Сүз ике арада хезмәттәшлек булдыру турында булган.

Саша ДОЛГОВ

Комментарии