Мисырда кызу

Мисырда Президент Хөсни Мөбәрәккә каршы баш күтәрүчеләр саны көннән-көн арта.

Урамнарда танклар, армия халыкны тынычлыкка өндәсә дә, нәтиҗә юк. Баш күтәрүнең төп сәбәбе дип белгечләр хәерчелекне атый. Бүген рәсми рәвештә илнең һәр бишенче гражданины очын-очка ялгап яши. Шул ук вакытта Кызыл диңгез буенда Русиядән генә дә 40 меңләп турист ял итә. Алар туган илләренә кайтырга ашыкмый. Киресенчә, интернет агентлыклары язганча, исерек якташларыбызның, флагын тотып, “Тынычланасызмы юкмы, безнең ялны бозмагыз!” – дип кычкырып, җирле гарәп демонстрантларына ташлану очраклары бар икән. Дүшәмбедә Татарстаннан Мисырга 100 турист китәргә тиеш иде. Аларның 42се генә юлламадан баш тарткан, калганнары җәнҗаллы илдә ял итүгә дә риза. Моннан тыш, фиргавеннәр илендә студентлары һәм мөгаллимнәре дә бар. “Азатлык” радиосы Әл-Әзхәр халыкара ислам университетында укучы Башкортстаннан 50 шәкертнең туган илләреннән ярдәм соравын хәбәр итә.

Радиацияле булабыз

“Росатом” башлыгы Сергей Кириенко дүшәмбедә модернизацияләүгә багышланган киңәшмәдә Русия Президентына Татарстанда ашлыкны атом белән эшкәртү эксперименты турында сөйләде. Ул әйткәнчә, уңыш 30 процентка югарырак җыелган. “Чыгымнар аз, шуңа күрә быел Татарстан хөкүмәте экспериментны киңәйтергә карар кылды”, – ди Кириенко.

Ябарга!

Казанда төзелүче “Южный” сәүдә үзәгенә ачылырга рөхсәт юк. Югары суд карары белән аны яптылар. Хуҗалар төзелешне тиешле документлар булмый торып алып барган.

Пропискага керү авырлашырмы?

Дәүләт Думасы Русиянең Торак кодексына төзәтмәләр тикшерәчәк. Аерым алганда, кечкенә генә фатирга исәпсез кешене пропискага кертергә ярамаячак. Исәптә торучыларның һәркайсына норматив квадрат метрлар туры килергә тиеш, шуннан артыграк кешене теркәү тыела.

Бар да елдагыча

Февраль аенда һава температурасы һәр елдагы нормадан әллә ни артмаячак. Бу хакта баш метеоролог Роман Вильфанд хәбәр итте. Бураннары да гадәттәгечә булыр кебек.

Закон бозылу расланды

Башкалада яшәүче Светлана Фадееваның 96нчы гимназия җитәкчелеген чаманы белми акча җыюда гаепләве турында язган идек. Хакыйкатьне ачыклауда аңа хокук яклау үзәге юристлары булышты. Һәм менә Вахитов район прокуратурасы гаепләүләрне урынлы дип тапкан. Хәзер бөтен материаллар да шәһәрнең мәгариф идарәсендә. Сүз уңаеннан, Фадееваның баласы белем алучы уку йорты 2010 елда Татарстанның иң шәп мәктәбе исеменә дә лаек булган иде.

Казан хокук яклаучылары ата-аналардан акча җыюны бөтенләй тыярга чакыра. Аны 1 февральдә тикшерү төгәлләнгән “Мәгариф” турындагы яңа закон проектында беркетергә телиләр.

Европа суды ни дияр?

Татарстанда яшәүче Фәния Хәйруллинаның гаризасын Страсбургтагы кеше хокуклары буенча Европа судында кабул иттеләр. 2002 елның 14 сентябрендә аның ирен, 51 яшьлек Җәүдәтне Тукай районы Эчке эшләр бүлегенең бишенче катында элмәктә табалар. Милиционерларга карата җинаять эше 20 тапкырдан артык башлана һәм ябыла. Йөри торгач, 2009 елда Яңа Савин районы суды Фәния ханымга 250 мең сум компенсация түләргә дигән карар чыгарды. Ләкин зыян күрүче моның белән килешми. Эш акчада гына да түгел, ире үлеменә гаеплеләр дә әлегә кадәр ачыкланмаган. Европа суды гаризаны алган икән, димәк, бу эшне Страсбургта җентекләп тикшерәчәкләр.

Илдус хәзрәт – интернетта

Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов интернетка чыкты. Хәзер аның “Живой журнал”да үз блогы бар. Анда хәзрәт тормыш юлы турында сөйләгән, шулай ук аңа сораулар белән мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Бу – дөньяви җитәкчеләргә ияреп, мода артыннан гына куу түгел, чыннан да, файдалы чара булсын дип өметләнәсе кала.

Көтелмәгән борылыш

Әгерҗедә 8 яшьлек кызчыкның мәсхәрәләп үтерелүе турында хәбәр иткән идек. Хокук саклау органнары әлеге җинаятьтә шикләнелгән бер төркем яшүсмерне кулга алды. Ләкин бу атнада әлеге эштә көтелмәгән борылыш: Әгерҗенең үзендә яшәүче бер ир-ат исерек килеш мәрхүмәгә ябырылуын, соңыннан үтерүен әйтә. Хәзер аның сүзләре дөресме-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр.

Рәхимовның тавышы ишетелде

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов: “Русия белән бер кабинеттан идарә итеп ятып булмый”, – дип белдереп, ил җитәкчелеген федерализмнан читләшүдә гаепләде. Аның фикеренчә, һәр җирдә төрле кешеләр яши, аларны аңламый торып, алга бару мөмкин түгел.

Нәпсе харап иткән

Киров район суды якыннарыннан 70 млн сум бурычка алып, аның бер өлешен казиноларда оттырган бер эшмәкәр белән бәйле эшне тикшерә башлады. Гаепләнүче 5 коммерция фирмасын оештыручы буларак танышларын акча бирергә ышандырган. Берәү ярты елдан 22 млн сум алу нияте белән, хәтта, 15 млн сум биргән. Әмма акчасыз калган.

Алданучылар җитәрлек

Татарстанда өч эре финанс пирамидасы буенча тикшерү эшләре бара. Алардан Русиянең төрле төбәкләреннән, җәмгысе, 5 мең кеше зыян күргән. Алданган халык барлыгы 500 миллион сум акчасыннан колак каккан.

Интернетлы китапханә

Бүген Татарстанда авыл җирендә 1546 китапханә бар икән. Март аена аларның барысы өчен компьютерлар алып биреп, интернетка тоташтырачаклар. Дөрес, аппаратура инде кулланылышта булган, ләкин аларда эшләү мөмкин диләр.

Комментарии