- 01.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №4 (2 февраль)
- Рубрика: Архив
Казан – Татарстанның иң зур мегаполисы. Анда яшәүчеләр хәзер аны Русиянең өченче башкаласы, дип саный. Менә шундый Казанның җитәкчелеге, мэр Илсур Метшин йөзендә, узган елның ахырында никадәр дәрәҗәдә профессиональ түгеллекләрен күрсәтте.
Идел буендагы республика башкаласына яуган кар башкаладагы хәрәкәтне параличландырып кына калмады, анда яшәүчеләрнең күзләрен дә ачты. Алар үзләре белән кем идарә иткәнен аңлады. Автомобиль бөкеләре мегаполисларга хас. Күп кенә казанлылар үзләренең башкала саналган шәһәрдә, ягъни мегаполиста яшәүләрен үз җилкәләрендә шул бөкеләр аша аңлый иде. Инде менә шәһәр хакимиятенең булдыксыз икәнлеген дә аңлады. Дөресен әйткәндә, шәһәр мэрына казанлыларның ышанычы элек тә зур түгел иде, ләкин хәзер ул тәмам юкка чыкты. Халык өйдән – эшкә, эштән өйгә юлын үтә алмый азапланды, шәһәрнең бер почмагыннан икенчесенә җәяү атлады. Ә автомобильчеләр үз гомерләрендә беренче тапкыр җәяүлеләргә көнләшеп карады. Чөнки машина ияләре бөкеләрдә күп сәгатьләрен үткәреп, бер ноктада утырырга мәҗбүр булганда, соңгылары, һичьюгы, алга хәрәкәт итә ала иде.
Шәһәр халкында ихтыярсыздан кара юмор барлыкка килде: Метшин тарафыннан вәгъдә ителгән сәламәтлек бишьеллыгы менә шушыдыр инде. Югыйсә Казан меры сайлау алды программасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга вәгъдә иткән иде. Хәзер казанлылар моны үзләрен мәсхәрәләү итеп кенә кабул итә. Әгәр бу мәхшәр тагын 5 ел дәвам итсә, казанга мондый мэр кирәк микән?
Шәһәр хакимияте “карлы” проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итәсе урынга, гаеплеләрне эзләргә кереште. Һәм ул табылды: гаепләнүче – аномаль һава торышы икән…
– Хәер, дөресе шул, – дип килешкәндер гади казанлылар да, – Метшин түрәләре һава торышын гаепләми, кемне гаепләсен?! Үзләрен түгел ич инде… Әгәр карны гап-гади ысул белән җыештыра алмыйлар икән, ул чагында аномаль кыш турында гына белдерәсе.
Мәсьәләне үзеңнән гаепне һәрчак шул рәвешле төшереп, “аномаль һава торышы”на сылтап хәл иткәндә, мондый җитәкчеләр әле озак елларга Татарстан башкаласының хуҗасы булачак дип бары тик авыр сулап куярга гына кала. Илсур Метшинның күптән түгел ясаган белдерүе шуңа ишарәли. Ул шәһәрне тәртипкә китерү буенча чираттагы концепцияне эшләргә боерды. Аны, мөгаен, тагын Питердагы фәнни тикшерү институтына тапшырырлар. Бу эш тә тәгаен проблемаларны хәл итүдән читкә китү булып калмагае.
Сүз уңаеннан, Татарстан прокуроры К.Әмиров шәһәр хакимиятен җаваплылыкка тарту белән янады. Казанлылар тагын шаяртты: мөгаен, прокурор үзен шәһәрнең гади кешесе итеп хис итеп, берничә сәгать бөкедә утыргандыр, шуңа да Метшин командасына шелтә юллагандыр. Ләкин бу гади сүзләр генә булып калырга охшаган. Хәер, алары да күп нәрсә сөйли – республика прокурорына абруй өсти: ул казанлылар михнәтенә битараф түгел.
Казан чиновникларының профессиональ булдыксызлыгы Русиянең өченче башкаласы булган шәһәр визит карточкасына әйләнде. Югыйсә шәһәр хуҗаларының берсе дә безгә, Казандагы гади халыкка, быел күргәннәр бу кышта да, киләсе елларда да кабатланмас, дип ышандырып әйтә алмый. Әле казанлыларда Метшинга карата, карга күмелеп, параличланып калган көннәрдәге кебек нәфрәтнең булганы юк иде. Ә мэр “Рубин” футбол командасы артыннан Испаниягә очты. Бу күпләргә узган җәйдәге вакыйгаларны искә төшерде: мәскәүлеләр Мәскәү асты урманнары янудан чыккан төтеннән тончыкканда, Русия башкаласы мэры Юрий Лужков үз шәһәре халкы янында буласы урынга, Австриядә иде. Ләкин Лужковны, нәтиҗәдә, “ышаныч югалту сәбәпле” ярлыгы белән вазифасыннан азат итү көтә иде. Гәрчә монда күпләр аңлый: Русия Президентының бу карарына Лужковның мәскәүлеләрнең авыр хәленә ачыктан-ачык төкереп каравы сәбәпче түгел, башлыча, сәяси сәбәпләр зур роль уйнады. Казанлылар торган саен активлаша, башлыча, интернет киңлегендә кыюлана: Татарстан Президентына Медведевтан үрнәк алып, кайберәүләрне “ышаныч югалту сәбәпле” дип атап, вазифасыннан азат итәргә тәкъдим итәләр. Ләкин бер төзәтмә кертәсе килә: “Президент ышанычын югалту сәбәпле түгел”, ә “халык ышанычын югалту сәбәпле” дияргә. Искәртик, монда бер сәяси аспект бар, аны Метшин әфәндегә дә һәм башка югары чиннарга да истә тотарга кирәк. Шәһәр түрәләре, шәхсән Илсур Рәис улы Метшин, үз гамәлләре белән үз авторитетларын гына какшатмый (булган хәлләрдән соң бар микән ул авторитет, җавап бирү кыен), ә халыкның, гомумән, властька ышанычын бетерә, шул исәптән, Татарстанның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнехановның абруен какшата. Шулай ук шәһәр түрәләре, татар халкы атасы, дип саналган Минтимер Шәймиевка да күләгә төшерә. Ул бүген дә җирле власть иерархиясендә икенче постны – Татарстан дәүләт киңәшчесе вазифасын били. Юкса Илсур Метшинның Шәймиев кешесе икәнлеген бар да белә. Биш ел элек Казанның ул чактагы хакиме Камил Исхаковны Владимир Путин Ерак Көнчыгышка үз вәкиле итеп җибәргәч, Казан мэры урынына Илсур Метшинны ул утыртты. Әгәр кадрлар барысын да хәл итә дип санасак, бу кыш вакыйгалары ачык күрсәтә, бәлкем, “бездә алыштыргысызлар юк” тезисын практикада гамәлгә куяргадыр. Бу сәбәптән, Русиянең өченче башкаласындагы төп вакыйгасын – 2013 елгы спорт Универсиадасын башка мэр белән үткәрергә түгел микән?! Ә ул шәһәре кар астында параличланган вакытта кояшлы Испаниягә очмас, шәһәр нормаль эшләсен өчен эшләр, шартлар булдыру буенча үз вазифасын үтәр иде. Хәер, шунысын да әйтергә кирәк: муниципаль хакимият шәһәрнең элементар коммуналь проблемаларын хәл итәргә сәләтсез вакытта шәһәр халкы инициативаны үз кулына алырга һәм урамнарны чистартырга мәҗбүр булды. Ул чагында урынлы сорау туа: үз вазифаларын үтәргә сәләтсез идарәчеләр шәһәр халкына нигә? Бәлкем, аларны башкалар белән алыштырыргадыр. Бу нисбәттән, казанлылар арасында “Камил Исхаков вакытында мондый бардак булмады”, – дигән сагыну сүзләре дә бик еш ишетелә башлады. “Камил Исхаков шәһәрнең чын хуҗасы иде”, “Исхаков тәртип салган булыр иде”, “Казан мәчесе бу эшлексезлекләрне куар иде”, – дип авыр сулый халык. Казанның элеккеге мэры Исхаковны матур мыегы өчен халыкта “Казан мәчесе” дип атаганнарын барысы да белә. Аның эшләү сәләте гаҗәеп: эш урынында кунып-төнеп яшәде диләр. Ә Илсур Рәис улының эш режимы шундыймы соң?
Әлегә кадәр тау көртләренә күмелгән, чистартылмаган юллар һәм ишегаллары тудырган катастрофалы хәлне Камил Исхаков төзәтә алган булыр идеме? Әйтүе кыен. Ләкин шунысы ачык: эштән гадәттәгечә кичке алтыда кайту урынына, төнге 11гә генә кайта алуның, Казанда, гомумән, җәяү тәпиләүнең транспортта йөрүгә караганда күпкә җиңелрәк икәнлеген нәкъ менә Метшин вакытында аңладык. Ә мондый идарәчеләр, гомумән, кирәк микән соң безгә?! Алар элементар коммуналь проблемаларны хәл итә алмый. Халыкның ышанычын яулап алу бик кыен. Мөгаен, Казан хакимиятендә ул юк һәм булмас та. Урамнардагы, ишек алларындагы тау-тау кар өемнәре мартта эри башлаячак. Ул чагында безне нәрсә көтәчәк, әйтүе кыен.
Рафис ДЕФИСОВ.
Сәяси яңалыклар агентлыгы (АПН).
Кемгә “рәхмәт” әйтәсе?
Әле машинасыз калдым бит. Ватылды. Инде җәмәгать транспортында җәфаланырга туры килә беразга. Элек сирәк йөрелә иде, анда да троллейбуска, я трамвайга гына утырырга тырышам. Чөнки яңа маршрутка тәки ияләшә алмадым: кайсы кая барганын һич белмим. Ә монда, башка чарам юк. Кызыл автобусларны “аждаһа” дип атыйлар бугай. Чыннан да, аждаһа ул. Бер көн кереп бастым, халык күп. Әмма бер аягым бер баскычта, икенчесе икенчесендә калды. Үзем чалшаеп бастым. Әле генә аягыма операция ясаткан идем. “Яхшы физкультура булды бу дим”, – кая тотынырга белми. Җитмәсә, кондукторга кесәдән акча алып бирәсе… Менә шундый шартларда мондый “уңайлыклар” булдырганнарга тозлап-борычлап “рәхмәт” әйтәсе килә башлый шул. “Ярамаган тагын халыкка”, – дип алып кайтылган кебек тоела бу автобус. Метшин бит Питердан белгечләр чакыртып, шәһәрдә автобус маршрутларын сыздыртты һәм Кытайдан шушы “аждаһаларны” кайтартып, шәһәр халкына бүләк итте. Элеккеге, эшмәкәрләр йөрткән күнегелгән автобуслар юкка чыкты. Тик бу кызыл автобусларга сатып алганчы утырып карадылар микән?! Көн саен диярлек кеше гарипләнә. Шоферны гаеплиләр. Тотынырга кушалар. Тотынсаң да, басып тору бик кыен эш бу автобуста. Салон гел баскычлардан гына тора. Артка тау башына менгән кебек үрмәлисе… Инде ул ватылып та бетте бугай. Ирексездән тәбәнәк тигез идәнле элеккеге автобуслар искә төште. Башкортстанда чыгаралар, “КамАЗ” эшли. Әгәр аларга заказ биргән булсак, без теләгән автобусларны җыя алырлар иде. Һәм ватаныбыз машина төзелешенә ярдәмебез дә булыр иде. Тик чит илләрдән сатып алу отышлырактыр шул.
Бер кул белән тоткычка асылынган хәлдә, шулай уйлап барам. Тукталышта кемдер этешә-төртешә чыга, кемдер керә. Шунда әбисе белән 5-6 яшьләрдәге бер малай татарча бәхәсләшә.
– Әби, әйдә утырмыйк, монысына. Сыймыйбыз…
– Әйдә, әйдә. Тиз бул. Башкасы булмас. Монысын да никадәр көттек.
Этешә-төртешә салонга аяк басты болар.
– Ай, үләм ич мин монда…
– Түз инде, балам, башыңны менә монда тык! Кулың кайда, бир монда!
– Кысылды, тартып ала алмыйм.
– Ребенокны задавить итәсез, атпустите, пажалысты… Менә бит булды, хәзер барып җитәбез…
Мин килеп җиткән идем инде. Баланы кысмаска тырышып, урыннар белән алышынып, көч-хәл белән төшеп калдым. Төшкәч, җәяү атладым. Һәм сорау бирдем үземә: “Әле генә күргән михнәтләр өчен мин кемгә “рәхмәт” әйтергә тиеш?”. Ай Аллам, сабырлык бирсен, көн дә шулай интегүчеләргә. Интегеп эшкә барасы, әле анда да ал да гөл булса, акчасы шәп булып, вакытында биреп барсалар… Аннан өйгә кайтасы, ә анда гаилә мәшәкатьләре. Әнә мәктәптән шалтыраттылар, ата-аналар фондына акча кертәсе, баланың ботинкасы тишелгән, “икеле” куеп кайтарганнар… Кызык бездә гомер кичерүләре.
Университетта укучы кызым студент программасы буенча узган җәйдә Америкада, Нью Йоркта эшләп кайтты. “Анда халык бәхетле” , – дип сөйли.
– Каян беләсең? – дип сорагач.
– Алар туктаусыз елмая. Ватандашларыбыз күп анда. Бер-беребезне ерактан ук таныйбыз һәм ялгышмыйбыз, русча эндәшәбез. Чөнки алар елмаймый. Без проблемалы кешеләр.
Шулай шул, кичтән иртәгә ниләр хәл итәргә (эшләргә түгел) дип йокларга ятабыз. Шул проблемаларыбызны уйлап иртән уянабыз да урамга, проблемалы мохиткә чумабыз. Шул проблемалы автобусларга утырып, проблемалы эшкә барабыз… Әйбәт яшибез.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии