Бездәге сөт шалкан бәясе

Бездәге сөт шалкан бәясе

Мин тумышым белән Спас районы, Кырый Йорткүл авылыннан.

Сезгә зарланып язуым. Авыл халкы күбесенчә терлек асрап көн күрә. Безнең авыл да шундыйлар рәтендә. Әмма авылда яшәргә көннән-көн кыенлаша. Халыкка үзе үстереп симерткән малын сатарга – урын, сөтенең бәясе юк. Былтыр декабрь аенда сөтнең бәясе 21 сум булган булса, быел ул декабрь башындагы 18,50 сумнан ай ахырына 17 сумга төште. Кыш уртасында шундый бәя булгач, җәен ни була инде? Шунысы кызганыч, безнең сөт Татарстанга бөтенләй кирәк түгел, Ульян өлкәсеннән килеп җыялар. Тагын үртәп сораган сыман: «Сөт бәясе төште – бирәсезме?» – диләр. Ә бирмичә, нишлисең, кая куясың? Башка чара юк.

Тагын бер проблема – җәен көтү көтәргә болынлыклар калмады. Булган җирләрне инвесторлар алып бетерде, алардан авыл халкына бернинди дә файда булмады, киресенчә, зыян гына. Авыл халкы берләшеп, комлы җирләрне арендага алды. Җыелып салым түлиләр! Ә терлек үрчетү авыл халкының төп керем чыганагы, авылда башкача эш юк.

Мескен авыл халкын ник шул кадәр изәләр икән? Бернинди уңайлыклар, шартлар юк. Үз көче белән тырышып-тырмашым көн күрә. Әле шунда да атлаган саен аяк чалалар.

Авылларны ничек тә бетермәскә иде. Авыллар бетсә, нинди киләчәк көтә инде безне?

Безнең кечкенә генә авылны белгән дә, ишеткән дә кеше юк. Авыл түгел, районны да сирәк кеше генә белә. «Син кайдан?» – дип сорагач, аңлата-аңлата арып бетәм. Ә мин бит Бөек Болгар җиреннән!

Миләүшә ӘХМӘТҖАНОВА,

Спас районы, Кырый Йорткүл авылы

Комментарии