Буа базарында сатылган үрдәкләрдә чир табылган

Буа базарында сатылган үрдәкләрдә чир табылган

Бу фотолар Буа районыннан. Карлы авылында яшәүче фермерның хуҗалыгында узган атнада кош гриппы табылды. Меңнән артык баш үрдәк һәм казны утта яндырып юк иттеләр. Фермер куйган көч һәм тырышлык әнә шулай юк ителде. Бик кызганыч күренеш.

Кош гриппы дигән сүз ят түгел безгә, Татарстанда әле бер, әле икенче районда ел да чыга ул. Һәм кызганыч, һәр очракта да оешмага яки хуҗалыкка зур чыгымнар китерә. Буада чыккан хасталыкка кем гаепле соң?

ДОКУМЕНТЛАР БУЛМАГАН

Буа районының Карлы авылында яшәүче Мөдәрис Хәйрулловка уңган кеше буларак бәя бирәләр. Ул кош-корт асрау белән ун елдан артык шөгыльләнгән. Моннан тыш, ашлык үстерү өчен үз җирләре дә, шәхси кафесы да бар, колбасалар да җитештереп сата. Көзге чорда иң зур табыш китерә торганы исә: үрдәк һәм казлар үстереп сатуы иде, диләр. Дөрес, быел керем алу хыяллары чын мәгънәсендә утта янып көл булган: узган атнада Мөдәрис әфәнденең 1200дән артык казын һәм 120 үрдәген юк иттеләр.

27нче сентябрь көнне Хәйруллов Чуашстанның Батыр районы, Татар Согуты авылыннан китерелгән үрдәкләр сатып алган булган. Аларны хуҗалыгына алып кайтып, үзе асраган кошларга кушкан. Берникадәр вакыттан соң, үрдәкләрнең чирли һәм үлә башлавына игътибар иткән. Ул антибиотиклар алып кошларын дәваларга тырышкан арада, казлары да үлә башлаган. Лаборатория тикшеренүләре үткәргәннән соң, кош гриппы табылган. Авылда башка шәхси хуҗалыкларга да авыру таралмасын өчен, тиз арада районнан гына түгел, Казаннан да белгечләр килеп, кош-кортны юк иткән.

Кош гриппы бик куркыныч авыру. Кешегә йокмый, диләр, тик менә тавык, каз, үрдәк һәм башка кош-кортларны бик тиз арада юк итә. Авыру кошларның итен һәм йомыркасын ашамавың хәерле. Шуңа күрә Мөдәрис Хәйрулловның хуҗалыгын бөтен кош-корттан арындырып, бер елга карантинга япканнар. Каз-үрдәкләрне ул киләсе елның октябрь аенда гына асрый башлый алачак дигән сүз.

Фермерның үзенә шалтыратсак та, безнең белән сөйләшергә теләмәде. «Минем бер әйбер дә аңлатасым да, сөйлисем дә килми», – диде ул. Бу аңлашыла да. Беренчедән, карап торып еллык хезмәтеңне утта яндыр әле син. Фотолардан да күренә бит, казлар инде бүген таңда суеп сатарлык булганнар. Ә икенчедән, Мөдәрис Хәйрулловның килеп чыккан хәлгә үзенең дә гаебе бар. Фермерның яңа партия кошлар сатып алганда кулында бу кошлар хакында бернинди тиешле документлары да булмаган. Димәк, ул аларны белер-белмәс кешедән алып кайткан һәм бу чир чыккан өчен дә беренче чиратта үзе җавап тотарга тиеш дигән сүз. Шуңа күрә фермерга штраф та сукканнар.

Карлы җирлек башлыгы Данис Хәмит улы Габдрахманов әйтүенчә, шушы хәлдән соң авыл халкына кош-кортын урамга чыгармаска, ихатада гына асрарга кушылган. Әлегә башка хуҗалыкларда үлем-китем күренми, диде ул.

– Мөдәрис Хәйрулловның кош-кортын яндырганнан соң, алар асралган урыннан бер катлам туфракны кырып алып, өеп куйдылар. Ул туфрак катламына дезинфекция дә ясалды. Туфракны бер елсыз кире таратырга ярамый, дип әйтелде, – дип аңлатты җирлек башлыгы.

Каз-үрдәкләребез чирли башламасын тагын дип куркып, өмә уздыручылар артмадымы соң авылыгызда?

– Каз өмәләре болай да башланган иде инде бездә. Бу хәлдән соң махсус суя башладылар, дип әйтмәс идем…

Хәтерләсәгез, мондый хәл өч ел элек Лаеш кош фабрикасында чыккан иде инде. Ул чакта бөтен тавыкларны – ярты миллион башка якын кош-кортны юк иттеләр. Гомуми зыян 150 миллион сумлык булды, дип бәяләнде. Коточкыч саннар. Оешма башка эшләп китә алмас инде, дигән шөбһәләнү дә булган иде. Соңыннан фабриканы башка хуҗаларга саттылар, хәзерге вакытта биредә тавыкларның саны кабат 600 мең башка җиткерелгән. Ә менә Хәйрулловның хуҗалыгына бу югалту ни кадәр йогынты ясар, әлегә билгесез. Кошларны юк иткән вакытта җиһазлар да, азык-төлеге дә яндырыла, алар үзе дә аз суммадагы әйберләр түгел. Кыскасы, бу фермерны Аллаһ ярдәменнән ташламасын диясе генә кала. Ә дәүләт ярдәменә килгәндә, анысының булуы шикле. Дөрес, Хәйруллов Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итә ала, ләкин аңа: «Лицензиясе булмаган килеш ник сатып алдың соң ул кошларны? Кем гаепле соң бу хәл килеп чыкканга?» – дигән сорау бирәчәкләр икән, нәрсә дип әйтер соң? Кыскасы, бу очракта дәүләт ярдәменә өмет зур түгел.

Буадагы бу хәл килеп чыкканнан соң, Чуашстанның дәүләт ветеринария хезмәте шундук Татар Согуты авылына, үрдәкләр сатып алынган хуҗалыкка тикшерүгә чыккан булган. 12нче октябрьдә исә, Чуашстан массакүләм мәгълүмат чаралары «Татар Согутындагы кош-кортлар арасында үлем күзәтелми, алар сәламәт», – дип белдерде. Ягъни бу чир бездән чыкмады, диделәр.

Ә менә Буаның үзендәге ветеринар оешма белгечләре берничә мәртәбә шалтыратуыбызга да карамастан, бу уңайдан комментарий бирергә теләмәде. Дөресрәге, «Вакыт юк», – диделәр. Бу аңлашыла да. Үрдәкләрне Чувашиядән бит район базарына китереп саткан булганнар. Базарга читтән китерелгән кош-кортка документлар булганмы, алар сәламәтме, юкмы икәнен дә беренче чиратта ветеринария оешмасы контрольдә тотарга тиеш түгелме соң? Хәтта сөт сатарга алып чыккан карчыкларны да куып тараталар бит: «Сөтеңә белешмәң бармы, апа?» – диләр. Ә монда ничә баш үрдәк китереп сатканнар. Тикшерделәрме икән соң Буа ветеринария оешмасы белгечләре? Кызганыч, шушы сорауны бирү өчен шалтыраткач, баш табиб Камил әфәнде эшем тыгыз дип, телефонын аерып куйды.

Изображение удалено.«ОКТЯБРЬ АЕНДА КАЗ ТИК ТОРГАННАН ҮЛМИ»

Буадагы бу хәл турында тулырак белешү өчен Татарстан Республикасының Дәүләт ветеринария күзәтү бүлеге җитәкчесе Идрис Мөдәрис улы Гатинга шалтыраттык. Ул булган хәлләргә аңлатма да бирде, авылда яшәүчеләргә үз киңәшләрен дә әйтте.

– Чуашстаннан китереп саткан бу үрдәкләр Мулард токымлы. Фермер аларны казлары белән уртак территориядә, сетка аша аерып куеп тоткан булган. Берничә көннән яңа алынган бу берничә айлык үрдәкләрнең эче киткән. 8 баш тирәсе үлгән. Аннары берән-сәрән казлар үлә башлаган. Казларның, үрдәкләрнең үләксәләрен Казандагы лаобратоиягә китертеп, тикшереп бер көн эчендә диагноз куелды. Кош гриппы табылды. Бик кызганыч әлбәттә. Хәйруллов казларын июль башында бәпкә килеш кенә алган, алар шушы вакытка кадәр үсеп беткәннәр. Берсе-берсе 4,5- 5 кило тирәсе авырлыкта иде. Ике атнадан ул аларны суеп сатарга җыенган. Тик өлгермәде. Мулард токымлы үрдәкләр чыдам: алар бераз чирләгәннәр дә, берничәсе генә үлгән дә, беткән. Ә казлар нәзберек була, алар күпләп кырылган. Бу фермерның кош-корт асрала торган урыны бик яхшы җирдә. Ул уңайлы итеп җиһазландырган: су эчертә, ашата торган җайланмаларына кадәр бар. Ләкин авыру чыккач, бөтен әйберсен – шул исәптән җиһазларын, көрәген, чиләген, сәнәген барысын да яндырттырдык. Кошлар тотылган территориядән 15 сантиметр калынлыктагы туфрак алынды. Ул туфракны да, хуҗалыкка килгән юлларны да кат-кат дезинфекцияләделәр.

Бу яңалыкка Чуашстанның үз җавабы бар, алар да тикшерү уздырган, чир табылмады, диделәр… Бәлки фермер казларына да кош гриппы башка чыганактан йоккандыр?

– Чуашстанда кошларның канын гына тикшергәннәр. Грипп булу булмавын бары тик үләксәне тикшереп карап кына әйтеп була. Икенчедән, кемнең инде үзенә шушы гөнаһны аласы, мондый ярлык асасы килсен ди? «Без Татарстанга шушындый күчтәнәч илтеп бирдек әле, кош гриппы тараттык», – дип әйтмәсләр инде. Менә шушындый хәл килеп чыкса, син күршеңә әйтәсеңме соң, әйе, тавыкларыңа чирне мин тараттым, Аллаһы Тәгалә кичерсен инде дип? Хәзерге заманда акча дигәндә кеше әллә ниләр эшли.

Базарда сатылган булгач, бер Карлы авылы фермеры гына алмагандыр бит инде бу үрдәкләрне?

– Алар, имештер, 150не генә алып килеп саттык, диләр. Билгеле, болай әз алып килмәгәннәрдер, башка кешеләр дә алгандыр дим мин моны. Ләкин авыл кешесе өйрәнгән: үлә башлый икән, суя да, котыла. Хәзер көз бит инде, алар җитлеккән дип, тоталар да суялар. Җитлекмәгән булса да, җитлегә кәстрүлгә салгач. Яки үлә икән «Чыга торган акча булгандыр», – дип, бакча артына илтеп күмә. Болай эшләргә ярамый. Берничә әйберне исендә тотсын иде авыл кешеләре. Алмагыз теләсә кемнән теләсә нәрсә. Башта документ сорагыз. Каян килгән ул үрдәк, кем үстергән аны, кайсы инкубаторда чыккан, нинди машина белән алып килгәннәр, алып килүчесенең исеме кем… Яхшы товарны документсыз сатмыйлар. Икенчедән, бер баш кына үлсә дә йөгерә-йөгерә ветеринар оешмага барырга кирәк. Октябрь аенда үрдәк тә, каз да җитлеккән була, алар инде үскән, суяр вакытлары җиткән. Аларның тик торганнан гына эче дә китми, үлмиләр дә. Иренмәскә кирәк, кош гриппы уен эш түгел ул.

Идрис әфәнде, Буа фермерына зыян күп килдеме соң бу хәлдән соң?

– Кара исәп белән санаган идек, 3 миллион сумнан артыкка җыела аның күргән зыяны. Азыгын алган, бәпкәсен алган, ут өчен түләгән, үстергән. Куйган хезмәте әйтеп бетергесез. Ә керем ала алмады менә.

Авыру кош-кортны ничек юк итегез соң? Аның ысулы нинди?

– Кан чыгармый гына юк итү ысулы дип атала ул. Бездә бер препарат бар, 0,5 миллилитр шуны кертәсең дә, 15 секунд эчендә каз түнә дә. Аннары үләт базы янында түшкәләрне, бөтен җиһазларны яндырып, 4-5 метрлы чокырга ташлыбыз, өстен дезинфекциялибез. Ә менә моннан өч ел элек Лаешта тавыклар чирләгәч, анда башка юл белән үтердек. Вентиляцияне томалап куясың да, һава кермәгәч, үзләреннән үзләре үлә тавыклар. Аларга дару кулланмадык.

2020нче ел авыруларга, үлем-китемгә һәм төрле хәвеф-хәтәрләргә бик бай булды. Коронавирус янына шушы тавык гриппы гына җитми иде. Инде Буада бу чир азаеп китеп, шәхси хуҗалыкларга һәм башка кош асраучыларга зыян салмасын иде. Башка районнарда яшәүчеләргә дә сак һәм игътибарлы булырга киңәш итәбез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии