Каз-үрдәкләргә битлек кидереп булмый шул…

Каз-үрдәкләргә битлек кидереп булмый шул…

Таҗлы вирус кына җитмәгән иде инде, кош гриппы дигән афәт тә һөҗүм итә. Буа, Чүпрәле һәм Мөслим районнарындагы чир чыккан хуҗалыкларда кошлар үтерелеп, яндырылды. Саналган әлеге райондагы берәр хуҗалыкта кош гриппы табылу турында хәбәр ителгән иде алдан. Һәм менә узган атна ахырында гына чирнең Буа районындагы икенче хуҗалыкны да читләтеп үтмәве мәгълүм булды…

Татарстан районнарында табылган кош гриппы кешегә йога торган түгел, дип ассызыклый белгечләр. Ләкин… барыбер кеше сәламәтлегенә зыян ясый ала икән! Дөрес, турыдан-туры йогып түгел. Ә китергән матди зыяны аша. Әнә бит Чүпрәле районындагы фермер хуҗалыгында барлык казларны үтереп яндыргач, стресс кичерү сәбәпле, хуҗабикәне хастаханәгә үк салалар.

КЫРГЫЙ ҮРДӘКЛӘРДӘН САК БУЛЫГЫЗ!

Кош гриппы соңгы тапкыр узган атна ахырында Буа районының Черки Гришино авылындагы Фәйзулловлар шәхси ярдәмчел хуҗалыгында табыла. (Дөрестән дә, соңгы очрак була күрсен инде. Авт.) Татарстан республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 439 баш каз үтерелеп яндырыла. Ә 47се беренче көндә үк чирдән үзләре үлә…

Фәйзулловлар 500 баш каз бәбкәсен инде язын ук сатып алган булалар. Кошлар җәй буе матур гына үсеп, җитлеккән каз булып килгәндә, көтмәгәндә бәла! Ярый хуҗалар югалып калмыйлар, тагын да мөһиме – казлар үлә башлау очрагын яшерергә тырышмыйлар. Көнендә үк райондагы ветеринария хезмәтенә хәбәр бирелә. Аңлашылганча, нәтиҗә – кош гриппы булуы ачыклана! Ашыгыч рәвештә тиешле чаралар күрелә. Хәзер инде хуҗалыктагы кошлардан бушап калган сарайлар – карантинда. Ветеринария белгечләре фикеренчә, чир казларга кыргый үрдәкләрдән йоккан булырга тиеш.

– Хәзер кыргый кошларның җылы якларга очып китә торган вакытлары, – дип аңлата Баш ветеринария идарәсе җитәкчесенең урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Аларның чит төбәкләрдән, әллә кайсы илләрдән очып барышлары булырга мөмкин. Ял итәргә безнең болынлыкларга, сулыкларга утыралар. Шул вакытта йоны, тизәге калса да, куркыныч чир таралырга мөмкин дигән сүз. Кош гриппы һава юлы белән дә тарала бит.

Шуңа күрә беренче чиратта барлык йорт кошларын: тавык, үрдәк, каз, күркә – һәммәсен ябык сарайларда асрауга күчү мөһим, дип ассызыклый ветеринария белгече. Ә кыргый үрдәкләр үзләре әлеге чирне җиңел кичерәләр, аннан үлмиләр икән.

КОШ ГРИППЫ АЯКТАН ЕККАН!

Быел Татарстанда теркәлгән кош гриппының иң беренче очрагы да Буа районында булды. Октябрь башында Хәйруллов крестьян-фермер хуҗалыгында табылган иде. Ул вакытта чир таралуга фермер үзе гаепле, дигән фараз алга сөрелде. Чөнки фермер күрше Чуаш республикасындагы хуҗалыктан, тиешле ветеринария документлары булмаган килеш, үрдәкләр алып кайта. Шуннан башлана да инде кошларның үлеме. Ә менә республикада теркәлгән очракларның калган өчесендә сәбәп кыргый кошлар дип аңлатыла.

Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авыл җирлегендә казлар үлү очрагы 20нче октябрьдә теркәлә. Төхвәтуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгының каз фермасы авыл читендә, Чынлы елгасы янәшәсендә урнашкан. Каз асрау өчен бик кулай урын. Тирә-ягы болынлык, суы да ерак түгел. Төхвәтуллиннар бизнесларын үстерү өчен 3 миллион сум күләмендә грант отып, 1 миллион 800 мең сум үз акчаларын да өстәп, яңа ферма төзеп куялар. Язын 3 мең баш каз бәбкәләре алып кайталар. Казларның бер өлешен, үсеп, җитлеккәнрәкләрен, фермер август ахырында, сентябрь аенда сатарга өлгерә. Ә калган 1250 башын яхшырак симертергә тели. Бурычка бата-бата, өстәмә ашлык та сатып ала. Тик симез каз сатып баерга язмаган икән шул! Октябрь ахырында казлар бер-бер артлы үлә башлый. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, биредә дә «кош гриппы!» дигән хөкем чыгарыла. Ветеринария кануннары, куркынычсызлык таләпләре чир табылган һәр очракта катгый. Биредә дә казлар үтерелеп яндырыла, биналар, утар урыннары, кошларның көтүлекләре дезинфекцияләнә, җирнең 10 сантиметр калынлыктагы өске өлеше кырып алына.

Фермер хуҗалыгы кичергән матди зыянның да шактый икәнлеге аңлашыла, әлбәттә! Шул югалтуларга түзә алмыйча, стресс нәтиҗәсендә хуҗабикә тәмам аяктан егыла. Хәтта хастаханәдә ятып, дәваланып чыгарга туры килә!

КЕМНЕҢ ХӘЛЕ КЫЕНРАК? КАЙСЫ ЯКТАН КАРЫЙСЫҢ ИНДЕ!..

Октябрь аенда Татарстанда теркәлгән кош гриппының 4 очрагы аркасында иң зур зыянны Мөслим районың Дусай авылы хуҗалыгы күрде. Биредә 4279 баш каз юк ителгән!

– Хуҗалыкта кош гриппы булуы 22нче октябрьдә ачыкланды, – дип сөйләде Мөслим районының ветеринария лабораториясе җитәкчесе Айрат Фазлыев. – Чир исбатлануга, хуҗалыкны уратып алдык. Куркыныч территориягә беркемне кертмәдек. Кошларны юк иткәндә, дезинфекцияләп, ветеринария-санитария таләпләрен башкарганда, күрше районнардан да хезмәттәшләр килеп булыштылар. Аларга рәхмәт инде!

Кыскасы, 3410 баш казны ветеринария хезмәткәрләре үтереп яндырган. Ә 800 баштан артыгы беренче көннәрдә чирдән үлгән. Шул чаклы казны коткарып калып булмаса да, уртак тырышлык белән куркыныч чирнең тагын да таралуына чик куелган Мөслим районында. Ә бит әлеге район өчен бу зәхмәтне таратмау аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Мөслим районында кошчылык тармагы зур үсештә. Каз-үрдәк асрау белән шәхси хуҗалыкларда да ныклап шөгыльләнәләр, 5әр мең баш һәм аннан да күбрәк каз асраучы фермерлар саны да 30лап икән инде. Тулаем район күләмендә караганда, быел кош ите җитештерү узган елгыдан 14 процентка артыграк икән…

Шакирянов крестьян-фермер хуҗалыгында да кош гриппы кыргый үрдәкләрдән йоккан, дип баралар. Фермер Рамил әфәнде моңа аптыравын да белдерде. «Югыйсә, казларның утарлары, суга керә торган урыннары ике метр ярым биеклектәге койма белән әйләндереп алынган», – ди ул. Фермер инде сигез ел каз асрау белән шөгыльләнә икән. Әле мондый бәлане күргәне булмаган, билгеле.

– Казлар өчен туплап куйган азык запасы – бөтен ашлык та яндырылды. Минем башка килгән матди зыян күләме чама белән 7-8 миллион сумлык булыр, – ди фермер, көрсенеп. Ләкин ул артык төшенкелеккә бирелмәгән. Аның белән аралашканда шуны сизеп, гаҗәпләнеп тә куйдым! Ә ул ихтыяр көчен туплап, бу бәла алдында баш имичә кала алуын бик гади аңлатты:

– Даими сатып алучыларым һаман шалтыратып торалар. Каз сорыйлар. Бу хәл турында ишетмәгәннәр әле, күрәмсең. Казлар юк шул, чир чыкты, дип аңлатам. «И, зур кайгың булган икән, җиңәргә язсын!» – ди Азнакайдан шалтыраткан танышым. Ә мин аңа каршы сорау биреп: «Иреңнең хәле ничек соң? Сәлам әйт», – дим. «Иремне берничә ай элек җирләдем шул!» – ди танышым, күз яшьләрен тыя алмыйча. Менә шуннан соң уйлап карагыз инде, кемнең хәле кыенрак? Кайсы яктан карыйсың бит!..

Һич ялгансыз әйтәм, фермер Рамил әфәнде Шакиряновның шулай үзен тынычландырып, кеше хәленә кереп, проблемаларын җиңәргә көч табып яши белүенә, ихтыяри ныклыгына сокландым мин! Соклану катыш горурлык хисе дә биләп алды. Инде кош гриппы аркасында хәләл тирен тамызып үстергән казларын югалткан, ничәмә миллион сумнар күләмендә чыгымга дучар булган фермерны, башка кошчыларны дәүләт ничек булса да ярдәменнән ташламасын иде.

Һәм, ташламас дигән өмет бар. Ник дигәндә, 310нчы карар нигезендә, зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм итү мөмкинлеге бар икән. Татарстан республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин шулай дип аңлатты.

– Хәзер әлеге максаттан тиешле документларны туплау белән шөгыльләнәбез, – диде ул.

КАЗ ӨМӘЛӘРЕН ИРТӘРӘК ҮТКӘРИК!

Кош гриппы дигән афәтнең республика районнарында таралуына юл куймау өчен, барлык ветеринария-санитария таләпләрен үтәү мөһим, дип искәртә белгечләр. Кошларны фәкать ябык режимда асрау – хәзер беренчел шарт булып тора. Аннан тыш, каз өмәләрен дә иртәрәк, хәзер үк үткәрергә кирәк, дип мөрәҗәгать итә ветеринария табиплары. Ягъни, урамда, ачык һавада асрала торган каз-үрдәкләрне тизрәк суеп эшкәртү, урнаштыру хәерлерәк. Чирли башласалар, соң булачак…

Ләкин бер кыенлыгы бар шул хәзер үк каз өмәсе оештыруның. Суйганнан соң ул дистәләгән, йөзләгән, меңләгән кош түшкәләрен кая куеп торып, сатып бетергәнче ничек сакларга? Һава температурасы җылы бит әле. Аларны урамда элеп куеп кына саклап булмый…

Кыскасы, һәркем үз мөмкинлегенә карап эш йөртергә тиештер инде бу очракта. Гадәттә, кошчылык белән шөгыльләнүче эре фермер хуҗалыкларында зур суыткыч җайланмалар була. Түшкәләрне тутырып куярга шундый мөмкинлеге булучылар каз өмәләрен үткәрә башласалар да зыян итмәстер бәлки. Ятып калганчы, атып кал, диләр бит. Грипп килә дип, кошларга да битлек кидертеп булмый шул.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Чүпрәле – Мөслим

Комментарии