Авылда яшисе килә башлады

Безнең гаилә дустыбыз, отставкадагы полковник дәрәҗәсендәге Фаршат Шакировның тәкъдиме белән аның тугын авылына – Әтнә районы Кышлау авылына кайтып килдек. Бу районда колхозлар сакланып калган икән. Үзәге Яңа Шашы авылында урнашкан «Таң» колхозының замана таләпләренә туры китереп төзелгән ферма биналарын, механизаторлар мастерскоен кызыксынып карап йөрдек. Мастерской янындагы куәтле чит ил техникасын да, кырда иген урып йөргән чит ил комбайннарын да күрдек. Мари Иленең Бәрәңге районына бара торган юл белән барып, ул якларны да әйләнеп кайттык. Аларның кырларында эшләп йөрүче техниканың совет чорыннан ук калганын да күрдек.

Колхозларны чит-ятларга бирмичә саклап калдырып, берничә авылны берләштергән (8 авылны бугай) «Таң» колхозында эшләүче таза тормышлы Кышлау авылы халкының матур йорт-җирләрен күреп, горурлык хисләре кичерәсең.

Фаршатның әнисе Фәния апа сау-сәламәт булып, төпчек улы Илфар белән яшәп яталар икән. Фәния апа белән сөйләшкәч, әни белән сөйләшкәндәй булдым. Фаршатның абыйларында да кунак булдык. Авыл хатыннары бигрәк уңган, булдыклы шул. Аш та пешкән, бәлеш тә салганнар, яңа гына сауган сөт белән авыл каймагы дисеңме, мунча да ягылган… Анысы бигрәк уңайлы икән, газны кабызыр өчен төймәгә генә басасы, хәзер әзер була.

Яхшы җиһазландырылган өйләренең зурлыгына һәм ишегалларының матурлыгына исең китәрлек. Алмалары сыгылып торган алма бакчасындагы беседкада утырганда авыл кешесе булып, авылда яшисе килә башлады.

Бу авылда Шакировлар нәселе ишле. «ТНВ» каналында «Юлчы» тапшыруын алып барган Альберт Шакиров белән «Татар радиосы»нда эшләүче Рәмзия Шакирова да аларның туганнары икән. Фаршатның улы Ансар да безнең белән авылга кайткан иде. Ул да, әти-әнисе кебек, чиста итеп татарча сөйләшә. Эшне дә эшли белә. Авылдагы иске шкафны сүтеп, яңасын ә дигәнче җыеп куйды. Быел КФУның беренче курсында укый.

Сүзебез авыл турында булгач, тагын да тулыландырып җибәрим дисәк, Арча, Саба, Питрәч, Балтач районнарындагы авылларда яшәүче безнең туганнарыбызның да йорт-җирләре матур, зур, иркен.

Милләтебезнең чишмә башы булган татар авыллары халкыбызның яшәү рәвешен, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучылар булып калсыннар иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии