Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ниләр бар?

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ниләр бар?

Республикада һәр елдагыча авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Бездә халык аларны ярата гына диюе аз, сагынып көтеп үк алалар. Бәяләр дә арзанрак, сатылган товарның да сыйфатлы булуын беләсең, чөнки аны бит авылдан алып киләләр. Без дә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендәгесенә барырга булдык.

«СӨТ САТУ ӨЧЕН ТӨНГЕ ИКЕДӘ ТОРЫП СЫЕР САУДЫМ»

Коронавирус чоры булса да, халык өйдә утырмый икән. Сәгать иртәнге сигез тулганда сатар әйберләре калмаган иде диярлек сәүдәгәрләрнең. Сатып алучыларга игътибар итәм: кемдер маскасын ияк астына гына төшереп кигән, кемдер бөтенләй киеп тормаган. Моны күреп, бер карчыкка мөрәҗәгать иттем:

– Апа, ник битлек кимәдегез, коронавирус йога бит, – дим.

– Кемнән йога? Чирләгән кеше болай чыгып йөрми бит ул. Аннары чир урамда йокмый, халык тулы транспортта йөрсәң генә йога.

– Апа, йоккач, соң була ул, бу сезгә грипп авыруы гына түгел, – дим.

Шуннан куркып калды булса кирәк, кесәсеннән кульяулык чыгарып, авызын каплады

– Өйдә бар иде дә, алмаганмын шул, онытылган, – ди…

…Менә беренче чатыр. Теләче районының Мәтәскә авылыннан килгәннәр.

– Тешем сызлый әле, сөйләшерлек рәт юк, – ди сатучы апа, интервью алыйм дип сорагач. Теше сызласа да, сатуга чыккан, кызганып та куйдым үзен. Шулай да, бераз басып торган арада, үзеннән үзе сүз ялганып китте, апаның теш авыртулары да онытылды.

– Кабак саттык бүген күп итеп. Алты кабак алып килгән идек, алып бетерделәр. Әле кабат-кабат килеп сораган кеше күпме булды! Менә йөреп чыксагыз күрерсез, кабак калмады инде монда, – ди үзен Нәкыя Гарипова дип таныштырган ханым. – Ә менә үрдәк сораучы булмады. Ике үрдәк кенә алып килгән идем, берсен дә сата алмадым. Ә менә монысы сөт, лаборатория килеп, иртән тикшереп китте, майлылыгы 5,4 диделәр!

– Үзегезнең сөтме соң бу Нәкыя апа?

– Үземнеке-е! Сәгать төнге икедә торып, ярминкәгә килеп сату өчен сыер саудым. «Свежиймы?» – дип сорый бит шәһәр халкы, аларга кичтән савылган сөт китереп булмый. Аннары сыерны саугач өйгә кереп киендем дә, әнә җирлек башлыгыбыз машинасы белән килде дә, утырып чыгып та киттек. Бер стакан чәйне дә баскан килеш кенә эчтем мин бүген! Сәгать биштә монда идек инде без… Бияләйләр дә бәйләп алып килдем. Дөрес, кыш көне үк бәйләп куябыз инде без аны. Кышын төннәр бик озын була, нишләп утырыйк ди. Үзебезгә дә алып кияргә әйбәт, ярминкәдә сатарга да ярап куя, бүләккә дә бер дигән…

– Сөтегез беттеме? – дип сорады ул арада бер сатып алучы ханым.

– Бетте шул инде, «сразы» алып бетерделәр, – ди Нәкыя апа.

– Эх, озаграк йоклаганбыз икән, – дип, күңелсезләнеп китеп барды теге ханым.

Ул арада безнең янга бер ак сакаллы карт килеп, өстәл өстендәге эремчеген, бияләен, кишерен, чөгендерен – кыскасы, нәрсә бар, бөтенесен кулы белән капшап чыга башлады. Бик озак капшады.

– Абый, нигә кылтаясыз сез сукыр кеше кебек, – дип сорады аннан бер ир. Шушы Мәтәскә авылының җирлек башлыгы Миннәхмәт әфәнде Вәлиуллин икән, – абый, сезнең күзләрегез күрә бит!

– Мин күрсәм, кулым белән шушылай капшанып йөрмәс идем, – ди ак сакаллы карт.

– Узган ел сез күзем күрми, дигәч, мин сезне җитәкләп алып барган идем. Аннан бераз киттегез дә, вак-төяк сатыла торган җиргә туктап, шуның язуларын укып, «Ник 15 сум тора бу, бигрәк кыйммәт!» – дидегез. Әле яныгызга килеп, «Аферист икәнсез сез!» –дигән дә идем… Алай итеп йөрергә ярамый, абый. Олы кешегә килешми бу бер дә!

– Ярар, ярар, – дип, ак сакаллы карт җитез генә атлап китеп барды. Күзенең күрмәве дә «онытылды».

– Чиратсыз гына кертмәсләрме икән дип шулай кыланып йөри ул. Бәлки жәлләсеннәр дидер. Һәр ярминкә саен күрәм мин ул абыйны, гел сукыр булып кылана, – дип сөйләде җирлек башлыгы.

Кем генә юк ярминкәдә, әнә шундыйлар да бар икән…

БАЛАНГА КАДӘР БАР ИДЕ

Ярминкәләр шулай итеп оештырылган: бер үк урынга бер атнада бер район килә, икенче атнада – икенчесе. Мин килгән шимбәдә Теләче районы үз продукциясен сатты. «Киләсе атнага әтнәлеләр киләчәк», – дип, сер итеп кенә әйттеләр. Яңа елга кадәр шулай эшләячәк әле бу ярминкәләр.

Баландыш авыл җирлеге корган чатыр янына килеп бастым. Өстәлдә ике кәрҗин бар. Аларда бәйләм җебеннән үреп ясалган чәчәкләр, кара миләш тәлгәшләре…

– Бу композициягез ничә сум тора? – дим.

– Анысын сатуга дип алып килмәдек, моны чатырыбызны бизәр өчен генә ясадык, ди ханымнар. Бу чатырны ярминкәдә иң матуры дип тапканнар, хәтта югарыдагылар да мактап киткән икән. Алар бакча чәчәкләрен дә, ясалма үрмә гөлләр дә кулланып, булдыра алганча матурлаган эшләгән урыннарын.

Баландыш җирлек башлыгы Рөстәм әфәнде Мөхәммәтшин белән дә сөйләшеп алдык.

– Мондагы әбиләр дә «Сезнең чатырыгыз бик матур, үзенә тартып тора», – дип мактый. Кешенең уңганлыгы капка төбеннән үк күренеп тора диләр бит. Шуны истә тотып бизәдек чатырыбызны.

– Ярминкәдә үз теләгегез белән катнашасызмы соң, районнан куштылармы?

– Үзебез теләдек, билгеле. Авыл кешеләре иртә торырга ияләшкән, өченче яртыда торып чыгып киттек бүген. Эшләргә өйрәнгән кешеләр без, эштән курыкмыйбыз. Эшләсәң генә була бит. Ярминәкләргә йөрү үзебезгә дә күңелле. Киләбез, кешеләр белән аралашабыз, шәһәргә килеп, дөнья күреп кайтып китәбез дияргә дә була. Башкалар ничек һәм нәрсәләр сата икән дип, бөтен кеше яныннан йөреп чыктым. Икенче килгәндә сөт алып киләчәкбез әле менә. Көн җылырак ахрысы, үзебез дә юка аяк киеменнән генә йөрибез. Шуңа күрә халык та бәйләнгән бияләй, йон носкиларны алмады. Аларын көннәр суыткач кына алып килергә кирәк булыр, – дип сөйләде ул.

Шунысы бар, җирлек башлыгы сатучыларга да ярдәм итеп тора, товарны макташа. Баландышның уңган киленнәре – авыл клубында техничка булып эшләүче Кифая ханым һәм балалар бакчасындагы пешекче Рәмзия ханым ярминкәгә сату итәргә беренче тапкыр килгәннәр икән. Шулай да, бик күп сатканнар. Аеруча йомырканы – ике сәгать эчендә 300 данә «киткән». Әле алар монда балан җыеп алып килгән бердәнбер кешеләр иде. Кышка әзерләгән кайнатмаларын да, яшелчә салатларын да алып килгәннәр.

– Ашарга бернәрсәгез дә булмаганда, ипигә ягып ашарга нык шәп менә бу яшелчә салаты, – дип, мактап, киңәш итеп, һәр сатып алучы белән сөйләшеп эшлиләр. Карап торуы ук күңелле.

– Бу баланны башта йөз сумга саткан идек, аннан иллегә төштек, кайтып киткәндә бөтенләй бушка да биреп калдырырбыз әле, – диләр.

Изображение удалено.БАЛГА БӘЯ АРТМАГАН, Ә ИТКӘ АРТКАН

Иң зур чират исә ярма сатылган җирдә. Бәяләрен кибетнеке белән чагыштырып карасаң, арзанрак. Тик менә сатучылары гына тупас иде. «Борчагыгыз ничә сум?» – дип сорагач, «Язылган бит, кара!» – дип акырды шундагы сатучы ханым. Тик ярмалар арзанга сатылгач, халык сатучы кызның матур итеп сөйләшү-сөйләшмәвенә карап тормый, пакет-сумкаларын тутырып китеп баралар. Иң беренче дөгене сатып бетергәннәр, ә он иртәнге якта ук беткән икән.

Тагын бер чатыр – Теләче районының данлыклы умартачысы Нияз Сабирҗановныкы. Елдагыча чиләк-чиләк балын, кәрәзләрен, корт ипиен (перга) алып килгән. «Балның бәясе быел да артмады, сыек чагында 1500 сум иде, кышка таба 1400гә сатабыз», – диде Нияз. Әле җитмәсә, өлкәннәр декадасында файдасы булсын дип, бал алучы пенсионерларга 10 процент ташлама да ясады. Ә Укытучылар көне уңаеннан укытучыларга исә – 5 процент ташламасы бар иде.

– Үзем белемем буенча педагог кеше бит мин, коллегаларны да шушылай итеп сөендерим дидем, – ди умартачы. – Быел, Аллага Шөкер, бал уңышы да нык яхшы булды – һава торышлары әйбәт иде бит. Юкә катышкан урман балы һәм болындагы чәчәк балы алып килдем бүген… Перга алучылар күп булды. Аның файдасын халык элек ул кадәр үк белми, алмыйлар иде. Хәзер үзләре сорыйлар. Бик яхшы алалар. Аны бит ач карынга бер чәй кашыгы йотып куясың икән, искиткеч витамин чыганагы була, – ди ул.

Бал гына түгел, Нияз Сабирҗанов сатуга куян ите дә алып килгән. Анысын да яхшы алганнар. 7 куян өч сәгатьтә сатылып бетеп, бер кечкенәрәк кисәк ите генә калган иде.

– 3-4 айлык чагында куянның ите бик файдалы була. Без аларны шул вакытта суябыз, – ди үзе. Фермасында 850 баш тирәсе куяны бар икән. Әле аларны ике ел гына асрый. – Кечкенәдән куян асраган кешеләргә кызыга идем, үзем дә асрап карыйм менә, – ди Нияз Сабирҗанов.

Ул арада безнең янга 84 яшьлек Заря апа Фәләхова килеп басты

– Бал алырга килдем, – диде ул. Нияз да аны шундук танып, савытка бал тутырырга кереште. – Мин бу җегетнең даими клиенты. Әле ярминкәләр эшли башлаган гына чакта ук алып карадым да, ошаттым балын. Тәмле. Әле менә кызымның туган көненә дә Сабирҗановлар балын бүләк итәргә җыенам, – ди пенсионер.

…Балга бәя артмаса да, быел иткә арткан икән. «Теләче Агро» оешмасы хезмәткәре Инзил Гыйниятуллин әйтүенчә, килограммына 10 сум өстәлгән сыер итенең. Коронавирус чорында халык бөтен запас акчасын ашап бетерде, ит алырга акчасы бармы соң кешенең, дип кызыксынам:

– Кечкенә генә бер кисәк булса да алып китәләр инде. Итсез яшәп булмый бит, ул безнең табигый ихтыяҗ. Без таналар сатабыз, аның ите тәмлерәк була, шуңа безгә яратып йөриләр. 12 бот алып килгән идек, әнә, ничә генә кисәк ит калды өстәлдә, өч сәгатьтә сатып та бетердек, – ди ул. Без төнге сәгать бердә үк чыгып китәбез, өченче яртыларга монда киләбез. Палаткаларны корабыз, итләрне чабабыз, кеше җыела башлаганга әзер булып торабыз. Ит чаба башлаганда ук бер ике әби килеп баса. Алдан ук кисәкләрен сайлап куеп, безнең ит чабып бетергәнне көтеп торып, кайтып китәләр. Әле календарьны карап куйдым: быел соңгы ярминкә 26нчы декабрьгә туры килә. Яңа ел алдыннан сатып алучылар тагын да арта инде. Анда бик күп кеше тел сорый, холодецка аяклар… Без әлегә тана ите генә сатабыз, менә декабрьдә монда әллә ниләр була! – ди ул.

АРЕНДА ӨЧЕН ТҮЛИСЕ ЮК КИЛ ДӘ САТ

Теләче районының Үзәк авылыннан килгән Фәрдәнә һәм Илнур Шакировлар ярминкәдә сөт продуктлары сатты. Махсус программа белән лапас төзеп чыкканнан соң, 8 сыер асрый башлаганнар. Моны авыл кешесе өчен бик керемле, табышлы эш диләр:

– Ярминкәгә эремчек, корт, үзебез ясаган май һәм сары май, каймак алып чыктык. Иртәнге дүрттә килеп басабыз, ярты сәгатьтә каймаклар сатылып та бетә. Бер алганда унарны ала кешеләр, тәмле дип. Ярминкәдә арзанракка сатсак та, үзебезгә дә бик файдалы бу. Бөтен хезмәтең каплана. Аренда өчен түлисең юк, кил дә сат кына, – ди алар.

Сәгать тугыз тулганда күп кешенең әйберсе сатылып беткән, кемнәрнеңдер инде бер нәрсәсе дә калмаган иде. Шуңа күрә, ярминкәгә иртә таңнан: 6да, 7дә үк барсагыз, әйбәтрәк. Итнең дә иң тәмле кисәкләрен эләктереп кала аласыз, сайлау мөмкинлеге дә зуррак.

…Коронавируслы хасталар саны көннән көн артып торса да, кеше ашамыйча тора алмый инде, ярминкәгә чыгып әйбер сатып алмагыз, өегездә тик кенә утырыгыз, дип әйтү дөрес булмас. Тик урамга чыкканда битлекләрегезне кияргә онытмагыз. Нинди эссе җәйдә дә битлектән йөрдек, хәзер һава салкынча, аны киюнең бернинди авырлыгы юк. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза торган мәйданчыкларның адреслары кирәк булса, редакциябезгә шалтыратып белешә аласыз.

Ярминкәдәге уртача бәяләр:

Ит:

Сыер ите – килограммы 290-340 сум

Тавык 1 кг – 250 сум

Каз 1 кг – 400 сум

Бер үрдәк – 1000 сум

Үрдәк-казларның баш-аяклары – 100 сум

Куян 1 кг – 350 сум

Сөт продуктлары:

Эремчек 0,5 кг – 80 сум

Ак май 0,5 кг – 250 сум

Эретелгән ак май 0,5 кг – 300 сум

Сөт 1 литры – 70 сум

Ярмалар:

Борчак – 35 сум

Тары – 45 сум

Дөге – 55 сум

Карабодай – 60 сум

Яшелчәләр, килограммнарда:

Бәрәңге – 12 сум

Кызыл чөгендер – 12 сум

Кишер – 12 сум

Кәбестә – 10 сум

Балан – 100 сум

Башка кирәк-яраклар:

Бәйләнгән бияләй – 150-250 сум

Мендәр – 1200 сум

Тоз – бер кабы – 10 сум

0,5 л банкаларда яшелчә салатлары – 50 сум

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии