- 04.09.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №35 (2 сентябрь)
- Рубрика: Актуаль репортаж
Сентябрьнең беренче көне – белем бәйрәме Казан мәктәпләрендә төрлечә үтте. Кемнәрдер бәйрәм линейкасын интернеттан гына карады, ә кайбер мәктәпләр коронавирус дигән баш бәласе чыкканчы уза торган кебек матур, җырлы-биюле бәйрәм уздырды. Үзем дә, гимназия янында гына яшәүче кеше буларак, балконга чыгып, беренче сыйныф укучыларының шигырь сөйләүләрен тыңлап кердем. Үземнең беренче сыйныфка укырга барган көнне искә төшереп, елмаеп куйдым. Ул шатлыклы вакыйгага да 20 елдан артык вакыт узган икән инде…
Бәйрәм уңаеннан, әти-әниләр һәм гәҗитебез укучылары белән дә сөйләштек. Белем көне нинди уйлар, хисләр китерде икән аларга быел?
Рәмис ЛАТЫЙПОВ, журналист, Казан шәһәре: «Рәхмәт сиңа, беренче сентябрь!»
– Һәр кешенең дә гомер буена исендә калган берничә көне була. Ул көннәр «беренче» дигән сүз белән бәйле. 1нче сентябрь – икеләтә беренче. Беренче тапкыр, беренче класс. Мин дә хәтерлим әле куркынган тавык кебек линейкада басып торганымны.
Кем белән генә сөйләшмә, «Беренче сентябрьгә барганыңны хәтерлисеңме?» – ди. Бөтен кеше хәтерлидер инде аны. Беренче укытучысын да, беренче сентябрен дә. Ул кешенең иң матур чагы – балачагындагы һәм яшьлегендәге иң әһәмиятле чорга аяк баскан вакыт. Яңа ел ул ел саен, туган көн дә ел саен, ә беренче сентябрь бер генә. Беренче сентябрь дә, беренче укытучың да.
Бүген карап торам беренче сентябрь линейкасын. Берәүләре тырыша-тырыша шигырь сөйли, җырлый. Берсе эскәмиягә яткан, күзләре тулы яшь, барасы килми моның мәктәпкә! Әнисе аны тынычландырып маташа: «Улым, шунда гына басып тор инде…».
Ул арада аниматорлар чыкты, сорау бирәләр: «Балалар, уйныйсыгыз киләме?». Бер читтә чәчәген күтәреп йөргән бер усал кыяфәтле малай әшәкеләнеп кычкыра: «Юуук!».
Без бит инде болар! Элеккеге без бит! Мәктәптә укыган чакта без дә шундый, нәкъ шундый идек бит…
Карап торам яшь малайларны. Киләләр хөрмәтле кешеләр булып, кәчтүм киеп. Чалбарлары үтүкләнгән, чәчләр кәттә итеп кистерелгән, вак булсалар да, басып торалар ак бантлы кызлары янында… Җәй дә бит яңгырлы, әйбәт килде – үсеп килгән кызлары, малайларыннан ике башка биегрәк булганнар. Җегетләр алай да җегет инде – бик шәп булып кыланалар, вак икәннәрен дә белмичә.
Их дим шуларга карыйм да. Укыган чакта бер дә укыйсы килмәгән. Хәзер бик барасы килә дә бит мәктәпкә, ләкин поезд киткән, янгын беткәч, су чиләге күтәреп йөрүдән ни файда. Бер генә көн булса да шул заманга кайтасы булса, белер идем мин нишләргә! Шул укытучының сүзенә кире каткан һәм әшәкеләнгән булып «юк!» дип кычкырулары гына да бер бәхет булган икән.
1нче сентябрь дөньядагы иң якты хис калдыра торган бәйрәм булган икән. Рәхмәт сезгә укытучылар, рәхмәт сиңа 1нче сентябрь!
Альбина ҖАББАРОВА, Казан шәһәре: «Укытучылар такта янында гына маскасын салачак»
– Бу көн минем өчен икеләтә шатлык. Чөнки мин әни кеше генә түгел, үзем дә математика укытучысы. Кызым быел белем бәйрәмен аеруча сабырсызлык белән көтте. Күптән мәктәпкә барганы юк бит, пандемия башлангач, өйдә укытуга күчерделәр. Кызымның үзен кабат мәктәп укучысы итеп хис итәсе, дәресләр хәзерлисе, сыйныфташлары белән очрашасы килә. Тик бу уку елында балаларның элеккегечә парта артына утырып укуын телим. Дистанцияле уку баланы контрольдән чыгара. Ничә әти әни белән сөйләштем, барыбыз бер фикердә: компьютер аша гына укырга калгач, балалар бик нык ялкауландылар, укуга карашлары үзгәрде. «Эшләмәсәк тә ярый», дигән фикергә килә башладылар. Укытучы буларак исә, быел безне бик күп төрле үзгәрешләр көтте. Мәктәпләрдә катгый таләпләр куелды. Укытучылар хәзер кабинеттан кабинетка үзләре йөриләр, укучылар бер генә кабинетка утыралар. Тәнәфес дигән сүз юк, хәзер алар «динамик пауза»га әйләнде – коридорга барлык класслар бер үк вакытта чыкмый, балалар хәзер 55әр минут кабинетта утырырга тиеш булалар. Шул 55 минутның 10 минутында билгеле бер вакытта гына алар динамик паузага чыгалар. Бу арада без-укытучылар тәрәзәләрне ачып, кабинетны тулысынча җилләтергә тиеш булабыз. Балалар кергәч тә тәрәзәне ябабыз. Укытучыларның үзләренә дә катгый таләпләр куелды. Һәрвакыт кулларны антисептиклар белән эшкәртеп торырга кирәк – ул гел килеп чыгармы инде, белмим. Кулларга нинди тәэсире булыр, анысы да билгесез. Антисептиклар тирене корыта бит… Перчатка белән йөрмәскә куштылар, ул авыр булыр, диделәр. Битлеккә килгәндә, анысын такта алдында дәрес аңлаткан вакытта салып торачакбыз, ә менә бала янына килеп, нәрсәдер аңлаткан вакытта яки парта арасында йөргәндә маска кию мәҗбүри. Белем бәйрәме күптән көткән бәйрәм, шуңа күрә шушындый катгый таләпләр булса да, без эшебезне, укучыларыбызны бик сагындык. Алар да безне сагынган, йөзләрендә елмаю, шатлык.
Лилия ХӘКИМОВА, Кайбыч районы: «Койрыгыгыз бозга каттымы?»
– Мин үзем Кайбыч районының Кошман авылы мәктәбен тәмамладым. 31нче август җиттеме, әбиләр: «Иртәгәдән койрыгыгыз бозга ката инде», – дип әйтәләр иде. Алар безне кызганган кебек була иде. «Ник шулай диләр икән, бәйрәм ич иртәгә», – дип уйлаганымны хәтерлим. И-и, сабый!
Ә беренче сентябрь җиттеме, тагын теге сүз! Ерык авыз белән, яңа түфли, форма киеп, бантикларыңны җилфердәтеп, яңа портфелеңә сөенеп, өйгә кайтып керергә өлгермисең, әби каршы ала: «Менә, койрыгыгыз бозга катты инде!». Аннан китә тезеп: «Ил-көннәр тыныч, имин булып торсын, адәм балаларына сәламәтлек, тәүфыйк, һидәят бир. Бәла-каза, хәфевләрдән Үзең сакла!»…
Син инде чишенеп, ашап, яңа сумкаңдагы яңа дәреслекләрне актарырга тотынасың, әби әле һаман үзалдында сөйләнеп йөри: «И-и бу дөнья… Әй, бу вакытның узулары!» – дип, көрсенгәләп тә куя.
Беренче сентябрь минем өчен иң элек әни белән апамның бәйрәме ул. Икесе дә минем якыннарым, икесе дә минем укытучыларым. Мәктәптә дә, тормышта да. Быел кызым Әминә дә беренче сыйныфка китте… Ну, нәрсә, укытучылар, студентлар, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, койрыгыгыз бозга каттымы инде бүгеннән?
Эльвира ЙОСЫПОВА, Чаллы шәһәре: «Затлы букет модасы кибете»
– Беренче сентябрь минем өчен бәйрәм. Матур киемнәр киеп, чәчәкләр тотып, мәктәпкә китә балаң. Сәламәт, өйдә ятып калмый. Куанып каршы алабыз, куанып мәктәпкә озатабыз. Аллага Шөкер, үсә бит, дип сөенәм. Ләкин мәктәпкә әзерләнгәндә чыккан акчалар шул куанычны бетерә. Быел дөрес, әйберләр арзанрак кебек тоелды. Былтыр өч мең ярым сумга алган идем мәктәп костюмын, быел ике меңгә алдым. Аяк киемнәрен былтыр бер мең сумнан алган идем, быел 700дән генә саттылар. Чәчәк бәйләмнәре генә кыйбат. Букетлар мең ярым сумнан башлана. Анысын арттырып җибәрүдер дип уйлыйм. Укытучылар аны барыбер берничә көннән соң чүп чиләгенә ата бит инде. Минем улымның сыйныфында 28 бала укый. Ул 28 букетны кая куйсын ди укытучы. «Әйдәгез берешәр озын, матур роза алыйк, иң затлысын?» – дип тәкъдим иткән идем башка ата-аналарга. Андый зур розаларның берсе 150 сум гына тора бит. Риза булмадылар. Ә бер роза алсаң, бөтен сыйныф укучыларыныкы белән туплагач, нинди олы, затлы, зур букет барлыкка килер иде. Кайбер әти-әниләр акчалары булмаса да, башка балалар алгач, әнә шул кимендә бер мең ярым сум акчасын чәчәккә бирергә мәҗбүр. Мин моны «затлы букет модасы» гына дип атыйм. Бер нәрсәгә кирәксез мода.
Улым быел өченче сыйныфка бара. Мәктәпкә барасы нык килде, «Өйдә генә укый күрмәсәк иде, чөнки безгә укытучының аңлатуы кирәк. Син гел кычкырасың дәрес аңлатканда», – ди. Кычкырасың инде, аны бит әле башта үзеңә аңларга кирәк, аннан шуны балаңа аңлатасы. Бу дистанцион уку вакытында ярты башым агаргандыр. Гомергә белмәгән инглиз теленнән дә дәресне үзем аңлаткач… Шуңа күрә быелгы бәйрәмне аеруча көтеп алдык без.
Айгөл ЗАКИРОВА сораштырды
Комментарии