Төрмәле тормыш агышы

Төрмәле тормыш агышы

Гомерен җинаятьчелеккә багышлаган затлар бер тәртиптә яши, хөкемен үтәп иреккә чыгуы белән икенче җәзасын ала. Чөнки шул арада зыян-зәүрәт китереп, явызлыклар кылып өлгерә. Узган ел төрле колонияләрдән чыгарылып Мөслимгә кайткан ике өметсез бәндә дә озак көттерми.
Тумышы белән Баек авылыннан булган Мансур Шәмсевәлиев көчләү, талау, урлау кебек җинаятьләре өчен, кыска гына «тәнәфесләрне» исәпкә алмаганда, 1988-2012 елларны тоташтан япкынлыкта үткәрә дияргә мөмкин, 5, 6, 10 елга утыртылган чаклары да була. Аннан соң өч-дүрт ел җиңелрәк җәзалар белән котылып килә дә тагын биш мәртәбә хөкем ителеп барлыгы 7 ел гомерен төрмә сәндерәсендә уздыра. 2023нче елның сентябрь аенда ярты гомерен колонияләрдә үткәргән 61 яшьлек абзый район суды тарафыннан административ күзәтүгә куела, төнлә өендә булырга, полициягә барып күренеп йөрергә, мәйханә кебек урыннарга кермәскә һәм башка кагыйдәләрне үтәргә тиеш була.
1976нчы елгы Ришат Бәдретдинов үзенчәлекле рекорд иясе, чөнки Мөслимдә 22 тапкыр хөкем ителгән, яшьрәк чагында берничә мәртәбә шартлы җәзалар алса, 21 яшеннән туктаусыз төрмә юлын таптап, 20 ел чамасы гомерен суга салган. Әйтергә кирәк, бик авыр җинаятьләр кылмаган ул, урлау, талаулары өчен 2019нчы елда да биш тапкыр хөкем ителеп узган ел сентябрь аенда туган якларына кайткан.
Эшләп яши белмәгән кешеләрнең урлау хисабына көн күрүе аңлашыла. Әгәр аларның чираттагы хөкемнәрен көтүен әйтсәк, җинаять эше белән танышсак, ошбу мәсьәлә икеләнү тудырмас. Бу җәһәттән, күбрәк Р. Бәдретдиновны телгә алырга туры килер. Чөнки 48 яшендәге ошбу адәм урлашулар гына түгел, җанкыюлы явызлык та эшләп куя.
2023нче елның 12нче декабрендә Ришат район сырхауханәсе тирәсендә буталып йөри, әйтүенчә, бер ярты аракы эчә, закускасы булмаганга исерә төшә. Күп тә үтми шул тирәдәге «Пятерочка» кибете директорына аның ике шешә аракы эләктереп чыгуын әйтәләр, ханым урамга чыгып җиткәнче теге сәрхуш тагын бер шешәне чөмереп өлгерә, икенчесен директор тартып ала. Кыска гына вакыт эчендә бер литр 40 градуслыны эчкән кешенең аягында басып торуы икеләндерә үзе, бәлки сәрхуш көннәрне буташтырып сөйлидер. Шунысы хак, озын-озакка сузмыйча шул супермаркетка тагын керә, бер шешә шәрабны төшереп вата, директор һәм үзе әйтүенчә, берәр пакет каймак һәм сок эчә, бер алма, печенье ашый, кыскасы, күрәләтә сыйлана.
Ул арада директор участок инспекторына, хәвефсезлек хезмәтенә шалтырата. Иң әүвәл килеп җиткән «Дельта» җәмгыяте технигы Н. Солтанов шоколад ашап торган Р. Бәдретдиновны урамга чыгара, тиздән «Полиция» дип язылган «Нива» машинасы күренә һәм теге сәрхуш табан ялтыратмакчы була. Әлбәттә, участковый В. Ильясов аны җилтерәтеп машинасына утырта. Аңа карата 711 сумлык вак бурлыгы һәм җәмәгать урынында исерек килеш йөргәне өчен ике административ беркетмә төзелә. Соңрак власть вәкиленә ягъни участковыйга кимсетүле сүзләр әйтеп кеше алдында хурлаган өчен җинаять эше дә кузгатыла әле.
Әлбәттә, моның ише вак-төякләр туктатмый рецидивистны. 17нче декабрьдә бер ярты кыстырып безгә мәгълүм Мансур Шәмсевәлиев өенә барып керә. Болай да салмыш дуслар ул аракыны эчкәч, димәк, тагын да аңгырайгач, төн уртасында кибетләр ябылган район үзәгендә хәмер юнәтү планын коралар, ягъни кибет басарга ниятлиләр.
Иртә белән Мөслимдәге икенче «Пятерочка» кибете директоры Р. Нуриева эшенә килә, арт ишектән кергәч тә сәүдә залы идәнендәге ватылган шешәләрне, туздырылган киштәләрне, челпәрәмә китерелгән пыяла ишекләрне күрә, сигнализациянең эшләмәвенә гаҗәпләнә, аның төзек булмавы соңрак ачыклана.
Район полициясенең угро начальнигы Б. Җамалиев угрыларның кем икәнлеген санаулы минутлар эчендә белеп ала, чөнки видеокүзәтү җайланмасы язмасындагы кызыл курткалы ир-атның эчке эшләр бүлеге каршында яшәүче М. Шәмсевәлиев дигән мәгълүм шәхес икәнен танып ала, ә икенчесенең Р. Бәдретдинов булуын атлавы-йөреше буенча ачыклый, өстәвенә, кичке сәг. 17ләр тирәсендә яхшы таныш кешенең Мансур агай өенә кереп китүен дә шәйләп кала. Кыскасы, төнге бурлыкта йөреп өшәнеп йоклап яткан дусларны уята оперативниклар, өйдәге шешәләр, азык-төлек калдыклары һәм башка дәлилләр алына. Тегеләр икесе дә гаепләрен танулары турында беркетмә язалар, барысын да сөйләп бирәләр, бары тик чәлдерелгән байлыкның күпчелеге яшерелгән урынны күрсәтми тәҗрибәле бурлар.
Кибет янына килгән өлкәнрәк Мансур «шухер»да тора, Ришат агач саплы чүкеч белән пыяла ишекләрнең алдан берсен, аннары икенчесен коеп төшерә. Караңгы сәүдә залында иң элек исерткеч эчемлекләрне пакетларга тутыралар, аларның берсе ертылгач идәнгә коелган шешәләр ватыла, яңадан җыярга туры килә. Шулай итеп күтәренгән ике сәрхуш полиция каршындагы өйгә кайта, бераз салып утырып хәл алгач, төгәлрәге, тагын да хәлсезләнгәч, алпан-тилпән кабат сәфәр чыгалар.
Юллары тагын уңа аларның, кибетнең ватык ишекләренә төннең икенче яртысында да игътибар итүче булмый. Караклар эчемлекләр, азык-төлекне арбаларга төяп ишек янына китерә һәм пакетларга тутырып шунда ук кайталар. Исерек булсалар да тотылу ихтималы зур икәнен аңлап, хәзинәне ишегалдындагы карга күмәләр. Полиция көртләрне актарып йөрми, андагы байлык тегеләргә мохтаҗлык күрмичә тагын бер атна кәеф-сафа корып яшәргә җитә әле.
Урланган әйберләр исемлеге бик озын. Анда 30 шешә аракы, коньяк, виски, бренди кебек исерткечләр, 10 банка ит һәм балык консервасы, 37 туңдырма, 24 шоколад, чәй, хәтта «чупа чупс» кебек әйберләр санала. Матди зыян 14847 сум, ватылган ишекләр бәясе 40 мең сум дип күрсәтелә. Ошбу ирләр никадәр генә юньсез булсалар да, аларның туганнары әлеге зыянны каплый, гаепләрен җиңеләйтергә тырышалар, ләкин төркем белән урлау буенча җинаять эше ачыла.
Аларны, иң әүвәл, Р. Бәдретдиновны куркытмый бусы да. Әлбәттә, туктаусыз эчеп йөргән айнымас бәндә аек фикер йөртә алмый. Нәтиҗәдә, элек урлау, талаулары белән генә танылган зат авыр җинаять кылып ташлый. 
Бу җәһәттән 71 яшендәге Фәрит Шакировны (кайбер исемнәр үзгәртелә) искә алып үтик. 2022нче ел кышында абзый 45 ел бергә яшәп, хәзер урта яшьләрендәге ул һәм кыз үстергән хәләл җефетен калдырып ата-анасы йортына күченә. Ханым бары тик уңай яктан бәяли аны, эшләп яшәвен, рәсми рәвештә аерылышмыйча гел аралашып, бер-берсенә ярдәм итешеп торуларын әйтә, шулай да соңгы вакытта артыгын эчә башлавын да белдерә. Күршеләр дә яманламый абзыйны, әмма алар да өендә шешәдәшләр җыюын әйтәләр. Өстәвенә, аның өендә торыр урыны булмаган Р. Балыков дигән ир даими яши, ә Алия атлы бер хатын-кыз бабай янына еш кына кунакка килүен кай-ара берничә көнгә калуын да сөйләп тора.
26нчы декабрь кичендә шушы өч кешегә Р. Бәдретдинов та кушыла. Мәйле мәҗлес ул кичтә дә, йоклап торгач, икенче көнне дә гөрли. Кичкә таба Р. Балыков кибеткә аракыга киткәч, исерек хуҗа калган ике кунакны куып чыгарырга керешә. Ир белән хатын моның сәбәбен әйтә алмыйлар, ләкин кайбер фикерләргә этәрүче вакыйга була монда.
Аңа кадәр өйдә мәхшәр куба. Чыгырдан чыккан Ришат Бәдретдинов карт кешене төртеп ега да аңа сугарга, тибәргә керешә, күбрәк башын тукмый. Тынып торган бер мизгелдә хуҗа аягына басып кулына пычак ала, әмма Бәдретдиновның күкрәгенә кечкенә генә яра ясавы белән кабат идәнгә барып төшә. Котырынган кунак аны тагын да ныграк кыйный, төп шаһит Алия генә түгел, үзенең дә әйтүенчә, башын таптый, чынлыкта, өнсез калдыра. Шуннан соң акылына килгәндәй күршеләргә таба китә, аларның берсе тыңлап та тормыйча куып җибәрә аны, Ильяс исемле икенчесе күкрәгендәге кечкенә яраны күрсәтеп Ф. Шакиров пычак тотып һөҗүм итте, дип лыгырдаган исереккә ышанмый. Теге исә өйгә кайтып, хәрәкәтсез яткан картның тагын тетмәсен тетеп ташлый.
Шуннан соң өйдә искитмәле хәл була. Рашат корбаны үләргә яткан мәлдә әлеге мәхшәрне күреп торып коты алынган хатын-кызны янәшә бүлмәгә алып кереп җенси якынлык кыла. Ханым бу хакта әйтми, ир-ат исә һәр күрсәтмәсендә кабатлый. Ошбу вакыйга көнләшүдән башлангыч ала, хуҗа шикләнердәй сәбәпләр алданрак та булган, шуңа күрә куып чыгарырга тотынган, дигән фикер тудыра.
Алар кайнашып алганнан соң өйдә күрше Ильяс пәйда була. Ф. Шакиров йортының барлык тәрәзәләрендә дә ут булганга гаҗәпләнеп керә ул. Аңсыз яткан абзыйны күргәч тә телефонга дип өенә юнәлә, чыгып барганда каршысына Р. Балыков очрый. Ильяс чакыруы буенча ашыгыч ярдәм тиз килеп җитә. Ул чакта өлкән кешенең йөрәк тибеше сизелә әле. Ләкин сырхауханәгә алып баргач күп тә үтми соңгы сулышын ала ул.
Р. Бәдретдинов аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Р. Вәлитовка вакыйганы без бәян иткәнчә сөйли, исерек булганга буташтыру мөмкинлеген бар дисә дә, барысын да эзлекле итеп һәм төп шаһит күрсәтмәләрендәгечә аңлата. Эксперт та, мәрхүмгә, нәкъ алар әйткәнчә, кимендә 30 мәртәбә сугылганын белдерә, башка кан саву, ми шешү аркасында җан биргән, дип таба.
Р. Бәдретдинов колониядән кайтканына өч ай булганчы ук кылынган өченче җинаятен дә таный. Минзәләдәге тикшерү изоляторында утырганда 2019нчы елда тагын бер караклык эшләвен сөйләп бирә. Ул чакта зарар күрүчеләр башка кешеләрдән шикләнәләр, күрәсең шуңа күрә Р. Бәдретдинов читтә кала.
Мөслим янәшәсендәге Метрәй авылында яңа йорт салу белән мәшгуль Хәбриевлар 2019нчы ел маенда тимер гараждагы «Болгарка» дип йөртелүче кисү-шомарту җайланмасы, подшипниклар, кадаклар юкка чыгуын күрәләр. Хуҗалар экспертиза 3400 сум дип бәяләгән мөлкәтне төзү эшләре башкарып киткән ике ир-егет чәлдергән дип уйлыйлар, чөнки гаражның ишеге һәм йозагы ватылмаган була, шуңа күрә ачкычлары булган төзүчеләрдән шикләнәләр. Алар кире кагып торсалар да, җаваплылыкка тартуны сорап гариза языла, ләкин гаепне расларлык дәлилләр табылмый, ачылмаган җинаять эше киштәдә ята. Дүрт елдан соң барысы да үз урынына куела, шул исәптән, эш кешеләренә нахак гаеп ягылуы да ачыклана.
2018нче елның сентябрендә Р. Бәдретдинов Әлмәттәге 8нче колониядән шартлы рәвештә бер елга иртәрәк азат ителә. Һәм, әлбәттә, яшәү өчен акчаны урлап юнәтә. 2019нчы елның беренче көннәрендә Метрәйгә килеп өй гаражындагы теге әйберләрне алып чыга, аларны бер танышына 1000 тәңкәгә сатып җибәрә. Әлбәттә, анысы урланган икәнен белмәдем, дип бара, башы төрмәдән чыкмаган авылдашы үз мөлкәтен сатып йөри дип уйлаган, имеш.
Шулай итеп Р. Бәдретдинов дүрт җинаятьтә гаепләнә, әлбәттә, таякның юан башы кеше җанын кыйган өчен төшәчәк аңа. М. Шәмсевәлиевка килсәк, аның хәле ул кадәр үк хөрти түгел. Төркем белән урлаудан тыш, суд тарафыннан билгеләнгән административ күзәтчелек шартларын үтәмәгән өчен дә җавап тотачак ул. Чөнки төнге сәг. 10нан соң урамда йөргән, билгеләнгән вакытта капкасы каршындагы полиция бүлегенә теркәлергә кермәгән, мөгаен, исерек килеш күренергә шикләнгән, еш кына мировой суд тарафыннан штраф салынган, мәҗбүри эшләр билгеләнгән, әлеге карарларны да үтәмәгән, шуңа күрә җинаять җаваплыгына тартырга булганнар аны.
Шулай итеп төрмәле тормышлары гадәти рәвештә ага аларның. Март азагында чираттагы җинаять эше Мөслим район суды каравына тапшырылды.
Наил ВАХИТОВ,
Мөслим районы

Комментарии