«Күрше кызы төне буе су агыза»

«Күрше кызы төне буе су агыза»

Былтыр көз, шушы вакытта Самара шәһәрендә 29 яшьлек бер егет күршесендә яшәгән ирне кыйнап үтергән иде. «Ул төнлә тавышланды, әйткәнне тыңламады, шуңа кыйнадым», – диде соңыннан.

Узган атнада редакциябезгә шалтыраткан 78 яшьлек Әнисә апа Хәертдинова шушы хәлне телгә алды. «Без дә картым белән шул чиккә җиттек бит инде, күрше кызы аркасында. Йә туктый ул, йә…», – диде ул .

«УНИКЕШӘР СӘГАТЬ ЮЫНА»

Әнисә апа 81 яшьлек ире белән Чаллыдагы күп фатирлы йортта яши. Икесе дә гомерлек икенче төрем инвалидлар. Икешәр инфаркт кичергәннәр. Әле җитмәсә, кан басымнары да гел күтәрелеп кенә тора икән. Бу фатирларына күченгәннәренә бик сөенгән алар башта. Чөнки моңа кадәр биш катлы йортта гына яшәгәннәр. Анда лифт булмаган. Ә кан тамырлары авыруыннан интеккән ире өчен лифтсыз, баскычтан атлап йөрүләр бик авыр булган.

– Бер бүлмәле фатир бу. Балконы да бар, аш бүлмәсе иркен, бәдрәфе, ваннасы әйбәт. Кара көнгә дип җыйган акчабызны тотып, әйбәт ремонт та ясаттык, тәрәзә-ишекләр куйдырдык. Шул кадәр рәхәт иде, белсәгез! Чыгабыз – лифт, керәбез – лифт. Өебездән ике адымда гына аптека, кибет, бер өй аркылы гына больница… Сөенеп, оҗмахтагы кебек яшәдек. Тик кызганыч, бу оҗмахыбыз бер көнне тәмугка әйләнде. 11 ай яшибез шушы тәмуг эчендә. Башка чыдар хәлебез калмаганга, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык та. Без бит тереләй кабергә кереп ята алмыйбыз инде, – дип аңлата башлады Әнисә апа.

– Шушылай матур гына яшәп ятканда, узган ел күршебезгә баласы белән Миләүшә Хөснетдинова исемле бер кыз күченде. Ул үзе Казанда пропискада. Ә монда вакытлыча гына яши. Бу – әтисенең фатиры. Әтисе белән әнисе исә, Азнакай районының Чалпы авылында яшиләр. Бу фатирның юыну бүлмәсе безнең залга туры килә. Стена белән генә аерылып торабыз, бөтен әйбер ишетелә. Күченеп килүгә, беренче көннән үк шакылдый һәм сәгатьләр буе юына башлады. Төне буе юына. Бер көнне кереп әйттем: «Кызым, син төне буе суыңны агызасың…», – дим. «Ишетеләмени?» – генә диде дә, шуның белән бетте. Бераз вакыт тын торды да, тагын башлады. «Кызым, син һаман шакылдыйсың. Сәгать төнге 12дә башлыйсың, иртәнге 5кә кадәр юынасың. Безгә ишетелеп тора бит су агызган тавышың, ник шул кадәр төнлә җәфалыйсың, мин участковый чакырам», – дидем. Әниләренә дә шалтыраттым. Килсеннәр, уртага салып сөйләшик, дип уйладым. Краннарның тавышы, дөбер-шатыр килүләре бөтенесе ишетелә – стенабыз күп дигәндә 5-6 сантиметр тирәсе генә бит. Аналары дүрт айдан соң гына килде. Керделәр, зарларымны тыңладылар. Шунда әйтергә була бит: «Кая, нәрсә шакылдый икән, тыңлыйк әле?» – дип. Юк, болар чыкты да китте. Соңыннан «судка бир, тавыш килсә», диделәр. «Безнең таныш прокурорыбыз, следователебез бар, барыбер сез ота алмыйсыз», – диләр. Миләүшәнең көн саен төнлә юынуларыннан, бу стресстан 24нче март көнне төнге уникедә иремнең сул як күкрәгеннән тиресен бәреп чыгып, кан ага башлады. Ашыгыч ярдәм чакырттык, канының агуын көчкә туктаттылар. Ике сәгать буе гомере өчен көрәштеләр. «Инфаркт булган», – диде табиблар. Мин иремне кочаклап, елап утырып калдым, табиблар китте. Аларның китүе булды, күрше кыз тагын ваннасына юынырга кереп басты. Иртәнге алты туларга егерме минут иде. Сәгать тугызда гына чыкты ваннасыннан. Кайбер көнне 12шәр сәгать юына. «Нишлисең соң син ул ваннаңа кереп, кай җиреңне юасың соң син анда?!» – дип сораганым да булды Миләүшәдән. Эндәшми. «Ошамый икән, башка фатир алыгыз да, шунда күченегез», – ди. Әле юыну гынамы соң, көннәр буе баласын да елатып чыга иде, анысы буенча опекадан да килделәр әле, – дип зарлана әңгәмәдәшем.

ТАВЫШ ИЗОЛЯЦИЯСЕННӘН ФАЙДА ЮК

Әнисә апа бу уңайдан кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән. Полиция, прокуратура, мэрия, хәтта Казанның Ак йортына, Президентка кадәр хат җибәргән. Инвалид пенсионерның мөрәҗәгатен колак читеннән уздырмаганнар. Тикшерү дә бу йортка гел килеп торган. Аеруча, Президентка язганнан соң. Мэриядән дүрт кешедән торган комиссия җибәрелгән.

– Алар киләселәрен биш көн алдан хәбәр иттеләр. Күрше кызы Миләүшә бу биш көндә изолента белән урыйсы әйберләрен урап, рәвешен китерәселәренең рәвешен китереп өлгергән иде инде. Ник шулай кисәтеп киләләр, кисәтми килсен иде алар! Кыскасы, килеп карадылар да, дәлилләрегез юк бит, диделәр. Аларга видеога төшереп күрсәтүебез кирәк икән. Без бу эшкә балаларыбызны катыштырырга теләмибез. Ә үзебез телефонга төшерә белмибез, без хәзер өлкән яшьтә шул. Тик су аккан тавышның кайдан килгәнен белерлек хәлдә әле без. Мэриядән килүчеләр шушылай итеп, китеп барды, алар китүгә, Миләүшә тагын ваннага чумды. Комиссия кабат 14нче октябрьдә килде. Актка кул куйдырыр өчен генә. Актта исә «Бернинди тавыш ишетелми, «нарушениеләр» юк», – дип язылган. «Мин моңа кул куймыйм», – дидем. Урамнан бөтенләй безгә таныш булмаган бер хатынны алып кереп, шуңа кул куйдыртмакчылар иде. «Тикшермәдегез дә бит сез, ә шушындый акт төзегәнсез!» – дидем. Теге хатын моны ишеткәч, шөкер, кул куймыйча китеп барды. Барыбер кемне дә булса табып, имза алгандыр ул комиссия вәкилләре. Соңыннан шул документны Рөстәм Миңнехановка җибәреп, хисап тотарлар инде. Ә проблема хәл ителмәде бит, – ди Әнисә апа Хәертдинова.

Юынган, шалтыраган һәм дөбердәгән тавышлар ишетелмәсен өчен, тавышны изоляцияли торган җайланма да куйдырып караганнар фатирларына.

– Аны куюдан бер файда да булмады. «Бөтен фатирыгызга куйдырырга кирәк», – диделәр. Алай итә башласаң, ярты миллион сумга төшә ул. Безнең – ике пенсионерның аның кадәр акчасы юк. Түшәмнәргә куелганнары өчен дә ике айлык пенсиябезне чыгарып бирдек. Нишләргә дә белмибез. «Мин төнлә юынсам да булыр, сез бит өйдә тора торган кешеләр, көндез йокларсыз, барыбер эшегез юк», – ди безгә Миләүшә. Аллаһы Тәгалә калган гомеребезне яшәргә сабырлык бирсен. Миләүшә өйдә булмаганда шундый рәхәт, сәгать кичке уннан соң «шылт» иткән тавыш та юк. Су да акмый. Безгә хәзер тынычлык кына кирәк. Без судка да ышанмыйбыз, участковый да шалтыраткач килми башлады, бер Аллаһы Тәгаләгә генә ышанабыз, аннан гына ярдәм өмет итәбез. Бу 11 ай буе елаган күз яшьләребез, рәнҗешләребез төшәр дип булса да курыксын иде… Гөнаһын кая куярлар соң?! Шушы стресслар аркасында күптән түген инфекция больницасында ятып чыктым. Тәнем кып-кызыл булды. «Нервыланганга шундый реакция күрсәткән организмыгыз», – диде табиблар, – дип зарланды Әнисә апа.

«ТАВЫШНЫ КЫЗЫМ ЧЫГАРМЫЙ!»

Каршы якның фикерен белешү өчен «төне буе су агызган» Миләүшәнең әнисе Рәисә ханым Зәкиевага шалтыраттык. «Гөнаһын кая куярлар соң?!» – дигән сүзне Рәисә апа белән сөйләшкәндә дә ишетергә туры килде. Тик ул моны Әнисә апага һәм аның иренә карата әйтә. Бу очракта яла ягудан җыелган гөнаһларны күз уңында тота.

– Әнисә апа шундый ышандырып сөйли чирләре турында! Безгә дә сөйләде. Аягым да авырта диде, инфаркт булуын да әйтте, без дә ышандык. Тик чирле кеше полициягә жалоба биреп йөри аламы соң? Ул Әнисә апаның бармаган җире калмады бит инде, нинди оешма бар, барысына да зарланып чыкты. Тик ул сөйләгәннәрнең яртысы да дөрес түгел, – дип башлады ул сүзен.

Рәисә ханым бу йорттагы диварларның юка булуы белән дә, тавышның артык яхшы ишетелеп торуы белән дә килешә.

– Унҗиде катлы йорт бу. Мондагы фатирларның планировкалары дөрес ясалмаган. Бер фатирның ванна бүлмәсе белән икенче фатирның залын стена гына аерып тора. Ванна бүлмәсендә су ага торган стояк тора. Шуңа күрә башка каттагы кешеләр юынса да, су шул торбадан ага бит инде. Туктаусыз килгән су тавышының сәбәбе – шушы. Ләкин Әнисә апалар нинди тавыш килсә дә, безнең кыздан күрәләр. Берсендә телефоннан сөйләшә идем кызым белән. Ул диванда утырып тора иде. «Әни, менә, тагын кемнәрдер юына башлады, су тавышы килә. Хәзер күрше әби тагын минем стенаны төя башлар инде, мин агыза дип гаепләр», – ди. Чынлап та, шундук стенасына суга башладылар кызымның. Беренче катта яшәүче бер хатын турында сөйләгән иде балам. «Менә акырып та тора ул баласына!» – дип. Шушы хатынның кычкыруын да безнең кызга сылтап, баласын кыйный дип, опекаларга кадәр чакыртып бетерде бит инде әбиең. Югыйсә оныгыбызга бармагы белән дә чиерткәне юк кызыбызның.

Әнисә апага үземнең дә шалтыратканым бар. «Безнең бала гаепле түгел, коридорга чыгыгыз да кызым белән икегез, тыңлап карагыз, ул өйдә булмаса да килә ул су тавышы», – дим. «Бер нәрсә дә тыңламыйм!» – дип, кырт кисте.

Рәисә ханым, Әнисә апа кызыгызны уникешәр сәгать буе ваннада юына ди…

– Җүләр түгел бит ул унике сәгать юынырга! Ике югары белем алган инженер ул минем кызым. Мин үзем дә укытучы кеше, балама дөрес тәрбия бирдем. Бик яхшы гаиләдә тәрбияләнгән кыз ул. Өенә бер кеше дә алып кайтмый, баласы белән бергә генә яшиләр. Инде йөрәкләре алынып беткән аларның. Аш бүлмәсенә чыгып ашарга пешерергә өркеп, ваннага кереп юынырга куркып ята. Кырык ничә килограммга калып, ябыкты бу стресслардан. Телевизорын да кабызмый, «Әй, әни, йә тагын күрше әби полиция чакыртыр, кирәкми», – ди. Коронавирус чоры бит – көн дә күпме кеше йоктырганы турында мәгълүмат биреп торалар. «Юыныгыз гел, кулларыгызны бармак араларына бармакларыгызны кертә-кертә юыгыз», – дип, без дә укучыларга гел искәртеп торабыз. Ә монда кызыбыз кул да юа алмый: кран ачса да гаепле, кран япса да гаепле. Гел чыгарга ярамый ванна ягына. Калтырап беткән инде балам куркуыннан. Тегендә яза әбиең, монда яза, төнге икеләрдә бер гаепсез балага полиция чакырта. Күрмәгәнен күрде кызыбыз. Ул бала Әнисә апаның оныгы булырлык яшьтә. Әгәр шушылай юкка гаеп такмыйча, киресенчә, кызым белән дус булса, без дә аңа моннан өеп-өеп күчтәнәчләр җибәреп торыр идек. Бу тавышлар чыкканчы, мин ул әбигә болай да күчтәнәчләр җибәрә идем. Без шундый мул куллырак кешеләр. Менә дигән итеп яшәп ятканда, тик торганда шул балага ни дип бәйләнде, белмим. Башта үзем дә: «Әллә соң кызым чынлап та шаулыйсың микән?» – дип әбинең сүзенә ышанган идем мин. Бөтенләй тузга язмаган гаепләр атыла башлагач кына, эшнең нәрсәдә булуын аңладык. Минәйтәм, әле ярый бу әби: «Әйберемне урлады», – дип, яла якмый. Безнең авылда мәрхүм булган кешеләр бар иде, өлкән яшьтә. Күршедәге бер егет шушыларга булышып йөри иде. Берсендә түбәләренә кар төште, кар бит ул басып түбәне җимерә. Шуннан бу егеттән ярдәм сораганнар. Егет килеп, боларның көрәкләре белән карларын ишеп төшергән. Шушы егеткә көрәкне урлап чыгып китте, дип, яла якканнар иде. Соңыннан ирем кереп, көрәкләрен табып биреп, бик әрләгән иде үзләрен. Менә шулай, өлкән яшьтә кайбер кешеләрнең шундый хикмәтләре була. Бу күрше апасының балалары, оныклары булса да, берсе дә кунакка килми. Аларның буш вакыты күптер, шуңа күрә көнозын гаеп эзләп, вакыт уздыралар. Шикаять язып, тегендә монда шалтыратып… Ахырдан, түзә алмыйча, фатирны саттык. Кызыбыз монда соңгы көннәрен яши, тиздән күченәчәк. Тынычлансыннар! Безне әбиләр өйрәтәләр иде – ялгыш уй уйламагыз, кеше турында ялгыш уй уйласагыз, гөнаһ була, дип. Монда ялгыш уй уйлау гына түгел, бу бит нахак. Әнисә апа шуны аңлыймы икән?! – дип сөйләде Рәисә ханым Зәкиева.

…Бу хәл килеп чыкканга пенсионер Әнисә апа да, аңа оныгы яшендә булган Миләүшә дә, гаепле түгелдер. Бездә салынган йортларның сыйфат дәрәҗәсе гаепле. Дөрестән дә, бар ул шундый өйләр, төчкерәсең икән, күршеңдә яшәүче кешегә дә ишетелә һәм ул сиңа «сәламәт бул!» дип кычкыра. Күрәсең бу да шундый очрактыр. Стена аша гына йокы бүлмәсенә ванна терәлеп торуы да сәер.

Миләүшә бу фатирны сатып китеп, оттырмаган. Иң мөһиме күңел тынычлыгы. Баш исән булса, фатир табыла ул.

Ә менә Әнисә апалар барыбер кызганыч. Беренчедән, яңа күршең кем була бит әле… Ә икенчедән, стена аша гына су стоягына терәлеп йокларга мәҗбүр булган кеше кызганыч шул. Дөрес, Әнисә апа үз сүзендә нык тора. «Юк, бу стояктан аккан су түгел. Миләүшә өйдә булмаганда бернинди тавыш та юк бит, су пычтырдаган тавыш ул өйдә чакта гына була», – ди ул. Әз генә түзегез инде, Әнисә апа. Күршеләрегез күченә. Ә алар киткәч тә су тавышы тындымы, юкмы, монысын шалтыратып безгә дә сөйләрсез әле, ярыймы?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии