Кеше урлаучылар тотылды

Кеше урлаучылар тотылды

Болгавыр елларда кешене урлап китеп, аның гомере өчен зур күләмдә акча таләп итү шактый киң таралган җинаять иде. Әлеге явыз ысул белән миллионнарга омтылучылар сирәк булса да, хәзер дә очрап куя. Үткән җомгада, төгәлрәге, төнлә белән Казанда полиция хезмәткәрләре өч көн тоткынлыкта булган 24 яшьлек кызны, бәхеткә, исән-имин азат иттеләр.

«Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәге янындагы мәйданда йөзләгән машина тора. 21нче октябрьдә 14:07дә кибеттән күтәренеп чыгып, үзенең «Инфинити» иномаркасына таба юнәлгән кызны зәңгәрсу-чуар төстәге хәрби кием, «спецназ» сугышчыларыныкы кебек каскалар кигән автоматлы дүрт алыптай ир-егет күз ачып йомганчы бөтереп алып, үз «Джип»ларына салып юк булалар. Полициянең махсус отряды үткәргән әлеге тоткарлау турында хәбәр, хәтта фотосурәт интернетта пәйда була. Бичара тоткарланучының «башына автомат түтәсе белән суккан», «маңгае белән капотка бәргән» полиция ни кылана, дип тәнкыйтьләүчеләр дә, Эчке эшләр министрлыгы аңлатма бирми дип шаукым чыгарырга азапланучылар да табыла, гадәттәгечә.

Ә полициянең ул чакта аңлатма бирердәй чамасы да булмый әле. Бары тик махсус отрядның бу тирәдә беркемне дә тоткарламавы мәгълүм, калганы билгесезлек пәрдәсе артында. Оператив чаралар барган вакытта бу хакта хәбәр таратып, җинаятьчеләрне кисәтеп һәм сак кыланырга өндәп тә булмый бит инде. Хокук саклау органнарында халыкара террорчылар да куллана торган әлеге куркыныч җинаятьне ачуга гаять зур игътибар бирелә. Министрлык һәм Казан шәһәр идарәсенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш, җинаятьчеләрне эзләү һ. б. хезмәтләре оперативникларыннан торган махсус төркемне республика полициясе җитәкчесе урынбасары Андрей Демидов җитәкли. Чын мәгънәсендә киң колачлы эзләү чаралары үткәрә.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Бу эшләр әлеге вакыйгадан соң 5 минут үтеп, 112 телефоны буенча, полициянең коткару хезмәтенә бер кеше шалтыратып хәбәр иткәч үк башлана. Әйтергә кирәк, әлеге дөнья күргән ир-ат (без аның кем икәнен атамыйбыз) «спецназ» һәм бандитлар гамәлләрендәге аерманы күрә, тегеләрнең «К540РВ16» номерлы «Ниссан Альмеро»да икәнен әйтә. Монысы «Тандем»дагы тышкы видео күзәтү язмасын карагач та раслана. Ачык төстәге машина Ибраһимов урамы буйлап Ямашев проспектына таба җилдерә. ЮХИДИ органнарының күзәтү системасы базасы буенча «Ниссан Альмеро»ның моңа кадәр кызның «Ифинити» машинасына ияреп йөрүен, «Тандем» янына да артына «тагылып» керүен күрсәтә. Анда булган кешеләр телефон номерларын һәм алар аша шәхесләрен ачыклау буенча техник чаралар үткәрелә башлый.

Төн уртасында полициядә кызның әтисе А. Имайкин пәйда була. Шөбһәгә төшкән ир-ат юкка чыккан кызының телефоны җавап бирмәвен хәбәр итә һәм аның акча талау максатында урлануына бернинди шик калдырмый торган дәлилләр күрсәтә. Иң элек, 22 сәгать 23 минутта, тегеләр эшмәкәр телефонына смс хәбәр җибәргән булалар. Ягымлы тел белән язылган әлеге хатның эчтәлеге кызны азат итү өчен таләпләр күрсәтелгән язуның «Тандем» янында торган «Инфинити»да икәнен әйтүгә кайтып кала. Әлбәттә, полициягә җиткерүнең куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәге турында кисәтелә, бу очракта, «кызыгызны бервакытта да күрмәячәксез», диелә. Әлеге шомлы хәбәрнең 1970нче елда туган Руслан Хәмитов дигән дөньяда булмаган кеше исеменә алынган аппараттан килүе ачыклана.

А. Имайкин, әлеге шомлы хәбәр белән танышкач, адвокаты белән «Тандем» янына килә. «Инфинити»да калдырылган инструкция чыннан да тулы итеп язылган булып чыга. Монда инде кыз гомеренең бәһасе 50 млн сум дип күрсәтелә. Тамга салынмаган, номерлары язып алынмаган 5 меңлекләр салынган сумкада «шпион кирәк-яраклары», ягъни тыңлау, күзәтү җайланмалары булмаска тиешлегенә кадәр әйтелә. Акчаны кая куярга һәм алыш-биреш ясаганнан соң тоткынны кайдан алырга икәнлеге турында өстәмә хәбәр булачагы, акчаны алырга килгән кешене тоткарлау яисә аның артыннан күзәтү оештыру һәм башка таләпләрне үтәмәү кебек «геройлык»ларның начар нәтиҗәләргә китерәчәге турында әйтелми калмый, билгеле.

Тикшерү-эзләү чаралары бер үк вакытта берничә юнәлештә алып барыла. «К540РВ» номерының ЗАЗ-968М («Запорожец» машинасыныкы) икәнлеге билгеле була. Аның хуҗасы ошбу транспорт чарасын 1998нче елда ышаныч язуы буенча билгесез егетләргә сатып җибәрүен белдерә. Ышаныч язуын биргән нотариаль конторада «казынырга» туры килә. ЮХИДИнең электрон базасы бу номерның «Шевроле Лачетти», «Ниссан Террано» машиналарында күренүен дә раслый. Ачкыч булырдай мәгълүматны «Тандем» янын яздыручы видеокүзәтү язмасы бирә. Махсус җайланмалар аша карагач, тегеләр машинасының тәрәзә пыяласындагы «АКОС» дигән сүзне абайлыйлар. 2014нче елда гына да әлеге автосалонда 104 шундый иномарка сатылуы билгеле була. Шуларның иң охшаш алтысын тикшерергә карар кылына. Алга таба аларның берсенең арендага бирелүен һәм аны еш кына дүрт егет алып торуы ачыклана һәм иң мөһиме 21нче октябрьдә дә аның шул бәндәләрдә булганлыгын белеп алалар. Шулай итеп, хуҗа белән аренда килешүе төзегән 1983нче елгы Артем Щербаков дигән берәү «өскә калкып чыга». Алга таба үткәрелгән чараларны тәфсилләп, оператив эш серләрен ачып бетерүнең кирәге булмастыр. Шунысын гына әйтик: 23нче октябрьдә Щербаков файдалануындагы машина тулысынча җиһазландырыла, ягъни анда тавышны оперларга тапшыру, иномарканың кайда йөрүен күрсәтүче һәм башка җайланмалар урнаштырыла. Аның телефоны тыңлауга, прослушкага куела. Кыскасы, Щербаков кына түгел, машинадагы һәркемнең кыл кыймылдатканы да оператив төркемгә барып җитә тора.

Җинаятьне нәкь шушы кеше оештыруына шик булмый үзе. Чөнки ул А. Г. Имайкин генерал директор булган «Вавилон-Инвест» җәмгыятендә эшләгән, ул гына да түгел, хуҗаның кызы белән якын мөнәсәбәттә булган. Көннәрдән бер көнне сөйгәненең әтисеннән 5 млн сум әҗәткә акча сораган. Тегесе бирмәгәч, кәләше белән дә араны өзгән, кыскасы, Имайкиннар турында тулы мәгълүматка ия булган бу бәндә. Әмма аны тотып богауларга ашыкмыйлар, чөнки калган өчесен эләктерергә, ә иң мөһиме тотыклыкка алынган кызны исән-сау килеш коткарырга кирәк була.

Үзенең тозакка эләгүе турында уйлап та карамаган Щербаков «үтә күренмәле» машина белән йөри бирә. 23нче октябрь кичендә Чуйков урамындагы йорт янына барып туктый. Шунда ук бер ВАЗ 2114 пәйда була. Аның йөртүчесе Щербаков машинасына күчеп утыра да ир-егетләр вакытлыча фатир алуны хәл итү турында сөйләшәләр. Тиздән «Жигули» әлеге торак район буенча йөри башлый, ә Щербаков шул тирәдәге өенә кайтып, фатирны интернеттан эзләргә керешә. Ләкин ярдәм итәрдәй риэлторны «жигули»дагылар таба һәм Мусин урамындагы йорттагы фатирны алырга булалар.

Кеше урлаучыларның кызны шунда алып килеп сакларга җыенуын оперативниклар белми түгел, чөнки ни сөйләшүләрен ишетеп торалар. Төнге сәгать 12 тулганда чын «спецназ»ча эшкә керешергә туры килә. Ваз 2114 машинасыннан кызны теге йорт подъездына алып кереп барганда һөнәри спецназ сугышчылары күз ачып йомганчы ике ир-атны асфальтка йөзтүбән каплап, богау салалар. Азат ителгән М. Имайкина, урлап алып киткәч, Җилплощадка дип атала торган райондагы бер йортның чолан сыман бер бүлмәсендә ябып тотуларын, ниндидер дару йоттырып, аңын җуярга мәҗбүр иттерүләрен әйтә. Хәле начар булганга сорау алуны икенче көнгә кичектерәләр. Ярдәм күрсәткәннән соң, кыз әти-әнисенә тапшырыла. Чоланлы йортның хуҗасы кызның урланган икәнлеген белмәдем, чөнки ул үзен тыныч тотты дип бара. 23нче октябрьдә ул бүлмәне бушатырга куша, шуннан соң тегеләр яңа зиндан эзли башлыйлар да инде.

Мусин урамында тоткарланган ирләрнең беренчесе 1974нче елгы А. Русланов – һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән, Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кеше. Ләкин Тула гарнизоны хәрби суды тарафыннан дезертирлык өчен хөкем ителеп, ел ярым утырып чыгарга өлгергән. «Десантчылар берлеге» дигән җәмәгать оешмасының актив әгъзасы икән. Ул һәм аның 1990нчы елгы иптәше И. Климов икесе дә бер фирмада шофер булып эшлиләр. Алар тоткарланган вакытта ук Чуйков урамындагы фатирында Щербаковны тоталар. Кичекмәстән аның яшәү урынында тентү үткәрелеп, 1943нче елда чыккан «Наган» старт пистолеты, стритбол автоматы, каскалар, чуар хәрби киемнәр алына. Тиздән 1984нче елгы А. Конев дигән дүртенче кеше дә тоткарлана.

Тикшерү комитетының Мәскәү районы бүлеге «кеше урлау» дигән 126нчы маддәнең 2нче кисәге буенча эш кузгата. И. Климов һәм А. Русланов җинаятьнең А. Щербаков алдан әзерләнгән план буенча кылынуын әйтеп торалар. Щербаков гаебен танып, тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итәргә керешә. Аның үрнәгенә А. Русланов та иярә. Оперативниклар әтисе фирмасында архитектор-дизайнер булып эшләүче М. Имайкинаның шәхси мәгълүматлары белән хокук саклау органнары базасы аша салым инспекциясе һәм Казан эчке эшләр идарәсенең ике хезмәткәре кызыксынуы да мәгълүм була. Хәзер бу кешеләрнең урлаучылар белән багланышлары тикшерелә. А. Имайкинга янаулы хәбәр җибәргән телефон аппаратының кайчан О. Исаков дигән Үзбәкстан кешесендә булуы беленгәч, аның йортында да тикшерү үткәрелә һәм анда биниһая күп телефоннар, чит ил паспортлары, бик ишле алтын-көмеш бизәнү әйберләре табылган. Аның үзенә чит илдә булу, ягъни миграция тәртибен бозган өчен беркетмә төзелә. Хәзер андагы байлыкның кайдан килүен тикшерәләр. Ә кеше караклары исә хәзергә Казан эчке эшләр идарәсе изоляторында утыралар.

РФ Җинаять Законнары Җыелмасының 126нчы маддәсенең 2нче кисәгендә алдан сөйләшеп төркем белән, көч һәм корал кулланып, баю максатында кеше урлаучыларга биш елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Наил ВАХИТОВ.

Казан.

Кеше урлаучылар тотылды, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии